Күзәтү ноктасы
методическая разработка по чтению (2 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Дәрес 34
Дәрес тибы: яңа белем бирү
Тема: Күзәтү ноктасы.
Максат: Укучыларны сынлы сәнгатьнең пейзаж, натюрморт, портрет кебек төрләре белән таныштыру, аларны гамәли рәвештә аера белергә өйрәтү.
Бурычлар: укучыларны сынлы сәнгатьнең жанрлары белән таныштыру; балаларның игътибарын сынлы сәнгатьтә жанрларның әйләнә-тирә дөньяга барытик күзәтү ноктасы гына икәнлегенә һәм кайсы да булса берсенең өстенлек итүенә юнәлтү; ңанрларны гамәли рәвештә таба белүләренә ирешү.
Материал: дәреслек ( 7-9 битләр), дәреслек-хрестоматия (А. Юнысованың “Телевизор” шигыре)
Җиһазлау: рамка
Дәрес барышы
- Оештыру.
1. Энҗе Мөэминованың “Туган тел” шигыре укыла.
2. Өй эшләрен тикшерү.
- Актуальләштерү.
Әңгәмә:
- Беренче кисәктә сезгә кайсы әсәр аеруча ошады?
- “Музей йорты”нда нинди картиналар белән очраштыгыз?
- Бала нинди авырлыклар белән очраша?
“Әй, туган тел” картинасы белән эшләгәндә, аерым портретларны тапканда, тәрәзә аша пейзаж жанрын таныганда.
- Авырлыктан чыгу юллары.
“Рамка” кулланып, картинаны кирәкле өлешләргә бүлү.
- Яңа материалны аңлату.
- Пейзаж, портрет, натюрморт турында шигырь уку (7 бит)
- Сынлы сәнгать дәресләрендә өйрәнгәнне искә төшерү.
- нәрсә икәнен үз сүзләре белән аңлату.
- “Музей йорты”на барып, пейзаж, портрет, натюрморт сурәтләнгән картиналарны табу, исемнәрен әйтү.
- Белемнәрне беренчел ныгыту. “Әй, туган тел” картинасы өстендә эш.
- Картинаны карау, авторын әйтү.
- Сорауларга җавап бирү:
- Бу йортта нинди милләт кешеләре яши?
- Стенада кем портреты эленеп тора?
- Бу өйдә ничә бала яши?
- Тәрәзә төбендә нинди гөл үсә?
- Картинаны, 2 портрет булырлык итеп, “рамка” белән күрсәтергә.
- Мөстәкыйль эш.
Картинадан пейзаж күренешен табарга.
- Өйрәнгәнне ныгыту.
Хрестоматиядән А. Юнысованың “Телевизор” шигырен уку. Куелган сорауларга җавап бирү.
- Өй эше бирү.
Дәреслектән Р.Харисның “Төсле рәсем” шигырен сәнгатьле укырга.
- Дәресне йомгаклау.
- Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
- Дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?
- Кайсы урыннар аңлашылып җитмәде?
- Үзеңнең бүгенге дәрестә катнашуыңа нинди билге куяр идең?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"
2 класс Әдәби укудан тест "Күрү ноктасы"...
Комментарии
Уку дәресеннән материаллар
Уку дәресеннән материаллар куйсагыз иде!