Ф.Яруллин "Ак төнбоек" хикәясенә сценарий
материал (11 класс) на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

"Татар кызы-2019" конкурсының шәһәр этабы өчен 3 минутлык сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ak_tonboek.docx16.73 КБ

Предварительный просмотр:

 Ф.Яруллин “Ак төнбоек”  хикәясенә сценарий

Егет белән кыз сәхнәнең ике ягыннан бер-берсенә киләләр. Кул тотышып, бер-берсенә карап алганнан соң

Шөһрәт. Сәлам, Гадилә.

Гадилә. Сәлам, Шөһрәт. Ниһаять,  әти-әниләр эшкә китте. Көтә-көтә арып беттем. Ышанасыңмы?!

Шөһрәт. Ышанам, әлбәттә. Үзем дә минутларны түгел, хәтта секундларны санадым.

Гадилә. Әйдә, Каран  елгасы буена. Көн дә төшкә авышты, су да җылынып өлгергәндер.

Шөһрәт.Көне бик эссе шул!  Мин риза. Әйдә йөгердек. (алга таба киләләр)

Гадилә.  Эх! Нинди гүзәл табигать кочагы! Кошлар җырыннан күңелләр тула.

Шөһрәт. Гадилә, бигрәк хисле инде үзең.....

Гадилә. Ничек хисләнмәскә мөмкин соң  мода?!  Бу камышлар да, үрдәкләр тавышы да елга буена  бер ямь бирә.  Шөһрәт,  мин әәә-әнә теге төнбоек яфрагына кереп утырсам, күтәрә алыр микән?

Шөһрәт.Юкны сөйләмә!  Әллә үзеңне бик җиңел дип беләсеңме? Төнбоек яфрагы түгел, мин дә көчкә күтәрәм бит сине.

Гадилә. Синме? Синең мине  хәтта күтәреп  караганың да юк!

Шөһрәт. Ялгышасың. Хәтерлисеңме, теге чакта, аягыңа пыяла кадалгач, кем алып кайтты сине?

Гадилә. Әйе, әйе, исемдә ул көннәр... Шөһрәт, карале мондагы яшельлеккә! Искиткеч!

Шөһрәт. Агачлар да, куаклар инде. Артык искитмәле нәрсә бар соң монда?

Гадилә. Матурлык, гүзәллек! Ә син шуны аңламыйсың. Ә менә ни өчен  агачлар суда батмый да, кешеләр бата икән ә?

Шөһрәт. Мин каян белим инде.  Батып караганым юк. Кеше җанлы бит, шуңа батадыр да.

Гадилә. Әй, әйттең инде син дә... Әйдә су коенабыз.

Шөһрәт. Бик рәхәтләнеп.  Ләкин сүз бир, еракка кермәм диген. Юкса, кичә дә бик озак судан чыкмый тордың.

Гадилә.( Көлә) Ярар. Сүз бирәм. Я тынычландыңмы инде? Әйдә киттек.

Шөһрәт.Эх суы да суы! Нинди җылы! Әкияттәгечә нинди сихрилек!

Гадилә. Синнән ишетәмме соң бу сүзләрне, әллә илһам килде инде үзеңә? Шөһрәт. Үзең матурлыкны аңламый диясең,  матурлыкны күргәч, тагын шаккатасың. Әй, кызларны  һич  аңламассың  инде!

Гадилә. Ярар, шаярдым гына бит. Берүк ачулана күрмә.

Шөһрәт. Гадилә, кара әле монда,  мин сиңа төнбоек чәчәкләрен өздем.

Гадилә Нинди матурлар! Күз явын алырлык бит болар!

Шөһрәт. Сиңа бу чәчәкләр бигрәк килешә.(чәченә кадый).Чәчәкләр дә матур, син үзең дә матур!  Әйдә, бик озак йөздек, чыгыйк.

Гадилә. Юк, минем тагын йөзәсем килә. Бар син яр буенда мине көтеп тор. Озакламам. Сүз бирәм.

Шөһрәт.Әйтерсең, Су анасы булдың. Кайлардан көч аласыңдыр?. Ярар, озаклама яме.  Бик эчкә кермә, Гадилә-әәә

Гадилә. Төнбоеклар, ник сез бу кадәр  мине үзегезгә тартып торасыз икән? Тукта әле,  хәлем  дә бетеп бара түгелме?  Әллә аякларымны да сизмим инде. Батам түгелме, коткарыгыз, коткарыгыз!

Шөһрәт.Гадилә-әә. Курыкма берүк,   бир кулларыңны. Бик күп  күләмдә су йотып өлгергәнсең түгелме? Кемнәр мине ишетә, безгә ярдәм кирәк! Коткарыгыз! Коткарыгыз!( егет сәхнәдән кызны  күтәреп алып чыгып китә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...


 

Комментарии

Бик файдалы материал. Сезгә алга таба да унышлар!!