"Куян кызы" әкияте
материал на тему
Предварительный просмотр:
А. Алишның “Куян кызы” әкиятенә сценария
Автор: Бер соры Куянның бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән.
Куян әнисе: Әлли-бәлли итәр бу
Йокыларга китәр бу
Тырышып сабак укыгач
Галим булып китәр бу
Автор: Бервакыт куян кызына яңа киез итекләр алып кайткан.
- Мә, кызым, аякларың туңмасын, авыртмасын.
- Рәхмәт әни.
(кыз аягына итекләрне кигән)
Шигырь:
Аягымда киез итек –
Атлап киттем тигез итеп.
Тигез итеп – тиз-тиз итеп,
Тип тиз итеп, төп-төз итеп!
Йөри итек кызык итеп –
Чабып китә кызып китеп.
Үзе йөри киез итек,
Киез итек, көяз итек!
Автор: Кыз бик шатланган. Әнисенә рәхмәт әйткән. Яңа киез итекләрне кигән. Уйнарга киткән
Автор: Бик озак уйнаган.
Җыр: Сез дә безгә кушылыгыз.
Сез дә безгә кушылыгыз
Без шатлык яратабыз
Тирә-юньне яңгыратып
Җырларга яратабыз
Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән
Безнең белән, безнең белән әйлән
Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.
Без биибез тыпыр-тыпыр
Без бии без тып та тып
Без башласак бик тиз генә
Булмый безне туктатып
Автор: Ләкин куян кызы җылы итекләрдән бик тиз туңган.
- Туйдым мин бу киез итекләрдән. Яланаяк йөрү күпкә рәхәт..
Автор: Карда да, бозда да яланаяк йөгергән.
Бию: Татар халык биюе
Автор: Бер көн шулай йөгергән, икенче көн дә шулай яланаяк йөгергән. Бервакыт әнисе янына килгән.
Шигырь:
Куян ак туннан,
Ә үзе туңган.
Ул ап-ак булган
Әллә туңганга?
Әллә курыкканга.
Дерелди-дер-дер,
Дерелди дер-дер.
- Әни, әни, минем аякларым авырта!
- Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аякларын шешкән бит. (Тотып карый). Ай кызым, аякларын туңган бит синең.
Автор: Куян борчылган. Шулвакт Тиен килеп кергән. (Тиен керә)
Шигырь:
Урманда яшимен
Үзем бик җитез мин.
Агач башларында торам
Кышын-җәен мин.
Агачтан-агачка,
Сикереп йөрим мин
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итәм мин
Автор: Ул болай дигән:
- Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай. Син Доктор Айболитка шалтырат әле. Аннан киңәш сора. (Куян телефон алы, номер җыя)
- Доктор Айболит, алло! Исәнмесез.
- Исәнмесез!
- Мин куян. Минем кызымның аяклары авырта. Килеп китә алмассыз микән
- Хәзер киләм.
Шигырь:
Агач төбендә яшәүче
Ягымлы айболит мин
Беренче ярдәм кәрсәтәм
Барлык авыруга мин
(Айболит куян өенә кирә)
-Исәнмесез! Мөмкинме?
- Исәнмесез, доктор. Мөмкин. Узыгыз.
(доктор Айболит куян кызы янына килә)
Автор: Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа әйткән:
- Менә бу даруларны сөртерсез. Ә син Куян кызы, терелгәч, киез итекләреңне салкын көннәрдә салма, әниеңне тыңла!
Автор: Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәт әйткәннәр.
- Рәхмәт, Доктор Айболит.
- Рәхмәт
Өч көндә Куян кызының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый.
Жыр:
Килдек сезгә якынайтып
ерак юлларны
Күнелләргә канат итеп
Якты уйларны
Рәхмәтебез чиксез безнең кадерле дуслар
Хөрмәт итүегез өчен безнең җырларны
Припев: Һаман шулай бергә-бергә
Гөрләшеп яшик
Дуслык җиңүләр китерсен
Берләшеп яшик.
Шатлык белән сугарылган
тормыш тагын да
Җыр белән дусларны бәйләп
Гөрләшеп яшик
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация "Куян"
Татар теле Һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм телен үстерү өчен алдагы презентацияне кулланып була....
Г. Тукайның "Ташбака илә Куян" мәсәле
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 2 сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе....
Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” хикәясе.
4 нче сыйныф өчен әдәби-уку дәресе...
Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” хикәясе.
4 нче сыйныф...
"Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты
Конспект урока литературного чтения для II классов...
Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...