Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә
учебно-методический материал

Безнең Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самовар, кулган сугылган, чигелгән сөлгеләр, милли бизәкләребездән торган альбомнар, hәр төркем өчен туган якны өйрәнү әсбаплары, милли рухта сугарылга өстәл уеннары hәм башка бик күп әйберләр тупланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_pochmak1.docx13.8 КБ

Предварительный просмотр:

Хәтерләүдән курыкма син,

Үткәнеңне онытма син

Бел син ерак бабаңнарның ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар безгә калдырып киткәнен!

Безнең Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самовар, кулган сугылган, чигелгән сөлгеләр, милли бизәкләребездән торган альбомнар, hәр төркем өчен туган якны өйрәнү әсбаплары, милли рухта сугарылга өстәл уеннары hәм башка бик күп әйберләр тупланган. Балалар бакчасына йөрүче балаларның әни-әтиләре, дәү-әниләре , дәү-әтиләре ярдәме белән оешкан әлеге хәзинәне балалар гына түгел, әни-әтиләр, кллгән кунаклар да карамый китмиләр. Милли почмакны шартлы рәвештә өч өлешкә бүлеп карап була: Әдәп-әхлак, тәрбия бирү,  милли сәнгать hәм татар халык ашлары. Әдәп-әхлак почмагында hәр төркем өчен ясалган методик әсбаплар, дидактик материаллар урын алса, сәнгатькә кагылышлы өлешендә милли уен коралы булып саналган курай, кубыз кебек уен кораллары, татар халык җәүхәрләре урын ала. Бу почмак балаларның аеруча яратып карый торган почмагы. Чөнки балалар курайны үз куллары белән тотып карап, хәтта уйнап та карый алалар. Милли халык ашларында исә балалар әниләре белән бергә ясаган татар халык ризыклары урын алган. Бу милли почмакның уңайлыгы шунда: ул олылар төркеменең бүлмәсендә, hәр балага уйнарга уңайлы урында урнашкан.  Милли сәнгатебез белән музыка дәресендә генә түгел, әлеге почмакта да танышмый калмыйбыз. Үзебезчә рэтро җырлардан төзелгән радио оештырдык. Балалар халык җырлары, җырчылары белән танышалар.

Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле халык. Балалар күңелендә әби-бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту безнең төп максатыбыз hәм бурычыбыз. Әле күптән түгел генә районыбыз тарафыннан оештырылган “Иң яхшы милли почмак” бәйгесендә катнашып 1-нче урын яуладык. Алга таба да әлеге милли почмагыбызны тагын да тулыландырып торып, тарихи почмак-музей дәрәҗәсенә күтәрергә телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбия

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбия турында презентация....

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Шул максаттан башкарылган тикшеренү  эше....

“Балаларны милли мәдәни рухта тәрбияләү”

Балаларны балалар бакчасыннан, гаиләдән үк милләтенә, милләтенең гореф- гадәтенә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү зур урын алып тора....

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү.

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мэдэни рухта тэрбиялэу....

Мастер – класс «Балалар бакчасында милли тәрбия»

Максат: Татар халкының гореф гадәтләрен искә алып  сандык ясау серләре белән танышу. Нәсел дәвамчысы булган сандыкчы Шаманов Нәкыйп Кәшип улы белән очрашу.Бурыч: Балаларны халкыбызның элек-электә...