2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"
тест по чтению (2 класс) на тему
2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 15.11 КБ |
Предварительный просмотр:
2 класс Әдәби укудан “Күрү ноктасы” темасы буенча тест
1 вариант
- Пейзаж – табигать күренешләрен тасвирлаган рәсем ул.(Әйе, юк)
- Өстәл өстендә самовар, савытларда чәкчәк, печенье, конфет, чынаяклар. Бу пейзажмы? (Әйе, юк)
- Мин альбом битенә энемнең рәсемен ясадым. Бу портретмы? (Әйе, юк)
- Ялгыш җавапны билгелә. Дөнья белән танышуның иң гади ысуллары:
а) тәрәзә аша карау;
ә) бинокльдән күзәтү;
б) төш күрү;
в) “рамка” куллану.
5. Күзләрнең кайсысы гади әйберләрне дә матур, гаҗәп, серле итеп күрә?
а) серле күзләр;
ә) зәңгәр күзләр;
б) күңел күзе;
в) кара күзлек кигән күзләр.
6. Ай нәрсәгә охшаган?
а) тәлинкәгә;
ә) фонарьга;
б) шарга;
в) йолдызга.
7. Бөтен дөнья кайчан кып-кызыл булып күренә?
а) кояш баеганда;
ә) елаганда;
б)кызыл пыяла аша караганда;
в) кояш чыкканда.
8.Ялгыш җавапны билгелә. Боз аша ниләр күреп була?
а) балыклар;
ә) өйләр;
б)эреле-ваклы ташлар;
в) суүсемнәр.
9.Роза Хафизованың “Күңел күзе” хикәясендәге малайның исеме ничек?
а) Кәрим;
ә)Камил;
б)Кафил.
10. “Балык тотты” шигырен кем язган?
а) Җәүдәт Дәрзаман;
ә)Шәүкәт Галиев
б) Роберт Миңнуллин
в) Марсель Галиев.
11.Чыпчык малае турындагы әсәр ничек атала?
а)”Батыр Чыпчык”;
ә) “Кечкенә-төш кенә”;
б) “Чыпчык малае”
2 вариант
- Шагыйрьләр, язучылар хайваннар, кошлар,үсемлекләрнең ни әйтергә теләвен аңлыйлармы?(Әйе, юк)
- Бер үк әйберне төрлечә күреп, тасвирлап буламы? (Әйе, юк)
- Габдулла Тукайның ел фасылларына багышланган табышмак-шигыре ничек атала?
а) “Табигать фасыллары»;
ә) “Бу кайчак була?”;
б) “Ел фасыллары”.
4.”Кем соң минем әби?” шигыренең авторы:
а)Йолдыз
ә) Резеда Вәлиева
б) Роберт Миңнуллин.
5. Бу шигырьләрнең кайсысы Роберт Миңнулинныкы түгел?
а)”Төрле кешеләр”
ә) Миңа охшаган малай”
б) “Юкка малай булганмын”
6. Әсәрдәге вакыйга һәм күренешләрне капма-каршы кую алымы ничек атала?
а)Каршылык;
ә)контраст;
б) капма-каршы кую
7. Резеда Вәлиеваның “Шатлык кызы” хикәясендә кошларны коткарган кызның исеме:
а)Ләйсән;
ә) Ләйлә;
б) Ләйсирә.
8. Резеда Вәлиеваның “Шатлык кызы” хикәясендәге герой кайсы кошны коткарган ?
а) Санлугач;
ә) сыерчык;
б) песнәк.
9. “Әле пъедесталда” картинасын кайсы рәссам ясаган?
а) Харис Якупов;
ә) Евгений Канев;
б) Бакый Урманче.
10.”Соңгы кар” картинасының авторы кем?
а) Бакый Урманче;
ә) Илдар Рафиков;
б). Харис Якупов.
.
.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Күзәтү ноктасы
Әдәби уку дәресе, 2 класс...
2 нче класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест
2 класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест...
2 нче класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест "Балалар өчен газета һәм журналлар"
Әдәби укудан 2 нче сыйныф өчен "Балалар өчен газета һәм журналлар"...
Әдәби укудан эш программасы. 1 класс. ФГОС.
1 нче сыйныф өчен эдэби укудан эш программасы башлангыч гомуми белем бирүнең Федеральдәүләт белем стандартына туры китерелеп төзел...
укудан эш программасы 1 класс рус төркеме
1 классның рус төркеме өченэш программасы...
![](/sites/default/files/pictures/2019/12/22/picture-1201570-1577031678.jpg)
Әдәби укудан календарь-тематик планлаштыру. 3 класс
Әдәби укудан календарь-тематик планлаштыру. 3 класс...
Комментарии
Бик яхшы тест. Рәхмәт.
Бик яхшы тест. Рәхмәт.