Могҗизалар кыры
план-конспект урока по теме
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mogzhizalar_kyry.doc | 37 КБ |
pole_chudes.pptx | 826.69 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Милли йола һәм бәйрәмнәр
(“Могҗизалар кыры” уены)
Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне
онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау,
фикерләү сәләтләрен үстерү, милли бәйрәм һәм
йолаларны белүләренә ирешү.
Җиһаз: “Ачык сандык” альбомы, Р.Уразманованың
“Милли йола һәм бәйрәмнәр”, Ә.Кәримуллинның
“Татарлар: исемебез һәм җисемебез” китаплары.
Уен телевизион тапшыруга охшатып алып барыла.
Исәнләшү.
-Исәнмесез,хөрмәтле тамашачылар!!! “Могҗизалар кыры” уенын башлыйбыз.Бүгенге тапшыруның катнашучылары-Апас районы Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.
1нче турның катнашучылары-7нче сыйныф укучылары-Валиуллина Язгөл,Сираҗева Илүзә,Колосанов Владик.
Бүгенге уен “милли йола һәм бәйрәмнәр” дигән темага багышлана.Уенның шарты барыгызга да таныш.1нче турның соравын укыйм.
I тур
25 декабрьдән алып 5 январьга кадәрге чорда үткәрелгән бәйрәм. Бәйрәмнең төп мизгелләре түбәндәгеләр: кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан йортка керү, йөзек салып багу, кызларның язмышы турында, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар.
(Нардуган)
(Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнар. Бу бәйрәм 25 нче декабрьдә башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар. Бу бәйрәмне Идел буе халыкларыннан мари, мордва, чуваш, удмуртлар да бәйрәм иткән, Алар бәйрәмгә үзләренең милли үзенчәлекләрен дә керткәннәр. Бар халык бәйрәмне яратып көтеп ала торган булган.)
2нче турның катнашучылары-6нчы сыйныф укучылары-
2нче турның соравын укыйм.
II тур
XIX гасырда Урта Идел буенда татарлар яшәгән авылларда үткәрелгән бәйрәм. Бу сүзнең мәгънәсе “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда Яңа елны каршылау бәйрәме итеп үткәрелә.
(Нәүрүз)
(Нәүрүз—яңа көн, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Безнең ата-бабаларыбыз элек Нәүрүз бәйрәм иткәннәр. Укучылар, яшьләр йорттан йортка кереп Нәүрүз әйтеп йөргәннәр. Хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу яшьләр өчен үзенә күрә күңел ачу булган. Салкын кышның китүе, ямьле яз килъенә шатлану. Такмакчыларга күчтәнәчләр биргәннәр, чәй эчергәннәр)
3нче турның катнашучылары-5нче сыйныф укучылары-Ахметзянова Инзилә,Валиуллин Раил,Гайнуллин Рүзәл.
3нче турның соравын укыйм.
III тур
Үзенә генә хас булган йола, атрибутларын һәм күңел ачу төрләрен үз эченә алган Казан татарлары бәйрәме.
(Сабантуй)
(Сабантуй бәйрәме турында әби-бабайларыбыз истәлекләреннән:
Элек сабан туйлары авылларда чәчүләр беткәч, җәйнең матур бер ял көнендә үтә торган иде. Сабантуйга әзерлек бер-ике көн алдан башлана. Аны әзерләү өчен авыл яшьләре ат җигеп, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләкләр җыялар иде. Авыл халкының сабантуйга бүләк бирмичә калучысы юк иде. Кызлар сабантуйга дип сөлгеләр чигәләр иде. Яшь егетләр үзләренең яраткан атларын чабышка әзерлиләр иде. Зуррак авыллардан юртак атлар да әзерләнде. Чабыш атлары авылларда гына катнашса, юртак атлар район сабантуенда катнашалар. Юртаклар кайсы авылдан килсә, шул авыл кешеләре аларга көч биреп тора иде.
Авыл сабантуе булган көнне авылда җыр, гармун тавышлары иртән иртүк ишетелеп тора башлый. Бөтен халык сабан туе буласы урынга көлешә-көлешә, җырлый-җырлый, кем җәяү, кем атка утырып бара. Сабан туе мәйданына халык җыела. Монда дуслар, туганнар, күптән күрешмәгән классташлар очраша.
Менә бервакыт сабан туе башланганны хәбәр итеп кычкыралар. Төрле уеннар башлана. Кемдер көрәш карый. Көрәш бәләкәй малайлардан башлана. Малайлар чиратка басып көрәшәләр. Бер почмакта капчык сугышы бара, бер якта җепкә тезелгән әйберләр кисәләр, багана башына менәләр, шул арада ат узыштыралар. Иң күңеллесе ат чаптыруда. Анда гармунда уйныйлар, монда җыр бәйгесе бара, бииләр.
Көрәш кызганнан-кыза бара. Анда олылар, егетләр батырга көрәшә башлыйлар. Бар халык кем баш батыр булып калыр микән дип түземсезлек белән көтә. Баш батырга – сарык, башка урыннарга төрле бүләкләр бирәләр. Сабан туе шуның белән әкренләп азагына таба бара. Аннан соң кичке сабан туе була. Икенче көнне атларга утырып гармуннар белән районга төшәләр.)
Хәзер финалга чыгучыларны чакырабыз.
Сорау-IV тур
Чистай өязе Татар Баганасы авылында әрәпә, Казан өязе Яңа Кишет, Кече Әтнә авылларында ат аягы кыздыру дип атаганнар. Бу йола бездә ничек атала?
(Бирнә җыю)
(1.Бирнә—туйда кыз тарафыннан кияүгә, аның ата-анасына һәм туганнарына, кияү тарафыннан кызның ата-анасы һәм туганнарына кара-каршы бирелә торган бүләк һәм кызның өйгә элү өчен алып бара торган әйберләре.
2. “Сабан туе бирнәсе”-Сабантуй бәйрәменә җыела торган сөлгеләр,бүләкләр.)
Супер уен
XIX йөз ахыры XX йөз башында татарлар ясый торган йола. Аны башлап йөрүчеләр ирләр һәәм хатыннар да, картлар һәм карчыклар да, балалар һәм яшүсмерләр дә булырга мөмкин. Бу йола корылык куркынычы булганда бик еш үткәрелгән.
(Яңгыр боткасы)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
25 декабрьдән алып 5 январьга кадәрге чорда үткәрелгән бәйрәм. Бәйрәмнең төп мизгелләре түбәндәгеләр: кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан йортка керү, йөзек салып багу, кызларның язмышы турында, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар. 1нче тур
НАРДУГАН
XIX гасырда Урта Идел буенда татарлар яшәгән авылларда үткәрелгән бәйрәм. Бу сүзнең мәгънәсе “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда Яңа елны каршылау бәйрәме итеп үткәрелә. 2нче тур
НӘҮРҮЗ
Үзенә генә хас булган йола, атрибутларын һәм күңел ачу төрләрен үз эченә алган Казан татарлары бәйрәме. 3нче тур
САБАНТУЙ
Чистай өязе Татар Баганасы авылында әрәпә , Казан өязе Яңа Кишет, Кече Әтнә авылларында ат аягы кыздыру дип атаганнар. Бу йола бездә ничек атала? ФИНАЛ
БИРНӘ ҖЫЮ
XIX йөз ахыры XX йөз башында татарлар ясый торган йола. Аны башлап йөрүчеләр ирләр һәм хатыннар да, картлар һәм карчыклар да, балалар һәм яшүсмерләр дә булырга мөмкин. Бу йола корылык куркынычы булганда бик еш үткәрелгән. СУПЕР УЕН
ЯҢГЫР БОТКАСЫ
М ОЛОДЦЫ!!!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)
Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...
"Могҗизалар кыры" ( 5 класс)
5 нче сыйныф укучылары өчен тарихи уен....
Могъҗизалар кыры
Инфоматикадан башлангыч класс укучылары өчен кичә....
"Дөнья могҗизалары" презентациясе
Дөнья могҗизалары буенча презентация...
Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры"
Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры". Сыйныфтан тыш чара 6 сыйныф укучылары (рус төркеме) белән үткәрелде....
"Могҗизалар кыры" уены
Рәмзистән - могҗизалар кыры....
Могҗизалар кыры
Г.Тукай биографиясе буенча 5 сыйныфлар өчен сыйныф сәгате...