"Әлифба" бәйрәме
материал по теме
Предварительный просмотр:
Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә зур итеп әлифба китабы рәсеме ясалып эленгән һәм кисмә хәрефләрдән “Рәхмәт сиңа, Әлифбам” дип язылган. Рәсем янында чәчәк бәйләмнәре тоткан укучы кыз һәм малай рәсемнәре.Сәхнә пәрдәләренә төрле төсләргә буялган кисмә хәрефләр беркетелгән, шарлар эленгән. Сәхнә кырыенда бизәлгән класс тактасы тора. Анда белем турында мәкальләр язылган плакатлар эленгән:
Китап- белем чишмәсе.
Китап- кешенең дусты.
Бала чакта алган белем-
Ташка язган сүз белән бер.
Тормышка юл мәктәптән башлана.
Мәктәп- белем йорты.
- Әлифба, син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та, ялкаулык та
Шушы илдә беленә.
Күңелле музыка яңгырый, сәхнәгә 1 нче класс укучылары күтәрелә.
1 нче укучы
Күтәренке күңелле, бар да көләч, шат бүген!
Күктә кояш елмая, яшерә алмый шатлыгын!
2нче укучы
Матур итеп киендек,бүген бәйрәмгә килдек.
Сезне күргәч, кунаклар, шатландык та сөендек.
Укытучының котлау сүзе.
Кадерле укучылар,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,кунаклар!
Әле 1 нче сентябрь иртәсендәгенә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе, укучылар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмагандыр. Әмма “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, диләр бит безнең татар халкында. Сез дә тырышып белем алгансыздыр. Чын күңелемнән котлыйм сезне кадерле укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!
Кыңгырау тавышы ишетелә. Әлифба китапларын тотып, 3 укучы сәхнәгә менә.
Укучы кыз.
Без бу ел гына , мәктәпкә килдек,
Аңарчы һаман бакчада идек.
Укучы малай.
Кулыбызда безнең яңа әлифба.
Менә монысы “А”
Менә монысы “Ба”.
Без хәрефләрдән сүзләр ясыйбыз,
Шуннан иҗекләп укый башлыйбыз.
Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син, Әлифба.
Хәреф безгә юлны ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.
Әлифбада утыз тугыз
Хәрефне без өйрәндек,
Җырлар итеп җырладык та
Шигырь итеп сөйләдек.
Җыр башкарыла. “Шакмаклар”.
Ашыгып, Шәвәли белән Белмәмеш килеп керәләр.
Белмәмеш.
Без ялгышмадыкмы икән? 175 нче мәктәптә “Әлифба” бәйрәменә ашыгуыбыз иде.
Алып баручы.
Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар, түрдән узыгыз.
Шәвәли, Белмәмеш.
Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм кунаклар.
Алып баручы.
Балалар, әйтегез әле, кемнәр икән болар?
Укучылар.
Белмәмеш белән Шәвәли.
Шәвәли.
Әйе, мин – Шәвәли,
шук малай, үткен малай, ут малай!
Мин бик уңган, өлгер мин!
Юк-бар белән көлдермим!
Бик тапкыр мин, җыйнак мин!
Мин, мин, мин бик тыйнак мин!
Белмәмеш.
Ә мин -Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп беләм.Монда иң акыллы, иң зирәк балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли! Күп белсәгез. әйтегез әле, Әлифба сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән?
(Күкрәкләренә хәрефләр куйган балалар сәхнә артыннан зал уртасына йөгереп чыгалар).
Ә хәрефе.
“Әни” дип телем ачылган, әни сөйгән, назлаган.
Кайсыгыз соң дәфтәренә “Ә” хәрефен язмаган?
Л хәрефе.
Күзләремнән яшьләр чыкты, капкан идем лимонны.
Сары булгач, бик тәмле дип белгән идем мин аны.
И хәрефе.
Әйе, дусларым, мин “И”!
“И” хәрефе “ипи”дә бар,
Бар ул “ил” һәм “ирек”тә.
“И” хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Ф хәрефе.
УФ-ф, уф-ф ! Мин дә килдем бәйрәмгә,
Мәктәбебез түбәсендә
Флаг балкый бәйрәмдә,
Кыяфәтем шуңа горур-
Узмый вакыт әрәмгә.
Б хәрефе.
Бөрлегәнем, җиләгем дип, иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә, мин бит әле бик нәни.
А хәрефе.
“А” хәрефе - алмада, “А” хәрефе – агачта.
“А” хәрефен яратабыз,өйрәнәбез иң башта.
Шәвәли (зур шарга күрсәтеп).
- Укучылар, ә бу нәрсә? Шар дисезме? Шар гына түгел бу, серле шар! Сере аның эчендә, кем эчендәге язуны ала, шул серне ача!
(Күңелле музыка яңгырый. Шәвәли, укучылар янына килеп, шарны күрсәтеп йөри, балалар шартлата алмыйлар.)
Шәвәли.
Әфсен, төфсен, шайтан үтсен,
Җилләр иссен, төтен чыксын,
Шар серен ачсын!
(Шарны шартлата, идәнгә язу килеп төшә.)
Алып баручы.
Чү, укучылар, монда нәрсәдер язылган, кем укып бирә алыр икән аны?
Укучылар.
Мин! Мин! Мин!
(Шардагы кәгазьгә биремнәр язылган. Бу вакытта Шәвәли капчыктан иҗекләр язылган кубикларны чыгара.
- Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзергә. – ал, -ма, -ки, тап, -ма, -лай, -ал, -су.
- Мәкальдәге сүзләрнең тәртибен күрсәтергә.
Китап - белем чишмәсе.
Күп укыган - күп белә.
Эшле кеше – көчле кеше.)
- Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер үзебезнең биюгә осталыгыбызны да күрсәтик әле.
“Дүртле биюе”.
Шомлы көй уйный.Шул вакытта йөгереп, Су анасы керә.
-Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!
- Я, кайсыгызда минем алтын тарак? Синдәме? Синдәме минем алтын тарак?
Алып баручы.
- Балалар, кем соң бу?
Балалар.
- Су анасы.
- Нинди әкияттән килгән ул безгә?
- “Су анасы” әкиятеннән.
Алып баручы.
- Юк, су анасы, кеше әйберенә рөхсәтсез кагылучы балалар юк бездә, әйеме, балалар.
- Әйе.
Ә мин сезгә ялгызым гына килмәдем, әнә минем дусларым да киләләр бирегә.
(Бу вакытта Былтыр белән Шүрәле сәхнәгә сөйләшә - сөйләшә күтәреләләр.)
-Бер дә шикләнмә, җегет, син мин карак угры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле күргәч сине шатлыгымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр кытыклап адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.
- Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,
Тик син шартыма күнмәссең дип уйлыймын.
-Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тиз үк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.
-Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Сәхнәдә балалар уйный, җырлый, бии, шатлана.
Мин дә синнән калышмамын, әйдә, иптәш кузгалыйк,
Шул балалар белән бергә бераз бәйрәм итеп алыйк.
- Ә боларын таныйсызмы, укучылар?
- Шүрәле белән Былтыр.
- Кем әкиятеннән килгәннәр соң алар?
- Габдулла Тукай әкиятеннән.
- Су анасы.
- Балалар, укырга- язарга өйрәнгәнсез. Рәсемнәрне дә бик матур итеп ясыйсыз, матур җырлыйсыз да икән. Тапкырлыгыгызны да тикшереп карыйк инде. Табышмаклар чишә беләсезме икән. Яле, тыңлагыз әле.
Су анасы табышмаклар әйтә.
Теле юк, үзе аңлата. (китап)
Эз салып кара тактага,
Ап-ак куян әйләнә.
Әйләнгәләп йөри-йөри
Үзе бәләкәйләнә. (акбур)
Бер ояда алты дус,
Алтысында алты төс.
Ләкин алар барысы да
Башкаралар бер үк эш. (буяу карандашлары)
Озын, юка, төп-төз ул,
Билгели ул иң төз юл;
Юллары озынлыгын
Беләм санап сызыгын. (линейка)
Әйдәгез, укучылар, кунакларыбызга бер җырыбызны да бүләк итик әле.
Почтальон керә, ашыга-ашыга сумкасын актара.
Почтальон.
Исәнмесез! Телеграмма сезгә. Телеграмма! (Укый.) “Тиздән килеп җитәм. Туган тел”. Әнә үзе дә килә!
“ Туган тел” керә.
1нче укучы.
Туган тел ул – иң изге тел,
Шуны белегез.
2 нче укучы.
Ишек ачык, кил, рәхим ит, Туган телебез.
“Туган тел”.
Бүгеннән без фән иленә бергә барабыз,
Ләкин башта ни беләсез, әйтеп карагыз.
Алып баручы.
- Безнең балалар бик матур шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, яле, “Туган телгә” җырлап, сөйләп күрсәтик.
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен иң кирәкле, затлы тел.
Мәктәпкә. Бари Рәхмәт.
Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә!
Безне котлый әтиләр:
- Бик дәү үстегез!- диләр.
Өйрәтәләр әниләр:
- Әйбәт булыгыз! – диләр.
Дәү әти, дәү әниләр:
- Хәерле юл, хуш диләр.
Аерым җыр башкарыла.
Әлифба. Разил Вәлиев.
Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Иң якын дуастыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
Әлифба. Резеда Вәлиева.
Җир йөзендә төрле-төрле
Никадәрле китап бар.
Бик калын да,
Бик олы да, кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап.
Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагы?
Беләмсең ул нинди китап?
Ул - әлифба китабы.
Укучылар,кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.
Сезнең алда без
Вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
“2” ле алмаска,
Тырыш булырга,
“5” кә укырга.
Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр итеп сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.
Табышмаклар.
Теле юк, үзе аңлата. (китап)
Эз салып кара тактага,
Ап-ак куян әйләнә.
Әйләнгәләп йөри-йөри
Үзе бәләкәйләнә. (акбур)
Бер ояда алты дус,
Алтысында алты төс.
Ләкин алар барысы да
Башкаралар бер үк эш. (буяу карандашлары)
Озын, юка, төп-төз ул,
Билгели ул иң төз юл;
Юллары озынлыгын
Беләм санап сызыгын. (линейка)
Мәктәпкә. Бари Рәхмәт.
Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә!
Безне котлый әтиләр:
- Бик дәү үстегез!- диләр.
Өйрәтәләр әниләр:
- Әйбәт булыгыз! – диләр.
Дәү әти, дәү әниләр:
- Хәерле юл, хуш диләр.
Әлифба. Резеда Вәлиева.
Җир йөзендә төрле-төрле
Никадәрле китап бар.
Бик калын да,
Бик олы да, кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап.
Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагы?
Беләмсең ул нинди китап?
Ул - әлифба китабы.
Котлау сүзе.
Кадерле укучылар,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,кунаклар!
Әле 1 нче сентябрь иртәсендәгенә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе, укучылар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмагандыр. Әмма “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, диләр бит безнең татар халкында. Сез дә тырышып белем алгансыздыр. Чын күңелемнән котлыйм сезне кадерле укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!