София Әюп кызы Садыкова - Җиңү яшьтәше
проект
София Әюп кызы Садыкова - Җиңү яшьтәше, май аенда Җиңү алдыннан ул бәхетле елда туа.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sofiya_yup_kyzy_sadykova_-_zhinu_yashtshe.docx | 18.94 КБ |
Предварительный просмотр:
Садыкова Эльмира Халимовна,
руководитель филиала МАОУ Каскаринской СОШ
«Янтыковская СОШ»
София Әюп кызы Садыкова - Җиңү яшьтәше
Төмән өлкәсе Төмән районы Талымхан авылыннан Бөек Ватан сугышына 70кә якын ирләр-егетләр китә, аларның яртысы гына авылга әйләнеп кайта.
Бүгенге көндә авылда бер ветеран да калмады. Сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгы, сугыш чоры балаларының ярдәме турында укучылар ата-аналары белән өлкәннәрдән белешеп, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган төрле акцияләрдә бик актив катнаштылар. Үзләренең туганнары турында мәгълүмәтләр җыйдылар.
Талымхан авылында Садыйковлар гаиләсе- танылган гаилә, ул укытучылар, хәрбиләр династиясен үстергән һәм тәрбияләгән, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә үрнәк булган. Гаилә башлыгы Садыйков Әюп Кәрим улы Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Канчәбер авылында 1914 елның 15 маенда туа. 1932 елда Төмән шәһәрендә җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Свердловск шәһәре педагогия факультетының рабфагына укырга керә. Армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Төмән пехота училищесында укый, 1941 елда тәмамлый, ә 1942 елда фронтка китә. Әюп Кәрим улы Воронеж янында булган авыр сугышларның берсендә каты яралана, фронттан 1944 елда инвалид булып кайта. Талымхан авылы мулласы Баһаветдин кызы Фатыймага өйләнергә була. Фатыйма 1917 елның 15 августында туган, башлангыч белемне туган авылында алган. Укуын дәвам итәргә Төмән шәһәренә китә, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 15 яшендә татар педагогик училищесына укырга керә. Репрессия еллары аның гаиләсенә дә кагыла: 1934 елда кызны уку йортыннан чыгаралар. 1940 елда ул яңадан торгызыла, тик педагогик училищесын Тубыл шәһәренә күчереп куялар, Фатыйма анда китәргә мәҗбүр була.
Яшь Фатыймага педагогик белем алу насыйп булмый: Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елда өенә кайта. 1943 елга кадәр Каскара авыл советында секретарь булып эшли.
1944 елның апрелендә үз тормышын Садыйков Әюп белән бәйли һәм аның белән күрше районның Ипкүл авылына китә.
1945 елның 3 маенда яшь гаиләдә кыз туа, аңа София исеме бирелә, димәк, акыл иясе.
Бер елдан гаилә Төмән районының Талымхан авылына күчеп килә һәм табигатьнең бу почмагында гомерлеккә яшәп кала. Әюп Кәрим улы «Кызыл Байрак» балыкчылык артелендә, аннары колхозда хисапчы булып эшли.
1964 елда «Борковский» совхозында, аннары «Каскаринский»совхозына күчерелә. 1968 елда пенсиягә китү сәбәпле эштән азат ителә.
Лаеклы ялга киткәнче Фатыйма апа да 1967 елга кадәр туган совхозында эшли. 75 ел балалар һәм оныклар янәшәсендә гомер кичереп, авылдашлары арасында иң җылы хатирәләрне мәңгелеккә калдырды. Садыйковлар гаиләсе бик кызыклы, бай тормыш юлы белән яши, биш кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерә.
София Әюп кызы Садыкова - Җиңү яшьтәше, май аенда Җиңү алдыннан ул бәхетле елда туа, беренче баласына тиешле буларак, аналарча энеләре һәм сеңелләре турында кайгырткан. Софиянең барысына да вакыты җитә, ул гаиләдә хезмәт һәм ялны оста оештыра. Туган мәктебендә башлангыч белем алып, Ямбай мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген туган мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Әмма яшь София белем алырга омтыла, Төмән педагогик институтының физика-математика факультетына укырга керә. Дүрт ел укыгач, укытучы дипломы белән туган мәктәбенә кайта һәм җиде ел математика укыта. Ул мәктәпкә, укучыларга, үз фәненә гашыйк була, аны балалар, укытучылар һәм ата-аналар ярата һәм хөрмәт итә. 1976нчы елда София Әюп кызын мәктәп директоры итеп билгелиләр, ун елдан соң аны халык мәгарифе отличнигы билгесе белән бүләклиләр. Ул һәрвакыт югары квалификацион категорияле укытучы була. Егерме ел дәвамында ул укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре коллективын оста җитәкләде, мәгариф учреждениесе директоры исемен лаеклы йөртте. Ул җитәкчелек иткән елларда мәктәпне тәмамлаучылар педагогик белем бирү учреждениеләренә юллама алдылар һәм урта һәм югары уку йортлары дипломнары белән туган мәктәбенә кайттылар, осталыкларын арттырдылар.
Балалары, оныклары өчен яхшы әни, әби булып кала. Зур улы Рәфыйк әнисе юлын дәвам итә, туган авылында укытучы булып эшли. Оныгы Алсу Рәфыйк кызы да педагогик белем алып, Каскара балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
2001 елның февраленә кадәр София Әюп кызы Россия укытучылары Армиясе сафында кала. Әгәр авыру аның сәламәтлеген 2002 елның декабрендә өзмәсә, яраткан укытучыбызга 75 яшь тулган булыр иде. София апаның якты кыяфәте Талымхан авылында яшәүчеләр хәтерендә озак сакланыр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тест-тренажер "Мин һәм минем яшьтәшләрем."
7 нче сыйныфта "Мин һәм минем яшьтәшләрем" темасын өйрәнгәч, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест-тренажер. (Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча)...
Исследовательская работа ученицы 5 класса Садыковой Альфиназ МБОУ "Тат-Китнинская основная общеобразовательная школа" на тему "Пионерское детство моей мамы"
экскурсия в пионерское наследие....
Сыйныф сәгате .“ Мин яшьтәшләремнең үз – үзләрен тотышларына ничек тәэсир итә алам? “
Сыйныф сэгате....
Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр.
Гамил Афзалның “Өф – өф итеп” шигыре буенча...
Тема: Произведения Владимира Мономаха. Иконопись. Искусство книги. Архитектура. Начало храмового строительства: Десятинная церковь, София Киевская, София Новгородская. Материальная культура. Ремесло. Военное дело и оружие. 6 класс
Тема: Произведения Владимира Мономаха. Иконопись. Искусство книги. Архитектура. Начало храмового строительства: Десятинная церковь, София Киевская, София Новгородская. Материальная культура. Ремесло....
К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр.»
К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр»...