Әлифба бәйрәме
презентация к уроку на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Бездә бүген зур бәйрәм, Олы шатлык, тантана! Сөекле әлифбабызга Бәйрәмебез багышлана.
Күч безнең күңелгә Җыр яме, җир яме. Рәхим ит, түрдән уз, Әлифба бәйрәме!
Ә “ Әни ” дип телем ачылган Әни сөйгән , назлаган , Кайсыгыз соң дәфтәренә Ә хәрефе язмаган .
Л Күзләремнән яшьләр чыкты , Капкан идем лимонны . Сары булгач , бик тәмле дип Белгән идем мин аны .
И И хәрефе ипидә бар, Бар ул ил һәм иректә. И хәрефе икелегә Укымаска өйрәтә.
Ф Фил бүрәнә ташып йөри , Коры урман эчендә , Һаман тора күз алдында , Күрсәм дә тик... төшемдә .
Б Бәр барабан, уйна быргы! Бар кешеләр ишетсен! Б дан башка бәйрәм югын Барчасы белеп торсын!
А А хәрефе бик күп җирдә : Алма , акбур , агачта . А хәрефен яратабыз , Өйрәнәбез иң башта .
Утыз тугыз хәреф белән Таныштык без тиз генә. Олы ярдәмче булдың син Рәхмәт инде, Әлифба!
Әлифбада утыз тугыз Хәрефне без өйрәндек, Җырлар итеп җырладык та, Шигырь итеп сөйләдек.
Кадерле 1 нче сыйныф укучылары! Сезне укый-яза белүчеләр рәтенә басуыгыз белән тәбрик итәбез! Тырышып укыгыз, сәламәт булыгыз. Бары тик “4” һәм “5” ле билгеләренә генә укуыгызны телибез ! Башлангыч сыйныф укучылары.
Сезнең алда без Вәгъдә бирәбез: Ялкауланмаска ! “2”ле алмаска ! Артта калмаска ! Тырыш булырга ! “5”кә укырга !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифба бәйрәме.
Әлифба бәйрәме. Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү....
"Әлифба бәйрәме"
Әлифба белән саубуллашу кичәсе....
1 сыйныфта әлифба дәресе
1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....
Календарно-тематическое планирование "Әлифба"
"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...
"Әлифба" бәйрәме
Открытое мероприятие посвященный прощанию с букварем...
Әлифба бәйрәме
Әлифба бәйрәмеМаксат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, ...
Әлифба бәйрәме.
Әлифба бәйрәме....