Мамадышның горурлыгы, йөз аклыгы – аның күркәм кешеләре...
методическая разработка (5 класс)

Сибгатуллина Гульшат Мубаракзяновна

Әлеге әдәби кичә китапханәдә 5нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән үткәрелде. Кичә барышында әти-әниләр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдыалар, ә укучылар шул язучының берәр әсәрен яттан сөйләделәр. Әлеге әдәби чараның максаты әти-әниләрне һәм укучыларны районыбызның язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру; гаилә белән бергә уку традицияләрен  формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ТАССР оешуга 100 ел29.47 КБ

Предварительный просмотр:

Әлеге әдәби кичә китапханәдә 5нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән үткәрелде. Кичә барышында әти-әниләр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдыалар, ә укучылар шул язучының берәр әсәрен яттан сөйләделәр. Әлеге әдәби чараның максаты әти-әниләрне һәм укучыларны районыбызның язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру; гаилә белән бергә уку традицияләрен  формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Мөбәркшина Ләйсән Зәбир кызы, педагог-китапханәче,

Мамадыш шәһәре өченче номерлы  урта гомуми белем мәктәбе

                                   

Мамадышның горурлыгы,

Йөз аклыгы –

Аның күркәм кешеләре...

 Максат: укучыларны Мамадыш төбәге, шул төбәктән чыккан каләм әһелләре белән таныштыру; туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү; ата-аналар һәм укучылар белән бергә Мамадыш районы буенча әдәби сәяхәт кылу.

Бизәлеш: Мамадыш төбәген һәм язучыларны чагылдырган презентация,  Мамадыш шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби әсәрләреннән күргәзмә. "Нократ" газетасы”

Катнашучылар: язучылар, китапханәче, 5 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе, ата-аналар.

Кичә барышы.

В.Әхмәтшинның Р.Газизов сүзләренә язган “Мамадыш - гүзәл кала”  дигән җыры яңгырый.

Сыйныф җитәкчесе. Хәерле көн, кадерле кунаклар, әти-әниләр, укучылар! Республикабызда һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас матур, шигъриятле урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, балачакта тәгәрешеп үскән болыннарыбыз, бормаланып-бормаланып ага торган елгаларыбыз, аларның тирә-юне, тугайлары, төрле-төрле балыкларга бай күл һәм елгалары булган Мамадышыбыз безне һәрвакыт үзенә тартып тора.

Китапханәче. Мамадыш - безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның төньяк-көнбатышында  урнашкан. Районыбыз территориясе буенча агучы Нократ елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, ургылып аккан чишмәләре, болыннар, табигатьнең матур, төрле манзараларына бай күренешләр язучыларыбыз өчен илһам чаганагы булып торалар. Без үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле  һавасын сулап үскән шагыйрьләр, язучылар турында сөйләшербез, аларның туган як турында язган шигырьләре, әсәрләре белән танышырбыз.

1 укучы Мансур Сафинның “Туган якка мәдхия” шигырен укый

Нократ  - ярга бассам, Бәйҗан тавы

Шанлы җанны бәйли үзенә:

Китә алмый аннан аерылыплар,

Егылып елыйм җылы эземә!...

Бу күкләргә күз нурларым сеңгән,

Бу кырларга хисләр таралган.

Шушы Бәйҗан тавы күкрәгендә

Хыял канатларым яралган.

Әйе, монда, сандугачлар булып,

Талпынадыр тәүге җырларым –

Бәйҗан таудан минем аша узды

Бу дөньяның серле чорлары.

Мәрҗән – диңгез булып җемелдиләр

Мамадышның төнге чаллары.

Минем йөрәгем дә шул дәрьяда

Бер илаһи,сихри ут бары..

Китапханәче. Мамадыш яклары – җырлы-моңлы як. Талантлары да чишмәләр санынча. Җирле шагыйрьләребезнең чал тарихлы Мамадышыбызга багышланган җырлары, шигырьләре, хикәяләре бик күп.

Безнең Мамадыш төбәгендә милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур тырышлык куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез яшәгән һәм яши.

Райондашларыбызның күп кенә иҗади көчләре татар дөньясында танылган каләм ияләренә әйләнделәр. Шәйхи Маннур, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Әхмәт Гадел, Шаһинур Мостафин, Мансур Сафин, Рафаил Газизов - әнә шундыйлардан.Үзешчән шагыйрь һәм композиторларыбызның актив иҗат итүе дә нур өстенә нур булып балкый. Сәяф Шәйхи, Вахит Галиев, Вәрис Гали, Рәсилә Галиева, Нәкыя Йосыповаларның исемнәрен кайсыбызның гына ишеткәне юк икән?!

Хәзер әлеге кичәдә катнашучы гаиләләргә сүз бирелә.  Әти-әниләр кыскача гына язучыларыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып китәр, ә балалар берәр шигырен яттан укырлар.

1нче гаилә. Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 январенда элекке Казан губернасы Мамадыш өязе  Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Шундагы һәм күрше Шәмәк авылындагы мәдрәсәләрдә башлангыч белем ала, Бөек Октябрьдән соң Мамадыштагы педагогия курсларында укый. 1921 елгы ачлыкта аның әтисе бөтен гаиләсен алып, Кузбасстагы Анжерка-Сужденка шахталарына килә. Анда уналты яшьлек Шәйхинең хезмәт юлы башлана. Ул шахталарда кара эшче, укытучы булып эшли.

1923 елдан ул төрле уку йортларында белем ала, Тобол, Урал, Новосибирск якларында культура-агарту, матбугат эшләрендә эшли. 1927-1929 елларда армия хезмәтендә була, аннан кайткач, 1932 елга кадәр Донбасста эшче-прокатчы, укытучы-ликбезчы, Днепрогэста бетончы булып эшли. Бу елларда ул үзенең шигъри әсәрләрен иҗат итә, китаплар бастыра. Соңрак Мәскәүгә килеп, берникадәр вакыт газетада эшләгәч, Казанга кайта һәм 1933-1937 елларда педагогия институтында укый. Шуннан соң ул бер ел «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли дә, 1938 елдан Ватан сугышына кадәр әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1934 елда шагыйрь СССР Язучылар союзына алына.

Сугышның беренче көннәреннән үк Ш. Маннур үзе теләп фронтка китә, анда төрле фронт газеталарында хезмәт итә. Сугыштан соң Татар дәһләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире булып тора һәм 1948 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессиональ язучы була.

Шагыйрь 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат булды.

1957 елда Ш.Маннур туган ягында, үз акчасына китапханә төзи һәм 100 данә китап бүләк итә. 1980 елда китапханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. 1981 елдан башлап ел саен 15 гыйнварда, язучының туган көнендә, туган якларында Шәйхи Маннур исемендәге премия бирелә.

Ш.Маннур “Ана җыры”

Туган җирдән еракларда

Калды синең әтиең.

Калды: бәхетен яклаганда

Син туып-үскән илнең.

Үс, улым, син,

Күз нурым син,

Үс минем куанычка.

Сакчысы бул аналарның,

Таммасын яше аларның,

Яшәсеннәр тынычта!

Теләмибез сугышы без!

Тик тынычлык телибез.

— Безнең якты тормышыбыз

Мәңге балкысын! — дибез.

Үс, улым, син,

Күз нурым син,

Тынычлык сакчысы бул.

Синең бөек бу илеңә,

Синең яшьлек гомереңә

Сузылмасын канлы кул!

Тагын кылыч янаучылар

Ишетсен, белсен бары:

— Бар дөнья каршы сугышка!

Булдырмабыз без аны!

Үс, улым, син,

Күз нурым син,

Терәк бул тынычлыкка.

Безнең тавыш көчле булса,

Безнең уллар сакта торса —

Юл куелмас сугышка.

2нче гаилә. Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Дүрт яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966—1971 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аспирантурада укырга чакырып тәкъдим ясалса да, риза булмыйча, туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, ә 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1979 елда мәктәп урта белем бирә торган унбереллык уку йортына әйләнгәч тә, Р. Газизов әлеге мәктәпнең директоры вазифаларын башкара. 1981—1986 елларда ул читтән торып Казан педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.

Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла.

1992 елдан Р. Газизов-Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Шәйхи Маннур һәм Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Р.Газизов “Изге җир”

Татарстан гүзәл Мамадыш,

Чәчәкле болын син, урман син!

Бабайлар керфектә тибрәтеп

Мул иген үстергән кырлар син!

Дан сиңа, сөекле Туган җир!

Ходайдан сорыйм мин мең кабат:

Ак булсын бәхетең, Мамадыш,

Мамадыш, мең яшә, чәчәк ат!

Нократың – энҗеле билбавың,

Бәйҗан тау биленә уралган...

Туган як шикелле изге җир

Булмас та, булмады, булмаган!

3нче гаилә. Гаҗәеп кызыклы, үзенчәлекле язмыш кешесе ул Вахит ага Галиев. 1927 елның 12 гыйнварында Мамадыш районының Иске Комазан авылында урта хәлле игенче, балта остасы гаиләсендә биш баланың икенчесе булып дөньяга килгән малайга үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә.  Хәрби училищены тәмамлап, Үзбәкстан якларында төпләнә, аннан туган ягына кайта.

Вахит Вәли улы күп еллар дәвамында җитәкче вазыйфаларын башкара – Совет армиясе офицеры, сәркатип, авыл советы рәисе, колхоз рәисе,  нефтебаз директоры, соңгы елларда-уңышлы эшмәкәр, район аксакаллары идарәсе рәисе – гадилеге, кешелеклелеге белән аерылып тора, өлкәннәрне дә, кечкенәләрне дә хөрмәт итә, һәркем белән уртак тел таба. Әле 90 нчы еллар башында ук туган авылында мәчет төзеткән, Казаннан хәзрәт алып кайткан, зиратны тимер койма белән әйләндереп алган. Вахит Галиевнең «70тә дә егетләр булып калыйк»дигән шигыре бар. Ә аксакал 93 яшендә дә егет булып кала әле!

Галиев В. В – Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы.

В.Галиев “Рәхмәт, әтием!”

Рәхмәт, әти, иркәләп үстердең,

Мин бәхетле саныйм үземне.

Горурланып йөрәгемдә йөртәм

“Улым” дигән назлы сүзеңне.

Безгә биргән изгелегең кебек,

Хөрмәтләсәм иде үзеңне.

Ялгыш адым ясамасам иде,

Кызартмаска синең йөзеңне.

Чәчәкле яз булсын күңелендә,

Кояшлы көннңр гомереңдә.

Синең шәхес миңа маяк,әти,

Алда омтылырга үрләргә.

Саулык телим, гомер телим,

Уңышлыклар юлдаш булсыннар.

Килер көннәрең дә борчулысыз,

Шатлык, дәрәҗәдә узсыннар.

      4нче гаилә. Шагыйрь, прозаик, публицист, журналист Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Әтисе — урманчы, Бөек Ватан сугышы инвалиды. Унбер балалы гаиләдә ул — иң өлкәне... Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушмы унберьеллык мәктәпләренә йөреп урта белем ала. Укыган елларында, әти-әнисенә, эне-сеңелләренә матди ярдәм итү максатыннан, кичләрен авыл клубында киномеханик ярдәмчесе булып эшли. 1966 елда Шаһинур Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Көндезге бүлектә ике ел дәвамында белем алгач, ишле гаиләләренә булышу өчен, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм университетны 1972 елда «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый.

1968 елдан алып Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре булып эшли. 1970 елды ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша. Шаһинур Мостафинның унике елдан артык гомере әлеге Кукмара район газетасы белән тыгыз бәйле .1983 елдан Шаһинур Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара. 1988—1992 елларда ул СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтен башкара.

1992—1999 елларда Шаһинур Мостафин «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшләде.

1999 елның августыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкарды.

2020 елның 6 июнендә Казанда озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Туган авылы — Мамадыш районы Арташ авылында җирләнде.

 Ш.Мостафин “Барысы – сезнең өчен!..”

Бу дөньяда күзле сукырлар күп,

Нигәдер, аз Данко ишеләр…

Күңелемдә күпме Яктылык бар –

Сезгә бүләк итәм, кешеләр!

Әле җирдә күпме изге җаннар

Рухи салкынлыктан өшиләр…

Йөрәгемдә күпме Җылылык бар –

Барысын Сезгә бирәм, кешеләр!

Үрнәк алыйк горур шәхесләрдән –

Иманлылар алар, көчлеләр…

  Бер-беребезне сөендереп яшик,

Гел Яхшылык кылыйк, кешеләр!

Җан җылысын тигез бүлә белик! –

Мохтаҗ аңа яше-карты да…

«Изгелекләр Иле»– яңа исем

Пәйда булсын әле картада!

        Бу җиһанда күзле сукырлар күп,

Нигәдер, аз Данко ишеләр…

Гел Изгелек кенә гамәлемдә —

Барысы Сезнең өчен, кешеләр!..

5нче гаилә. Шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Габдулла улы Сафин 1949 елның 11 маенда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә шахтер гаиләсендә туа. Балачак һәм мәктәп еллары Мамадыш шәһәрендә уза. М.Сафин Мамадышта ун сыйныф тәмамлагач, 1966 елда Оренбургка китеп Зенит артиллериясе училищесында хәрби белем ала һәм армия сафында офицер булып хезмәт итә башлый. Ләкин, күп тә үтми, гаилә хәлләре аркасында, ул армиядән китәргә мәҗбүр була. 1970 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. Студент елларында матбугатта языша башлый, шигырьләрен, хикәяләрен, татар шагыйрьләре иҗатыннан рус теленә шигъри тәрҗемәләрен бастыра.

      1975 елда университетны тәмамлагач, М.Сафин Казанда – инженер-геофизик, Мамадышта партия райкомы инструкторы, Сергиев Посадта – рота һәм батальон командирының сәясәт буенча урынбасары, Чаллыда КамАЗ заводларында штаб башлыгы булып эшли. Берничә ел Чаллы дәүләт педагогия институтының татар филологиясе факультетында укыта, шунда эшләгәндә «Татар поэзиясендә пейзаж образлары системасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. Хәзерге вакытта М.Сафин профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

        Мансур Сафин татар һәм рус телләрендә яза, тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. Ул – ике дистәдән артык шигырь һәм проза җыентыклары, тәрҗемә китаплары авторы.         М.Сафин газета-журналларда, күмәк җыентыкларда, махсус басмаларда дөнья күргән төбәк тарихына, археологиягә, әдәби процесска кагылышлы язмалары, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре, очерклары белән дә укучыларга яхшы таныш. Ул берничә тапкыр «Ел китабы» бәйгеләрендә призлы урыннар яулый, балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышлары өчен Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
М.Сафин – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

М. Сафин  “Үз   халкым бар”

Үз халкым бар, үз илем бар,

Үз бәйсезлек  җырларым.

Туган якларны сагынсам –

Айкап кайтам кырларын..

Үз былбылым, үз чишмәм бар,

Үз иткән йолдызларым.

Хәтта ркенләп уйларга

Үз тугыз – тугызларым!

Үз юлым бар, үз үрләрем,

Үз уңыш-җиңүләрем,

Ватан-язмыш сөлгесендә

Үз хыял чигүләрем!..

Мәңге шулай имин булсын

Күңелгә ятыш  көннәр:

Үз илемдә  үз халкыма

Эшләтсен изге  һөнәр.

6нчы гаилә. Вәрис Гали (Мингалиев Минневәрис Харис улы) 1959 елның 16 ноябрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. Әтисе Харис һәм әнисе Нурзия–умартачылар. 1980-1982 елларда районда һәм Татарстанда беренче урынны яулыйлар. Харис Мингалиев Мамадыш районында беренче булып ВДНХның алтын медаленә лаек була. Вәрис тәүге шигырьләрен, хикәяләрен туган авылы мәктәбендә укыганда яза башлый. Алар “Яшь ленинчы”, Мамадыш районының ”Коммунистик хезмәт өчен” газеталары битләрендә дөнья күрә. Иҗат белән ныклап шөгыльләнергә Урта Кирмән урта мәктәбендә укыганда керешә. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Мамадыш районы газетасында корреспондент, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип булып эшли. 1984-1985нче елларда–район кино челтәрендә директор урынбасары һәм директор вазыйфаларын башкара. 1989-1995нче елларда җәмәгать тәртибендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитетын җитәкли. 1990-1996нчы елларда район типографиясенә җитәкчелек итә. Кабат редакциягә кайтып, мөхәррир урынбасары булып эшли башлый. Бүген–“ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыятенең Мамадыштагы “Нократ” мәгълүмат-матбугат филиалы баш мөхәррире урынбасары. 1996нчы елдан–районда эшләүче Шәйхи Маннур исемедәге “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе. Күпсанлы хикәяләре һәм шигырьләре республика һәм район газета-журналларында, төрле күмәк җыентыкларда дөнья күрде. “Агымсу” берләшмәсе әгъзаларының ике дистәдән артык китабын редакцияләп чыгарды.

Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хәкимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты. 1987нче елдан Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. Татарстан Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” премиясе иясе. 2012нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Вәрис Гали “Мине күктән зинһар эзләмәгез”

Мине күктән зинһар эзләмәгез

Җиремнең мин газиз баласы,

Тургай моңын үреп җырларыма,

Үз юлымнан килә барасы.

Чоңгылларга төшү һич тә булмас,

Өметемдә–бөркет канаты.

Яшел тугаена томырыла

Хыялымның Очкын аты.

7нче гаилә. Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы колхозда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975 елдан башлап ул “Социалистик Татарстан” газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче булып эшли. Зиннур Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый; аларның кайберләре республика балалар газетасы “Яшь ленинчы” битләрендә һәм соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Иркен минем туган илем” (1970) исемле күмәк җыентыкта басыла. Шул ук 1970 елда аның бер төркем шигырьләре “Беренче карлыгачлар” җыентыгында да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең “Кул бирәм” исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1983 елда исә Зиннур Мансуровның Мәскәүдә “Современник” нәшриятында урысча тәрҗемәдә “Меңъяфрак” (“Тысячелистник”) һәм Казанда “Йөз суы” исемле яңа шигъри китаплары басылып чыкты. Шигърияттән тыш, Зиннур Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында да уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.

1995-2015 елларда — «Мәдәни Җомга» гәзитенең алыштыргысыз баш мөхәррире. "Җәрәхәтле йөрәк җылырак" һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" китаплары өчен 2009 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

З. Мансуров “Иң кыены – кая язу?”

Пергаментлар,

Ташбилгеләр,

Чөй язмалар!

Моны гына беләдер бит

Сезгә хәреф тезгән җаннар?

Иң авыры – кая язу?

Суга сәнәк белән язучыдан

Сорап тормыйм,-

Белмәслеге маңгаена язылган ич.

Намуслыга язар өчен

ак кәгазьдер, бәлки, иң авыры?!

...Гасырлардан өн ишетәм:

“ Иң авыры – кая язу? –

Халык хәтеренә,

Ха-лык хә-те-ре-нә...”

Китапханәче. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле ул. Еллар узган саен, туган якка карата олы иң самими хисләр көчәя генә бара. Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Бүгенге кичәдә без төбәгебезнең танылган шәхесләреннән берничәсенә генә искә алып киттек. Без алар белән горурланабыз, аларның иҗатлары белән даими танышып барабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз.

 

Сыйныф җитәкчесе. Табигать турында, уңган халкы турында язучы шагыйрьләр бер-берсен кабатламыйча нинди генә тирән эчтәлекле сүзләр, чагыштырулар тапмаганнар! Шигырьләрен укыган саен укыйсы килә! Халыкка хезмәт итеп, киләчәк буынга тәрбия бирүдә зур эш башкарганнары, сагышлы минутларда онытылып укырлык шигырьләре, искиткеч моңлы, эчтәлекле җырлары өчен бик зур рәхмәт сезгә, Мамадышның данлы тургайлары!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес :Ф.Мөхәммәтова -районыбыз горурлыгы.

Ачык дәрес.7 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес укучылар өчен файдалы дәрес булды дип уйлыйм..Без укучыларым белән Нурлат җиреннән чыккан талатлы кешеләр, , аларның иҗатлары белән даими кызыксынабыз,ул кеш...

Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз Имәни.

Урок по теме "Милләтебез горурлыгы-Г.Утыз Имәни" для учащихся- татар 10 класса русской школы. В этом план-конспекте дается полная характеристика жизни и творчества видного татарского деятеля-Г.Утыз Им...

Татар теле – милләт горурлыгы.

Татар теле – милләт горурлыгы.Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкальбар. Әле  алар да аның бөтен сыйфатын аңлатыл җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белү өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. А...

Әлмәтем-горурлыгым.

Әлмәт шәһәренең 60 еллык юбилее уңаеннан сочинение өчен материал...

Тема: Ватаным-горурлыгым

7 сыйныфта тәрбия сәгате(татар тәрбия классы)...

Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы

Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк.                                            ...

"М.Мостафин-Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы”

laquo;Морат Мостафин – Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы&rdquo...