Бу дөньяны күр әле.Сыйныфтан тыш чара.
план-конспект на тему

Бу дөньяны күр әле.Сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bu_donyany_kur_le.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Бу дөньяны күр әле.

1 нче алып баручы(калфак кигән)

Борын заманда түгел,

Бу әле булган бүген.

Зәңгәр болыт каплаган,

Кара урманның күген.

2 нче алып баручы(түбәтәй кигән)

Үскән, ди, бу урманда,

Каен да имән, нарат.

Түбәтәең төшәрлек, ди,

Агач башына карап.

(Агач башына күтәрелеп карый. Түбәтәе төшеп китә яза. Ике куллап түбәтәенә тотына. Халыкка карап күзләрен уйнатып ала. Алып баручылар икесе ике кырыйга барып баса. Тын гына музыка яңгырый. Катнашучы балалар сәхнәгә чыгып тезелә.)

1 нче укучы.

Ә кояшлы аланнар,

Мәмрәп пешкән җиләкләр!

Су алгандай гына тула

Җиләк белән чиләкләр.

2 нче укучы.

Кыргый алмалары кызыл,

Татып кара – бал гына.

Син урманның дусты булсаң,

Уйлап торма, кал гына.

3 нче укучы.

Карурманның эчләрендә

Бар икән зәңгәр күлләр.

Чит-читендә зифа камыш,

Тагы әллә нинди гөлләр!

4 нче укучы.

Иртә таңда сөлге алып

Күлгә төшә бар халык.

Керпе, куян, тиен, поши

Юыналар су алып.

(Иңнәренә сөлге салган җәнлекләр су буена җыелалар. Көзгегә карагандай күлгә карап торалар. Зарядка, бер-берсенә массаж ясыйлар. Яр буйлап тәгәрәшәләр.)

5 нче укучы

Әлләаю, әллә бүре,

Әләә төлке, әллә керпе.

Юынгыч ясап куйганнар,

Шундый матур – урман күрке.

6 нчы укучы

Урман халкы ярата ди,

Юынырга юынгычтан.

Күл буена чабалар, ди,

Иртә белән уянгач та.

7 нче укучы.

Күл буенда үсә икән,

Сабынлы матур үлән.

Кулларын ышкып юалар

Әнә шул үлән белән.

8 нче укучы.

Тут чыбыгыннан ясаган

Алар теш чистарткычын.

Энҗе кебек җем-җем итә,

Тешләре чистарткачтын.

9 нчы укучы.

Көмеш суны челтер-челтер

Биреп тора юынгыч.

Урман җиле үзе сөлге,

Сөртә битне юынгач.

10 нчы укучы.

Көмеш күле көзге кебек

Күрсәтә икән йөзне.

Зәңгәр күлдә әллә кемнәр

Көтә икән бит безне.

1 нче алып баручы.

(Балалар барысы бергә кулларын чәбәклиләр. “Су анасы”, “Су анасы” – дип кычкыра. Бер бала Г.Тукайның “Су анасы шигырен сөйли.)

2 нче алып баручы.

Балалар, сез “Су анасы” җырын беләсезме? (Барысы бергә “Су анасы” җырын җырлыйлар.)

Аккош күленнән чыккандыр,

Су анасы чәч тарый.

Тарагын чәлмәсеннәр дип,

Тирә-ягына карый.

Борчылмасын су анасы,

Борсылмасын кызлар да.

Урманнар имин булырлар,

Җырлап торыр без барда.

1 нче алып баручы.

Анда төрле җанвар, киек,

Анда керпе, анда болан...

Анда тагын бар икән, ди,

Йөрүчеләр кети уйнап.

2 нче алып баручы.

Маңгай уртасында бар, ди,

Шундый кәкре бер мөгез.

Кем турында әйтмәкче мин,

Сез үзегез белегез.

Балалар барысы бергә. Шүрәле!

(“Шүрәле” көе яңгырый. Бер төркем шүрәле чыгып бии.

Басмага су кызлары чыга. Алар озын чәчләрен тарыйлар.)

11 нче укучы.

Су кызлары басмаларга

Басып чәч тарый икән.

Шүрәлеләр бу кызларга

Сокланып карый икән.

12 нче укучы

Су кызлары җырлый икән,

Шүрәлеләр җырлый, ди.

Иртә таңнан кичкә кадәр

Монда җырлар тынмый, ди.

(“Су кызлары” җыры яңгырый.)

13 нче укучы

Җил дә түгел, җен дә түгел,

Күренеп йөри торган,

Шүрәлене саклап тора

Сер тулы кара урман.

Шүрәле, Шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Уртага чык та бие,

Килешеп тора көе.

(Шүрәлеләр сыгыла-бөгелә бии. Алар су кызларының чәчләрен тотып-тотып карыйлар. Бер су кызының тарагы төшеп китә. Аны Шүрәле егете тиз генә алып бирә. Бү шүрәлене башкалары мактый, аңа көнләшеп карыйлар.)

1 нче алып баручы.

Су кызлары җыр җырлап,

Шүрәлеләр тыпырдап,

Җырлап-биеп ятканда

Нидер килгән пытырдап.

2 нче алып баручы.

Су кызлары күлгә чумган,

Шүрәлеләр уүга-сулга.

Дүрт көпчәкле машина

Килеп туктаган шунда.

(Шүрәлеләр кача, әмма алар ерак китми, агач артларына качып-посып караштыргалап тора.)

1 нче алып баручы.

Төшкән аннан кешеләр,-

Кызлар һәм малайлар, ди.

Яр буендагы гөлләрне

Өзеп алгалыйлар, ди

2 нче алып баручы.

Кисеп аударганнар, ди,

Шундый да зур наратны.

Аңлаганнар җәнлекләр

Инде эшләр харапны.

Әле болар китмәгән,

Эшләре шул бетмәгән.

Җәйгәннәр ярга җәймә,

Әллә корганнар хәйлә.

(Кешеләр табын  әзерлиләр, ыгы-зыгы килеп йөриләр, тавышланып шаярышалар)

1 нче алып баручы.

Якканнар, ди учак та,

Кош-корт качкан шул чакта.

Ярый әле ачуланмый

Урман алган кочакка.

Ашаган болар, эчкән,

Кәеф-сафа да кичкән.

Бушаган савытларын,

Һәм калдык-постыкларын.

Атканнар зәүгәр күлгә

Су кызлары, балыклар

Белмәнәннәр нишләргә.

(Су кызлары судан башларын чыгарып карап-карап алалар.)

Шүрәлеләр түзмәгән,

Ә кешеләр сизмәгән.

Шүрәлеләр шым гына

Килгәннәр менә шунда.

( Шүрәлеләр әкрен генә килә, табындагылар аларны күрми. Шүрәлеләр ачулана, йодрык күрсәтеп яныйлар. Кешеләр аларны күргәч, котлары очып, бер почмаккарак посалар.)

1 нче Шүрәле.

Күл болганган, урман чүпле,

Сөйләп тормыйм сезгә күпне.

Кети-кети уйныймын,

Җәзаларга уйлыймын.

2 нче Шүрәле.

Ник төкердең эчәр суга?

Сүндермәдең учакны да!

Чәчең тузган, үзең шакшы.

Аермыйсың кара-акны.

Алып баручы.

Кешеләр әй бииләр,

Ни кылырга белмиләр.

Көләләр болар кет-кет,

Үләбез, үләбез дип.

Ә берсе чак тын алган.

Һәм шуны әйтеп салган.

Кеше.

Булмабыз башка шапшак.

Белдек ни кара, ни ак.

Җибәрегезче, зинһар.

Моннан соң күлегезгә,

Әлбәттә, үзегезгә

Урман-болыныгызга

Килү түгел, күренмәбез

Хәтта ки күзегезгә.

Алып баручы.

Ышанган шүрәлеләр.

Күр дөньяда ниләр бар.

Шул кешеләр кебек булмыйк –

Бар ул, бар шүрәлеләр.

Куллар да булсын чиста.

Ак булсын йөзләребез.

Урман-күлләребез дә,

Әйткән сүзләребез дә.

(“Шүрәле” җыры яңгырый, барлык балалар кушылып җырлый. Шүрәлеләр, су кызлары бии.)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...