Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"
статья на тему

Махмутова Разиля Харисовна

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon edeplebulu-behetlebuludoklad.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

          Без бер көн эчендә бик күп кешеләр белән очрашабыз. Гаилә әгъзаларын искә алмаганда гына да, эшләгән җирдә, урамда, транспортта, төрле характердагы кешеләрнең үзләрен төрлечә тотуларын күрәбез. Аларны үзебезчә әдәпле һәм әдәпсез кешеләр дип бәялибез.Бу төшенчәләр телебездә еш кабатлана торган, берсе якты нур калдырган, икенчесе исә канга тоз салган сыйфатларның билгеләмәсе. Гади генә итеп әйткәндә, әдәплелек ул- үзеңне башкаларның эчен пошырмаслык, ачуын китермәслек, шәхесен кимсетмәслек итеп тоту.Тумыштан ана сөте белән канга сеңдерелгән, гаилә тәрбиясе белән үстерелгән әйбәт сыйфат.Кешенең кем булуына карамастан, биләгән урынын, дәрәҗәсен уйламастан, бар кешегә бертигез хөрмәт белән карау ул.

         Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә.Аның балачагы нинди булган бу барлык башлангычларның да башлангычы,- безнең бүгенге тормышыбызны билгели.

          Балаларыбызга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез- болары да балачагыбызга бәйле.

          Улларыбыз- кызларыбызның акыл- фигыльләре нәкъ менә балачактан тәрбияләнә. Моны безгә, өлкәннәргә, аз гына да истән чыгырырга ярамый. Баланы тәрбияләү һәрвакыт иң элек тәрбияченең, олы кешенең үз- үзен тәрбияләвеннән башлануын да безгә нык истә тотарга кирәктер, мөгаен.

          Урамда чыккан гаугаларга, транспорттагы этеш- төртешләргә, тәмсез сүзләр белән сүгенүчеләргә һәм башка төрле әдәпсезлекләргә күнегеп тә беттек, ахры. Алай гынамы соң, балаларның әти-әниләре белән тупас сөйләшүләре, укытучыларына карата дорфалыклары, олыны олы, кечене кече дип белмәүләре әллә ни гаҗәпләндерми.

           Әмма бу әдәпсезлекләрне тормыш авырлыклары белән генә аңлату дөрес булмас иде. Бу дөньяда шактый озак яшәгән , сугыш елларындагы михнәтләрне, сугыштан соңгы авырлыкларны башларыннан кичергән кешеләр, без ул вакытта бер- беребезгә мәрхәмәтлерәк идек, дип әйтәләр. Бу уңайдан халкыбызның тагын бер акыллы сүзен искә төшерик:”Бары- бергә, югы- уртак”,- дигән ул. Соңгы телем икмәген бүлеп ашаган, ике- өч баласы янына тагын бер- ике ятимне сыйдырып тәрбияләгән кешеләр бар иде ул елларда. Әмма өй эчен тутырып талашулар, бер- берсен мәсхәрә итүләр, урамга чыгып кычкырышулар бик сирәк очрый торган хәл булган. Андый чакта күрше – күлән тиз генә үзенең гадел хөкемен чыгарып куйган. Димәк, мәсьәлә тормыш авырлыгында гына түгел, күбрәк тәрбия эшенә игътибар җитмәүдәдер. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”,-дигән бик акыллы гыйбарәне онытканбыздыр. . Гомер-гомергә милләтебезнең йөзен билгеләгән, горурлыгы булып саналган тыйнаклык, итәгатьлелек кебек сыйфатларны инде менә без, бүгенге көн әти-әниләре, балаларыбызга тапшырырга тиеш. Бер-беребезгә ихтирам, кеше кадере, изгелек дигән төшенчәләрне бала күңеленә гаилә салырга тиеш.

             Ни генә әйтсәң дә бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына.Бала күп вакытын өйдә әти- әниләре янында үткәрә. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар әтиләре булып кыланса, кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар. Гаилә тормышы көзгедәге кебек , аларның уеннарында чагыла. Бала- чаганы теге яки бу эшкә өйрәтү күп вакытны ала, түземлек тә җитеп бетми, кире беткән бала булса, аны җайларга, көйләргә дә кирәк. Шунлыктан әниләре күп нәрсәне, хәтта балалары үсеп җиткәч тә, үзе эшләп куя. Тәртипле гаиләдә исә баланы эшкә өйрәтеп үстерергә зур әһәмият бирәләр. Әйткәнне кетмичә, йоклаган урынын җыештырып, ашаганннан соң савыт- сабаны юып куюы, өйдәге барлык вак- төяк эшләрне эшләве, ул гынамы, әнисе пешергән ашны мактый- мактый ашавы, өстәл яныннан рәхмәт әйтеп кузгалып китүе, йокларга ятканда хәерле төн теләве, барасы җиренә рөхсәт соравы, исәнләшеп йөрүе- баланың кечкенәдән өйрәнгән, канына сеңгән гадәтләре ул.

            Гаиләдә баланы, дәрес өйрәткән кебек, каршына утыртып, озаклап үгет- нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар да кул астында гына. Болай үтемлерәк тә була кебек. Балалар бик күзәтүчән, әмма тиз онытучан булалар. Кат- кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар да була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп, я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана.

            “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы ата- анадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый,”- дигән рус язучысы, тарихчы Н.М.Карамзин.                                                                                                                                                    Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул.

“Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар,

Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”, - дип язган иде Ф.Яруллин.

Әйе, күп вакытта безгә әнә шул үлчәү-бизмәннәр җитеп бетми. Тик шулай да күп кешедә Намус бизмәне бар. Саф күңелле, кешелекле, башкалар турында кайгыртырга күнеккән кеше аннан һич аерыла алмас. Әнә шул бизмәнне йөрткән кеше гадел була. Халкыбызда гасырлар тирәнлегеннән үк килә торган иң гүзәл сыйфатларның берсе – балага һәр эштә үрнәк күрсәтү, узара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак булу. Әйе, һичшиксез, бала иң элек әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Бала күнеле – уңдырышлы туфрак белән бер. Шул туфракка ни чәчсәк, шуны җыеп алырбыз.                                                                                        Һәр милләттә элек- электән килгән ырымнар, юрамалар, гыйбарәләр бар. Элек без аларга дини хорафатлар дип кенә карый идек. Чынлыкта һәркайсының төбендә тәрбия элементлары яткан бит. Мәсәлән, бала өстәл янында аягын тирбәтеп, селкетеп утырса, шайтан чакырма, дип кисәтү ясаганнар. Теләр- теләми генә ашаса, тәлинкәңдә аш калдырма, бәхетең югалыр дигәннәр, кеше янында иснәп утырса, авызыңны ачма- шайтан керер,  дип әйткәннәр. Шулай итеп,әдәплелекнең иң гади кагыйдәләрен мисаллар аша, мифик образлар ярдәмендә өйрәткәннәр. Халык педагогикасы- хәзерге заман тәрбиячеләренең кулы тимәгән бер дөнья ул. Дөрес, безнең балаларда беркатлы ышану юк инде, шайтан, өрәкләр белән куркытып булмый. Аның каравы, гыйбрәт алырлык мисаллар бүген дә тулып ята, файдалана гына бел.

         Әдәплелек- безне яманлыктан саклаучы илаһи бер көч тә әле ул. Тәрбияле кеше, гомумән, талымчан була. Бервакытта да дорфа, тәртипсез, рухи дөньясы буш һәм мәгънәсез кешеләр белән аралашмый.

         Мәсәлән, бер мисал. Бер йортта ике дус малай үсәләр. Кечерәк чакта мәктәптә дә, аннан кайткач та гел бергә булалар. Урам малайлары кебек әшәкеләнеп йөрмиләр, тәмәке тартырга да өйрәнмиләр. Менә шул малайларның берсе очраганда бик итагатьле итеп исәнләшеп китә, подъездда ишектән кешене уздырып җибәргәннән соң гына үзе чыга, кулыңда авыррак әйбер күрсә, күтәрешеп илтә торган була. Ә иптәше, дустының әйбәт сыйфатларын күреп торса да , үзенә үрнәк итеп алмый. Инде алар егет булалар һәм еллар үткән саен бер- берсеннән ераклашалар. Ачуланышып, үпкәләшеп йөрүләре дә сизелми, югыйсә. Сирәк кенә очрашканда исәнләшеп китүдән ары якынлыклары югала. Бер- береннән мәгънә тапмый башлыйлар. Гаиләдә алган тәрбияләре, шуның нигезендә формалашкан характерлары дуслыкның гади танышлык дәрәҗәсенә төшеп калуына сәбәп була.

       Бала- чага гына түгел, инде акыл керә башлаган яшүсмерләр дә, күп вакыт, үз- үзләрен тотышлары турында уйлап бетермиләр. Ни өчендер яшүсмерләр иптәшләре арасында үзләрен әдәпле тотудан оялалар кебек. Кысадан чыккан кыланмышлары белән башкалар янында аерылып, беркемнән дә курыкмаган чая,бәйсез тотышлары белән төркемдә үз кеше булып күренергә тырышалар. Бу беркатлы һәм зыянлы фикернең үскән саен ныгып, ахыр чиктә гадәткә әйләнеп китүе дә бар бит.

              Бала нинди генә нәселдән булуга карамастан, һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз эчке кануннары бар, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар - шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар.

               Әдәплелек гыйлеме- һич өйрәнеп бетмәслек бер дөньядыр ул. Матурлык дөньяны бәладән коткарыр, дигәннәр бит.

                    Миһербан чишмәсе һаман челтерәсен, саф суы белән безне һаман туендырып торсын дисәк, гаиләдә бала тәрбияләгән вакытта әби-бабалаларыбыз үрнәгенә якынрак килик. Телебезне дә, динебезне дә аңлый һәм санлый торган балалар үстерик!

                          Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: балалар – безнең киләчәгебез. Үзебезгә лаеклы алмашчылар әзерлик. Онытмыйк: һәр бала – шәхес. Аны олы тормышта үз урынын табарлык, әти-әнисенең кадерен белердәй, зур хәрефтән әйтерлек КЕШЕ итеп тәрбиялик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании

конспект выступления на родительском собрании  Социальная успешность ребенка...

Речевые нарушения и их последствия (выступление на родительском собрании)

У детей самого раннего возраста часто наблюдаются различные речевые нарушения. Наиболее распространено среди них нарушение произношения звуков. Это нарушение может быть самостоятельным речевым дефекто...

Выступление на родительском собрании " Детско-родительские отношения"

Роль семьи в обществе не сравнима по своей силе ни с какими другими социальными институтами, так как именно в семье формируется и развивается личность ребенка, основы нравственности человека....

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"...

Выступление на родительском собрании "Гармонизация детско-родительских и семейных отношений"

Личность дошкольника формируется в семье. Родители, братья, сестры, бабушки, дедушки - самые близкие ребенку люди. От их взаимоотношений между собой, чувства привязанности и взаимоподдержки зависит бл...

Выступление на родительском собрании «Родительская компетентность»

Рекомендации родителям  детей дошкольного возраста  о «кризисах развития в жизни ребенка»....