"Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты
план-конспект по теме
Конспект урока литературного чтения для II классов
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 50 КБ |
Предварительный просмотр:
Гарәфетдинова Алия Гомәр кызының
әдәби уку дәресенә план һәм конспекты
Дата:
Сыйныф:
Тема: Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте.
Максат:
1) укучыларны Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте белән таныштыру, дөрес укырга өйрәтү;
2) укучыларның уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету, логик фикерләү сәләтен үстерү;
3) укучыларда хайваннарга, җәнлекләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиhазлау: дәреслек, презентация, рәсемнәр, такта, компьютер
Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү
Кулланылган методлар һәм алымнар: укытучы укуы, әңгәмә, сүзлек белән эш, аңлатмалар бирү, сорауларга җаваплар бирү һ.б.
План
- Оештыру
- Исәнләшү, укучыларны барлау;
- Укучыларның игътибарын туплау; дәрес материалын теләп үзләштерү өчен, уңай психологик халәт булдыру.
- Актуальләштерү
- Үткән дәрес материалын искә төшерү;
- Хикәянең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү.
- Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
- Табышмакларга җавап табу;
- Укучыларны дәреснең темасы белән таныштыру;
- Сүзлек белән эш;
- Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте белән танышу.
- Физкультминутка.
- Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
- Сорау-җавап рәвешендә әсәргә анализ ясау;
- “Куян баласының исемен язучы ничек уйлап тапкан?” соравына җавап эзләү;
- Табышмакларга җавап эзләү.
- Дәресне йомгаклау
- Өй эше бирү;
- Актив укучыларны билгеләү, билгеләр кую.
Дәрес барышы:
1. Оештыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
укучы: Исәнмесез, укытучы апа!
Укытучы: Бер-беребезгә уңышлы көн теләп, бүгенге уку дәресен башлап җибәрәбез, укучылар!
Укытучы: Сүзне дежур укучыга бирәбез. (Укучыларны барлау)
2. Актуальләштерү.
Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без нәрсә укыдык? Кайсы язучының әсәре белән таныштык?
укучы: Узган дәрестә без В.Монасыйповның “Кем белән кем” хикәясен укыдык.
Укытучы: Укучылар, өйгә эш итеп әлеге хикәянең кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә бирелгән иде.
(укучылар әзерләнәләр, хикәянең кыскача эчтәлеген сөйлиләр.)
Укытучы: Молодцы, укучылар! Димәк, кешеләрне киендерүчебелән чишендерүче кем инде ул?
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
Укытучы: Молодцы, укучылар!
3. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
Укытучы: укучылар, сез ниндим җәнлекләрне беләсез? Кыш көне алар нишлиләр?
(укучыларның җаваплары)
Укытучы: Әйе! Кыш көне ңәнлекләр зуравырлыклар кичерәләр. К.бесе салкынннан,ачлыктан кышны чыга даалмый, үлә. Без кулыбыздан килгәнчә, җәнлекләргә булышырга - аларга ашарга бирергә тиешбез.
Укытучы: Укучылар, бүген без Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте белән танышырбыз.
Укытучы: Әкиятне укый башлаганчы, аңлаешсыз сүзләрне аңлатыйк, укучылар.
улый – воет
суыктан – холода
мамык йонлы туны – шуба из мягкого меха
үтеп керә алмый – не проходит (не продувает)
ямансу, күңелсез – скучно
кар катламы аша – через слой снега
яктылык – свет
бәләкәй – кечкенә
тышта – на улице
торгызып тыңлый – слушает поднимая уши
җәнлек – зверь
бертуктаусыз – безостановично
карыны ач - голодный
Укытучы хикәяне 1 кат укый.
Чылбырлап уку.
Физкультминут
Укытучы: Укучылар, “Очты-очты” уенын уйнап алыйк әле!
Укучылар торып басалар, игътибар белән укытучыны тыңлап, очу хәрәкәтләре ясыйлар.
“Очты очты каргалар очты, ... агачлар, казлар,....чыпчыклар, канатлар һ.б.”
4. Белем hәм күнекмәләрне ныгыту
Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Нуякка ярдәм итегез әле, сорауларга җавап бирегез.
(сорауларга җавап бирү)
Укытучы: Укучылар, куян баласының исемен язучы ничек уйлап тапкан?
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
Укытучы: Ни өчен Нуяк ач, ялгыз посып утыра?
укучы: Тышта салкын кыш, Нуяк кар астында ята. Әнисе ашарга эзләргә киткән.
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
Укытучы: Әйе, укучылар! Нуякка бит башка куркыныч та яный – аны төлке яисә башка җәнлек тотарга мөмкин. Ләкин куян баласы моны белми әле, ул ашарга көтә.
Укытучы: Укучылар, сезнеңчә ничек: буран елыймы, әллә җилме? Белешмә өчен сүзләрдән файдаланып, җавап бирегез.
(укучыларның җаваплары тыңланыла)
Укытучы: Укучылар, буран турындагы табышмакларны укыйк. Аларның эчтәлеге син сөйләгәннәргә туры киләме?
5. Дәресне йомгаклау.
Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?
(укучыларның җаваплары)
Укытучы: Димәк, кышын җәнлекләр зур авырлыклар кичерә икән. Кешеләр аларга ризык белән булса да ярдәм итәргә тиешләр.
Өй эше бирү. Буран турындагы табышмакларны истә калдыр. Эчтәлеген сөйлә.
Билгеләр кую.
Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә бик актив булдыгыз! Сау булыгыз, укучылар!
укучы: Саубулыгыз, укытучы апа!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/03/02/picture-64323.jpg)
Презентация "Куян"
Татар теле Һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм телен үстерү өчен алдагы презентацияне кулланып була....
![](/sites/default/files/pictures/2013/04/16/picture-243482-1366107253.jpg)
Г. Тукайның "Ташбака илә Куян" мәсәле
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 2 сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе....
![](/sites/default/files/pictures/2016/06/04/picture-795631-1465069296.jpg)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/03/picture-821031-1475484390.png)
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты. 4 нче сыйныф рус төркеме. 2015 уку елы...