САБЫЙЛАР СӘЛАМӘТ ҺӘМ БӘХЕТЛЕ БУЛСЫН
консультация на тему
Предварительный просмотр:
САБЫЙЛАР СӘЛАМӘТ ҺӘМ БӘХЕТЛЕ БУЛСЫН.
Һәрбер буынның сәламәтлегенә балачакта нигез салына. Ә инде бала сәламәтлеге әти - әнисенең таза саулыгы ни дәрәҗәдә булага, яшәу рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Соңгы берничә дистә елда әйләнә-тирәнең нык пычрануы, илдәге катлаулы социаль хәл, яшәу рәвешен дөрес алып бармау халыкның, шул исәптән балаларның да сәламәтлеген кискен какшатуга китерде.
Балалар сәламәтлеген ныгыту максатында тагын тубәндәге тәлапләр төгәл утәлергә тиеш:
- Балада туганда ук хәрәкәтләнугә биологик ихтыяҗ салынган. Хәрәкәт- аның һәр яктан камил булып усуе өчен кирәкле шарт. Шуңа да бакчадагы мохиткә уеннар өстенлек итәргә тиеш.
- Туклану – бала сәламәтлеге өчен мөһим фактор. Яшь организмның аксымга, май, углевод һәм витаминнарга булган физиологик ихтыяҗы искә алынырга тиеш. Сөт һәр бала өчен дә файдалы Аксымнар исә яшь организмның усешендә төп урынны тота. Ит, балык, йомырка, сөт һәм сөт ризыклары – аксымга иң бай ашамлык. Майга булган ихтыяҗ, башлыча, усемлек майлары хисабына кәнагәтъләндерелергә тиеш. Бала рационында яшелчә һәм җиләк-җимешнең кубрәк булуы әйбәт. Татлы ризыклар белән артык мавыгу кирәкми. Углеводлы ашамлыкларны уз иту баланың симеруенә, матдәләр алмашы бозылуга китерә.
- Организны чыныктыру баланың салкынга, эссегә һ.б. каршы торучанлыгын арттыра. Әмма чыныктыру һәркенең индивидуаль узенчәлекләрен искә алып уткәрелергә тиеш.
- Балаларның ялы актив төстә утсен. Аларның кубесе ойдә чакта саф һавада җитәрлек кадәр булмый, физкультура белән дә шөгельләнми, куп вакытны телевизор карап уткәрә. Телевизор каршында куп утыру әле болай да ныгып җитмәгән бала организмына көчле эмоциональ һәм психологик йогынты ясый. Ул нерв системасы өчен бигрәк тә зарарлы: бала тиз кабынып китучән, ярсучан була башлый, куркыныч төшләр куреп интегә, аны йокысызлык изалый. Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә бары тик балалар тапшыруларын гына карарга рөхсәт ителсен. Алар телевизор каршында көнгә 30-40 минуттан артык утырмасын. Телевизор тпшырулар буенча бакчадагы занятияләрне фикер алышу оештырсаң әйбәт.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балачак – сабйның психик усешендә беренче чор. Бу яшьтә шәхеснең барлык психик сыйфатларына һәм узенчәлекләренә нигез салына. Бала наздан, йомшак мөгамәләдән, уңай хис- тойгылардан башка яши алмый. Сабыйның психик усеше өчен аралашу аеруча мөһим.
Галимнәр баланың физик сәламәтлеген рухи сәламәтлек белән узара бәйләнештә карый. Чөнки бик бәхетле булганда гына узеңне сәламәт дип хис итә аласың.
Баланың һәръяклы усеше өчен гаилә белән бакчаның узара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәу рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә. Әмма әлегә балалар сәламәтлеген ныгытуда гаиләнең активлыгы тубән.
Гаиләдә эмоциональ микроклимат булуы мөһим. Матди яктан аз тәэмин ителгән һәм әти кеше әчкече булган гаиләләрдә хәл аеруча катлаулы. Андый гаиләләрдә бала физик җәзалаулар, төрлечә җикерену белән тәрбияләнә. Болар баланың психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Гаиләдә шулай ук зарарлы гадәтләрне булдырмау, аларга каршы профилактика уздыру моһим. Ата кеше эчкече булган гаиләдә тәрбия эшен “җәмәгать һәм хокук тәрбиясен бозуы мөмкин булганнар төркеме ”моделе буенчы алып барырга кирәк. Балага 3-5 яшь булгач, эчкечелекнең зарарлы хакында аз- азлап аңлату яхшы. Нәкъ менә шушы яшьтә сабый куңеленә тирән кичерешләрне тиз сеңдерә.
Наркотиклар куллануга каршы профилактика да бик иртә- балага 2-3 яшь чакта ук уткәрелә башлый. Ата- аналар “тыю системасы”н эшкә җигәргә тиеш. Балаларга шырпы белән уйнау, кайнар ризыклы савыт- сабаны кулга алу, тәрәзә төбенә мену, машина юлына һ.б. тыела. Акырынлап мондый тыюларны арттыра бырап, “тәмәке тартмаска, исерткеч эчемлекләр эчмәскә ” кебек тәлапләр куела. Әлбәттә, бөтен тәрбияне тыюга гына кайтарып калдырырга ярамый. Эчкечелеккә, наркотиклар куллануга каршы ата-аналарның катгый һәм килешмәучән мөнәсәбәте, тормыш позициясе тәрбия эшендәге куп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Сәламәт яшәу рәвеше – тормыштан тәм һәм ямь табып яшәунең нигезе. Яраткан шөгелең булу, тәмле ашау, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта, “сәламәт тәндә- сәламәт акыл” хакимлек итә. Нык ускән илләрдә нәкъ менә сәламәтлек кешенең иң төп байлыгы санала. Балаларны кече яшьтән уз сәламәтлегенең кадерен белергә өйрәту – безнең бурыч.
Кыскасы, сәламәт рухлы, аек акыл белән эш йөртә белуче, яңалыклырны тиз узләштеруче, узе һәм башкалар өчен дә җаваплылык тоючы яшь буын тәрбияләу- безнең бурыч.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"
Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....
Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.
Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....
"Җиде бабасын белгән кеше бәхетле була"
Материал по нравственному воспитанию...
Цикл развивающих игр по УМК с использованием информационно – коммуникативных технологий «Уйнап үсә сабыйлар» авторская разработка
Воспитатели по обучению татарскому языкувысшей квалификационной категорииДавлетшина Р.М.Леонтьева Х.Ф. Үстерешле уеннарМәктәпкәчә яшьтәге балалар ѳчен уен - дѳньяны танып белү чарасы. ...
Аяз күгем- бәхетле киләчәгем!
сөенарий...
Дидактическая игра "Минем бәхетле өем" ("Мой счастливый дом")
Дидактическая игра направлена на развитие математических способностей дошкольников и формирования активного словаря у детей при реализации УМК «Татарча сөйләшәбез». Игра начинается с простого ман...
Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә
Безнең Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самовар, кулган...