Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр.
статья по краеведению на тему

Шайдуллина Гузель Хатмулловна

Гамил Афзалның “Өф – өф итеп” шигыре буенча

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gamil_afzal_ukulary.docx24.65 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга шәһәре 3 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шайдуллина Гүзәл Хатмулла кызы

 Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр.

(Гамил Афзалның “Өф – өф итеп” шигыре буенча)

Гаилә - җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме. Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле.

Гаилә исламдагы һәм татар халык тәҗрибәсендәге рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнеп яшәсә генә тотрыклы була һәм үз вазифаларын  (беренче чиратта  балалар тәрбиясе) үти ала. Гаилә кешене шундый мохит белән чолгап ала һәм тәэмин итә ки, анда кеше кыйммәтләре һәм әхлагы яңа буында барлыкка килә һәм үсә. Әлеге кыйммәтләр һәм әхлак гаиләдән башка яши алмый. Гаиләдә атмосфера һәм аның әгъзалары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр тулысынча җәмгыятьнең характерын, аның үсеш дәрәрҗәсен билгели.

Халыкны милләт буларак саклап калуда, аның рухи - әхлакый халәтен формалаштыруда гаиләнең әһәмияте бик зур. Милли хис-тойгы һәм милли аңның да формалашу урыны – гаилә. әлеге милли тойгы – аң гаиләдәге нәкъ менә тәрбия чаралары булырга тиешле дини – милли әдәбият, туган тел, гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре ярдәмендә тамырлана, үсә, шулар нигезендә ныгытыла.

Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, харәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың  халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. “Балалар  - безнең картлыгыбыз, начар тәрбия  - киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез”,  - дип яза ул. Бу сүзләр татар халкындагы бик үзенчәлекле, кисәтүле тәкъбир белән аваздаш: “Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр”. Димәк, әдәп-әхлаклы, иманлы, акыллы - түәфыйклы балалар үстергән кеше үзе дә тыныч картлык кичерә, андый гаилә милләт, халык бердәмлегенә, аның алгарышына да үзенең лаеклы өлешен кертә.

«Мәктәп-тәрбия учагы» дип күпме генә кабатласалар да, бала тәрбияләүдә төп көч-гаилә. Гаиләдә бала шәхесенең нигезе формалаша. Галимнәр раславынча, бала 6 яшькә кадәр бөтен гомер буена аласы тәрбиянең 70 процентын алып бетерә икән. Аннары бөтен гомере буена шуны тулыландыра гына. Балага тәрбия бирү бала туганчы ук, ана карынында ук башлана. Әйе, баланың аңы, хисе, аның мие, йөрәге белән бергә үсә, кендек җебе аша ул әнисе сулаган һаваны сулап кына калмый, әнисе әйткән сүзләрне ишетә, әнисе тыңлаган һәм ул көйләгән җыр-моңнарны тыңлый. Әгәр әнисе көне-төне телевизор карап, әллә нинди шау-шулы тамашалар белән мавыгып утырса, яисә теләсә нинди телдә теләсә нинди сүзләр сөйләсә, карынындагы баласын ата-баба көе белән иркәләмәсә, баланың күзәнәкләре нинди рухи азык белән тукланырга тиеш соң?

«Бала күңеле ак кәгазь, ни язсаң, шуны укырсың» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул – мәңгелек мәсьәлә.

Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять җаваплы эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр. Берәүләргә ул җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә. Андый ата-ана өчен бала бәхет һәм шатлык чыганагына әверелә. Болары бик бәхетле гаиләләр. Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы-хәсрәт китерә. Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга, аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче-өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, бакча, мәктәп эше дип саныйлар.

Безнең көннәрдә балага белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик нык артты. Дөрес, бакча да, мәктәп тә балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу – бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Ә баланың күп вакытын гаиләдә үткәрүен искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас.

Гамил Афзалның “Өф-өф итеп” шигырен карап үтик әле. Бу шигырьдә күтәрелгән тема бик актуаль. Шигырьнең темасы: тәрбия мәсьәләсе. Автор баланы ничек тәрбияләргә кирәклеге турында түгел, киресенчә, аерым мисаллар белән ничек тәрбияләргә ярамаганын күрсәтә. Дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәмтамак булып үсүе күрсәтелә. Автор шушы шигыре аша бүгенге көндә дә актуаль булган  проблеманы ачып бирә.

Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә.

Малай туды безнең. Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Гаиләдә бала туу – иң сөенечле вакыйгаларның берсе дияргә мөмкин. Изге бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Дини китапларда еш кына бала тавышы - иң татлы тавыш, ә бала исе - иң татлы ис белән чагыштырыла.

Икенче өлештә бу гаиләдә тәрбиянең баланың һәр теләген үтәүгә, бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә.

Мондый асыл бала бездә генә.

Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле-татлы нәрсә тамагына...

Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу-мәшәкать хисе белән алышына.

Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач, бостон юллап

Йөгерәбез икәү урам буйлап,

Анда лап-лоп, монда лап-лоп.

Өченче өлештә “тәрбия”нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата-анасы җилкәсендә яши, алар тапканга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта аларга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата-ананың борчу хисе кайгы-хәсрәт белән алышына. Һәр строфа ахырындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.

“Өф – өф итеп” сүзе берничә тапкыр кабатлана һәм шигырь дә шушы исем белән атала, чөнки тәрбия нәтиҗәсенең сәбәбе, башы шунда. Шулай итеп,  автор бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак,  җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз бер бәндә булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Моның сәбәбе булып баланы “өф-өф итеп”, иркәләп үстерү, ягъни халыкның борынгыдан килгән тәрбия чараларын санга сукмау тора.

Күп кенә әти-әниләр тәрбия кылуны, баласы ни сораса, шуны алып бирү, кая барасы килсә, шунда алып бару дип аңлыйлар. Кайберләре: "Без үскәндә безгә булмады, ичмасам балам рәхәттә яшәп үссен," - дип үссендерәләр дә, балалары 8-10 яшькә җитүгә тәрбиянең җимешләрен татый башлыйлар.

Тәрбия сүзе бик тирән һәм күп төрле мәгънәгәләргә ия:

  1. Әдәпкә күнектерү; әдәп кагыйдәләренә өйрәтү.
  2.  Балаларны, карт-корыны, зәгыйфьләрне ашатып-эчертеп, өстен-башын карап яшәү шартлары тудыру.
  3.  Балаларны, үскәч үзләре тормыш итәрлек итеп, яшенә карап эш тәртипләренә өйрәтеп үстерү.
  4. Әшәкелекне изгелектән аерырга өйрәтү.
  5.  Малай белән кызның үзенчәлекләрен аңлатып, җенси күзлектән чыгып әдәпкә өйрәтү.

Әгәрдә, ата-ана үзләренең балаларын шушы 5 матдәдә күрсәтелгән тәрбияне күрсәтеп, дөрес аңлатып, ихлас күңел белән гамәл кылсалар, аларның балалары һичкайчан да җан көеге булмый, ә җәмгыятебезгә файдалы кеше, үзләренә карата миһербанлы изге бала булып үсәчәк.

Һәр бала, философ әйткәнчә, үзенә бер шәхес. Безнең өчен ул бала булса да, аның табигате, үз акылы, үз уй-фикере була, ә үсә төшкәч, аның дөньяга үз карашы барлыкка килә. Шуңа күрә, һәр баланың үз көен таба белү кирәк. Ә бала ата белән ана алдына кырыкмаса-кырык сораулар һәм проблемалар куя. Баланың барлык сорауларына да җавап бирергә, нәрсә беләндер аны кызыксындырырга, аның күңелен җәлеп итәргә кирәк. Ә бит безнең балалар: “Ник?”, “Нигә?”, “Нишләп?”, “Ни өчен?” кебек сорауларны яудырып кына торалар. Халык арасында: “Хәзерге балалар сигезьеллык белем белән туалар”, - дигән шаярып әйтелгән сүзләрдә, әлбәттә, хаклык бар. Балалар өлкәннәр башына килмәгән гаҗәеп сорау-табышмаклар яудыралар. Сорауларга җавап ала алмаса, бала, еламаса да, башын аска салып бер читкә китеп бара. Ә менә болай һич ярамый, күрәсең, бала ихтыяҗын беренче урынга куярга, түземле була белергә кирәк. Бала физик яктан да, акыл ягыннан да үсә, белем һәм тәҗрибә туплый. Шуңа күрә дә ул күп нәрсә белән кызыксына, белмәгәнен сорый, таләп итә, йөдәтә, хәтта тупаслык та эшли. Бу – аның табигый ихтыяҗы.

Бала тәрбияләүдә, аның чын кеше булуында, яхшы укуында тагын бер әһәмиятле мәсьәләне читләтеп үтү мөмкин түгел. Сүз – гаилә әгъзалары арасында бердәм таләп булдыруның әһәмияте турында. Бердәм таләп булмаудан бала ялагай, эгоист булып үсә, тора-бара әтисен дә, әнисен дә тыңламый башлый, аның яхшы укуына, чын кеше булып җитлегүенә зарар килә.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, Гамил Афзалның “Өф – өф итеп” шигырендә күренгәнчә, бала бик кадерле, изге кеше. Ләкин шушы изге күңелле сабыйга дөрес тәрбия орлыкларын чәчү, ата-аналарның изге бурычы. Гаилә – бердәм, дус булырга тиеш. Кешенең бәхет ачкычы һәрвакыт үз кулында. Балаларыбызга дөрес тәрбия биреп, без үз бәхетебезгә үзебез үк ышанычлы нигез ташлары салабыз.

Кулланылган әдәбият

  1. Мусин Ф.М. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче с-фы өчен дәреслек – хрестоматия (татар балалары өчен) / Ф.М.Мусин, З.Н. Хәбибуллина, Ә.М. Закирҗанов. – Яңадан эшләнгән өченче басма.- Казан: Мәгариф, 2006
  2. Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. 5 кисәк. – Казан: РИЦ “Школа”,  2009
  3. Хәбетдинова Р. Синең белән горурланам, Әлмәт. “Мәгариф” журналы. Казан: 2011, №12, 71,72 б.
  4. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. Казан: Мәгариф, 2001


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Саран булсаң"

Открытый урок по татарскому языку в 6 классе...

Кунак булсаң, тыйнак бул

Нигъматуллина дәреслеге буенча "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән темага дәрес планы...

Кунак булсаң, тыйнак бул

Нигъматуллина дәреслеге буенча "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән темага дәрес планы...

гаилә бәхете-балада

Сценарий музыкального выступления, посвященный семье на татарском языке...

"Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының..."

"Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының..." исемендә үткәрелгән тәрбия дәресе эшкәртмәсе. Дәреснең максаты: укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәлек сыйфатлары тәрбияләү;толерант шәхес тәрбияләү...

ЭССЕ"Минем бәхетем-җирдә балаларны, Хезмәтемне өзелеп сөюдә"

Минем бәхетем-җирдә балаларны,Хезмәтемне өзелеп сөюдә...

Презентация "Эшчән баладан эш курка"

7-сыйныфка татар теленнән дәрес өчен презентация....