"Җиде бабасын белгән кеше бәхетле була"
статья по теме

Валиева Милауша Мазхатовна

Материал по нравственному воспитанию 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Вәлиева М.М.

Әлмәт шәһәре 37 нче “Әкият”

компенсация төрендәге балалар бакчасы,

Татарстан Республикасы.

ҖИДЕ БАБАСЫН БЕЛГӘН КЕШЕ БӘХЕТЛЕ БУЛА

Кеше җирдә ни өчен яши?

Үзенең кыска гына вакыты эчендә ул барысына да өлгерергә: барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме — үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша. “Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр” дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Игелекле нәсел калдыр — бу сүзләр кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчедән — нәселең игелекле булсын өчен, син үзең дә игелекле булырга тиеш. Икенчесе —игелекле балалар тәрбияләргә тиешсең.

Киләчәк буын безне онытмасын, искә төшерсен өчен, без ни эшләргә тиеш соң?

Кемдер, һәркем үзенең шушы кыска гомерендә бер генә төп булса да  истәлекккә  агач утыртып калдыру, дияр. Кеше үзенә һәм киләчәк буынга, ягъни балаларына йорт салырга тиеш,  диючеләр дә табылыр.

Шундый бер традиция бар, ул — нәсел  агачыңны (шәҗәрәңне) өйрәнү һәм белү.

Ни өчен шәҗәрәне белергә кирәк соң? Татар халкында борын-борыннан туган илгә, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт һәм сак караш, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү яшәп килгән, нәсел тамырларын буыннан-буынга биреп, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган. Шәҗәрә аркылы халык ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына ышанган. Гаилә корган чакта, пар булырга тиешле нәселнең үзенчәлекләренә нык игътибар иткәннәр. Һәрбер татар кешесе, җиде буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белергә, аларны искә алып торырга тиеш. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” диләр халыкта.

Безнең балалар бакчасы педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге бала сөйләмендәге кимчелекләрне бетереп, аларны  дөрес сөйләшү серләренә өйрәтә. Балалар бакчасында эшләүче педагоглар соңгы елларда республикабызның  тарихи истәлекле урыннарына экскурсияләргә баралар. Бу традициядән Кичүчат авылында урнашкан якташыбыз, мәшһүр мәгърифәтче-педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддин музее да читтә калмады. Миңа калса, балалар белән эшләүче һәр педагог бөек шәхеснең үткән юлын, яшәешен, аның хезмәтләрен белергә тиеш.

Музейның бер бүлмәсенә кергәч, тарихи чыганаклардан Ризаэддин Фәхреддиннең ата-бабаларыннан калган мәгълүматлар нигезендә үзе төзегән шәҗәрәсе, фәнни хезмәтләрендә язылган фактлар, шәхси документларын күрү бәхетенә ирештек. Чыннанда, педагогларда Ризаэддин Фәхреддиннең нәсел шәҗәрәсе кызыксыну уятты. Бу күп тармаклы нәсел агачын күргәч, һәркемнең үз ата-бабасын, туган-тумачасын барлыйсы, өйрәнәсе килү теләге уянды.

Музей хезмәткәрләре безгә, күчмә экспонатларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә килеп, балаларга да күрсәтә алуларын әйткәч, без бик сөендек һәм аларны үзебезнең бакчага чакырып киттек.  

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел да үзгәреп торалар. Ә менә Кичучат авылы музеен  без үз иттек. Хәзер аларны ел саен үзебезгә чакырабыз. Алар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар аңларлык итеп, музей экспонатлары, борынгы уенчыклар, милли киемнәр, тормыш, көн-күреш  кирәк-яраклары белән  сабыйларны таныштыралар. Шулай ук, балаларга Ризаэддин Фәхреддиннең нәсел агачы турында да аңлатып китәләр, аларны әти-әниләре белән Кичүчат музеена кунакка чакыралар.

 “Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләргезгә барыгыз...”,- ди Ризаэддин Фәхреддин. Үз нәселең белән горурлану, әби-бабайларыңны барлау, буыннар бәйләнешен югалтмау, саклау – бүгенге көндә һәр гаиләнең изге бурычы ул. Галимнең шушы сүзләрен истә тотып, бакча тәрбиячеләре, җиденче буынга кадәр нәсел белү,  игелекле эш икәнлеген әти-әниләргә аңлаталар. Вакыт үткән саен, җиргә яңадан-яңа буыннар килә. Һәркем үзенең җиде бабасын белергә тиеш, дибез. Чөнки үткәннәрдән башка киләчәк юк. Без борынгы бабаларыбызны онытсак, кайчан да булса безне дә онытырлар .

Танылган тарихчы-галим һәм журналист, күренекле фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе  Ризаэддин Фәхреддиннең күпкырлы иҗатын, мирасын өйрәнү укыту-тәрбия процессында тиешле урын алырга тиеш. Аның хезмәтләре җәмгыятькә лаеклы шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Ул дәвамлы булсын һәм илкүләм югарылыкка күтәрелсен.

Кулланылган әдәбият:

1.Әмирханов Р.М. /Ризаэддин Фәхреддин: мирасы һәм хәзерге заман./- Мәкаләләр җыентыгы: - Казан: 2003.

2.Әхмәтҗәнов Р.М. /Риза Фәхреддинов шәҗәрәсе./-  Казан утлары. -1984 - №1.

3.Ибраһимов И. /Балаларга үгет-нәсыйхәт./ - Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2001.-192 б.

4.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану.-  Казан: 2008.- 212 б.

5.Сәхипова Р.Ә. /Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү./- Казан: 2005.-256 б.

6.“Тәрбия” газетасы,/ - 2003 - № 9.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Әдәпле кеше нинди була?

Бу соравның җавабы бик күп тәшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул — кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм ал...

Открытое занятие «Буль –буль –буль, журчит водица».

Цель: закрепить знания о свойствах воды, её роли и применении.Материал: баночки, кораблики, удочки, сачки, воронки, подносы, тряпочки, игрушки....

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"...

Әдәпле булу-бәхетле блу

Әдәпле булу-бәхетле блу...

Конспект НОД по опытно-экспериментальной деятельности во второй младшей группе раннего возраста. Тема: « Буль, буль, буль журчит водичка…».

Цели:-познакомить детей со  свойствами воды;-развивать умение анализировать  происходящие  явления  в  неживой природе;-развивать желание исследовать окружающий мир, поз...

Методразработка .Конспект" Буль, буль, буль журчит водичка.."

Конспект разработан С учетом Всех ФГОС требований. Основное образовательное напрвление материала- познавательная денятельность.  Предназначет для работы с детьми младшего возраста. Основная цель ...