Чишмәләр сере. Класс сәгате
классный час (5 класс)

Чишмәләр сере. класс сәгате 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chishme_sere_klass_sgate.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Чишмәләр сере.

Максат: 1. Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын укучыларга төшендерү.

              2. Укучыларның дөньяга карашларын киңәйтү, экологик тәрбия бирү. Табигатькә сакчыл караш ,чишмәләргә сакчыл    караш тәрбияләү. Туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.  

Җиһазлау: магнитофон, чишмәләр-слайдлар,  чиккән сөлгеләр, чишмә сулары.

Плакат.

          Их, яшисе иде озак мәңге...

          Табигатьтән башка үле без,

          Кемдер зарыгып бер йотым су сорый-

          Чишмәләрнең кадерен белегез! (И.Юзеев)

    Дәрес  барышы.

 Укытучы. Еракта, ташларга бәрелеп, чишмә чылтырый. Тыңла әле!

         Чишмә... Берничә метр биеклектәге тау-таш арасыннан бәреп чыга да, мүкләрне аралап аска коела- гөрли, чупырдый, шаулый, чылтырый. Иреккә чыга алуына шатлана. Әнә нинди матур ишетелә аның тавышы!

           Тыңла әле! Күңелең нечкәрә синең. Нәкъ җырдагыча: хәсрәтле уйларың бетә китә. Йөрәгең бу матурлыкны үзе чыгып күрергә теләгән кебек талпына. Тыңла әле, чишмә тавышын (магнитофонда чишмә тавышы, кошлар сайравы). Сызылып аткан җәйге авыл таңын каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел икән!

Тау астында җырлап чишмә ага,

 Камышлыкка кереп югала

  Татлы суы, дәртле җыры белән

  Гөлчәчәкле җирне сугара.

 укучы.  Җир яшәрә аның суын эчеп,

                      Ак каеннар яфрак яралар.

                      Таң алдында аның җырларыннан

                      Сандугачлар канатланалар.

 укучы. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, җаннарны сөендерә, күңелне шатландыра. Икенчеләренең тавышы янына килгәч кенә ишетелә, гүя ул үз алдына гына сөйләшә, барыр юллары, үтәсе араларының озынлыгы турында сөйли. (Слайда1.Районыбызның чишмәләре күрсәтелә.)

  укучы. ”Чишмә язмышы” шигырен сөйли.

                     Чишмәләр туа туган туфракта

                     Үтәр юллары ерак -еракта...

                     Җырлап кузгала, моңаеп бара.

                     Туган төбәкләр мәңгегә кала...

                     Илдә яшәгән күлләргә рәхәт...

                     Чишмә язмышы – мәңге хәрәкәт

                     Хәтерли һаман илдә чагын ул,

                     Чишмә язмышы – мәңге сагыну...

                     Әмма ышана: ”Ерак-еракта

                     Чыганак исән туган туфракта!”

  укучы. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, әйтерсең лә ул җир асты юлларын уза-уза ялыккан, арыган. Аның якты кояш нурларын күрергә зарыккан сулары өскә күтәреләләр, яктылыкка ашкыналар.

  укучы. ”Чишмә ачтым” шигырен сөйли.

                  Дөм караңгы җир астыннан

                 Юллар салып,

                 Мең-мең еллар килгән чишмә

                 Арып –талып.

                 “Чыктым!” дигән чакта калган    

                 Ул тукталып...

                 Нидер сизеп , тау астына

                 Төшеп бастым

                 Балчык арчып, таш кубарып

                 Читкә аттым

                 Бәбкә сыман тибеп чыкты –

           Чишмә ачтым! Көмеш чишмә, имән улак –

                 Җыйналыгыз!

                 Кшучлапмы, чиләкләпме ,

                 Су алыгыз, гомер буе сусаганнар,

                 Сыйланыгыз!

                 Күңелләрне ачты чишмә-

                 Суы тәмле,

                 Туган җир дип сайламаган

                 Ич бүтәнне,

                 Сөенеп ул җырлар монда мәңге-мәңге!

Укытучы. Чишмәләр  -барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары.                                  

Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.

Әби–бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган Чишмә башларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.

  укучы. Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Матур урыннарны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар. (Г.Тукайның “Туган авыл” шигыреннән өзек яңгырый).          

      Салкын чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак- мазар килсә дә, берәрсе ерак юлдан кайтса да, җиңгиләр иң башта чәй куярга, чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. ”Суыбыз тәмле безнең!”-дип чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар. (Күмәк бию).

 укучы. Чишмәләр- яшьләрнең очрашу урыны, гашыйклар ай яктысында чишмә янына басып, сөйгәннәрен күрергә, аларның исәнлеген белергә теләгәннәр, тугрылыгын сораганнар.

    ...Чишмә суына иң элек йөзек төшерергә кирәк булган. Йөзек салынган суда сөйгән ярларының йөзекләрен күреп, аның сагышлымы, шатлыклымы икәнлеген белергә мөмкин,- дип уйлаганнар.(Ф.Яруллинның “Ярсу чишмә” шигыре башкарыла).

          Күкрәгемнән җырлар бәреп чыга

          Ярсу чишмә булып.

          Ага чишмә ерак- еракларга

          Улаклары тулып.

          Кызлар килә чишмә буйларына

          Көянтәләр асып.

          Китә алар чиләкләрен тутырып ,

          Сусауларын басып.

          Юлчылар да бик еш туктый монда,

          Юлчыга су кирәк.

          Бушаналар күпләр чишмәләргә

          Эч серләрен сөйләп .

         Яшь гашыйклар йөрәкләрен ача

         Сөйгән ярларына.

         Агышының ярсулары күчә

         Алар җаннарына.

         Төпләренә тәллир тәңкә сала

         Картлар укып дога.

         Шуңа күрә уйнак дулкыннардан

         Чулпы тавышы чыга.

 укучы. Элек чишмәләр янында уеннар, кичәләр оештырганнар. Кич буе ямьле болында хәтфә кәләпүшләр, чигүле түбәтәйләр җемелдәшкән, кызларның матур яулыклары җилфердәгән.

               Чишмәләрнең ялтыр агымы күк

               Язмышларың якты, и кеше!

               Чишмәләрдә кызлар карашы бар

               Яшь кызларның йөрәк тибеше. ( татар халык биюе башкарыла.)

Укытучы. Чишмәләр -чисталык, сафлык, пакълык билгесе.  Элек халыклар елга, диңгез, күл, чишмә, буа, кое кебек су чыгынакларына табынган, аларны изге урын итеп караган. Изге су-чишмәләр шушы чорлар белән бәйләнешле булып, буыннан-буынга күчеп, хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр.Безнең төбәгебездәге Нәҗметдин чишмәсе, көмеш сулы Норма чишмәсе,Изгеләр чишмәсе,Йосыф чишмәсе, Булатов чишмәләре бүгенге көндәдә үзләренең саф сулары белән дан тота,аларга игътибарыбызны арттырыйк,саклыйк,киләчәк буынга чиста пөхтә килеш тапшырыйк.(чишмәшләр тарихы-топонимика сөйләнә.)

 укучы. Чишмә суы минераль тозларга бай. Татарстанның катламнарында кеше сәламәтлеген саклау өчен кирәк булган, игелек белән ташыган йөзләрчә матдәләр тупланган. Аннары нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та туган ягыбыз, үз чишмәләребезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый. Шуңа күрә әби-бабалар чишмәләребезне кадерләп саклаганнар.

 укучы. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак, чишмә суларыннан башлана. Читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, йөрәге авыртканчы сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә тарта. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге дип әйтмисең!?

 укучы.

 Гасырлардан гасырларга чишмә безнең өчен илһам чыганагы булган. Ул җырларда туган як белән тәңгәл куела.

(Әкрен генә музыка яңгырый).

                     Әй, син чишмәм, күзем карасы.

                     Буыннардан күчеп буыннарга

                     Агасы да әле агасы

                     Исән чакта әби-бабам

                     Шул чишмәнең суын эчкәндер,

                     Алар каны аша, чишмә аша

                     Миңа мәрхәмәтлек күчкәндер.

                     Әй, син чишмәм, күзем карасы,

                     Агасы да әле агасы.

Укытучы. Чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.

        Чишмәләрне яңартып без халкыбызның бәхиллеген алабыз.

        Туган җирнең пакъ сулары уй-ниятләребезнең чисталыгына үлчәм булсын.

        Изге урынны, чишмәләребезне, һәрвакыт чиста тотыйк.            

 (Үз төбәгебезнең Нүрминкә елгасы,аның башлангычы турында сөйләнә ,чәй эчәбез)

                     Көлгәндә дә , чишмә кебек челтерәп,

                     Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

                     Тәнгә сихәт, җанга дәрман биргән

                     Чишмәләрнең кадерен белегез!

                      Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

                      Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

                      Күпме сәхра сусыз кибә, сула,-

                      Чишмәләрнең кадерен белегез!

                      Сусыз калсак әгәр, корыячак

                      Табигатьнең иркә гөле без,

          Йомгаклау            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Класс сәгате.

Укытучылар өчен ярдәмлек....

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Әфганчылар. Класс сәгате

Дәреснең максаты:Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз,хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру. Аларга к...

Класс сәгате эшкәртмәсе

Тормыш матур - күрә белсәң,Тормыш матур - яши белсән!...

Җиңү көнен билгеләп үтү өчен класс сәгате сценарие

Һәр язда халкыбыз Бөек җиңү көнен билгеләп үтә. Мәктәбебездә дә төрле чаралар оештырыла, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә....

Класс сәгате "Туган ягым"

Туган төбәк-Апас төбәгенә багышланган класс сәгате...