Нурания Җамалиева "Серле алан"
план-конспект занятия (6 класс) на тему

Назмиева Флуза Зиннуровна

Яңа ел кичәсенә әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_kichsen_kiyat.serle_alan.docx25.94 КБ

Предварительный просмотр:

Серле алан

Катнашалар: Рәнис, Илназ,Алия, Гөлназ-6 сыйныф укучылары;

                       Икенче планетадан килгән җан иясе;

                       Шүрәле, Кар кызы, Кыш бабай.

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

Кышкы урман. Урман аланында берсеннән – берсе төз, матур чыршы агачлары. Көн кичкә авышкан. Буран кузгалырга тора.

Алан уртасында учак. Учак янында Шүрәле сөйләнеп утыра.

Шүрәле. Эх, дөнья фани... Шушы фани дөньяларда ни кылансаң да ярый дип җырлый бит аның яшьләре дә. Бозылды дөньялар.... Тукай гына мине белә дә, Тукай гына мине Шүрәле дип саный иде. Хәзер мине белүче дә, Шүрәле дип исәпләүче дә, куркучы да юк.

Заманча көй ишетелә. Шул көйгә, кешеләргә охшата-охшата кыланып биеп, ике Шүрәле керә. Берсенең кулында магнитофон, икенчесенең колагында плейер.

Шүрәле (җырлый)

Отып алдык кешеләрдән

Җырларның тозсызларын,

Ә көйләрнең өч тиенлек

Арзанлы, очсызларын.

Җырлыйбыз-көйлибез

Кешеләр кебек.

Биибез, сикерәбез

Маймыллар кебек.

Тозсыз җырлар җырлый-җырлый

Калды башлар акылсыз.

Маймыл буласыгыз килсә,

Бездән үрнәк алырсыз.

(Бии-бии, җырлый-җырлый чыгып китәләр.) Шүрәле башын чайкап аптырап кала.

Шүрәле. Болары да бит аның кешеләрдән үрнәк ала. Хәзер бит кешеләр белән шүрәлеләрне аерырлык түгел. Карале, кара, тегендә кемнәрдер килә. Әллә аучылар инде? Күзләрем бер дә күрми, ниндидер шәүләләр генә күренә. Шулай да яхшы чакта китеп торыйм моннан. (Чыгып китә.)

Аланга, арып-талып, ике малай килеп керә. Берсе -чана тарткан, кулында балта, икенчесе аксый, кулында сыңар чаңгы (икенчесе кайдадыр төшеп калган). Сәхнә уртасына җиткәч, икесе дә буш чанага килеп утыралар.

Рәнис. Уф, арыдым, башка бер дә атламаячакмын.

Илназ. Атламыйча нишләрсең, чыршысыз кайта алмыйбыз бит инде.

Рәнис. Синдә чыршы кайгысы, үзебез ничек исән-имин кайтып җитәрбез ,диген.

Илназ (кулына балта ала). Әйдә эшкә тотыныйк. Болай булмый бит инде. Чыршысыз нинди бәйрәм инде ул?

Аланга таба борыла. Сүнә башлаган учакны күреп ала.

Рәнис(куркып). Монда кемнәрдер булган...Учак якканнар.

Илназ (шаярып). Бүреләр яккандыр бу учакны.

Рәнис ( шаяруны дәвам итә). Әйе, әйе, Кәҗә белән Сарык ботка пешергәннәрдер.

Илназ (учакны болгата). Боткаларын ашап бетергәннәр шул, безгә калдырмаганнар. Әйдә тор инде, миңа гына димәгән.

Чыршы сайларга тотына. Рәнис тә, капчыктан пычкы алып, чыршы эзләргә керешә.

Шүрәле малайларны күзәтә.

Шүрәле. Менә шушы затлар бетерә инде урманны. Ул җәй көннәрен күрсәң син, нинди генә чүп-чар, кәгазь кисәкләре, консервы савытлары калдырмыйлар.

Ичмасам, элек агачны балта белән чабалар да ат белән алып китәләр иде. Ә хәзер бит трактор белән килеп, бөтен җирне бозып, таптап, изеп бетерәләр. Тракторы да бит аның дию пәрие белән бер. Акыра да бакыра, әллә нинди төтеннәр чыгарып, бөтен дөньяны сасытып бетерә. Аннан урманда суларга һава җитми башлый.

Ачудан малайларга кар йомарлап ыргыта. Иң беренче йомарлам Илназга килеп тия.

Илназ. Шаярырга хәлең калган икән әле. Мә алайса.

Кар йомарлап ата башлый. Рәнис аптырап кала.

Рәнис. Нишлисең син, ә? Үзең тизрәк дигән буласың, ә үзең?

Яңадан эшкә керешәләр. Шүрәле килә дә Илназ белән Рәнисне кытыклый башлый. Башта тегеләр түзә алмыйча көләргә тотыналар, артларына борылып карасалар- Шүрәле.

Илназ ( кычкырып җибәрә). А-а-а... Шүрәле!...

Рәнис. У-у-у..Шүрәле!

Малайлар чабарга тотыналар, алар артыннан Шүрәле чаба. Шулай куышып йөриләр. Молайлар , көчкә Шүрәледән котылып, икенче җиргә килеп чыгалар да кар өеменә килеп авалар. Сулышларын җыя алмыйча торалар.

Илназ. Кара әле, малай! Кем куды соң безне?

Рәнис. Кем булсын Шүрәле!

Илназ. Кит әле моннан әкият сөйләмә! Каян килсен, ди, ул?

Рәнис. Син нәрсә, күрмәдеңме әллә, күзең чыкмагандыр бит?

Илназ. Күрүен күрдем дә, куркудан күземә генә күренәдер дип уйладым. Яхшы чакта кайтыйк без.

Рәнис. Юлны тапсак, бик кайтыр идек тә шул. Кайтуларны оныт инде син. Кайту юк инде ул, тю-тю. Шушында боз булып катып, һәйкәл урыныа калырбыз инде без.(һәйкәл булып басып күрсәтә.)

Илназ. Син нәрсә, мин кайтмасам, минем әни белән, беләсеңме нәрсә булачак...

Рәнис (Илназны котырта) Әйе, ә минем әниемә бернәрсә дә булмас, ул миңа рәхмәт әйтер.

Илназ. Их, безнекеләр мәктәптә бәйрәм итәдер инде.

Рәнис. Әйе, чыршысыз Яңа ел бәйрәме үткәрәләрдер.

Илназ. Безнең чыршы алып кайтканны көтеп тормаслар инде.

Рәнис. Кыш бабай бүләкләр өләшәдер...

Илназ. Лилия Карчәчәк булып киенгәндер...

Рәнис. Без булмагач спектакльне күрсәтә алмаячаклар....

Тавышлары әкренәя бара. Йокымсырый башлыйлар. Утырган җирләреннән кар өеменә авып, йоклап китәләр. Тирә –як караңгылана.Кар ява.

Икенче күренеш

Спорт киеменнән ике кыз керә. Алар да чана өстерәгәннәр.

Алия. Безнең малайларга ышансаң...Алар шул шапырына гына беләләр.

Гөлназ.Нишләп алай дисең инде, Алия? Бәлки, алар адашкандыр.

Алия. Безнең Гөлназга кешене якларга гына куш! Син, үскәч, адвокат булырсың инде, Гөлназ.

Гөлназ. Нишләп алай дисең, Алия?! Алар бит чынлап та яхшылык эшләргә теләгән иде. Бәйрәмгә чыршы алып кайтып, бөтен мәктәп балаларын сөендермәкчеләр иде.

Алия. Бик шатландырдылар инде: үзләре дә юк, чыршылары да.

Ерактан ниндидер сәер тавыш ишетелә. Тирә-юнь яктырып китә.Кызлар куркышып калалар.

Гөлназ. Нәрсә бу? Мин куркам.

Алия. Әллә урман яна инде? Бик гаҗәп бу.

Шулвакыт, ниндидер бер авыр нәрсә килеп төшкәндәй, җир тетрәп куя, ут сүнә. Бераздан бик сәер киемле кешегә охшаган силуэт пәйдә була.

Гөлназ. Кем соң бу? Кеше дисәң- кеше түгел, җәнлек дисәң- җәнлек түгел.Тукта әле, тукта,инопланетян түгелме соң бу?

Алия. Фантазерка да инде син, Гөлназ. Хулигандыр әле. Безне күрмәсә генә ярар иде.

Гөлназ. Сөйләшмә, ишетүе бар.

Силуэт сөйләшә-сөйләшә, кызларга якынлаша.

НЛО. Монда ниндидер җан ияләре бар.... Әйе, мин ниндидер җылылык сизәм....  Мин хәтта сулышларын тоям.

Бик сәер фонарьен чыгарып, кызлар утырган куак астын яктырта. Кызларның йөзләрендә курку. Ә НЛО, киресенчә, бик нык шатлана.

НЛО. Болар Җир ияләре, ахры? Әйе бик матурлар. Тик йөзләрендә курку. Курыкмагыз, мин сезгә тимим.

Алия. С-с-с-ии-н кем?

НЛО. Мин сезнең Җирегезгә бик ерак планетадан килдем. Ишетеп беләсездер- Риҗ дигән планетадан.

Гөлназ. Алия, белсәң, син беләсеңдер, синең бит астрономиядән “5”ле.

НЛО.Сездән бик ерак ул, ишетмәвегез дә мөмкин.

Алия. Ә син безне ничек аңлыйсың соң? Син татарча беләсеңмени?

НЛО. Бездә цивилизация бик көчле. Мин сезнең әйткәнне күзләрегездән аңлыйм һәм, сез нинди телдә сөйләшсәгез, шул телдә җавап бирә алам.

Гөлназ. Нишләп йөрисең син монда?

НЛО.Сезнең планета бүген Яңа елны каршылый дип ишеттем. Шуны күрергә теләдем. Мин монда берничә сәгатькә дип кенә килдем, чөнки мин әниемә әйтмичә киткән идем.

Алия. Ничек инде?

НЛО. Әйе , шулай .Тәлинкәгә утырдым да очтым.

Гөлназ. Ничек, син үзең генә шулай йөри аласыңмы?

НЛО. Буш вакытта мин һәрвакыт очып йөрим.

Алия. Хе. Без велосипедта йөргән кебек икән.

НЛО. (тирә-ягына карап) Кызлар, сез монда яшисезме?

Гөлназ. Юк, без монда яшәмибез. Без монда саф һава  суларга гына киләбез.

НЛО. Ә Яңа елны ничек каршылыйсыз?

Алия. Яңа ел кичендә без барыбыз да урманга киләбез. Иң матур чыршыны сайлап алабыз да, шуның тирәсенә басып: “Яңа ел, кил безгә! Яңа ел, кил безгә!” – дип кычкырабыз.

Гөлназ. Юк, юк, шаярта ул! Менә хәзер бергәләп безнең мәктәпкә кайтып, Яңа елны каршыларбыз. Тик башта безгә малайларны табарга кирәк. Әйдәгез, бергәләп эзлибез.

Чыгып китәләр.

Өченче күренеш

Аланга җырлый-җырлый Кар кызы килеп чыга.

Кар кызы.

Бигрәк ямьле кышкы урман,

Ап-ак карга күмелгән,

Әйтерсең ак болытлардан

Ап-ак энҗе сибелгән.

Ак карлар, ак  энҗеләр

Бииләр очып-очып,

Җитез җилләрне кочып.

Ап-ак юрганнар ябынып,

Йоклый урман аланы.

Йокыга талган каеннар, миләшләре, баланы.

(Кар өстендә йоклап яткан малайларны күреп ала.) Абау, нишләп яталар болар? Өшемәсеннәр тагын. Малайлар, малайлар, торыгыз, туңасыз бит.

Малайлар, йокыларыннан айнып сикереп торалар.

Рәнис. Син кем?

Кар кызы. Мин – Кар кызы. Мәктәпкә Яңа ел каршыларга чакырганнар иде, менә, бабамны көтеп торам.

Рәнис Кар кызының алдына да, артына да чыгып карый.

Рәнис (Илназга) Нинди чибәр кыз.Безнең кызлар аның янында карачкы кебек.

Илназ. Нишләп алай дисең, мәсәлән, менә безнең Алия....

Рәнис. Шул Алияң булмады инде.

Кар кызы. Малайлар! Ә сез мондый караңгы  төнне урманда нишләп йөрисез соң?

Илназ(шаярып). Сезне каршыларга дип чыккан идек.

Кар кызы (шатланып). Чынлапмы? Хәзер бабаем гына чыксын да, китәбез.

Рәнис. Ә юк, безнең әле чыршы чабып аласыбыз бар.

Кар кызы. Әллә шушы матур чыршыларны чапмакчы буласызмы?

Илназ. Барысын да түгел, берсен генә.

Кар кызы. Юк инде, малайлар, берсен дә чапмагыз. Һәрбер кеше урманга килеп агач чаба башласа, монда бер генә агач та калмаячак. Чыршыларның һаваны чистартуы турында белмисезмени?

Рәнис. Беләбез, ник белмәскә?

Кар кызы. Шулай булгач, чыршыга  тимик без. Туктагыз, тукта, сезнең мәктәп бакчасында чыршы үсәдер бит? Шул чыршыны матур итеп бизәргә дә, Яңа елны шунда каршыларга. Хәзер бөтен җирдә шулай итәләр. Чит илләрдә бу инде күптән шулай.

Ерактан Кыш бабайның: “Кар кызым!”- дип кычкырган тавышы ишетелә.

Кар кызы. Мин монда, бабакай! Хәзер, малайлар, мин бабакаемны гына алып килим.

Кар кызы чыгып китә.

Илназ. Башта бик матур күренгән иде дә, артык җире юк икән. Нәкъ безнең кызлар кебек өйрәтергә ярата.

Рәнис. Әйттем ич мин сезгә, безнең Алия...

Шулвакыт ерактан сөйләшкән тавышлар ишетеп, кар өеме артына яшеренәләр. Кызлар белән чит планета малае керә.

НЛО. (сокланып). Кызлар,  нинди матур икән сезнең планетагыз!

Алия. Әйе, кыш көне безнең урманнар бик матур, ап-ак була.

Гөлназ. Ә җәй көне тагын да матуррак. Бөтен тирә-юнь ямь-яшел, кып-кызыл җиләкләр, төрле төстәге хуш исле чәчәкләр!!!

Алия. Ә сездә кыш буламы?

НЛО. Юк, бездә кыш та, җәй дә булмый.Бездә һәрвакыт бертөрле күренеш.

Гөлназ. Кызык! Их! Күрәсе иде сезнең планетаны?!

НЛО. Әйдәгез, минем белән утырасыз ды китәсез!

Алия. Аннары безне кайтарып куясыңмы соң?

НЛО.Әлбәттә.

Гөлназ. Син нәрсә, шаяртасыңмы әллә? Булмагынны?!

Алия. Гөлназ, син гел шулай инде, һәрвакыт синеңчә генә булсын. Бармасаң бармассың, ә мин менә барып кайтыйм әле.

Гөлназ. Безгә малайларны эзләп табарга кирәк. Мәктәптә дә көтәләрдер.

Алия. Малайлар күптән өйләренә кайтып, мич башында яталардыр инде.

НЛО. Кызлар, гафу итегез. Безнең вакытыбыз бетте. Безгә китәргә вакыт.

Гөлназ. Әйдә мин дә сезнең белән! (Чыга башлыйлар)

Тирә- юньдә искитмәле яктылык. Тәлинкәнең очып киткән тавышы ишетелә.

Кар өеме астында яткан малайлар өчесе дә берьюлы сикереп торып утыралар да күккә карыйлар.

Бергә. Кая очып китте алар?

Бергә. (бер-берсенә карап) Кемнәр?

Бергә. (тагын күккә карап). Кызлар!!!

Рәнис. Мин күргән төшне әллә сез дә күрдегезме?

Илназ. Син ул мин күргән төшне күргәнсең!

Малайлар куркып чыгып качалар. Икенче яктан, чаба-чаба, Шүрәле килеп керә.

Шүрәле. (уфылдый-уфылдый). Нинди кич соң бу? Әллә ахырзаман инде? Башта малайлар белән куыштык, хәзер инде арттан кызлар куа. Әллә алар минем күзгә күренәме? Әйе-әйе, ахырзаман бу. Ахырзаман алдыннан күзгә әллә нәрсәләр күренер, ди. Әллә күзгә күренә, әллә чынлап күренә, ну хәзерге кызларны, ә? Исең китәрлек! Малайлардан хужы.

Чыгып китә. Чаба-чаба, кызлар килеп керә.

Алия. Ну, бу малайларны, кирәкләрен бирәбез.

Гөлназ. Безне куркыталар, имеш. Куркыттылар, ди, көт!

Алия. Көтеп ят син аларның чыршы алып кайтканын.

Гөлназ. Бу нинди маскарад? Бала-чага шикелле кети-кети уйнап йөриләр.

Алия. Миңа калса, ул чын Шүрәле иде.

Гөлназ шаркылдап көлә.

Гөлназ. Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, диләр.

Шулвакыт ерактан җыр тавышы ишетелә. Сәхнәгә җырлашып малайлар керәләр.

Рәнис. Кызлар, әллә кайтып та җиттегезме?

Илназ.Яхшы булса да торган җир, сагындыра шул туган җир.

Рәнис. Үзебезнең егетләр шәбрәк дигән  фикергә килгән алар.

Алия. Бу нинди кәмит?

Илназ. Риҗ планетасы ошамадымени?

Гөлназ. Нәрсә сөйлисез сез, Шүрәлеләр?

Алия. Костюмнарыгызны әллә карга күмдегезме?

Гөлназ. Юкка, костюмнарыгыз шәп иде. Карнавалда урын бирерләр иде.

Алия. Малайлар, бәхәсләшмик. Барыбыз да исән-сау, бер-беребезне табыштык. Хәзер инде кайтсак та була.

Гөлназ. Чыршыгыз кая соң әле? Ике имгәк бер чыршы да чаба алмаган.

Алия. Чыршы чабарга вакытлары булмаган, шүрәле булып урман буйлап чабып йөргәннәр.

Гөлназ. Элек малайлар сугыш-сугыш уйныйлар иде, ә болар...

Рәнис. Кызлар, без чыршы чапмаска булдык. Без бит булачак экологлар.

Бу вакыт сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. Бик дөрес әйтәсез, егетләр. Бу фикерегез миңа бик ошый.

Рәнис. Бу нинди серле алан?

Илназ. Юк, бу ниндидер куркыныч алан!

Рәнис. Юк-юк , бу могҗизалы алан!

Кар кызы. Таныш булыйк, мин-Кар кызы. Ә бу бабаем-Кыш бабай. Сез, мөгаен , безне каршыларга килгәнсездер? Рәхмәт сезгә. Без инде бабаем белән юлны ничек табарбыз икән дип, борчылып тора идек.

Кыш бабай. Бик әйбәт малайлар, кызлар янына барабыз икән. Йә, Яңа елны каршылыйбызмы соң бүген?

Барысы бергә. Әлбәттә.

Җырлыйк, дуслар, бергә-бергә,

Яңгырасын яңа җыр.

Ак бәхетләр, ак шатлыклар

Алып килен Яңа ел.

Ап-ак кардан атлыйк бергә,

Салыйк җирдә яңа юл.

Ак шатлыклар, ак бәхетләр

Алып килсен Яңа ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "АНАЛИЗ ГЕОМЕТРИЧЕСКОЙ ФОРМЫ ПРЕДМЕТА"(презентация на семинаре учителей ИЗО и черчения РСО – Алания

Цель урока.  Научить учащихся уверенно различать модели геометрических тел,  правильно  называть  их, а также мысленно расчленять предмет на составляющие его геометрические тела с ...

ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ РАБОТА ПО ТЕМЕ «Алан Милн и его забавный персонаж по имени Винни - Пух»

Выполнили:  Кошелева Надежда, Курская Дарья, ( ученицы 5А класса МКОУ Венгеровской СОШ № 2)Руководитель: Булатошкина О.А., учитель иностранного языка первой квалификационной категорииОбучающиеся ...

Презентация на тему "Алан Милн"

Презентация создана для учащихся 7 класса школ с углубленным изучением английского языка, занимающхся по учебнику О.В. Афанасьевой и И.В. Михеевой...

Анализ загрязнения воды, почвы, воздуха вредными химическими веществами в РСО-Алании

Охрана природы - задача нашего века, проблема, ставшая социальной....

Занятие кружка "В мире книг" на тему "Знакомство с Винни-Пухом и Аланом Милном".

Цель: продолжить знакомство со сказкой «Винни Пух и все-все-все», создать композицию «Зачарованный лес».Задачи:  познакомить с творчеством Алана Милана, вызвать интерес к произведению и её ...

Урок на тему «Алан Милн»

Урок на тему «Алан Милн» для 7 класса школ с углубленным изучением английского языка с презентацией, содержащей дополнительную информацию о писателе, его жизненном пути и героях его произведений. Урок...