Бер күрешү - бер гомер
материал на тему
Язучы Вәсимә Хәйруллина белән очрашу кичәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ber_kureshu_-_ber_gomer.doc | 50 КБ |
Предварительный просмотр:
«Күңел җылысы»
Өләшәм күңел җылысын
Көндезен, кич һәм иртә.
Бүлә белсәң, бүлеп була,
Юмартлыкка юк киртә.
Юк минем алтын, көмешем,
Юк миндә миллионнар.
Күңел байлыгым – шигырьләр,
Мә, алыгыз, еланнар!
Алып, сез дә өләшегез,
Җылынсын өшегәннәр.
Бер шатлыкны ике итә
Жылылык өләшкәннәр.
Кадерле укучылар! Мин бүгенге кичәбезне шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның «Күңел җылысы» дигән шигыре белән башлап киттем. Бүген бездә бәйрәм. Яз бәйрәме, шигърият бәйрәме. Бәйрәмебезнең иң мәртәбәле, олы, мөхтәрәм кунагы Вәсимә апа Хәйруллина сезнең каршыгызда. Сәламлик әле үзен!
Балалар! Ул үзенең шигырендә алтын-көмешем, миллионнарым юк дисә дә, аның бернинди байлыкка алмаштырып булмый, сатылмый торган Ходай биргән таланты бар. Вәсимә апа – балалар шагыйрәсе, 7 китап авторы. Ул – укытучы, 36 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы. Вәсимә апа--Сарман районының гүзәл табигать кочагына урнашкан Чураш авылында дөньяга килеп, үзенең бөтен гомерен туган төбәгенә багышлаган кеше. Вәсимә апаның шигырьләрен укыган саен, аның балалар күңелен аңлый белүенә, дөньяга алар күзе белән карый белүенә хәйран каласың. Ул шигырьләрендә сезнең киңәшчегез дә, дустыгыз да, яшьтәшегез дә, укытучыгыз да, әниегез дә, әбиегез дә.
Вәсимә апаның балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ишле гаиләдә өлкән бала буларак, ул – үсмер кыз бала – фермага эшкә килә. Ләкин укытучы булу теләге аны туган авылыннан 25 чакрымнар гына урнашкан Минзәлә педагоглар хәзерләү уку йортына тарта. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кыз тиздән училищеның иң алдынгы укучыларының берсе булып әверелә. Ул үзе укыган уку йортында үзенең тырышлыгы, күп белергә омтылучанлыгы, ярдәмчеллеге, тыйнаклыгы белән дә аерылып тора. Уку йортын тәмамлагач, ул үзенең бөтен барлыгын киләчәк буынны тәрбияләүгә багышлый.
Менә ничә еллар инде Вәсимә апаның китаплары безгә әдәплелек дәресләре бирә. Аның шигырьләре әдәплелек дөньясына компас булып торалар. Ул соңгы елларда «Көмеш балдак», «Дуслык таганы», «Син иң кирәкле кеше», «Чәчәкле төш», «Тылсымлы таяк» кебек шигырь җыентыклары язды.
Вәсилә апаның шигырләре аша без хезмәт сөючән, күркәм, игелекле кешеләр булып үсү юлларына өйрәнәбез. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә, укыган саен ачыш ясыйсың, киңәш табасың, күбрәк беләсең:
Җир – минеке, мин – җирнеке,
Бәйләнешкән тумыштан.
Җирне яратырга
Өйрәнәм мин тормыштан, – ди ул «Мин – җирнеке» шигырендә.
Нинди генә темаларга язмый Вәсимә апа. Әти-әниләребез, әби-бабайларыбызга карата без күңелләребездә йөрткән җылы сүзләрне ул шигъри юллар белән әйтә белә.
Шигырьләр уку
«Минем әни иң әйбәт», «Мунча тәме», «Кем ул?», «Әниемә җыр», «Беркемсез әбиләр», «Әни сүзе», «Алтын куллы әнием» циклы һ.б.
Сәламәтлекнең зур байлык булуы, сәламәт булуның үзебездән торуы турында шагыйрә безне бик оста искәртә.
Шигырьләрләр уку
«Шундый гадәт», «Яланаяк йөр», «Көчек һәм төпчек», «Туп бәйрәме», «Сикергеч».
Әйе, Вәсимә апаның шигърияте гаҗәеп бай, тылсымлы, серле. Ул табигатьне, аның матурлыгын үзенчә күрә. Аның язы сабаннарга утырып килә, яңгыры баллы, бакчасы тәмле, алмагач чәчәкләре – ак капчык, каены яшел гәүдәле ап-ак ефәк күлмәк кигән, кышын авыл өйләре ак калфактан, ә көзе олы алъяпкыч ябып уңыш җыя.
Табигатьтәге һәр җан иясе ана кадерле, ана якын. Безнен исебез дә китми торган, ияләшеп беткән гап-гади чыпчык турында да ничә шигыре бар микән? Аның чыпчыклары кыланчык, танасы балчыклы, кәҗәсе мут һәм ут, бал кортлары һөнәрле, казы сакаллы, торналары күнегү ясарга чакыра, кызылтүше кызыл түш күлмәк кигән.
Әлбәттә мәктәп дигән серле мәгарәгә багышланган китаплары бихисап авторның. Хәтта һәр предмет үзенең үзенчәлеге белән сурәтләнә аның иҗат җимешләрендә. Телгә багышланган шигырьләр һәр укучының күңелендә истә калырлык итеп тудырылган.
Шигырь «Тавышсыз хәрефләр» (31 бит)
Тавышсыз хәрефләр ничек итеп яшиләр? Беренче карашка әллә ни әһәмияткә ия булмасалар да, наданлыгыңны күрсәтергә, сине оятка калдырырга күп сорап тормыйлар. Кайда алар аера, кайда нечкәртәләр дә. Сузык белән тартыкларның уртасына керәләр. Укытучы Вәсимә апабыз бу ике хәрефкә бик күп әһәмият бирергә кушкан.
Килешләр – укучыларның зиһенен чуалта торган бик әһәмиятле тема. Бу турыда авторның әйткәннәре бик урынлы.
«Килешләр» (31 бит)
«Плюс-минус» (30 бит)
«Нуль генә»
Әйе, аның шигырьләрендә дәфтәрләр бунт күтәрә, букчалар зарлана («Көмеш балдак», 14-99 битләр).
Шулай ук, укучылар, сез аның шигъри табышмакларын да класс сәгатьләрендә һәм дәресләрдә еш кулланасыз.
Н.Мадьяров турында.
63 бит, «Шигырь һәм шагыйрь» шигыре
«Дуслык таганы»
Вәсимә апа!
Менә сез ничек язасыз шигырьне? Сезнең шигырьләр ничек туалар? Кайчан беренче шигырегезне иҗат иттегез? Тормышыгызда иң истәлекле мизгелләр.
Миңа калса, шигырь ул ике тапкыр туа. Беренчесе – сезнең аны кәгазьгә төшерүегез. Икенчесе – аның, китап булып, укучыларга таралуы. Сез ничек китап чыгарасыз? Ул бит бик күп матди чыгымнар сорый. Кемнәр ярдәм итә? һ.б.
«Дуслык таганы» 3000 данә Казан Таткитнәшр
«Көмеш балдак» 1000 данә Чаллы
«Тылсымлы таяк» 1000 данә Казан
Йомгаклау
Вәсимә апа Хәйруллина. Әдәбиятта кабатланмас, талантлы балалар шагыйре. Балалар өчен ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелгә керерлек әсәрләрне теләсә кем түгел, хәтта каләме бик йөгерек, булдыклы оста язучы, шагыйрьләр дә яза алмый.
Вәсимә апаның җанына – сабыйларныкы сыман шәфкать, игелек, күңеленә нур хас.
Бер-бер артлы басылган китаплар, иҗатының балаларга якын булуы, үз укучысын табып торуы шагыйрәгә алга таба да илһам бирсен, яңа иҗат үрләре яуларга шул малайлар-кызлар, үгет-нәсихәт бирүче әниләр, өлкәннәр, туып-үскән табигать кочагы, сулыйсы саф һава, җылытучы кояш аңа ярдәмче булсын. Ә шагыйрә, үз чиратында, иҗатының кешеләргә яшәү дәрте уятуын читтән генә күзәтеп, сүнгән өметләрне кабызсын, сынган күңелләрне ялгасын. Саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, гаилә бәхете, зурдан зур иҗади уңышлар сезгә, Вәсимә апа!
Бер күрешү – бер гомер
(«Якты юл» гәҗитендә басылган мәкалә)
Менә тагын сагындырып кына язлар килә. Урамда – апрель. Апрель ае безгә сөекле шагыйребез Г.Тукайны бүләк иткән ай, шигърият ае, җаннар кузгалган, күңелләребез ниндидер бер илаһилеккә, могҗизаларга омтылган ай. Мәктәпләрдә туган телгә туган мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, мили хисләр уяту максатыннан язучылар, шагыйрьләр белән кызыклы һәм истәлекле очрашулар уздырыла.
Теләнче Тамак урта мәктәбе дә мондый чаралардан читтә калмый. Без һәр елны якташ язучыларыбыз белән очрашу кичәләре үткәрергә тырышабыз. Быел кунака Сарман районы Чураш авылында яшәүче, балалар өчен язылган җиде китап авторы Вәсимә апа Хәйруллинаны чакырдык. Ул – 36 ел буе мәктәптә укыткан, Россия мәктәпләренең атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның шигырьләрен укучылар төрле кичәләрдә, бәйгеләрдә бик яратып сөйлиләр. Чөнки Вәсимә Хәйруллина кебек балалар өчен ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелгә керерлек шигырь язучылар сирәк. Аның шигырьләрен укучылар да дәресләрдә һәм әдәплелек сәгатьләрендә еш файдаланалар.
Шагыйрә үзенең шигырьләрендә балаларның киңәшчесе дә, яшьтәше дә, дусты да, шул ук вакытта таләпчән укытучы, ярдәмчел әни һәм әби дә.
Күңел җылысын өләшүче
Шагыйрә Вәсимә апа Хәйруллина белән ике сәгатьлек очрашу сизелми дә үтте. Кичә авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен сөйләү белән үрелеп барды. Укучылар берсеннән-берсе оста итеп аның кызыклы да, гыйбрәтле дә булган «Көчек һәм төпчек», «Токмач», «Килешләр», «Курыкма, әнием», «Кыш тамагы» һ.б. шигырьләрен сөйләделәр. Ә 2 нче сыйныф укучыларының «Саулык – зур байлык» сәхнәләштерүчеләре күңелләргә аеруча хуш килде. Укучыларның Вәсимә апа сүзләренә язылган «Елмай» (И.Закиров көе) һәм «Әхмәр тавы» җырларын башкарулары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Шагыйрә үзе дә җавапсыз калмады. Ул сүзен әле иртән генә язган, Теләнче Тамакка бәйле хатирәләрне яңарткан шигыре белән башлап китте. Мәктәбебездә 7-8 ай укып киткән ул. Үзе укыган чорны, укытучыларны бик яхшы хәтерли. Әтисе авыру сәбәпле, аңа укуын ташлап торырга туры килә. Вәсимә апа Хәйруллина туган телгә, Тукайга багышланган һәм берничә юмортистик шигырен дә укыды. Балаларны туган илне, туган телне, кешеләрне, тормышны яратырга өндәде. Аларның игелекле, тәүфыйклы, шәфкатьле, ярдәмчел, иманлы булып үсүләрен теләде. Киләчәктә илебезне, телебезне, халкыбызны яклаучылар булырга чакырды. Шагыйрә, укучыларның аның иҗатын яратуына, шигырьләрен оста итеп сөйләүләренә ихлас күңелдән сөенеп, 1-2 нче сыйныф укучыларына, шигырь сөйләүчеләргә «Тылсымлы таяк» исемле китабын бүләк итте.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гомер. "Илиада". Древнегреческие мифы как сюжетная основа гомеровского эпоса.
Методическая разработка помогает закрепить знания о мифологии Древней Греции, знакомит учащихся с поэмой Гомера "Илиада"....
Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.
Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...
Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".
Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул 4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....
Игра по поэме Гомера "Одиссея"
Презентация к уроку внеклассного чтения по поэме Гомера "Одиссея", организованного по принципу телевизионной игры "Что? Где? Когда?"...
Презентация "Гомер".
Небольшая рабочая презентация по древнегреческой литературе, достаточно зрелищная и познавательная....
"Гомер эзләрең буйлап".
6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....
Урок по истории Древнего мира в классе поэмы Гомера "Илиада" и "Одиссея" "
Данный урок знакомит обучающихся с произведениями Гомера как историческими источниками....