Сказки АБдуллы Алиш
методическая разработка по чтению (2 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тема . А.Алиш әкиятләре буйлап сәяхәт
Максат: 1. Укучыларда балалар язучысы Абдулла Алишның тормышына, иҗатына
кызыксыну уяту.
2. Балаларның сөйләм телен , иҗади фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету.
3. Язучының әкиятләре аша гаделлеккә, кече күңелле булырга өйрәтү, дуслык
хисе, әти - әниләргә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: А.Алиш портреты, әкиятләр китабы, әкиятләргә карата ясалган
иллюстрацияләр, магнитофон.
Дәрес барышы.
- Оештыру моменты.
II. Яңа төшенчәләрне формалаштыру.
Укытучы. Без бүгенге класстан тыш уку дәресен Абдулла Алишның тормышы һәм иңатына багышлыйбыз.
- Сез бу язучы турында нәрсәләр беләсез? ( Балаларның җавабы)
Абдулла Алиш Татарстанның Куйбышев районы, Көек авылында туган. Гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай бик кечкенәдән үк китаплар белән дуслаша. Алты – җиде яшендә әтисеннән укырга, язарга өйрәнә, авылдагы башлангыч мәктәптә белем ала. Абдулла кечкенәдән үк бик сәләтле, тырыш бала була. Ул концертлар оештыра, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза.
Сугышка кадәр А.Алиш “Ялкын” журналы редакциясендә эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач А. Алиш 1941 нче елның июлендә фронтка китә, фашистлар кулына әсирлеккә төшә. Лагерьдан – лагерьга йөри торгач, ул М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша. Алар бер оешмага берләшеп дошманга каршы көрәш башлыйлар. А.Алиш һәрвакыт туган илен, хатынын, балаларын сагына, ул үзенең тиздән кайтуына чын күңелдән ышана. Ләкин аларга кайту насыйп булмый. Алар фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. Аларның үлмәс исемнәре генә әйләнеп кайтты.
А. Алиш балалар күңеленә үзенең әкиятләре белән килеп керә. Ул 25 ләп әкият иҗат итә. Быел аңа 15 сентябрьдә 100 яшь тулды. Әгәр дә ул исән булса, безне үзенең тагын да матур – матур әкиятләре белән сөендерер иде.
- Сез, укучылар, аның нинди әкиятләрен беләсез? ( Балалар җавабы)
Китаплар күргәзмәсе карау.
1. - Хәзер сез А. Алиш әкиятләреннән өзекләр тыңларсыз, күренешләр карарасыз. Аның нинди әкияттән икәнен әйтерсез.
“ Хәзер инде ул яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин ул җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, лардан ул бик тиз туйган., салып ташлаган. әнием тапмасын дип яшереп куйган. әнисе аны эзләп табып баласына кигезә, ә ул аларны салып ташлый икән.”
- Бу әкиятнең исеме ничек ? ( Куян кызы) Әкиятнең дәвамын сөйләтү.
- Куян кызы ни өчен авырый ? ( Әнисе алып кайткан итекләрне кими, әнисенең сүзен тыңламый.)
- Куян кызы үзенең ялгышын аңлыймы? ( Әйе, ул әнисенең сүзен тыңлый, итекләрен моннан соң бер дә салмый.)
2. Магнитофон язмасында тыңлау.
“Әниеңнең сүзен тыңламагансың, менә шушы хәлгә калгансың, үзеңә үпкәлә, андыйларга минем агачта кунак булырга рөхсәт юк , -дип тиен ябалак кунаклаган ботакны селкеткән. Мескен ябалак, ботакны кабалап – кабалап, башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар, хәзер үк күзләреннән югалырга кушканнар.”
- Ә, бу өзек кайсы әкияттән? ( Бик яхшы сабак алды ябалак)
- Ни өчен аны тиен һәм кошлар үз агачларыннан куалар? ( Чөнки ул әнисенең сүзен тыңламый, аерылып китә.)
- Ул үзенең ялгышын аңлыймы? Ниди сүз бирә? ( Ул үзенең ялгышын аңлый. Һәрвакыт әти - әнинең сүзен тыңлармын дип сүз бирә.)
Укытучы. А.Алишның без искә төшергән бу әкиятләрендә әти - әнисенең сүзен тыңламаучы кошлар һәм җәнлекләр турында бара. Һәм алар икесе дә бәлага очрыйлар. Һәрвакыт әти - әни сүзен тыңларга, аларны борчымаска кирәк.
3. “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән өзек карау.
- Бу өзек нинди әкияттән? Ни өчен үрдәк бәлага очрый? ( Күп сөйләве, сер тота белмәве аркасында.)
- Хайваннар үрдәкне җибәреп дөрес эшләделәрме? ( Балаларның җавабы)
- Ни өчен хуҗалык таркалмый калды? ( Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарга каршы һәр җирдә киртә куйган.)
Димәк, йорт җирең тыныч булсын өчен, сер дә саклый белергә кирәк.
4. Табышмак әйтү.
“ Башы тарак, койрыгы урак” ( Әтәч)
- А. Алишның әтәчләр турында язылган нинди әкиятләрен беләсез? ( “Чукмар белән Тукмар”, “ Ил гизәчеләр белән хәйлә сөючеләр”)
“ Чукмар белән Тукмар әкиятен сәнгатьле итеп укыту.
Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә.
- Әби аларга нинди исем кушкан? Ни өчен? ( Чукмар – чукый, Тукмар – тукый икән)
- Ни өчен әби Тукмарны күршеләренә илткән? ( Чөнки алар гел сугышканнар.)
- Ни өчен Чукмарга бик күңелсез булган? (Ул ялгыз калган)
Укытучы. Әйе, дуслар, иптәшләр булмаса һәркемгә дә күңелсез, моңсу була. Шуның өчен дуслар белән тату яшәргә кирәк.
- Әкият буенча рәсем ясарга туры килсә, кайсы очракны сайлар идегез?
- Бу мәкальнең кайсысы әкиятнең эчтәлегенә туры килә?.
Аерылмастай дустыңа, каерылмастай сүз әйтмә.
Дустыннан көлгән – мәңге үкенгән.
5. А. Алишның әкиятләре белән бергә без аның хикәяләрен дә укыдык. ( “Утлы йомырка”, “Чуар тавык”)
“Утлы йомырка хикәясен сәхнәләштерү.
- Малай нинди начарлык эшли?. ( Йомырканы сорамыйча ала)
- Үз хатасын аңлыймы?
- Сезнең арада андый балалар юкмы?
Кеше әйберсенә беркайчае да сорамыйча кагылырга ярамый.
III. Йомгаклау.
- Абдулла Алиш әкиятләре, хикәяләре безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы балаларда нинди начар гадәтләрнең булмавын тели? (Балалар җавабы)
IV. Өй эше. А.Алиш әкиятләеренең берсенә рәсем ясарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Праздник миниатюр «Русская сказка всем сказкам сказка»
Данное мероприятие сплачивает участников конкурса "Русская сказка - всем сказкам сказка"...
Урок литературного чтения по системе Л.В.Занкова. 2 класс. Авторская сказка и её связь с сюжетом и структурой сказки народной. ( на примере сказки Д.Мамина-Сибиряка "сказка о храбром Зайце...")
Авторская сказка и её связь с сюжетом и структурой сказки народной. Д.Мамин-Сибиряк «Сказка про храброго Зайца – длинные уши, косые глаза, короткий хвост». Урок литературного чтения по системе Л.В.Зан...
Исследовательская работа на тему: "Сказка ложь, да в ней намёк..." (русские народные сказки и сказки народов Севера: сходства и различия)
«Сказка ложь, да в ней намек…» (русские народные сказки и сказки народов Севера: сходства и различия)АннотацияЦель исследования:Исследовать особенности русских народных сказок и сказок наро...
Авторская сказка и её связь с сюжетом и структурой сказки народной (на примере сказки Д. Н. Мамина-Сибиряка «Сказка про храброго зайца»)
С презентацией...
Презентация Урок литературного чтения 2 класс А.С.Пушкин "Сказка о рыбаке и рыбке" и "От сказки авторской к сказке народной"
Данная презентация поможет провести работу над произведением А.С.Пушкина "Сказка о рыбаке и рыбке", провести анализ произведений "Мороз Иванович" и "Морозко"...
Литературная викторина "Сказки, сказки, сказки"
УМК "Школа России"...
Урок-игра "Цветик-семицветик" по тексту сказки Г.Цыферова "Маленький Тигр» И русской народной сказке «Сказки в сказке»
Цель: расширение знаний о разнообразных формах художественных произведений (сказка, пословица, скороговорка, поговорка). Задачи урока: ·...