Тел –белем чишмәсе!
материал (6 класс)
Предварительный просмотр:
Муниципаль Бюджет Белем Бирү учреждениесе “Аксубай икенче гомуми белем бирү мәктәбе”
Татарстан Республикасы
Аксубай
Тел –белем чишмәсе!
(6 нчы сыйныф укучылары катнашында интеллектуаль уен)
Тема. Тел – тормыш чыганагы,белем чишмәсе!
Максат.1. Туган телгә, әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү
2. Татар теле һәм әдәбияты фәннәренә кызыксыну уяту.
3. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлар: компьютер презентациясе
Чара барышы
Алып баручы.
Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу!
Чөнки тел – тормыш чыганагы,белем чишмәсе!
Безнең өчен иң изге тел – татар теле. Шагыйрә Мөнәвәрә Аитова әйткәнчә,
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөйләгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың
Белмәсәң ана телен.
Исәнмесез, кадерле дуслар! Хөрмәтле жюри, укытучылар, укучылар! Без бүген сезнең белән “Тел – тормыш чыганагы,белем чишмәсе!”дигән интеллектуаль уенга җыелдык.
Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.
Чарабызның максаты ниндидер зур фәнни ачышлар ясау түгел. Без туган телебезне, әдәбиятыбызны беләбезме? Мәдәниятебез белән кызыксынабызмы?! Безнең максат–менә шундый сорауларга җавап бирү. Бу чарада сез нинди дә булса яңа, өстәмә мәгълүмат алсагыз, ул сезнең фикерләү сәләтегезне үстерергә ярдәм итсә, без бурычыбызны үтәдек, дип санарбыз.
Иртәбезне башлап җибәрик. Безнең бүгенге бәйгедә ике команда катнаша. 8 – 9 нчы сыйныф кызлары командалары.1 команда 8 сыйныф - “Зөбәрҗәт” дип атала, 2 команда 9 сыйныф кызлары –“Җәүһәрләр” дип атала.
Аларга сүз биргәнче жюри белән дә танышып үтик. (Исем, фамилияләре әйтелә).
Инде бәйгене башласак та була. Бәйге дә бәйге дибез, ә нәрсә соң ул бәйге? (Җаваплар алына).
I тур.Сорау-җавап.
(Алып баручы тарафыннан сораулар бирелә. 10 сорау. Һәр сорауга бер генә сүз белән җавап язарга. Уйлау өчен вакыт бирелми. Һәр дөрес җавап 1очко белән бәяләнә)
Сораулар. 1 команда (8 сыйныф - “Зөбәрҗәт”
1. Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы. (алфавит)
2. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (9 )
3. Хәл фигыльнең ничә төре бар? (4)
4. Нинди авазларны шаулы диләр? (саңгырау )
5. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр. (антоним)
6. “Хәят” повестенең авторы. (Ф.Әмирхан)
7. Г.Тукайның алтын тарагы кемдә? ( “Су анасында” )
8. Татарстан телевидениесенең укучы балалар өчен тапшыруы исеме? (“Тамчы шоу”)
9. Татар хатын-кызларының милли баш киеме. (Калфак)
10. Мәктәбебездә кайсы рәссамның картиналары эленеп тора? (Рәшит Фәйзрахманов)
2 команда. ( 9сыйныф –“Җәүһәрләр”)
Сузыкларның, бер – берсенә йогынты ясап, үзара охшашлануы. (сингармонизм)
Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)
Татар телендә ничә сүз төркеме бар? (13)
Нинди авазларны шаулы да, тавышлы да диләр? (яңгырау)
Сузыкларның кыскаруы (редукция)
«Кыйссаи Йосыф» әсәренең авторы (Кол Гали)
“Җырларым сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз” шигыренең авторы? (Муса Җәлил)
Дәү әни белән дәү әти Татарстан телевидениесендә нинди тапшыру алып бара? (Күчтәнәч)
Татар халкының милли аяк киеме. (Читек)
Лаеш төбәгендә туып – үскән шагыйрә. (Илсөяр Иксанова)
II тур. “Мине таны” уены. Сезгә язучыларның, шагыйрьләрнең портретлары бирелгән. Аларның исемнәрен һәм һәрберсенең берәр әсәрен язарга.
Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Роберт Миңнуллин
III. тур. “Мәкальне эзләп тап” һәм аңа аңлатма бир.
Ялгыз агачны җил сындыра
IV тур. Иң грамоталы команда.
Сүзлек диктанты.
Вакытлы матбугатта еш очрый торган сүзләр. (Газета, мәкаль, мөстәкыйль, каләм, кәгазь, мәгърифәт, хакыйкать, һәлак, мөһим, мәгълүмат, гомумән, тәвәккәл, канәгать).
V тур.Лото.
Вазадагы бочкаларны алу. Шул номерга туры килгән конверттагы сорауга җавап бирү. (Тел, уку-язу әсбаплары турында табышмаклар. Дөрес җавап –1 очко).
* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем)
2.* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
3 * Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)
4. Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазь, язу, уку)
5.Кара кыр буйлап ак куян чаба.
(Кара такта, акбур)
6. * Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)
7. Күрешергә кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Аның белән күрешмәгән,
Белешмәгән кеше юк.
(китап)
VIтур.Командирларярышы.
(Сорауларгаҗавап бирәләр. Блиц - турнир).
“Зөбәрҗәт»
1 сорау. Дөресәйтелешнеөйрәнүчефән? (Орфоэпия).
2 сорау. Күптелләрбелүче. (Полиглот).
3 сорау. Кешенең нәрсәбеләнбулса да мавыгуы.(Хобби).
4 сорау. Берхәрефлесүзәйтегез. (Ю).
5 сорау. Телдә кулланылыштанчыккансүзләр. (Архаизм).
“Җәүһәрләр”
1 сорау. Дөресязуныөйрәнүчефән.(орфография).
2 сорау. Бер дәүләттәикетелнеңтигезкулланылыштабулуы. (икетеллелек).
3 сорау. Аерымтөркемтелләрарасындакулланылаторгансүзләр. (жаргон).
4 сорау. 2 хәрефтәнторгансүзтөркеме-исем. (ил).
5 сорау. Кулланылышка кереп баручысүзләр.(неологизмнар).
VII тур. Өй эшен тикшерү
Каюм Насыйриның “Тәрбия китабы”нда мондый дәрес бар: Берәүдән, син, әдәпле, тәрбияле булырга кемнән өйрәндең – дип сораганнар.
- Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәген кебек булды, андый эшләрдән саклана килдем һәм әдәпле, тәрбияле булдым, – дигән.
Ә Гёте “Кешенең үз-үзен ничек тотуы – аның чын йөзен күрсәтә торган көзге ул, ”– дигән.
I командага “Тәрбияле кеше беркайчан да...” дигән баш астында кагыйдәләр туплап киилергә тиеш иде. Тыңлап карыйк.
1.Авызын кулъяулык чки учы белән капламыйча каты итеп йөткермәс һәм төчкермәс;
2.Кешеләр алдында тырнагын кисмәс, чистартмаган һәм артык озын тырнаклар белән йөрмәс.
3.Аякларын тыпырдатып утырмас, урындыкта чайкалмас;
4.Пычрак эчке кем һәм чистатылмаган аяк киеме киеп йөрмәс;
5.Кулларын кесәсенә тыкмас, ислемай хушбуйга коенмас:
6.Сөйләшкәндә авызын ачып иснәмәс;
7.Каты итеп кычкырып көлмәс;
8.Сөйләшкәндә кешене бүлдермәс;
9.Ашаганда авызын чапылдатмас;
10.Авызында ризык булганда сөйләшмәс;
11.Өстәл артында тешен казымас;
12.Гомүми савыттан ризыкны үз кашыгы яки чәнечке белән алмас;
II командага “Әдәплелек, намуслылык, яхшылык турында мәкальләр” җыеп килергә иде.
1.Мактау хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.
2.Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.
3.Начарны күрмәгән – яхшының кадерен белмәс.
4.Юньсезле табакка төртсәң, тагаракка тартыр.
5.Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.
6.Тычак ярасы китә, намус карасы китми.
7.Олылык гәүдәдә тәгел, акылда.
8.Тырышлык бәхет китерер
Ялкаулык ачтан үтерер.
9.Алтын-көмеш яуган җирдән
Туган-үскән ил артык.
10.Иң татлы тел – туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
11.Яхшылык – кояш янында,
Яхшылык – ана янында.
12.Дөньяда иң йомшак нәрсә - әнием куллары.
VIII тур. Сәнгать дөньясына сәяхәт
Х.Якупов “Хөкем алдыннан”
И.Казаков “Үксез бала”
Л.Фәттахов “Сабантуй”
Йомгаклау. Бүгенге чарабыз ахырына якынлашып килә. Кызларыбыз тел, әдәбият өлкәсендә үзләренең белемнәрен сынадылар. Йомгаклау өчен сүзне кызларның үзләренә бирәм. Рәхим итегез, кызлар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка урока истории в 8 классе "Педагог и просветитель Чишмай Пшунелов"
Данная статья была подготовлена к четвёртым научным чтениям, которые были приурочены к Дню славянской письменности и культуры. Тематика конференции: "Просветительское движение на Северном Кавказ...
Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"
Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...
Китап - белем чишмәсе
Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Укучыларда китапка мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү....
Китап - белем чишмәсе
Сжатый план урока по окружающему миру в третьем классе по теме "Книга-источник знаний"....
Китап - белем чишмәсе.
Китап - белем чишмәсе. (1-9 сыйныф укучылары белән әдәби тематик кичә үткәрү өчен сценарий үрнәге) .Максаты: - ...
"Китап- белем чишмәсе" - 5 нче сыйныфлар өчен әдәби -музыкаль кичә
Китап турында табышмаклар, мәкальләр әйтү....
Китап-белем чишмәсе
Китап-белем чишмәсе...