Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗатына багышланган кичә.
методическая разработка на тему
Әлеге кичә якташыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗатына багышлана.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.s.mohemmetshin_kitap_ukuchylar_konferentsiyase.docx | 29.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Якташ язучыбыз Гарифжан Садыйк улы Мөхәммәтшинга 70 яшь тулу унаеннан китап укучылар конференциясе.
Кичә барышы.
Сәхнә ачыла, Гафарова Гөлчәчәк белән Базагутдинова Динә җыр җырлап чыгалар. “Ак җыр” Г. Мөхәммәтшин сүзләре, Азат Хөсәенов көе.
Зөһрә:
Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!
Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм – Буген бездэ кунакта зур хөрмәткә ия булган шэхес, язучы, юбиляр Гарифҗан Садыйк улы Мохэммэтшин белэн очрашу тантанасы.
Ильяс:
Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.
Зөһрә:
Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,
Шаулап узган тормыш билгесе,
Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,
Ирешелгәннәрнең көзгесе.
Ильяс:
Яшьлек калган, истәлекләр калган,
Яза-яза тулган көндәлек.
Кайсы елның кайсы көне генә,
Түгел микән сагынып сөйләрлек.
Сәхнәдә кызлыр башкаруында “Лирик бию”
(Юбилярның кыскача биографиясе сөйләнә.)
Зөһрә:
Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин
1941 елның 12 октябрендә Арбор авылында туган. 1957 елда Арбор җидееллык мәктәбен, 1960 елда көмеш медаль белән Балтач районының Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында ук җәйге-көзге чорларда туган авылындагы «Татарстанның 30 еллыгы» колхозында атлы йөк ташучы, комбайнчы ярдәмчесе, бер ел комбайнчы булып эшли. 1964 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, физика һәм производствога өйрәтү укытучысы белгечлеге ала. 1964-1968 елларда Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбендә физика, математика укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшли. 1968-1975 елларда – Чепья урта мәктәбенең физика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. 1975-1977 елларда – Яңгул урта мәктәбе директоры. 1977 елның июлендә Г.Мөхәммәтшин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1991 елдан – район хакимияте башлыгы урынбасары.
Ильяс:
Ул озак еллар дәвамында район тормышының социаль-мәдәни тармагына, төзелеш эшләренә җитәкчелек иткән. Ул чорда районның барлык авылларына заманча юллар, елгалар аша тимер-бетон күперләр төзелгән, район тулысынча газлаштырылган, социаль-мәдәни объектларның киң челтәре барлыкка килгән. Халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, мәдәният һ.б. тармакларда тирән структур үзгәрешләр булган, аларның географиясе киңәйгән, эчтәлеге баетылган, сыйфаты яхшырган. Социаль яклау оешмаларының яңа, киң челтәре барлыкка килгән. Гарифҗан абый Мәхәммәтшин мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат белән шөгыльләнгән. Шигырьләре республика матбугатында 1970 елларда еш басыла башлый. «Килегез, дусларым!», «Гомерлек язым», «Керим әле урманнарга», «Бәхет» кебек шигырь җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән. Балаларга багышланган «Уеннан уймак», «Серләвек», «Сүтелгән йомгак» китаплары дөнья күргән. Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Луиза Батыр-Болгари, Азат Хөсәенов һ. б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60тан артык җыр иҗат иттеләр.
Бирегә нәфис сүз остасы Асадуллина Диләрәне чакырабыз.
Зөһрә:
Гарифҗан абыйның күп җырлары халык арасында киң популярлык казанды. «Керим әле урманнарга», «Яшьлегем кайтавазы», «Аулак өй», «Яшь сылуга» кебек җырлары төрле елларда «Татар җыры» фестивальләрендә лауреат булды. Аның җырлары Хәйдәр Бигичев, Зөхрә Сәхабиева, Зилә Сөнгатуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Салават Фәтхетдинов, Габделфәрт Сафин, Айдар Фәйзрахманов һ. б. җырчыларыбызның репертуарында булды. Тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Төрек һәм немец шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Газаплы күченү» романы, «Утыз рамазан вәгазе», «Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия» кебек китаплар басылып укучыларга иреште. Гарифҗан абый Мөхәммәтшинның үткен публицистик язмалары еш басыла. Халык иҗаты әсәрләрен җыю, барлау, укучыларга ирештерү буенча актив эшли. Район һәм туган авылы тарихын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә зур эш башкара.
Ильяс:
Гарифҗан абый Мөхәммәтшин 1989 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителгән. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Халык депутатларының уналтынчы-унтугызынчы чакырылыш район Советы депутаты, аның башкарма комитеты әгъзасы. Күп мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланган. Татарстан халыкларының беренче, Татарстан укытучыларының бишенче съездлары делегаты. Беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары эшендә делегат булып катнашкан. Хезмәтләре өчен берничә медаль белән бүләкләнгән. «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», Татарстан Мәгариф министрлыгының «Мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен» билгеләре иясе. 1991 елда Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгән. Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе.
Сәхнәдә “Аулак өй” җыры
Башкара Әдилә Исрафилова
Г.Мөхәммәтшин сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе.
Зөһрә:
Тукталып тын кал да, бер тыңла:
Җырлыйлар бодайлар, арышлар, —
Басулар киңлеген әйләнеп
Дулкыннар кайталар чабыштан.
Авыл кешесенең илаһи хозурлыкка ия булган мизгелләре була: болында печәннәр хуш ис бөркегәндә, басуда ашлыклар өлгергәндә, умарталыкта бал суыртканда, алмагачтан алма җыйганда... Шушы халәтне гаҗәеп оста итеп шигъри юлларга сала ул безнең шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин.
Хасанова Фирузэ нәфис сүз.
Ильяс:
Ирексездән шигырь юлларын илһамланып укуны дәвам итәбез:
Тукталып тын кал да, бер тыңла:
Солылар кыңгырау кагалар,
Әйтерсең еракта юл иңләп
Ярсыган пар атлар чабалар...
Зөһрә:
Гарифҗан абый Мөхәммәтшин - туган як табигатебезне моңга төреп көйгә салучы, хезмәткә мәхәббәт җырлаучы шагыйрь ул. Ул төбәгебезнең былбыллары белән сайраша, чишмәләре белән серләшә, урманнары белән хозурлана, кешеләренә дан урый.
“Керим әле урманнарга”, “Аулак өй”..... Ул 60тан артык җырның сүзләрен иҗат иткән, дистәдән артык шигырь китабы бастырып чыгарган. Бу җырлар татарлар яшәгән нинди генә төбәктә җырланмый да, кемнәр тарафыннан гына көйләнми.
Сәхнәбездә мәктәбебез сандугачы Мөхетдинов Нурсил
“Керим эле урманнарга” Г. Мөхәммәтшин сүзләре
Рөстәм Яхин көе.
Ильяс
Кинәт кенә профессиональ шагыйрь дәрәҗәсенә кадәр үсмәгән ул. Заманында кулъязмаларын Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Нури Арсланов кебек остазларына укытып, әнә шул поэзия аксакалларының фатихасын алган; көне-төне иҗат газаплары аша бүгенге көндәге югары дәрәҗәгә җитеп, өлгереп, пешеп җиткән шагыйребез ул.
Халкыбызда шундый бер әйтем бар: “Ирдәй ирнең эчендә иярләгән ат ятар.” Аның шигъри йөрәгенә гади иярле ат кына түгел, канатын җәйгән иярле ат сыйган. Шуңа күрә аның шигъри моңнары күкләргә аша, ташкын булып диңгезләргә ыргыла:
Кеше күңеле — зәңгәр диңгез кебек,
Диңгезнең дә киңе, тирәне!
Бер уйнаса күңел дулкыннары —
Диңгезләрнең нигә кирәге!
Нәфис сүз, Хэйретдинова Гузэл
Зөхрә:
Беркемнең дә тормыш сукмаклары майлаган табадагы шикелле шома гына бармый. Иҗатының шактый бер чорында ул үзенең шигырьләрен район газетасында Мөхәммәт Гарипов имзасы белән бастырып килгән. Баксаң, аның иҗатына табу салынып, шигырьләрен район газетасына бастырмаска дип редакторга күрсәтмә бирелгән диләр. И алла! Шигьри канатларны сындырып буламы соң? Уй-фикерләр һәрчак ирекле ләбаса! Әнә, җәлилчеләр шигырьләрен, җырларын палач балтасы астында да иҗат иткәннәр. Гарифҗан абый Мөхәммәтшин шактый еллар дәвамында район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр җитәкче вазифаларын башкарган. Ул чорда күпме генә күперләр төзетмәгән дә, күпме генә юллар салдырмаган икән ул? Бу сорауларга җавапны сез Гарифҗан абыйның үзеннән ишетә аласыз.
Гарифжан абый! Сезгә суз бирәбез!
(Г.Мөхәммәтшин сөйли)
Ильяс:
Ә хэзер сәхнәгә усеп килүче җырчыбыз Руслан Габрахмановны чакырабыз “Сөйләр эле сандугачлар” Г.Мөхәммәтшин cүзләре Илгиз Зарипов көе
Зөхрә:
Гарифҗан абыйның тормыш биографиясендә зигзаглар юк. Барлык этапларны эзлекле рәвештә үтеп, гел югарыга күтәрелгэн ул. Гади укытучы, директор урынбасары, мәктәп директоры, район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, мәгариф, мәдәният һәм социаль мәсьәләләр буенча район хакимияте башлыгы урынбасары. Районда нинди генә мәдәни яки мәгърифәткә кагылышлы чара булмасын, ул аның инициаторы, ул аны оештыручы һәм ахыргы нәтиҗәсенә җиткерүчесе.
Шундый һәрбер чарада ул төпле уйланылган, мантыйк фикерле чыгышы белән катнашыр һәм үз фикерен дәлилләп, тыңлаучыларның җаннарына сукмак салып, аларга яңа көч һәм дәрт өстәр. Ачык чырайлы, шат күңелле, югары зәвыклы, шигъри йөрәкле олы зат ул. Шундый итеп беләбез без якташыбыз Гарифҗан Садыйк улы Мөхәмәтшинны — үзебезнең Мөхәммәтшинны.
Бәйрәмебезне “Аккошлар” биюе белән дәвам итәбез
Ильяс:
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына cез яшим дип дөньяга аваз салгансыз, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгелэгэн. Кечкенә чакта һәр кеше туган көнен шатлык-сөенечләр белән көтеп ала, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлый. Кеше бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Гарифжан Абый! Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче кеше булып калыгыз.
Җырлый Гөлгенә Халиуллина “18 яшем язы” Г. Мөхәммәтшин сүзләре, Азат Хөсәенов көе.
Зөһрә:
Гарифжан Абый!Ачуланмагыз инде,
Узган елларыгызны барлыйбыз.
Бераз көнләшеп тә, сокланып та
Яратып та Сезгә карыйбыз.
Көнләшәбез, чөнки мондый хөрмәт,
Бик күпләргә әле эләкми;
Хезмәтегез халык күз алдында
Артык сүзләр монда кирәкми.
Ильяс:
70 яшь ул гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар;
Алда көтә әле зур планнар
Үстерәсе нәни оныклар.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Зөхрә:
Гарифҗан абый! Безне хөрмәт итеп, вакытыгызны табып шушы очрашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт!
Йөзегездә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барсы да кабул булсыннар.
Ильяс: Сәхнәдә Татар халык биюе.
Сүзне мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловнага бирәбез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)
Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...
КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.
Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш. (5-8 класслар өчен)...
Г. Тукай иҗатына багышланган Шигырь бәйрәме
Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игъла...
Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...
Таныш моңнар.(И. Юзеевнең тормыш һәм иҗатына багышланган уен – тамаша)
Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып а...
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.
Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....