Сабый күзләре. Ятим балалар.
классный час (6 класс) на тему

Гайнутдинова Муслима

Бу класс сәгате ятим балаларның ачы язмышы турында. Укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә юнәлдерелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sabyy_kuzlre.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате

6 класс укучылары өчен

Сабый күзләре... Моңлы,   чарасызлык  тулы сагышлы  күзләр. Шуңа -ялгызлык та өстәлә. Ул әле куркыныч диагноз -  Ак кан – белокровие авыруы диагнозы куелуны да, аның ахыры ни белән бетәргә мөмкинлеген  дә аңлап  бетерми, бары тик хәленең җитди, куркыныч булын гына сизә...  Казан шәһәренең балалар  республика клиник шифаханәсенең онкология  бүлегендә аның кебек балалар күп-күбен, тик аларның яннарында якыннары, әниләре бар шул, аларга ни дисәң дә җиңелрәк, алар бераз иркәләнеп тә алалар. Илгиз янына да киләләр. Тик,  социаль-яклау бүлегеннән  хәл белергә килгән чит-ят апалар, аларның күчтәнәчләре, уенчыклары гына күтәрми шул күңелне. Ул һаман башка берәүне көтә. (кара күлмәкле кызлар бии)

 Менә көннәрдән бер көнне палата ишеге ачылып китә.  Аннан  зәңгәр күзле,   нурлы йөзле бер апа килеп керә. Керә дә,  туп-туры Илгиз янына килеп, йомшак тавыш белән “Исәнме, улым! ”- дип. эндәшә. Бу кеше - авыру булуына карамастан  Илгизне уллыкка алырга теләүче ,соңрак , аны    үлем тырнагыннан йолып калырга ярдәм итүче,  малайга гомерендә күрмәгән ана назын бүләк итүче олы йөрәкле Сания ханым, Илгизнең    Сания әнисе    булып чыга. (ак күлмәкле кызлар бии)

(Слайдлар)

2006 елның  яз айларында булган бу хәлләрдән соң  малайның тормышында зур  үзгәрешләр башлана:  Сания һәм Рифкат  Гарифуллинар Илгизне  Чирмешән районы  Түбән Кәминкә авылында яшәп ятучы гаиләләренә алып кайталар. Аны анда аларның өлкән балалары көтеп тора. Бу мәрхәмәтле кешеләр үзләренең   6 баласы өстенә  Илгизнең энекәше Илгизәрне дә үз гаиләләренә сыендыралар.

Ел артыннан еллар үтә... Илгиз әнисе Сания белән бик еш шифаханә юлларын таптый. Аңа  көчле уколлар бирәләр, зур дозада тәмсез, ачы дарулар эчертәләр. Дөрес авыру бирешергә теләми әле. Тик режимлы  туклану,саләмәт яшәү рәвеше  тора- бара үзенең нәтиҗәсен күрсәтә: әкренләп  көчле препаратларның тәүлеклек дозасы 175 миллиграммнан 100 миллиграммга төшә, ә 2012 елда Илгизнең инвалидлыгын бөтенләй алып ташлыйлар. Өстән кара мөһер төшә, егет үзен тулы канлы тормыш белән яшәүче кеше итеп тоя башлый. Авыру белән бергә күзләреннән тирән сагыш, ачы язмыш өчен үртәлү юкка чыга.  Аның урынына яшәү чаткысы, тормыш дәрте кабына. Бу уңышларда, әлбәттә Сания ханымның өлеше бәяләп бетергесез. Йокысыз үткән төннәр, анализларның нәтиҗәсен көтеп дер калтырап табиб ишеге төбендә басып  торулар  дисеңме, бар да үтә Ана башыннан. Ә укырга теләк уяту өчен тырышулар, аларның тәртипләре, үз-үзләрен тотышлары өчен борчылулар -  санап китсәң, саның җитмәслек! Балаларга үрнәк күрсәтер өчен үзең дә үрнәк  булырга кирәк бит әле. Өс-башлары бөтен, тамаклары тук булсын өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт итәргә дә кирәк.  Үзең генә эшләү аз, балаларны да эшкә, тырышлыкка өйрәтеп үстерегә тиешсең. Шуңа да алар гаиләләре белән  50 сутый җир эшкәртәләр. Анда күп итеп бәрәңге, суган һәм башка яшелчәләрне мулдан үстерәләр. Хуҗалыкта ат, эре мөгезле терлекләр асрыйлар, шуның белән көн итәләр. Әтиләре Рифкать авылда механизатор булып эшли, тырыш хезмәте,эшенә намус белән каравы өчен мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.  Бар тапканын өенә, балаларына ташый, “булсын” дип тырыша. Ул гомере буена ”Үз көннәрен үзләре күрерлек булып үссеннәр”-, дип, бөтен балаларда  хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Хуҗалыкта балаларны аермыйча, вазыйфаларны тигез бүлә. “Аллага шөкер,бүгенге көнгә  хәтле йөзгә кызыллык китермәделәр, алдагы гомерләрдә дә шулай булсыннар инде” – дип теләкләр тели Сания әниләре. Амин, шулай булсын. Изге күңелле бу Ананың догалары көмеш нурлар булып күкләргә  ирешсен.

Сикәлтәле тормыш юлларында үз балаларына гына түгел, кеше балаларына да туры юл күрсәткән, тудырган ана түгел, үстергән ана  Сания Гарифуллина зур мәртәбәгә  --АНА дигән бөек исемгә,   чын мәгънәсендә олы хөрмәткә лаек.

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, 
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, 
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, 
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла. 

Кадерләп үстергән мин синең җимешең, 
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. 
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, 
Күңелең назларын күзеңнән таныймын. 

Боларга бәрабәр ни генә бирәем, 
Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем. 
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа, 
Үзеңә аталган җырымны кушып ал. 

Кадерләп үстергән мин синең җимешең, 
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. 
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, 
Күңелең назларын күзеңнән таныймын. 

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным, 
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын. 
Ай белән кояшны бирим дип уйладым, 
Үрелеп алырга җитмәде буйларым. 

Кадерләп үстергән мин синең җимешең, 
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. 
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, 
Күңелең назларын күзеңнән таныймын –

Дип җырларга ярата Илгиз  күңеле моңга тулган мәлләрдә.

Ә хәзер улы Илгиз башкаруында әнисенә багышланган  тагын бер җырын  тыңлап үтегез.
 Сораулар буенча әңгәмә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Сөйлем.(«Сурет сабағы»).

Урок учителя начальных классов Енбекшинской начальной школы Жанибекского района ЗКО Хайруллиной Гульдарии Жусуповны...

Сабақтың түр өзгерістері.

Урок учителя биологии СОШ имени Т.Жарокова Жанибекского района ЗКО Закариной Гулии Сансызбаевны...

Сценарій свята "Презентація п\'ятого класу".

Сценарій позакласного заходу для учнів 5 класу....

5-9 сыныптарға технология пәнінің қыз балаларға аранлған сабақ жоспарлары

2015-2016 оқу жылына аранлған ҚР білім және ғылым министрлігінің білім стандартына сай жасалған күнтізбелік жоспарға  жасалған сабақ жоспарлары...

Сабақтың тақырыбы: Көкжиек. Көкжиек тұстарын анықтау (топ-серуен) экскурсия сабағы.

Оқушылардың көкжиек және көкжиек тұстары ұғымын қалыптастыру.Күнге, жергілікті белгілерге және компасқа қарап көкжиек тұстарын анықтауға жаттықтыру....

Ятим бала сагышы.

Өстәл артында бер кыз бала кәгазьгә нидер яза, туктап- туктап, күзләрен сөртә. Аннан өстәлдәге радионы ача. Җыр яңгырый....