Башваткыч
план-конспект занятия (8, 9 класс) на тему
Әлеге башваткыч Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты турында
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
golovolomka.docx | 63.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
МБББУ “Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе” филиалы –
“Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Б | А | Ш | В | А | Т | К | Ы | Ч |
(Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чара)
Башваткычны төзеде: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Шәрипова Г.Ш.
2016
Эчтәлек:
- Кереш.....................................................................................................3 бит
- Төп өлеш. “Башваткыч” уены..............................................................5 бит
- Йомгаклау.............................................................................................10 бит
- Әдәбият исемлеге.................................................................................12 бит
Кереш.
Татар музыка сәнгатен мәшһүр җырчылар һәм композиторлар Әлфия Авзалова, Сара Садыкова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Флера Сөләйманова, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Фәрит Яруллиннардан башка күзаллау мөмкин түгел.
И.Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.
Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең «алтын фонд»ын тәшкил итә. Ул – безнең җыр сәнгатен иң биек ноктага күтәрүче, милләтнең моңын бөтен халыкларга танытучы.
Халык шагыйре С.Хәким болай дип язды: «Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның».
Илһам абый Шакиров бик күп укый. Аның өе тулы китаплар. Өстәлендә Тукай китабы һәрдаим тора. «Мин Тукай китапларыннан сорауларыма җавап табам», – ди ул. «Халыкны моң белән дин тоткан. Шуны сакласак, татар халкы бетмәс», – ди Илһам Шакиров.
Сыйныфтан тыш чараның актуальлеге: татар моңын, татар җырын күңеле аша кичергән бала берничек тә усал, мәрхәмәтсез була алмый.
Әлеге сыйныфтан тыш чарамның максаты: укучыларның Илһам Шакиров турындагы белемнәрен тагын бер кат барлау, кабатлау һәм тормышы, иҗаты, аның турында кызыклы язмалар белән тирәннәнрәк таныштыру; җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң-көйләребез белән кызыксыну; татар җыр сәнгатенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- Илһам Шакировның тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;
- җырчының әсәрләре белән танышу;
Әзерлек эше: укучыларны алдан җырчының тормышы һәм иҗаты белән таныштырыла, җырчы репертуарындагы кайбер җырларны өйрәнәләр.
(Кичә буласы залга интерактив такта эленә. Катнашучы укучыларга кызыл түгәрәкләр бирелә. Бәйрәмчә киенгән укучылар чыга.)
Төп өлеш. Уен барышы
(1 слайд) Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!
Без бүген “Башваткыч” уенын үткәрәбез. Уенны җанатарлар белән табышмак чишүдән башлыйбыз. Сүз кем турында бара, уйлап утырыгыз.
Идел буе каеннарын назлап,
Күпме моңлы җырлар җырлады.
Җыры белән илне нурлады ул,
Туган халкыбызны зурлады.
Әйе, дөрес әйтәсез, Илһам Шакиров.
(2 слайд) Бүгенге кичәбез дә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, җөмһүриятебезнең Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам ага Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышлана.
Бүген бездә тугызынчы сыйныф укучылары көч сынаша. (Катнашучы укучылар белән таныштырыла).
(3 слайд) Уенның тәртибе белән таныштырам. Экранда 20 сорауның җавабы яшерелгән. Кемнең җавабы әзер, шул түгәрәкләрне күтәрә. Түгәрәкне кем тизрәк беренче күтәрә, шул җавап бирә. Дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.
1 нче сан, уңнан сулга таба, 12 хәреф. Илһам Шакиров туган авылы мәктәбен тәмамлагач, унике чакрым ераклыктагы урта мәктәптә укыган авыл исеме. Искәрмә: җавап 2 сүздән тора. (4 слайд. Теләнче Тамак)
(5 слайд) Яшьтән бик зиһенле, тынгысыз табигатьле Илһам укуны ярата. Физика белән математика аңа бик ошый, спортка һәвәслеге зур, мәктәптә уздырылган чаңгы ярышларында беренче урыннарны ала.
(4 слайд) 2 нче сан, өстән аска таба, 8 хәрефтән. Бөек җырчының әнисенең исемен әйтергә кирәк. (6 слайд. Нуриәсма). (7 слайд) Аның әнисе алты баланы тәрбияләп үстергән. Ачлык, ялангачлык гаиләнең үзәгенә үтә. Кычыткан, алабута ашап, үзләре үргән чабаталарын күрше авылга алып барып, бәрәңгегә алмаштырып, курка-курка коелган башак җыеп, очын-очка ялгап яши алар. Нуриәсма апа балаларын аякка бастыру өчен бөтен көчен, сәламәтлеген кызганмый. Илһамның җырлау сәләте дә әнисе ягыннан икән. Нуриәсма апаның тавышы шулкадәр моңлы, матур булган. Барлык сынауларны узарга җыр ярдәм иткән аларга.
(6 слайд) 3 нче сан, өстән аска таба, 7 хәрефтән. Әтисенең һөнәре.
(8 слайд. Тимерче)
4 нче сан, өстән аска таба, 13 хәрефтән тора. Илһам Шакиров Казан музыка училищесыннан соң укуын дәвам иткән уку йорты. (Консерватория)
(9 слайд) 5 нче сан, өстән аска таба, 11 хәрефтән. Мәшһүр җырчының әтисенең исеме. (10 слайд. Гыйльметдин) (11слайд.Илһамның әтисе Гыйльметдин авылның оста куллы бердәнбер тимерчесе була. 1937 елның караңгы бер төнендә аны алып чыгып китәләр. Шул китүдән әти кеше, алты баласын ятим итеп, мәңгегә югала).
(10 слайд)6 нчы сан, өстән аска таба, 11 хәрефтән тора. И.Шакировның 1919 нчы елгы иң олы апасының исеме. (12 слайд. Гыйльмесафа) Ул Дүртмунча авылына Гайфетдин Гайнетдиновка кияүгә чыга, җиденче дистәне ваклап барганда дөнья куя. Бу апасының улы (13 слайд)Гайнетдинов Хәйдәр каләм иясе булды. Ул шигырьләр, хикәяләр дә язды. Аның әсәрләре буенча шактый гына санда телевизион тапшырулар әзерләнгән.
(12 слайд) 7 нче сан, өстән аска таба, 6 хәрефтән. Илһам Шакировның туган ягы, район исемен әйтергә кирәк. (14 слайд. Сарман)
Сарман районы белән бәйле бер истәлек. Беркөнне укытучы апалары аларны урманга алып барды, шунда Илһам үзе генә арткарак калып, эчкәрәк керде. Бер кеше дә күренмәс булгач, “Сарман”ны җырлап җибәрде. Аның инде күптән үзе генә калып, шушы көйне рәхәтләнеп бер кычкырып җырлыйсы килә иде. Менә җырлады. Монда берәү дә ишетми. Юк, аны ишетеп, тыңлап торганнар икән. Укытучы апасы, аның башыннан сыйпап:
- Матур җырладың, Илһам, - диде. (Илһам Шакиров репертуарыннан “Сарман” көе яңгырый. Барлык катнашучылар да, җанатарлар да кушылып җырлыйлар )
6 нчы сан, уңнан сулга таба, 6 хәреф. Данлыклы җырчының 1925 нче елда туган уртанчы апасының исемен әйтергә кирәк. (15 слайд. Гөлсем) Ул Теләнче Тамак авылының Касыйм Суфиянов исемле егете белән тормыш корып җибәрә. Аларның Разия исемле кызлары – Сарман Үзәк хастаханәсендә абруйлы табибә.
8 нче сан, уңнан сулга таба, 6 хәреф. Данлыклы җырчының 1929 нчы елгы төпчек апасының исеме кирәк.(16 слайд. Зәйнәп) Бу апасы да Дүртмунча авылына килен булып төшә. (17 слайд. Зәйнәпнең фотосурәте)
(16 слайд) 9 нчы сан, уңнан сулга, 6 хәреф. Илһам Шакировның консерваторияне укып бетергәч, эшли башлаган һөнәре. (18 слайд. Солист)
Илһам Шакиров бик моңлы итеп җырласа да, ул гел моңланып кына йөрмәгән, бик шаян, җор телле дә булган. Хәзер аның белән булган кызык хәлләрне искә төшереп китик әле. Сез дә ял итәрсез. Аның үз авызыннан сөйләгәннәрне укып китәм: ”Консерваториядә имтихан бирәм. “Зәңгәр шәл”дән Булат ариясен җырлыйм.
Анда юк урак,
Анда юк сабан.
Анда икмәкне
Алалар сатып.-
дигән җиргә җитеп киләм. Нәрсәләрдер юк икәнен беләм, тик ни икәнен хәтерләмим. Туктарга ярамый, имтиханга начар билге эләгәчәк. Тоттым да:
Анда юк салам.
Анда юк печән,
Анда анарны
Алалар сатып. –
дип җырлап чыктым, берәү дә сизмәде”.
10 нчы сан, өстән аска таба, 9 хәреф. Танылган җырчының җиденче класста татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе була. Исемен әйтергә кирәк. (19 слайд. Мөкәррәмә)
(20 слайд) Әлеге укытучы Мөкәррәмә Таҗиева сөйләгәннәрдән кайбер өзекләр: “Класста 27 укучы. Ул класста укучылар тырышлар, укуга җаваплы караучылар иде. Бүген дә шул класс бөтен укучылары белән күз алдымда тора. Әнә Илһам өченче партада әрәмәгә караган тәрәзә кырыенда утыра. Ул әдәбиятны бигрәк тә ярата иде. Дәрестә сөйләгәннәрне язып бару өчен аерым дәфтәр тота. Күп еллар үткәч тә Илһамның тыйнаклыгын, тырышлыгын уйлап сокланам, һәрвакыт дәресләре хәзерләнгән, төгәл, булган кадәр киемен пөхтә итеп кия”.
(19 слайд) 11 сан, уңнан сулга таба, 4 хәреф. Илһам Шакиров менәргә хыялланган тау. (21 слайд. Урал)
12 нче сан, өстән аска таба, 4 хәреф. Мәшһүр җырчының 1932 нче елда туган икенче абыйсы. (22 слайд. Кыям) (23 слайд) Аның абыйсы да бик матур җырлый торган була.
(22 слайд) 13 нче сан, өстән аска таба, 7 хәреф. Илһам Шакиров туган ай. (24 слайд. Февраль)
13 нче сан, уңнан сулга таба, 10 хәреф, 3 нче хәрефе ачык. Җырчы Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлагач, эшли башлаган урыны. (25 слайд. Филармония) Илһам Шакиров турында бер истәлек. Шактый еллар элек, гастрольләр вакытында Кама Тамагы районының Кләнче авылында Рәис атлы кешеләргә фатирга кертәләр. Фатир хуҗалары ачык йөз күрсәтсәләр дә, Илһамга ятарга тиешле диванның иске булуыннан уңайсызланалар. Бу хакта Илһамның үзенә дә әйтәләр:
- Гаеп итмәгез инде, өйләнешеп яңа яши башладык, яңа диван алырга әлегә хәлебездән килми, - дигәннәр.
Илһам иске диванда йоклап, икенче көнне рәхмәт әйтеп китеп бара. Фатир хуҗалары, урын-җирне җыештырганда, мендәр астыннан акча һәм шундый язу табып алалар: “Бу акча яңа диван алырга җитәргә тиеш. Алыгыз. Акчасын баегач шушы адрес белән җибәрерсез. И. Шакиров”. (Т.Миңнуллин)
14 нче сан, өстән аска таба, 4 хәреф, 1 нче хәрефе ачык. Илһам Шакировның бишкә бүләргә теләгән әйбере. (26 слайд. Алма)
(Илһам Шакиров репертуарыннан “Бер алманы бишкә бүләек” җыры яңгырый).
15 нче сан, өстән аска, 4 хәреф. Олы җырчының иң олы абыйсы. Исемен әйтергә кирәк. (27 слайд. Имам)
Гыйльметдиннең өлкән баласы Имам Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград блокадасы мәхшәрләрен үз җилкәсендә татый. 1943 нче елның февралендә яу кырында һәлак була.
16 нчы сан, уңнан сулга таба, 8 хәреф. Искәрмә: җавап 2 сүздән тора. Илһам Шакировның туган авылы. (28 слайд. Яңа Бүләк)
17 нче сан, өстән аска таба, 7 хәреф. Җырчының тавышы яки И.Шакиров нинди тавышка ия?(29 слайд. Баритон)
18 нче сан, өстән аска таба, 7 хәреф. Илһам Шакиров күпме караса да карап туймый торган әйбер.(30 слайд. Каеннар) (31 слайд. “Идел буе каеннары” җырын бергәләп җырлыйлар.) Зур талантлы җырчы үзе дә көйләр яза. Ул – «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Идел буе каеннары» кебек үзенчәлекле ритмик көйләрнең авторы.
Шулай итеп бөтен шакмакларны да ачып бетердек, барлык сорауларга да җавап бирдек. (32 слайд) Хәзер кем күпме балл җыйганын игълан итәбез. Экранда бүләкләр исемлеге чыга. Җыелган баллга карап бүләкләр сайлап алына.
Башваткыч уены ахырына якынлашты. Катнашучыларга һәм җанатарларга рәхмәт әйтәбез һәм уен – кичәбез ахырында Илһам Шакиров башкаруында “Туган тел” җыры язмасына кушылып барыбыз бергә җырлыйбыз.
Йомгаклау.
Илһам Шакиров турында язучылар, шагыйрьләр, күренекле кешеләр бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Язучы, галим, халык академигы Нәкый Исәнбәт болай дип язды: «Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров».
Атаклы пианист, композитор, Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Гольденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»
Ул чактагы Президентыбыз М.Шәймиев бер чыгышында болай диде: «Безнең буын бәхетле буын булды, чөнки без аның иҗатын ишетеп, аның үзе белән аралашып яшибез. Иҗатың аша син күпләр эзләгән «Нәрсә ул моң?» дигән сорауга җавап бирдең һәм шуны халыкка җиткерә белдең. Татар моңына маяк куйган шәхес син!» - дип И. Шакиров турында җылы сүзләр әйтте.
Сыйныфтан тыш чараның максаты итеп тормышы, иҗаты, аның турында кызыклы язмалар белән тирәннәнрәк таныштыру; җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң-көйләребез белән кызыксыну; татар җыр сәнгатенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү алынган иде. Күргәнебезчә, ул танылган, атаклы җырчы гына түгел. Ул сөйгән Ватанына, татар халкына, татар теленә, тормыш һәм яшәешнең үзенә гашыйк кеше. Ул гади дә, итагатьле дә, кеше хәленә керә белүче, кешелекле дә җырчы икән. Әлеге “Башваткыч” уеныннан соң балалар күңелендә И.Шакировның бөтен тормышы күз алларына килгәндер, эчтәлекле җырларын тыңлагач, татар моңы күңелләрендә калгандыр дигән фикердә калам. Илһам Шакиров җырларын тыңлап һәм җырлап үскән балалар берничектә явыз була алмый.
Алар безнең, яңа бу заманның
Иң алдынгы сәнгать батыры!
Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш,
Сәхнәләрдә – Илһам Шакиров.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
- “Акчарлак” гәзите.- ООО “Гәбделфәт” иҗат берләшмәсе, 2008, №20, №47; 2010, №3; 2014, №41; 2015, №3.
- Илһам: Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның 60 еллыгына багышлана. – Казан: Татар.кит.нәшр., төзүчесе Разил Вәлиев, 1995.
- Илһам Шакиров: Истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр.- Казан: “Җыен” фонды, Татар. кит. нәшр., “Тамга” нәшр., 2005.
- “Мәйдан” – әдәби-нәфис иҗтимагый журнал. – Чаллы, 2005, гыйнвар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәби кичә "Башваткыч"
Укучыларның фикерләү эшчәнлеген үстерү өчен башваткыч....
Башваткыч Мусв Җәлил иҗаты буенча
Башваткыч...
"Башваткыч" уенына презентация (Илһам Шакиров турында)
Бу "Башваткыч" уены Илһам Шакиров турында кызыксыну уяту, аның турында белемнәрен арттыру максатыннан үткәрелә....
Башваткыч. Кызыклы биремнәр җыентыгы.
Кроссворды на татарском языке....