Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"
классный час (9 класс) по теме

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чаралар үткәрелә. Китап тарихы, китаплар нинди булган, китап турында язучылар, шагыйрьләр нинди сүзләр әйткәннәр, халык нинди мәкальләр, әйтемнәр иҗат иткәннәр, шулар турында укучыларга җиткерәсе килүдән оештырыла. Кичәдә шулай ук мәктәп күләмендә кайсы классларда иң күп китап укыган укучыларга бүләк тапшырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitap_kone.docx26.91 КБ

Предварительный просмотр:

Китап –киңәшчең синең.

  1 а.б.:    Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар! Бүгенге кичәбезнең нәрсә турында баруын белү өчен мин сезгә хәзер табышмак әйтәм.

       Юк аягы, юк күзе,

       Сөйли, өйрәтә үзе.

      Телгә аннан оста юк

       Аннан якын дус та юк.

      Ул нәрсә?                                              (китап)

   2 а.б.:   Әйе укучылар. Бүгенге бәйрәмебез дә китап турында.  Ул “Китап ки-ңәшчең синең... “ дип атала.

        Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – ак корабны хәтерләткән мәктәбе-гезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар.  Ул- гыйлем алу. Көмеш кыңгы-рау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче итеп кулыгызга китап аласыз.

   1 а.б. :    “Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазъ. Ба-ры шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул – адәм балалары уйлап чыгара алган  

сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы”, - дип язды Ибра-һим Гази.

    2 а.б.:  Укучылар! Матур рәсемнәренә кызыгып, язуларын үзегез укып караган беренче китабыгызны хәтерлисезме? Нинди генә китап булса да, ул сезне иге-леккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китаплар- буын-нарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә, халыклар бе-лән халыкларны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучылар булып тора. Китап игелекле дус,  киңәшче дә, сердәш тә.

  Бар минем дускаем

 Иң якын сердәшем.

 Һәр җирдә, һәр эштә

 Киңәшчем, иптәшем.

 Өйрәтә ул миңа

 Бар фәнне, телләрне.

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Күргәнен, белгәнен

Барын да аңлата.

Көлдерә, җырлата,

Уйлата, юата.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул, уйлап тап!

Иң якын дускаем,

Киңәшчем – ул китап.

         1 а.б.:   Кешелек тарихының тәүге чорларында ук борынгы бабаларыбыз үзләренең ыруларын, токымнарын саклап калырга тырышканнар. Бишек җыр-лары, табышмаклар, әкиятләр ярдәмендә көчле, җитез, тапкыр кешеләр тәр-бияләргә омтылганнар. Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе, үгет –нәсихәте бала-ларга гади, үтемле формада – авыз иҗаты рәвешендә барып ирешелә торган булган. Бер –берсеннән ерак урнашкан илләрдә барлыкка килгән халык иҗаты әсәрләрендә охшаш якларның күп булуы гаҗәп тә түгел. Борынгыдан сакланып калган мифлар, риваятьләр, хикәятләрнең асылы кешенең җирдәге урынына, эстетик идеалына кайтып кала, аларда хезмәткә, акылга, хакыйкатькә, изге-леккә һәм гүзәллеккә дан җырлана ..

     2 а.б.:  Ә балалар әдәбияты үзе 17-18 йөзләрдә нык үсә һәм аерым тармак булып яши башлый. Һәр елның 2 апреле халыкара балалар китабы көне булып билгеләп үтелә. Ни өчен нәкъ менә 2 апрель икәнен кем әйтеп бирә ала?  Аның бөек әкиятче, дания язучысы Ханс Кристиан Андерсенның туган көнендә үткә-релүе бик табигый. Андерсен – дөньядагы барлык балаларның тугрылыклы дусты, акыллы киңәшчесе. Аны белмәгән малайлар, кызлар, мөгаен, бер җирдә дә юктыр. Балаларны Андерсен кебек үк яратып, алар өчен бик әйбәт китаплар иҗат иткән язучыларга аның исемендәге премия тапшырыла. Безнең якын дус-ларыбыз, шагыйрьләр Шәүкәт Галиев белән Роберт Миңнуллин да Андерсен исемендәге Халыкара бүләк лауреатлары.  Ә хәзер, әйдәгез, Р. Миңнуллинның бер шаян шигырен тыңлап китик. “Мактанмыйм”  (Шәрипов Марат).

      Мине беләсездер инде –

      Шәрипов мин, Марат мин.

      Мактарлык малай булсам да,

     Мактанырга яратмыйм.

                           Миннән дә шәп укучы юк,

                           “Биш”ле алдым бүген дә.

                           Шуңа мактанып торырга

                           Мин мактанчык түгел лә!

         Мактанырга була, ләкин

         Кирәк түгел ваклану.

        Минем кебек шәп малайга

        Килешми ул мактану.

                            Әгәр дә бик кирәк икән,

                            Иптәшләрем мактасын.

                            Я килеп карый аласыз

                          Безнең мактау тактасын.

       Башка малайлар шикелле,

       Бәлки, мактаныр идем,

       Болай да һәркем белә бит

      Әйбәтлегемне минем.

       1 а.б.:     “Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре” дип язган мәгърифәтче Каюм Насыйри. Китаплар безне туган телебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр. Тәрбияле, күп белергә теләүче кешеләр китапсыз яши алмый. Адашканда юл күрсәтүче, яңа уңышлар-га рухландыручы дусларыбыз янына яраткан китапларыбыз да керә.

                          Китап – хикмәт

И китап, кайсы гасырның

Серләре эчләреңдә?

Өлешең зурдан тарихның

Бар изге эшләрендә.

Кемнәрдер, надан халык, дип

Татарны хурлаганда,

Кадими чорлар артыннан

Китаплар сөрән сала.

Китсә дә татар баласы,

Сөрелеп илдән-йорттан,

Иң элек газиз китабын

Коткарып калган уттан.

Иң авыр еллар кичкәндә

Ул безгә юлдаш иде.

Без боек чакта юатты,

Акыллы киңәш бирде.

Үз итте ул рун тамгасын

Һәм гарәп “әлиф”ен дә,

Кирәк булса таный ала

Һәм әрмән хәрефен дә.

Киләчәк көннәр катында

Татар да булсын, дисәк,

Китаптан алыйк сабакны,

Китапка тотыйк исәп.

       1 а.б.:  Китаплар язмышы да кеше язмышы кебек. Алар дөньяга килә һәм китә, аларны кыерсыталар икән, китаплар да кешеләр шикелле “авырып” китә-ләр: битләре төшә, төбе куба, ертыла. Әгәр дә сезнең китабыгыз “авырса” сез нишлисез? (укучылар сүзләре). Безнең дә үз докторыбыз бар.

Әбиләр дә авырый,                                      

Бәбиләр дә авырый,                                    

Салкын тисә аз гына,                                    

Дару кирәк барсына.                                    

Чирли хәтта китап та.                                    

Ник көләсез? Чынлап та.                              

Бите төшә ертыла,

Ул бит көндә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин.

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры,

Мин аларның докторы.

    2 а.б.:   Врачларның “авыруны дәвалауга караганда булдырмый калуы мө-һимрәк” дигән гыйбарәләрен барыбызның да ишеткәнебез бар. Китаплар бе-лән эшләгәндә дә бу сүзләр бик туры килеп тора. Шуңа күрә китапларның да  безгә үз таләпләре, китапны саклап тоту кагыйдәләре бар. Әйдәгез әле шулар-ны тагын бер тапкыр искә төшереп китик.

       - Караңгы урында китап укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык-күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.

        - Китап битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.

        - Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, карандаш, ручка шикелле әйберләр кыстырып калдырма, махсус китап кыстыргычлар куллан.

         - Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләре саргаер.

        - Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрне ябыштыр.

       - Китапханәдән алган китапларыңны вакытында кайтарып бир.

       - Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара, юеш түгелме, азык калдыклары калмаганмы ?!

        - Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыйсың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит.

       1 а.б.:  Ләкин кайвакыт арабызда менә бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләр дә очрап куя. Шәйхи Маннур андыйлар турында шигырь дә язып калдырган.

 Бик ярата шул Мәрфуга

Китапларны күп укырга.

Ятса да ул, торса да ул,

Суза тизрәк китапка кул.

Оныта урын җыярга,

Бит юарга, чәч тарарга,

Чыкмый урамга уйнарга,

Китап булсын гел аңарга!

Ашарга дип утырса да,

Өстәлгә ул китап сала.

Бер укый бер аш каба,

Белмим нинди тәмен таба?!

Ә, минемчә, бутала ул,

Берни аңламый кала ул!

Алай итмә, син үскәнем,

Ашаганда бел аш тәмен,

Укыганда – китап тәмен,

Барысын бергә бутап,

Җибәрмә син эшнең тәмен!

       2 а.б.:    Нинди зур бәхет бит ул, сау –сәламәт булып үз кулларыңа китап то-тып  укый алу. Сез “белем иле” дигән зур дөньяга – бер генә юл – бары тик ки-тап уку аша гына  керәсез. Ә сезне кеше иткән, сезне укырга өйрәткән беренче китапны хәтерлисезме?  Әлбәттә ул “Әлифба” китабы. Балачакның гүзәл мизге-ленә нур булып килеп кергән, тормышның беренче мөһим баскычы булып, бе-лем иленә ачкыч ролен үтәгән бу китапны искә алмасак бүгенге кичәбез тулы булмас иде. Безнең беренче сыйныф укучыларфыбыз шушы көннәрдә  “Әлиф-ба”ның соңгы битләрен укыйлар. Ә хәзер әйдәгез сүзне аларга бирик. Аларга ярдәмгә 4 сыйныф кызлары килер.

               “Әлифба” җыры җырлана.

Кешеләрнең күзен ача

Безнең яраткан- китап.

Үткән тарихны белергә

Булыша безгә-китап.

Табигать серен ачарга

Өйрәтә безне китап.

Космоска сәяхәт итәргә

 Чакыра безне китап.

Китап – дусты кешеләрнең

Һәм иң якын сердәше;

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.

Аның битендәге сүзләр

Алтыннан кыйммәтлерәк;

Авырлыкны җиңеләйтә,

Ул бит – тормышта терәк.

   1 а.б.:  Кешенең кәефенә, сәламәтлегенә китапның уңай йогынты ясавы ха-кында һәрвакытта  да белгәннәр. Китап кешне өйрәтеп кенә калмый, ә дәвалый да. Әдәби әсәрне укыганда, кешеләр я җитдиләнәләр, я рәхәтләнеп елмаялар, көләләр. Димәк, китап уку кешене битараф калдырмый. Китап ул кешегә тәэсир итәрлек ниндидер бер могҗизалы көчкә ия. Мәсәлән, XVII гасырда Англия врачлары үзләренең пациентларына, дарудан тыш, көнгә 2-3 бит китап укырга тәкъдим итә торган булганнар. Бу методикага башта, әлбәттә, дини китаплар нигез салган. Дингә ышанган кешеләр, дини китаплар укып, җаннарына, күңел-ләренә тынычлык алган. Ул “Библиотерапия” дип атала.  Тынычлангач кешенең нерв системасы да үзеннән –үзе көйләнә һәм бу авыру кешегә сәламәтләнергә ярдәм итә. Мисыр фараоны Рамзес II китапханәсен “Җан өчен даруханә” (“Ап-тека для души”), “Ассирий” патшасы Ашшурбанипала китапханәсен “Вәгазь һәм киңәш йорты”, (“Дом наставлений и советов”) дип атаган. А.С.Пушкин үзенең укучыларын “әгәр чирләп китсәгез, кулыгызга китап алыгыз” дип чакырган.

       Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

       Үз үземне күралмыйча рухым төшсә...

       Шул вакытта мин кулыма китап алам,

      Аның изге сәхифәләрен актарам, -        дип язып калдырган безнең Г. Тукай.  

    Без дә алардан калышмыйча тырышып  укучыларыбыз бар.

Китап укырга яратам –

Ул минем якын дустым.

Әкиятләрне, шигырьләрне

Мин бик яратып укыйм.

Китап биргән ул киңәшләр

Тормышта ярдәм итә.

“Күп укыган күп белә”, - дип

Өлкәннәр дөрес әйтә.

“Китап – белем чишмәсе ул”, -

Мин инде моны беләм.

Дөньяны танып белерсең,

Дус булсаң китап белән.

   2 а. б.  Сезнең күбегез безнең белән бәлки бәхәсләшер дә: “ Компьютер, теле-визор, видео  бар бит, аларның ниндиләре әле!” , дияр. Икенче берәү аны хуп-лар: “Бөтен белемне шулар аша да алып була...”- дияр. Ләкин, дусларым, компьютер да, видео да, бер мөһим хасияттән мәхрүм итә кешене: иҗади кү-заллаудан, димәк, фикернең, образның  хыялый очышыннан, рухи хөрлектән... Бик дөрес анысы, заманча төзелгән күп кенә программалар кешене логик фи-керләүгә, тотрыклы образлыкка оста күнектерәләр. Тик менә, шуның хисабына, хыял- фантазияне бөтенләй диярлек чикләп, томалап куялар. Чөнки бөтенесе дә күз алдында, синең өчен уйланылган, ачкычын гына таба бел.  Шулай итеп, телевизор, монитор безгә үз сурәтен, үз хыялын, үз ихтыярын тага. Ә китап укыганда син аны үзеңчә күз алдына китерәсең, үзеңчә матурлыйсың, үзеңчә үстерәсең.  Чөнки кеше күңеленә иҗади орлык салучы тылсымлы көч ул – ки-тап, Галиҗәнап Китап!

Китап – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең сиенең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Укы, дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

1 а.б.:  Китап турында мәкальләр безнең сезгә җиткерәсе килгән сүзләрне тагын да тирәнрәк итеп әйтеп бирерләр диеп ышанып әйдәгез әле, мәкаль әйтеш уены уйнап алабыз.

      Китап галим...........- телсез мөгаллим.

     Алтын җирдән табыла, .................................акыл китаптан.

     Үзеңнең надан икәненне беләсең килсә, .....................күп итеп китап укы.

     Китап укысаң, белемең артыр,..................укымасаң белгәнең дә онытылыр.

     Күп укыган -..................күп белә.

     Акылың юлбашчы, китап..................юлдашың, белемең киңәшчең булсын.

   Кулында китап булганның.......................башында гыйлеме булыр.

   Китап -..................белем чишмәсе.

   Китапсыз өй -....................ишәк абзары.

   Китап битләре керфекләр кебек....................күзне ачалар.

  1 а.б.: Менә шундый киңәшчеләр

              Сезгә юлдаш булсыннар.

              Өегездә төрле-төрле

             Күп китаплар торсыннар.

   2 а.б.: Китап бит ул белем бирә

               Һәм өйрәтә яшәргә.

               Белемле, көчле булсыннар,

             Дип телибез яшьләргә.

    Китап галим               - телсез мөгаллим.

     Алтын җирдән табыла,              акыл китаптан.

Үзеңнең надан икәненне беләсең килсә,     күп итеп китап укы.

  Китап укысаң, белемең артыр,укымасаң белгәнең дә онытылыр.

     Күп укыган -..................күп белә.

     Акылың юлбашчы, китап..................юлдашың, белемең киңәшчең булсын.

   Кулында китап булганның.......................башында гыйлеме булыр.

   Китап -..................белем чишмәсе.

   Китапсыз өй -....................ишәк абзары.

   Китап битләре керфекләр кебек....................күзне ачалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап - белем чишмәсе

Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Укучыларда китапка мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү....

Китап - белем чишмәсе

Сжатый план урока по окружающему миру в третьем классе по теме "Книга-источник знаний"....

Китап - белем чишмәсе.

Китап - белем чишмәсе. (1-9 сыйныф укучылары белән әдәби  тематик кичә үткәрү   өчен сценарий үрнәге) .Максаты:            - ...

"Китап- белем чишмәсе" - 5 нче сыйныфлар өчен әдәби -музыкаль кичә

Китап турында табышмаклар, мәкальләр әйтү....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

Китап-белем чишмәсе

Китап-белем чишмәсе...

Тел –белем чишмәсе!

Внеклассная работа....