Г. Тукай иҗатына багышланган Шигырь бәйрәме
материал (5 класс) по теме

Абдукаева Гулия Габделхаевна

Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игълан ителә. Конкурска килгән шигырьләрнең иң яхшылары сайлап алына. Алар кимендә 10 – 15 булса, бәйрәм күңелле үтәчәк.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Шигырь бәйрәме.

                                                            Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Абдукаева Гөлия Габделхай кызының

әдәби кичә эшкәртмәсе.

Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игълан ителә. Конкурска килгән шигырьләрнең иң яхшылары сайлап алына. Алар кимендә 10 – 15 булса, бәйрәм күңелле үтәчәк. Бәйрәм алдыннан шигырьне матур, сәнгатьле сөйләүчеләргә Тукайның кайбер шигырьләрен , җырларын яттан өйрәнеп килергә кушыла. Ә “Су анасы”, “Шүрәле” кебек әсәрләрне сәхнәләштерергә дә була. Кайбер укучыларга Тукайга багышланган шигырьләр, бөек кешеләрнең канатлы сүзләрен дә өйрәнергә мөмкин.

Кичә уздырыла торган зал укучыларның төрле рәсемнәре белән бик матур итеп җиһазлана. Сәхнә уртасына Г. Тукай портреты элеп куела.

Бәйрәм башланыр алдыннан “Туган тел” җыры яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Исәнмесез, кадерле дуслар, укытучылар, кунаклар! Бүген мәктәбебездә олы бәйрәм – сөекле шагыйребез Г. Тукай хөрмәтенә багышланган Шигырь бәйрәме.

Бер укучы чыгып Ш. Галиевнең “Туры Тукай” шигырен яттан сөйли.

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп

Сөйләнелгән элек- электән.

Күз алдына аны боек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

Әйтерсең лә Тукай бар гомерен

Арка туңып кына яшәгән.

Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең

Яшен булып шагыйрь яшьнәгән.

Әйткән сүзе – аткан угы һәрчак

Туры тигән, читкә китмәгән.

Зирәк халык аны юкка гына

“Туры Тукаебыз” димәгән!

Мескен халык, мескен хаклык булмый,

Мескен шагыйрь була дисеңме

Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк

Тукай дигән горур исемне.

Якты йолдыз булып атылган ул

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, боек булмаган.

Алып баручы. Мәктәбебездә яшь иҗатчылар конкурсы үткәрелгән иде. Хәзер шунда актив катнашкан укучыларны сүхнәгә чакырабыз.

Шигырь иҗат итүче укучылар берәм –берәм үзләренең шигырьләрен сөйлиләр. Алар арасына Тукай шигырьләре, җырлары, сәхнәләштерелгән әзекләр дә кертергә мөмкин. Кичә ахырында бер укучы Р.Миңнуллинның “Әллүки” шигырен сөйли.

Шигырь сөйләгәндә “Әллүки” көе яңгырый. Шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамлана.



Предварительный просмотр:

“Каралды”

МБ җитәкчесе

________________Сәлимова М.Ш.

Беркетмә №

 _____________2011 нчы ел

 “Килешенде”                                               Милли мәсьәләләр буенча  директор урынбасары  ТР Зәй муниципаль районы

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

__________     Г.Г.Абдукаева  

 ___________     2011 нчы ел                                                                                                                                                                                                                              

“Раслыйм”

ТР Зәй муниципаль районы

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” директоры  

 ___________________В.А.Данилова                                                          

  Приказ № ___

____________________2011 нчы ел                                                                                                                                                                            

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

2 нче сыйныфның рус төркеме буенча әдәби укудан эш программасы

Төзүче

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Абдукаева Гөлия Габделхай кызы



       2011 – 2012 нче уку елы



        

                                                                                                                             

                                                                                                                       Әдәби уку  - 70

                 Атналык сәгатьләр саны – 2

       

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар әдәбиятыннан вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)  

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре 5 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч гомуми белем өчен төп белем программасы нигезендә төзелде.  

Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): ике кисәктә. Р.З Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова. – Казан: “Мәгариф”, 2009.

Татар теле филология өлкәсенә керә. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү турындагы Законын, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

Әлеге эш программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  2 нче сыйныфының рус балалары өчен, атнага 2 сәгать уку дәресе исәбеннән төзелде.

  Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычының максатлары

Татар әдәбияты хакында беренчел күзаллау булдыру

Әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү

Әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү

Мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү,  татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру

Белемгә омтылыш тәрбияләү, укучыларның иҗади, логик фикерләвен, хәтерен эстетик зәвыгын үстерү, үз- үзен тәрбияләвенә ирешү.

  Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

                                                                                                                    Тыңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

                                                                                                                          Сөйләм

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу. 

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү        интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек :

Әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат дөньясы буларак уртак якларын һәм үзенчәлекле сыйфатларын күрергә өйрәтү;

Әдәбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;

Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү.

                                                                                                  Программаның эчтәлеге:

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсен истә тотып темаларга тәбәндәге сәгатьләр бүленешен алдым.

Өстәмә уку өчен Г. Тукайның “Безнең гаилә”, Р. Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә”, “Апельсин”, Ш. Галиевның “Кызыл трамвай” шигырьләре тәкъдим ителгән.

               2нче сыйныф (68 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без мәктәпкә барабыз (7 сәг.)

Беренче сентябрь турында сөйли белү.

Уку-язу әсбапларының барлы-гын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү.

Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү.

Бүген беренче сентябрь. Көн матур, җылы, кояшлы. Мәктәптә музыка уйный.

Синең дәфтәрең бармы? Юк. Сиңа дәфтәр кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле.



Айрат күнегү эшли (эшләми). Айрат укыймы?


Айрат яхшы укый. Айрат нинди билге ала? Айрат “4”ле ала.

 Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Мин икенче сыйныфта укыйм

Кояшлы, уку елы, башлана, сорау бир, җавап бир, сөйли, тыңлый, дәреслек, көндәлек, ел,  куя, өй эше, җөмлә, нокта, кичә, кабатлый,  билге, дүртле (бишле), күңелле, шигырь, дөрес, хәреф, аваз, иҗек, мисал, мәсҗәлә, тырыш, яхшы.

Көз җитә (6 сәг.)

Көз билгеләрен сөйли белү.

Көз җитә. Урамда салкын, көннәр кыска, төн озын, кызыл, сары яфраклар коела. Кошлар җылы якка китәләр .

Көз, көз көне, көн, төн, җил, исә, яфрак коела, исә, яңгыр, алтын,  ай, җылы як, елга, алтын,  китә.

Базарда (5 сәг.)

Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү.

Базарга барырга чакыра , кем белән барганыңны әйтә белү.

Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү.

Груша сары, баллы.  Син нәрсә яратасың? Мин карбыз яратам.


Әнием, әйдә базарга барабыз.  Мин базарга әнием белән барам.

Әйтегез әле, карбыз ничә сум тора?

11-20гә кадәр саннар, ачы, түгәрәк, баллы, чия, карлыган, алма, лимон, груша, слива, миләш, кура җиләге, карбыз.

Мин чисталык яратам (12 сәг.)

Шәхси гигиена предметла-рының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.

Бер-береңә комплимент әйтә белү.

Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү.

Авыру кешегә киңәш бирә белү.

Сөлге нинди? Ул чиста, йомшак, матур... . Мин сөлге белән бит сөртәм. Тарак белән чәч тарыйм.


Синең бантигың матур. Синең чәчең матур. Рәхмәт.

Кай җирең авырта? Минем башым авырта. Температураң бармы?

Дару эч, бал белән чәй эч.

Тамак, муен, үлчи, авырый, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, сөлге, авырый, авырта.

Гаилә, өйдә булышу (10 сәг.)

Гаилә турында сөйли белү. Гаиләдә кемне яратканыңны әйтә белү.

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.

Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

Предмет белән нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

Безнең гаиләдә биш кеше: әни, ... . Мин әнине яратам.


Син өйдә нишлисең? Мин әнигә булышам. Мин савыт-саба юам, гөлгә су сибәм.

Айдар утыр! Өчпочмак аша.  Нинди матур табын! Рәхмәт, өчпочмак бик тәмле. Син чәкчәк яратасыңмы?


Мин пычак белән ипи кисәм, кашык белән ашыйм.

Дәү әни (әти), бергә, ял итә, иртәнге аш, көндез-ге аш, кичке аш, әзерли, өстәл, кыстыбый,әйбәт, йомырка, ботка, уң як, сул як, сала, сөртә, кисә, ял көне, өстәл җыештыра, гөл, су, сибә.





        

Кыш (10 сәг.)

Кышкы табигатьне сурәтли белү.

Һава торышын сорый белү.

Кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү.


Кышкы уеннары төрләрен әйтә, уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.

Образларны характерлый белү.

Кыш җитте. Декабрь, гыйнвар, февраль – кыш айлары. Салкын җил исә, кар ява.

Урамда салкынмы? Әйе, салкын.

Без кошларга җимлек ясыйбыз, җим бирәбез.Син җимлек ясадыңмы?

Мәктәптә чыршы бәйрәме була. Син бәйрәмдә нишлисең? Мин бәйрәмдә җырлыйм.

Әйдә тауга барабыз, чаңгы шуабыз. Мин шумыйм, чанам юк.



Оля, сине Яңа ел бәйрәме белән котлыйм.

Нәсим саран, ул чана бирмәде.

Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, янында, тимераяк, каплый, кыш айлары, җимлек, көтә, кар бабай,  кар кызы, бии, күгәрчен, чыпчык, җим, риза, риза түгел, саран, юмарт, тәрбияле.

Туган җирем (6 сәг.)

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәрен әйтә белү.

Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә, аларны сурәтли белү.

Нинди транспортта  барганың-ны әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.


Авыл турында сөйли белү.

Син кайда яшисең? Мин Татарстанда яшим. Син нинди районда, шәһәрдә(авылда) яшисең?

Татарстанда Идел, ... елгалары бар.



Татарстанда аю, бүре, ... яши. Миңа куян ошый. Ул тиз йөгерә, матур.


Нинди транспортта барасың? Автобуста барам. Светофорда яшел ут яна – мин юл аша чыгам. Светофорда кызыл ут яна – мин туктыйм.

Авыл янында урман бар. Без урманга барабыз. Авылда күңелле, рәхәт.

Туган як, озын, киң,  аз, Идел, Нократ, Ык, Агыйдел,Чулман, ут яна, туктый, аша, туктый, чыга, бара, йорт, буенда, поши,  күңелле.

Кибеттә (4 сәг.)

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү.

Бер-береңнең киеменә компли-мент әйтә белү.

Ашамлыклар сатып ала белү.

Бу нинди кибет? Кибеттә нәрсәләр бар? Сания күлмәк кия. Күлмәк ничә сум тора?

Гөлшат, син бүген бик матур. Сиңа бу күлмәк бик килешә.

Миңа 2 кг алма үлчәгез әле. Ипи , шикәр бармы?

Калфак, түбәтәй, сарафан, тун, кия, ошый, сата, сатып ала, ерак, якын, тоз, үлчи, он, акча.

Җәй (8 сәг.)

Җәй көне турында сөйли белү.



Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Менә ямьле җәй җитте. Җәй көне көн жылы, кояшлы, рәхәт. Кояш кыздыра, урамда эссе.

Син җәй көне кая барасың? Мин авылга кайтам.

Оля, син сабантуйга барасыңмы? Сабантуйда нинди уеннар була? Чүлмәк ваталар, көрәшәләр, баганага менәләр.

Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, су керә, кызына, баганага менә, уен,чүлмәк, көрәшә.

                                                                        2 нче сыйныф өчен әдәби укудан тематик план

Тема

Сәг. саны

Дәрес тибы

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре


Имтиханга әзерлек

Үтәлү вакыты

План

Факт

1

Яңа уку елы белән

Үткәннәрне кабатлау

1

ЛГКК

Имитация һәм кабатлаулар аша авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, дөрес әйтелешен үзләштерү.

Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау.

2

1 нче сентябрь –зур бәйрәм. Текст уку

1

ЛКФ

Сүзләрне дөрес әйтеп, сәнгатьле укырга өйрәнү

3

1 нче сентябрь – зур бәйрәм.Диалог төзү

1

ЛГКК

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча бирелгән урнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү.

4

Үзем турында

1

ЛГКК

Татар алфави-

тындагы хәрефләр белдергән авазларның әйтелешен ныгыту

Диалогик сөйләм.

5

Безнең сыйныфта

1

ЛГКК

(татар һәм рус телләрендәге авазларны чагыштыру).

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча бирелгән урнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

6

Б.Рәхмәт “Мәктәпкә”

1

ЛГКК

Сорауны аңлап, аңа җавап бирү.

 

7

Мәктәптә зур бәйрәм.

1

Диалогик сөйләм

Соруны аңлап, аңа җавап бирү.

8

Яңа уку елы темасын кабатлау.

Көз җитте. Сүзлек белән танышу

1

Диалог., монолог.сөйләм

(татар һәм рус телләрендәге авазларны чагыштыру).

Соруны аңлап, аңа җавап бирү.

9

Көз җитте

1

ЛКФ

Соруны аңлап, аңа җавап бирү.

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча бирелгән урнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү.

10

Мин көз турында сөйлим.

1

Д/С, М/С

Монологик сөйләм.

Көз билгеләрен дөрес әйтә белү.

11

Җиләк-җимешләр

1

ЛКК

Лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

12

Базарда

1

ЛГКК

Монологик сөйләм.

13

Яшелчә кибете

1

ЛКК

Лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

14

Көз һәм балалар

1

ЛГКК

Көз билгеләрен дөрес әйтә белү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү(җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш);

15

“Көз”тексты

Чөнки теркәгече

1

ЛКФ,Д/С

М/С

Көз билгеләрен дөрес әйтә белү

16

Көндәлек режим

1

ЛКФ

Үз режимыңны төзү

17

Мин вакытны әйтә беләм

1

ЛКФ

Вакытны дөрес әйтә белү.

18

М.Җәлил “Сәгать” Уку тизлеге.

1

ЛГКК

Шигырьне дөрөс һәм сәнгатьле итеп

19

Мин бүген нишләдем?

1

Д/С, М/С

Дөрес укый белү.

20

Мин санарга өйрәнәм

1

ЛКК

Укылган яки тыңланган текст- ның төп эчтәлеген сөйләү;

Бергә һәм аерым өйрәтү.

21

Көндәлек режим темасын кабатлау

1

Д/С, М/С

Укылган яки тыңланган текст- ның төп эчтәлеген сөйләү;

22

Алсу – пөхтә кыз

1

ЛГКК

Дөрес укый белү.

23

Акыллы малай

1

ЛКК, ЛГКК, М/С

Текстны дөрес укы.

Уку.

24

Тән әгъзалары

1

ЛГКК, ЛКФ,

Тән әгъзаларын

танып әйтә белү.

Текстларны сәнгать- ле итеп һәм аңлап уку; укыганның эчтә-легенә төшенеп бару;

Бергә һәм аерым өйрәтү.

25

Табиб янында

1

Д/С,М/С,

ЛГКК

Текстны дөрес укы

 Укылган яки тыңланган текст- ның төп эчтәлеген сөйләү;

26

Табиб янында. Диалог төзү

1

Д\С

Диалог төзү

27


28

Без урамда уйныйбыз.

Кышкы уеннар

1


1

Д/С,М/С,

ЛГКК

Төрле уеннар турында сөйли белү.

29

Без походка барабыз

ЛГКК

Дөрес укый белү.

30

Минем гаиләм

1

ЛКФ

Гаилә әгъзаларын әйтә белү

31

Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием”

1

ЛГКК

32

Ш.Маннур “Яратам”

1

ЛГКК

Текстны аңлап һәм

сәнгатьле итеп укуга үзлегеңнән әзерләнү;

33

Ял көне. Диалог төзү

1

ЛГКК, Д/С,М/С

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен кон-тексттан таба белү;

34

Әни табын әзерли

1

ЛГКК

Текстны дөрес укы.

35

Табын янында

1

ЛГКК

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан таба белү;

36

Ял көне тексты өстендә эш

1

Д/С,М/С

37

Мин кунак көтәм

1

ЛГКК

38

Айдар бездә кунакта

1

ЛГКК

39

Диалогик сөйләм. Кунакта

1

Д/С,М/С

40

Кыш килде

1

ЛКФ, ЛГКК

Укуга үзлегеңнән әзерләнү;

41

Без тауга барабыз

1

Д/С,М/С

Укуга үзлегеңнән әзерләнү;

Бергә һәм аерым өйрәтү.

42

Кыш бабай җыры

1

ЛКФ

Кечкенә күләмле шигырьләрне

яттан сөйләү.

43

Ел фасыллары

1

ЛКФ

44

Каникулда

1

45

Тауда

Текст өстендә эш

1

ЛГКК

Текстны аңлап һәм

сәнгатьле итеп укуга үзлегеңнән әзерләнү;

46  

Ф.Кәрим “Яз җитә”

1

ЛКФ

“Яз” күренешен тасвирлый белү.

Кечкенә күләмле шигырьләрне

яттан сөйләү.


47

“Яз җитә” Диалог төзү

1

Өйрәнгән сүзләрне кулланып диалог төзү

48

“Яз” хикәясе

1

ЛГКК

“Яз” күренешен тасвирлый белү.

49

8 нче Март бәйрәме

1

ЛГКК

“Яз” күренешен тасвирлый белү.

50

“Туган ягым”

1

ЛГКК

51

Казан кунагы

1

ЛКФ

52

Мин кайда яшим

1

ЛГКК

53

Ә Рәшитов “Кояшлы ил”

1

ЛГКК

Кечкенә күләмле шигырьләрне

яттан сөйләү.

54

Юлда.

1

ЛГКК

55

Син хайваннар беләсеңме?

1

Д/С,М/С

56

Киемнәр кибетендә

1

ЛГКК

57

Матур киемнәр.

1

ЛКФ

58

Киемнәр

1

ЛКФ

59

Ашамлыклар кибете

1

ЛГКК

Бергә һәм аерым өйрәтү.

60

Тәрбияле бала.

1

ЛГКК

61

Җәй җитте.

1

Д/С

62

Мин җәйне яратам

1

ЛГКК

63

М.Газизов “Балан”

1

ЛГКК

64

Габдулла Тукай иҗаты

1

ЛГКК

Г.Тукай әкиятләрен һәм шигырьләрен танып укый белү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

65

Г. Тукай“Туган тел”, “Безнең гаилә”

1

ЛКФ

66

Ш.Галиев “Жираф белән Зариф.”

1

Д/С,М/С

Бергә һәм аерым өйрәтү.

67

Сабантуй – күңелле бәйрәм

1

ЛКК

68

Кабатлау.Кибет

1

Кабатлау

                                          Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

   Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

 1.

  Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик  сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

 4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

“Каралды”

МБ җитәкчесе

________________Сәлимова М.Ш.

Беркетмә №

 _____________2011 нчы ел

 “Килешенде”                                

Милли мәсьәләләр буенча  директор урынбасары  ТР Зәй муниципаль районы

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

__________     Г.Г.Абдукаева  

 ___________     2011 нчы ел                                                                                                                                                                                                                              

“Раслыйм”

ТР Зәй муниципаль районы

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” директоры  

 ___________________В.А.Данилова                                                          

  Приказ № ___

____________________2011 нчы ел                                                                                                                                                                            

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

Муниципаль   гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

2 нче сыйныфның рус төркеме буенча татар теленнән эш программасы

Төзүче

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Абдукаева Гөлия Габделхай кызы



       2011 – 2012 нче уку елы



















 

                                                                                                                           Татар теле  - 102

                 Атналык сәгатьләр саны – 3

       

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теленнән вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)  

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре 5 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч гомуми белем өчен төп белем программасы нигезендә төзелде.

Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): ике кисәктә. Р.З Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова. – Казан: “Мәгариф”, 2009.

Әлеге эш программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  2 нче сыйныфының рус балалары өчен, атнага 3 сәгать татар теле дәресе исәбеннән төзелде.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

Татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;

Тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

Тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;

Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы:

2 нче сыйныф

Без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

Исемнең төшем килешендә төрләнеше белән таныштыру.

Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү.

Әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану.

Астында, өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану белән таныштыру.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат күплек формасын сөйләмдә куллану.

 Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  берлек сан 3 зат формасы белән таныштыру.

 Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

11дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

 Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.

 Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.

 Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

 Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.  Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую

2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр:

Татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;

Татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңла

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;

Сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү.

Программаның эчтәлеге буенча тематик бүленеш

        

Контроль эшләр – 3

Мөстәкыйль эш - 1

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без мәктәпкә барабыз (16 сәг.)

Беренче сентябрь турында сөйли белү.

Уку-язу әсбапларының барлы-гын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү.

Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү.

Бүген беренче сентябрь. Көн матур, җылы, кояшлы. Мәктәптә музыка уйный.

Синең дәфтәрең бармы? Юк. Сиңа дәфтәр кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле.



Айрат күнегү эшли (эшләми). Айрат укыймы?


Айрат яхшы укый. Айрат нинди билге ала? Айрат “4”ле ала.

 Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Мин икенче сыйныфта укыйм

Кояшлы, уку елы, башлана, сорау бир, җавап бир, сөйли, тыңлый, дәреслек, көндәлек, ел,  куя, өй эше, җөмлә, нокта, кичә, кабатлый,  билге, дүртле (бишле), күңелле, шигырь, дөрес, хәреф, аваз, иҗек, мисал, мәсҗәлә, тырыш, яхшы.

Көз җитә (4 сәг.)

Көз билгеләрен сөйли белү.

Көз җитә. Урамда салкын, көннәр кыска, төн озын, кызыл, сары яфраклар коела. Кошлар җылы якка китәләр .

Көз, көз көне, көн, төн, җил, исә, яфрак коела, исә, яңгыр, алтын,  ай, җылы як, елга, алтын,  китә.

Базарда (10 сәг.)

Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү.

Базарга барырга чакыра , кем белән барганыңны әйтә белү.

Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү.

Груша сары, баллы.  Син нәрсә яратасың? Мин карбыз яратам.


Әнием, әйдә базарга барабыз.  Мин базарга әнием белән барам.

Әйтегез әле, карбыз ничә сум тора?

11-20гә кадәр саннар, ачы, түгәрәк, баллы, чия, карлыган, алма, лимон, груша, слива, миләш, кура җиләге, карбыз.

Мин чисталык яратам (14 сәг.)

Шәхси гигиена предметла-рының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.

Бер-береңә комплимент әйтә белү.

Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү.

Авыру кешегә киңәш бирә белү.

Сөлге нинди? Ул чиста, йомшак, матур... . Мин сөлге белән бит сөртәм. Тарак белән чәч тарыйм.


Синең бантигың матур. Синең чәчең матур. Рәхмәт.

Кай җирең авырта? Минем башым авырта. Температураң бармы?

Дару эч, бал белән чәй эч.

Тамак, муен, үлчи, авырый, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, сөлге, авырый, авырта.

Гаилә, өйдә булышу (11 сәг.)

Гаилә турында сөйли белү. Гаиләдә кемне яратканыңны әйтә белү.

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.

Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

Предмет белән нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

Безнең гаиләдә биш кеше: әни, ... . Мин әнине яратам.


Син өйдә нишлисең? Мин әнигә булышам. Мин савыт-саба юам, гөлгә су сибәм.

Айдар утыр! Өчпочмак аша.  Нинди матур табын! Рәхмәт, өчпочмак бик тәмле. Син чәкчәк яратасыңмы?


Мин пычак белән ипи кисәм, кашык белән ашыйм.

Дәү әни (әти), бергә, ял итә, иртәнге аш, көндез-ге аш, кичке аш, әзерли, өстәл, кыстыбый,әйбәт, йомырка, ботка, уң як, сул як, сала, сөртә, кисә, ял көне, өстәл җыештыра, гөл, су, сибә.





        

Кыш (13сәг.)

Кышкы табигатьне сурәтли белү.

Һава торышын сорый белү.

Кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү.


Кышкы уеннары төрләрен әйтә, уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.

Образларны характерлый белү.

Кыш җитте. Декабрь, гыйнвар, февраль – кыш айлары. Салкын җил исә, кар ява.

Урамда салкынмы? Әйе, салкын.

Без кошларга җимлек ясыйбыз, җим бирәбез.Син җимлек ясадыңмы?

Мәктәптә чыршы бәйрәме була. Син бәйрәмдә нишлисең? Мин бәйрәмдә җырлыйм.

Әйдә тауга барабыз, чаңгы шуабыз. Мин шумыйм, чанам юк.



Оля, сине Яңа ел бәйрәме белән котлыйм.

Нәсим саран, ул чана бирмәде.

Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, янында, тимераяк, каплый, кыш айлары, җимлек, көтә, кар бабай,  кар кызы, бии, күгәрчен, чыпчык, җим, риза, риза түгел, саран, юмарт, тәрбияле.

Туган җирем (17 сәг.)

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәрен әйтә белү.

Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә, аларны сурәтли белү.

Нинди транспортта  барганың-ны әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.


Авыл турында сөйли белү.

Син кайда яшисең? Мин Татарстанда яшим. Син нинди районда, шәһәрдә(авылда) яшисең?

Татарстанда Идел, ... елгалары бар.



Татарстанда аю, бүре, ... яши. Миңа куян ошый. Ул тиз йөгерә, матур.


Нинди транспортта барасың? Автобуста барам. Светофорда яшел ут яна – мин юл аша чыгам. Светофорда кызыл ут яна – мин туктыйм.

Авыл янында урман бар. Без урманга барабыз. Авылда күңелле, рәхәт.

Туган як, озын, киң,  аз, Идел, Нократ, Ык, Агыйдел,Чулман, ут яна, туктый, аша, туктый, чыга, бара, йорт, буенда, поши,  күңелле.

Кибеттә (10 сәг.)

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү.

Бер-береңнең киеменә компли-мент әйтә белү.

Ашамлыклар сатып ала белү.

Бу нинди кибет? Кибеттә нәрсәләр бар? Сания күлмәк кия. Күлмәк ничә сум тора?

Гөлшат, син бүген бик матур. Сиңа бу күлмәк бик килешә.

Миңа 2 кг алма үлчәгез әле. Ипи , шикәр бармы?

Калфак, түбәтәй, сарафан, тун, кия, ошый, сата, сатып ала, ерак, якын, тоз, үлчи, он, акча.

Җәй (7 сәг.)

Җәй көне турында сөйли белү.



Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Менә ямьле җәй җитте. Җәй көне көн жылы, кояшлы, рәхәт. Кояш кыздыра, урамда эссе.

Син җәй көне кая барасың? Мин авылга кайтам.

Оля, син сабантуйга барасыңмы? Сабантуйда нинди уеннар була? Чүлмәк ваталар, көрәшәләр, баганага менәләр.

Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, су керә, кызына, баганага менә, уен,чүлмәк, көрәшә.

2 нче сыйныф өчен эш программасының эчтәлеге:

        

Фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль,

Фигыльнең барлык- юклык формасы,татар телендә сингорманизм законы, чөнки теркәгече, исем, исемнәрнең тартым, килеш, сан белән төрләнеше,   сүзнең нигезе һәм кушымчасы, Кая? Кайдан? Кайда? Сораулары, - мы, - ме сорау кисәкчәсе.

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге коммуникатив технологиягә нигезләнгән. Шуңа күрә грамматикадан кайбер темалар текст эчендә өйрәнелә.

                                                                                                   Татар теленнән тематик план

Тема

Сәг. саны

Дәрес тибы

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре


Имтиханга әзерлек

Үтәлү вакыты

Контроль

төре

План

Факт

1

Үткәннәрне кабатлау

1

ЛГКК

Тыңлап аңлау.

2

Яңа уку елы белән

1

Имитация һәм кабатлаулар аша авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, дөрес әйтелешен үзләштерү.

Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау.

3

Хәзерге заман хикәя фигыль.Барлык – юклык формасы.

1

ГКФ

Имитация һәм кабатлаулар аша авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, дөрес әйтелешен үзләштерү

4

Сорау белдерүче аффикслар –мы/ -ме.

1

ГКК

Тыңлап аңлау

Тест.

5

Кая? Кайда? сораулары

1

ГКФ

Соруны аңлап, аңа җавап бирү.

Сүзлек диктанты.

6

Кайдан соравы?

1

ГКК

Соруны аңлап, аңа җавап бирү.

7

Мин дәрестә.

1

ГКК

Имитация һәм кабатлаулар аша авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, дөрес әйтелешен үзләштерү

Бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен табу.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

8

Татар телендә сингармонизм законы.

1

ГКФ

Татар алфавитын яттан белү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

9

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында төрләнеше

1

ГКФ

Бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен табу

10

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында төрләнеше

1

ГКФ

11

Үзем турында

1

ЛГКК

Татар алфави-

тындагы хәрефләр белдергән авазларның әйтелешен ныгыту

Диалогик сөйләм.

12

Безнең сыйныфта Текст уку

1

ЛГКК

(татар һәм рус телләрендәге авазларны чагыштыру).

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча бирелгән урнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

13

Безнең сыйныфта. Күнегүләр эшләү

1

ЛГК

14

Мәктәптә зур бәйрәм.

1

Диалогик сөйләм

Соруны аңлап, аңа җавап бирү.

15

Яңа уку елы темасын кабатлау.

1

Диалог., монолог.сөйләм

(татар һәм рус телләрендәге авазларны чагыштыру).

Соруны аңлап, аңа җавап бирү.

16

Яңа уку елы. Гомумиләштереп кабатлау

17

Көз җитте

1

ЛКФ

Соруны аңлап, аңа җавап бирү.

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча бирелгән урнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

18

 Көз нинди була?

1

ЛГКК

Бергә һәм аерым өйрәтү.

Тест

19

Җиләк-җимешләр

1

ЛКК

Лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

20

Базарда

1

ЛГКК

Монологик сөйләм.

21

Яшелчә кибете

1

ЛКК

Лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.

22

Көз һәм балалар

1

ЛГКК

Көз билгеләрен дөрес әйтә белү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү(җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш);

23

Чөнки теркәгече

1

ЛГКК

24

Кабатлау һәм мөстәкыйль эш. Көз

1

Д/С, М/С

Тест

25

Үз-үзеңне тикшер.

1

Д/С,

М/С

Карточка-лар белән эш

26

Сүзнең нигезе һәм кушымчасы.

1

ГКФ

ЛГКК

Нигез һәм тамырны дөрес табу.

27

Үткән заман хикәя фигыль

1

ГКФ

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча бирелгән урнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү.

Монологик сөйләм.

28

Үткән заман хикәя фигыльләр белән җөмләләр төзү

1

ЛГКК

29

Контр.диктант. Алсу – пөхтә кыз

1

30

Хаталар өстендә эш

1

31

М.Җәлил “Сәгать”

1

ЛГКК

Шигырьне дөрөс һәм сәнгатьле итеп

32

Минем бер көнем

1

ГКФ

33

Көндәлек режим темасын кабатлау

1

Д/С, М/С

Укылган яки тыңланган текст- ның төп эчтәлеген сөйләү;

34

Көндәлек режим. Диалог төзү

1

Д\С

Үрнәк буенча диалог төзи белү

35

Алсу – пөхтә кыз

1

ЛГКК

Дөрес укый белү.

36

Акыллы малай. Текст уку

1

ЛКК, ЛГКК, М/С

Текстны дөрес укы.

Уку.

37

Акыллы малай. Диалог төзү

1

Д\С

Үрнәк буенча диалог төзи белү

38

Тән әгъзалары

1

ЛГКК, ЛКФ,

Тән әгъзаларын

танып әйтә белү.

Текстларны сәнгать- ле итеп һәм аңлап уку; укыганның эчтә-легенә төшенеп бару;

Бергә һәм аерым өйрәтү.

39

Табиб янында

1

Д/С,М/С,

ЛГКК

Текстны дөрес укы

 Укылган яки тыңланган текст- ның төп эчтәлеген сөйләү;

40

Без урамда уйныйбыз.

1

Д/С,М/С,

ЛГКК

Төрле уеннар турында сөйли белү.

41

Без походка барабыз

1

ЛГКК

Дөрес укый белү.

42

Кемгә? Нәрсәгә? сораулары

1

ГКФ

43

Контроль диктант. Безнең гаилә

1

Дөрес,чиста язу.

Диктант

44

Хаталар өстендә эш

1

Хаталарны төзәтү, дөрес язу күнекмәләре булдыру

45

Кабатлау. Безнең гаилә. Диалог

1

Д/С,М/С

46

Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием”

1

ЛГКК

Сән.укы

47

Исемнең Т.к. белән төрләнеше

1

ГКФ

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен кон-тексттан таба белү;

48

Ш.Маннур “Яратам”

1

ЛГКК

Текстны аңлап һәм

сәнгатьле итеп укуга үзлегеңнән әзерләнү;

49

Ял көне. Ныгыту

1

ЛГКК, Д/С,М/С

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен кон-тексттан таба белү;

50

Әни табын әзерли

1

ЛГКК

Текстны дөрес укы.

5351

Табын янында

1

ЛГКК

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан таба белү;

52

Мин кунак көтәм

1

ЛГКК

53

Үткән заман хикәя фигыль

1

ГКК

Табигать күренешен тасвирлый белү

Текстны аңлап һәм

сәнгатьле итеп укуга үзлегеңнән әзерләнү;

Бергә һәм аерым өйрәтү.

Үзлектән эш

54

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

ГКК

55

Айдар бездә кунакта

1

ЛГКК

56

Кыш килде

1

ЛКФ, ЛГКК

Укуга үзлегеңнән әзерләнү;

57

Фигыльнең үткән заман формасы

1

ГКФ,ГКК

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан таба белү;

58

Фигыльнең үткән заман формасын сөйләмдә куллану

1

ЛГКФ

Үрнәк буенча тәрҗемә итә белү

59

Җөмләләр төзү

1

Д/С

60

Контр.диктант.  Каникулда

1

61

Хаталар өстендә эш

1

ГКФ

62

Каникулда

1

63

Фиг. юклык- барлык формалары

1

ГКК

64

Чөнки теркәгече

1

ГКК

65

Риза

1

Кабатлау

66

Риза түгел

1

Кабатлау

67

Тауда

1

ЛГКК

96

Текст өстендә эш

Бергә һәм аерым өйрәтү.

68

Текст өстендә эш

1

ЛГКК

69

“Яз” хикәясе

1

ЛГКК

“Яз” күренешен тасвирлый белү.

70

8 нче Март бәйрәме

1

ЛГКК

“Яз” күренешен тасвирлый белү.

71

“Яз”хикәясе

1

ЛГКК

Укуга үзлегеңнән әзерләнү;

72

“Туган ягым”

1

ЛГКК

73

О,ө сузыклары

1

ГКФ

74

Теманы кабатлау

1

ЛГКК

75

Исемнәрнең Ур.в.к.һәм Ч.к. белән төрләнеше

1

ГКФ

76

Мин шәһәрдә яшим

1

ГКФ

77

Исемнең килеш белән төрләнеше. Иялек килеше

1

ГКК

78

Казан кунагы

1

ЛКФ

79

Мин кайда яшим

1

ЛГКК

80

Ә Рәшитов “Кояшлы ил”

1

ЛГКК

Кечкенә күләмле шигырьләрне

яттан сөйләү.

81

“Казан кунагы”

1

ЛГКК

Йорттагы һәм мәктәптәге эшләре турында сөйли белү.

82

Юлда.

1

ЛГКК

83

Син хайваннар беләсеңме?

1

Д/С,М/С

84

Киемнәр кибетендә

1

ЛГКК

85

Киемнәр кибетендә. Диалог төзү

1

Д\С

86

Матур киемнәр.

1

ЛКФ

87

Киемнәр

1

ЛКФ

88

Текст өстендә эш

1

Д/С,М/С

Бергә һәм аерым өйрәтү.

89

Ашамлыклар кибете

1

ЛГКК

Бергә һәм аерым өйрәтү.

90

Мин кайда яшим.

1

ЛГКК

Укуга үзлегеңнән әзерләнү;

91

Тәрбияле бала.

1

ЛГКК

92

Контр.диктант.

Җәй җитте

1

Белемнәрне тикшерү

93

Хаталар өстендә эш

1

ГКФ

94

Мин җәйне яратам

1

ЛГКК

95

М.Газизов “Балан”

1

ЛГКК

96

Мин җәйне яратам. Хикәя төзү

1

ЛГКК

Г.Тукай әкиятләрен һәм шигырьләрен танып укый белү.

Бергә һәм аерым өйрәтү.


97

Җәйге табигать. СТҮ

1

Өйрәнгән сүзләрне, фразаларны сөйләмдә куллана белү

98

Р. Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”, “Апельсин” шигырьләрен тәрҗемә итү

1

Р. Миңнуллин шигырьләрен яттан белү

99

Шәүкәт Галиев “Кызыл трамвай”

1

Ш. Галиевнең балалар өчен язган шигырьләрен белү

100

Сабантуй – күңелле бәйрәм

1

ЛКК

101

 Исем. Алмашлык темаларын кабатлау дәресе.Йомгаклау

1

Кабатлау

Тестлар

102

Татар алфавиты. Авазлар, хәрефләр

1

Кабатлау

Тестлар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Таныш моңнар.(И. Юзеевнең тормыш һәм иҗатына багышланган уен – тамаша)

Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып а...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Г. Тукай иҗатына багышланган тест

Г.Тукай- халык шагыйре...