Муса Җәлил
план-конспект
Предварительный просмотр:
“Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңрар җыр булып”
Муса Җәлил иҗатына багышланган
әдәби-музыкаль кичә
Төзеделәр: татар теле һәм
әдәбияты укытучылары
(Әкрен генә музыка яңгырый)
1 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Бүген татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль кичәгә рәхим итегез!
2 нче алып баручы. Добрый день, уважаемые учителя, дорогие дети! Начинаем литературно-музыкальный вечер, посвященный 115-летию со дня рождения героя-поэта Мусы Джалиля.
1 нче алып баручы. Иксез-чиксез Оренбург далаларында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.
2 нче алып баручы. В холодный зимний день в селе Мустафино Оренбургской области в семье Мустафы абый и Рахили апа появляется на свет маленький Муса. С детства он был очень подвижным, жизнелюбивым: любил играть, смеяться, ходить в лес, купаться в озере. В 6 лет с братом Ибрагимом начинает учиться в медресе. Очень способный Муса быстро переходит из класса в класс, подрастает...
1 нче алып баручы. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәйләр буе ул авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә ниндидер мутлык белән шаян очкыннар чәчелә. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән:
...Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде... Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза... Бер ай да узмады, үз ишләрен нык узып китте. Шуннан аны икенче класска күчерергә туры килде.
...Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Биргән эшләрне тиз генә эшләп куя да минем өченче класска сөйләгән сүзләргә колак салып утыра. Берәр укучы мәсьәләсен чишә алмый утырса, Муса аңа ярдәм кулы сузарга тырыша. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.
Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим...
2 нче алып баручы. В те годы все четыре класса сельской школы занимались в одной комнате. Впереди сидели ученики первого класса. Во втором ряду — второклассники, затем третий и четвертый классы. Учитель обычно давал задания одному классу, потом другому, одновременно занимаясь со всеми четырьмя классами. Прошло примерно полтора-два месяца, и учитель стал замечать, что Мусе скучно с одноклассниками. Он быстро научился читать, писать и считать, то и дело поднимал руку, когда Габдулла-эфенди задавал вопросы второму ряду.
Учитель решил пересадить Мусу на второй ряд, к второклассникам. Вскоре, однако, Муса догнал и второклассников и уже тянул руку, когда давали задания ученикам третьего класса. Учителю не оставалось ничего другого, как пересадить мальчика на третий, а затем и на четвертый ряд. Так за один учебный год Муса закончил четыре класса!
1 нче алып баручы. 1919 елның көзе... Муса Кызыл Армиянең җиңүен теләп эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып акларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Дошманга нәфрәт һәм үч тойгысы белән сугарылган “Бәхет” шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән газетада басылып чыга.
2 нче алып баручы. Очень способный Муса с детства сочиняет стихи. В 13 лет его стихотворение под названием «Счастье» было напечатано в газете. Сейчас вы его услышите в исполнении ученика _____ класса _____.
“Счастье”
Если б саблю я взял, если б ринулся с ней,
Красный фронт защищая, сметать богачей,
Если б место нашлось мне в шеренге друзей,
Если б саблей лихой я рубил палачей,
Если б враг отступил перед силой моей,
Если б шел я вперед все смелей и смелей,
Если б грудь обожгло мне горячим свинцом,
Если пуля засела бы в сердце моем,
Если б смерть, не давая подняться с земли,
Придавила меня кулаком, -
Я бы счастьем считал эту гибель в бою,
Славу смерти геройской я в песне пою.
Друг-рабочий, винтовку возьми - и в поход!
Жизнь отдай, если надо, за волю свою.
2 нче алып баручы. Около деревни Мусы растилается сказочно красивый лес. Маленький Муса очень любил слушать голоса птиц. Печальный голос кукушки запомнился надолго и позднее поэт напишет стихотворение об этой птице - “Күке” («Кукушка»). Почему же так тоскует эта птица? Об этом нам расскажет ученица _2 класса БУТРОВА РАДА
(Аудиозапись “Кошлар тавышы”) «Күке» шигыре
Калын урманда, гел кичкә каршы,
Ишетелә моңлы бер кош тавышы
- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!
Ул салмак кына кабатлый шуны,
Шул аның җыры, шул аның моңы:
- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!
Ул ялгыз яши, чыгармый бала.
Менә шунлыктан ямансу аңа:
- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!
1 нче алып баручы. Муса Җәлил балалар өчен бик күп шигырьләр язган. Хәзер ___ сыйныфы укучысы ТЕМЕРЯЗАНЦЕВА ВИКТОРИЯ башкаруында М.Җәлилнең “Сәгать” шигырен тыңлап үтәрбез.
2 нче алып баручы. До войны Джалиль был редактором детского журнала. Он очень любил свою дочь Чулпан, детей и много писал для них. В исполнении ученицы ____ класса _____ вы услышите стихотворение Мусы Джалиля “Первый урок”.
“Беренче дәрес” шигыре
Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
Мәктәп өр-яңа,
Анда парталар,
Алар күңелне
Эчкә тарталар.
Кулыбызда безнең
Яңа әлифба.
Менә монсы “а”,
Менә монсы “ба”.
Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан соң җырлап
Укый башлыйбыз:
Ат,
ата,
арта,
Ат арба тарта.
Ата, аналар
Атта баралар.
Нинди зур бәхет,
Нинди үзгәреш!
Бигрәк күңелле
Беренче дәрес!
2 нче алып баручы. Ученицы ___ класса _______ и ________ покажут и расскажут вам
Стихотворение « Храбрый заяц» Перевод Б. Сулимого
Заяц в сугробе, продрогший сидит,
Уши обвисли, и хвостик дрожит.
Ну-ка возьми его, в школу с собой.
Чтобы в тепле, отогрелся косой.
Заяц, однако, был вовсе не трус,
Глянул сердито “Без Вас обойдусь!”
Прыгнул – и только, следы на снегу:
Сам отогреюсь – в лесу на бегу!
- Где же ты, заяц?
- По лесу бегу!
- Где ты, смельчак?
- Обгоняю пургу!
- Где ты, ау?
- Средь зеленых лугов!
- Где ты, ау?
- Среди желтых песков!
Дальнего мы не боимся пути,
Храброго зайца хотим мы найти!
«Солдатлар» җыры яңгырый
2 алып баручы. В 1941 году Муса Джалиль ушёл на фронт, был в первых рядах. В бою Муса получил ранение в грудь и попал в плен в бессознательном состоянии. Об этом несколько лет ничего не было известно, его считали без вести пропавшим.
«Прости, родина!» перевод И. Френкеля (“Кичер, илем!” шигыре) исполняет ученица _____ класса _______
Прости меня, твоего рядового,
Самую малую часть твою.
Прости за то, что я не умер
Смертью солдата в жарком бою.
Кто посмеет сказать, что я тебя предал?
Кто хоть в чем-нибудь бросит упрек?
Волхов – свидетель: я не струсил,
Пылинку жизни моей не берег.
Судьба посмеялась надо мной:
Смерть обошла – прошла стороной.
Последний миг – и выстрела нет!
Мне изменил
мой пистолет...
Что делать?
Отказался от слова,
От последнего слова друг-пистолет.
Враг мне сковал полумертвые руки,
Пыль занесла мой кровавый след...
2 нче алып баручы. Начались его скитания по фашистским тюрьмам. Чтобы продолжать борьбу с врагом, он вступил в легион «Идель-Урал», который создавали немцы. На оккупированной немцами территории Муса организовал группу подпольщиков среди легионеров и устраивал неоднократно побеги военнопленных. Все круги ада прошёл Муса Джалиль в заточении и ни разу не поступился человеческим достоинством, и ни на одну минуту не пал в отчаянии. Послушайте стихи, обращенные к дочери Чулпан. Муса обещал приехать на день рождения дочери с подарками, с Победой. Но сам не смог приехать, а подарил только Победу.
1 нче алып баручы. “Чулпанга” исемле шигыреннән өзекне ____ сыйныфы укучысы ______ башкара.
Постта торып бүген таң аттырдым,
Чулпан йолдыз калыкты, нурланып.
Чулпан кызым шунда күз алдыма
Килеп басты, сузып кулларын.
Киткән чакта, кызым, нигә шулай
Күзләремә әрнеп карадың?
Сиздеңмени әткәң йөрәгенең
Синең янда өзелеп калганын?
Сиздеңмени синнән аерылуның
Үлем төсле ачы булганын?..
Сиздеңмени синнән аерылганга
Әткәң күңеле шулай тулганын?..
Тәрәзәдән озак карап бардым,
Шәүләң торды күзем алдында.
Син янгансың икән йолдыз төсле,
Нурың сибеп гомрем таңында.
2нче алып баручы. Верность Родине - ключевые слова в «Моабитской тетради». Нет выше счастья - быть честным сыном земли, подарившей устеленные луга, первую любовь и горькие расставания, жизнелюбие – вот что в нем поражает нас. В самых трагических его стихах есть выход к надежде, к свету и тут же пишутся юмористические строки, Трудно поверить, что брызжущие весельем стихи написаны под топором палача.
“Звонок”, перевод Л. Пеньковского в исполнении ученика ___ класса ____________
Однажды на крыльце особняка
Стоял мальчишка возле самой двери,
А дотянуться пальцем до звонка
Никак не мог - и явно был растерян.
Я подошел и говорю ему:
«Что, мальчик, плохо? Не хватает роста?..
Ну, так и быть, я за тебя нажму.
Один звонок иль два? Мне это просто».
«Нет, пять!»
Пять раз нажал я кнопку.
А мальчик мне:
«Ну, дяденька, айда!
Бежим! Хоть ты большой смельчак,
а трепку
Такую нам хозяин даст – беда!»
1 нче алып баручы. 1943 елның августында гестапо Җәлил оешмасының эзенә төшә. Шагыйрь һәм аның 11 иптәше төрмәгә ташлана, төпле җәзалауларга дучар ителә. Әмма Моабит төрмәсенең “таш капчыгы”нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.
ВИДЕО “ВАРВАРЫ”
1 нче алып баручы. 1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчелерне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзалап үтерелә. Менә алар - җәлилчеләр: Фуат Булатов, Абдулла Батталов, Сәлим Бохаров, Зиннәт Хәсәнов, Әхмәт Симаев, Гариф Шабаев, Фуат Сәйфелмөлеков, Әхәт Атнашев, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш.
Укытучы ( музыка дәвам итә)
“Моабит дәфтәрләре”- шартлы исем. Моабит төрмәсендә язылганга күрә, шулай аталган. Шагыйрьнең барлыгы 93 шигыре туган илгә кайткан.
1946 нчы елда төрле катлаулы юллар аша М. Җәлилнең беренче шигырьләре Казанга кайтып җитә.
Икенче “Моабит дәфтәре”н 1947 нче елда Бельгиядә яшәүче Андре Тиммерманс совет илчелеге аша Мәскәүгә җибәрә. 1953 нче елда М. Җәлил шигырьләре дөнья күрә.
Каждый год 15 февраля, в день рождения Мусы Джалиля, в Государственном музее РТ выставляются подлинники «Моабитских тетрадей». С каким волнением и сердечным трепетом рассматривают посетители эти крохотные, размером с детскую ладошку, блокнотики с пожелтевшими от времени страницами! Ведь они хранят тепло рук поэта, жар его сердца. До нас дошло 93 стихотворения, Это, конечно, далеко не все. Десятки стихотворений и поэма не найдены. В 1953 году на страницах «Литературной газеты» впервые была напечатана подборка из “Моабитских стихов” Джалиля.
2 нче алып баручы. Указом Президиума Верховного Совета СССР от 2 февраля 1956 года за исключительную стойкость и мужество, проявленные в боях с немецко-фашистскими захватчиками в Великой Отечественной войне, Мусе Джалилю было посмертно присвоено звание Героя Советского Союза. А еще через год ему была присуждена Ленинская премия за цикл стихотворений “Моабитская тетрадь”. Джалиль был и остается единственным писателем в нашей стране, удостоенным этих двух высших наград.
1 нче алып баручы. Әйе, Муса Җәлил Советлар Союзы Герое, татар халкының каһарман улы. Аның исеме мәңгеләштерелде: Татарстанның һәр шәһәрендә Муса Җәлил урамы бар.
2 нче алып баручы. В 1972 году астрономом Т.Смирновым была открыта малая планета – астероид, которая была названа “Джалиль” в честь героя-поэта.
1 нче алып баручы. Существуют музеи М. Джалиля в деревне Карадуган Балтасинского района, в родной деревне Мустафино Оренбургской области. В Казани работает квартира-музей М. Джалиля.
2 нче алып баручы. В 1966 году на площади перед Казанским Кремлем был открыт величественный памятник, созданный архитектором Л.Голубовским совместно со скульптором В.Е.Цигаль. Каждый год 25 августа в 12 часов сюда стекается народ, возлагаются цветы.
1 нче алып баручы. Памятники Мусе Джалилю есть в таких городах, как Альметьевск, Мензелинск, Нижневартовск (открыт 25 сентября 2007 года), Набережные Челны, Оренбург (22 июня 1996 г.), в с. Мустафино (15 февраля 1976 года), в с. Асекеево Оренбургской области (28 октября 2005 года).
2 нче алып баручы. 24 августа 2012 года в Москве в начале улицы Мусы Джалиля в районе Зябликово был торжественно открыт памятник Мусе Джалилю. Автор памятника - заслуженный художник России Юрий Злотя. В этом году наша школа начала сотрудничать с московской гимназией, котора носит имя поэта-героя Мусы Джалиля.
1 нче алып баручы. В октябре 2002 г. в экспозицию музея тюрьмы Плётцензее (Берлин) вошёл стенд, посвящённый двум татарским писателям — Мусе Джалилю и Абдулле Алишу.
2 нче алып баручы. На воротах при въезде в Динабургскую крепость (Даугавпилс, Латвия) установлена мемориальная доска.
1 нче алып баручы. В столице нашей республики – Казани работает Татарский государственный академический театр оперы и балета имени М. Джалиля.
2 нче алып баручы. Именем Мусы Джалиля назван посёлок в Республике Татарстан.
1 нче алып баручы. В Атнинском, Апастовском, Тукаевском, Сармановском, Мензелинском районах есть хозяйства, которые носят имя поэта.
2 нче алып баручы. Его именем назван кинотеатр в Нижнекамске, а также библиотека города Ижевск.
1 нче алып баручы. Образ поэта описан в стихах, прозе, драматических произведениях.
2 нче алып баручы. Композитор Назиб Жиганов сочинил оперу “Джалиль” (либретто А.Файзи).
1 нче алып баручы. На студии “Ленфильм” снят художественный фильм “Моабитские теради”.
(М. Җәлил сүзләре, С. Сәйдәшев музыкасы. “Җырларым” җыры яңгырый)
2 нче алып баручы. Имя Мусы Джалиля золотыми буквами написано на страницах истории человечества. Его имя веками будет гореть в сердце народа. И наше поколение тоже будет гордиться своим героем.
1 нче алып баручы. Үз исемнәрен үлемсез иҗаты белән дә, батырларча үлеме белән дә мәңгеләштергән шагыйрьләр күп түгел. Муса Җәлил белән әле киләчәктә татарның бик күп буыны горурланыр. Дуслар, шуның белән кичәбез ахырына якынлашты. Без сезнең белән саубуллашабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
2 нче алып баручы. На этом наш вечер подошел к концу. Спасибо за внимание!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок в 9 классе по теме: "Светить, как человек, а не светляк". (Военная лирика Мусы Джалиля)
Военная лирика Мусы Джалиля...
Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)
Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....
Муса Җәлил.Хәтер кичәсе
Муса Җәлилгә багышлана...
Муса Җәлил.Хәтер кичәсе
Муса Җәлилгә багышлана...
Муса Җәлил.Хәтер кичәсе
Җәлил турында уйланулар...
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты
. Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...
« Жизнь свою народу отдаю». (Урок памяти Героя Советского Союза татарского поэта Мусы Джалиля).
Расширить и углубить знания учащихся о жизни и творчестве великого татарского поэта М. Джалиля; формировать понимание сущности единого процесса развития многонациональной литературы народов наше...