Полный сценарий выпускного вечера на татарском языке
материал (11 класс) по теме

Прокопьева Татьяна Ильинична

     Скоро волнующие и важные для  всех выпускников и родителей выпускные вечера, которые должны запомниться на всю жизнь. Я очень люблю писать сценарии для школьных мероприятий и праздников различного вида и уровня.  Мой сценарий выпускного вечера состоить из двух частей: 1- вручение аттестатов, 2- развлекательная. Он наполнен играми и конкурсами, торжественными и завараживающими моментами. Я уверена, вам очень понравиться.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vypusknoy_chast_1.odt29.72 КБ
Microsoft Office document icon vypusknoy_chast_2.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Чыгарылыш кичәсе.

(1 өлеш - аттестатлар тапшыру)

   Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична, Тукай районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

(Әкрен генә балачак турында җыр башлана. Сәхнә артыннан)

Шаштың, күңел, шаштың

Һәм күкләргә аштың.

Җиде кат күкләрнең

Ишекләрен ачтың.

Иң беренче катта

Балачагым ишеге

Болытларга эленеп

Калды шунда бишегем.

Ә икенче катта

Мәктәп дигән ишек.

Ачтым. Яптым. Еллар

Тиз үттеләр ничек.

Шул ишекләр биген

Тагын ачам бүген.

Әкият иле дәрьясына

Кабат чумыйк, күңел.

Алып баручы чыга.

       Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Буген без иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Буген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе.  

           

Бүгенге кичәнең төп сәбәпчеләре 11 нче сыйныф укучылары. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр, кайчандыр моннан 11 ел элек… Әйдәгез, аларны бирегә чакырык!

        Хөрмәтле укытучылар!

    Соңгы кыңгырау чылтыраганга инде 1 ай үтүгә карамастан, сезнең өчен уку елы әле яңа гына тәмамланып килә. Сездән дистә еллар буе белем алган укучыларның буген чыгарылыш кичәсе уза.

    Чыгарылыш сыйныф укучыларына карап сокланасыздыр, шатланасыздыр, аларга олы юлларга аяк басар алдыннан күңелегездә булган теләкләрне телисездер. Әле шулар арасыннан кайберләре яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтырлар, сезнең коллегаларыгызга әверелерләр. Кемнәрдер чит-ят җирләргә барып төпләнер, кемнәрдер туган якларына кайтып сезнең һәм әти-әниләренең эшен дәвам итәр, кемнәрдер яңа юллар сайлар.

    Аларның киләчәге нинди булуына иң зур өлешне сез һәм аларның әти-әниләре кертте, һәм, аларның уңышларына карап сезнең дә уңышка ирешүегезне күрергә була. Шуңа күрә, сезгә киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлар телибез, сау-сәламәт булыгыз, укучыларыгызның ихтирамы бер кайчан да югалмасын! Чыгарылыш кичәләре - сезнең дә бәйрәм ул, сезнең хезмәт җимешләре бәйрәме!

Хөрмәтле укучылар!

Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән сез буген зал турендә торасыз.  Сез - алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучылары. Моңсу сезгә, чөнки күптәннән көткән, әмма сезнен өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне...

 Акбурлы такталар, һәр дәрескә, эчке дөньясында нинди генә буран булса да, елмаеп керүче укытучылар, бер үк вакытта шаярырга да, сагаерга да өлгерүче сабакташларыгыз... Тыңлыйсызмы? Сезгә эндәшәм. Карыйм да сезгә, нинди матур, мөлаем, чибәр һәм шат сез бүген! Нәкъ менә балдагы Золушка һәм принц кебек. Ә сез алардан бер дә ким түгел.

- Оч, күңел! Оч син балачак җиренә, хәтерегездә генә булса да, кайтар әкият иленә!

___"Уйларымда мәктәп еллары"____________________________________

Балачакныӊ гүзәл бер мизгеле

Хәтереӊдә синеӊ бүгендә.

Кулга тотып чәчәк бәйләмнәрен

Килгән көнеӊ белем иленә.

Кушымта: Кыӊгыраулы мәктәп елларына

            Алып кайта сине уйларыӊ

            Укытучы апаӊ дәшә сыман

            Улларым сез минем кызларым.

Хуш килдеӊ син әйдә балам диеп

Алып китте тормыш юлыннан.

Авыр чакта ярдәм кулын сузды

Сакладыӊ син ялгыш адымнан.

Өйрәттеӊ син «ярат балам»- диеп

Туган илеӊ, әткәӊ-әнкәӊне.

Гомреӊ буе хаклык өчен көрәш

Онытма син туган илеӊне.

Сезнең  алда  олы  сынау  тора,

Сез  торасыз  юллар  чатында.

Сезнең  алда  төрле юллар  ята,

Төрле  якка  юллар  чакыра.

Кайсы  гына  юлны  сайласаң  да,

Туры  юлдан,  бала,  туры  бар.

Мәктәбеңдә  калган  остазларың

Адымыңны  күзләп  торырлар.

 Чибәр, сылу кызлырыбыз һәм батыр, акыллы егетләребез!  Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде. Ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә. Хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән барлык кунакларыбыз, сөекле әти-әниләребез. Хәзер чыгарылыш кичәсенеӊ иӊ тантаналы минуты житте.

    Сүзне белем иленең хуҗасына – мәктәп директоры Сәрия Хәнифовнага бирәбез. Ул сезгә буген олы тормыш юлына узенеӊ  фатихасын бирер.

( Мәктәп директоры аттестатлар тапшыра. Тәрбия эше буенча директор урынбасары балаларның уңышларын әйтеп бүләк тапшыра. Укучылар аттестат алганда алар тормышыннан фото-шоу күрсәтелә – программа Nero 6 UltraEdition).

Истәлек өчен фотосүрәт. Мәктәп директорына рәхмәт әйтелә, бүләк тапшырыла.

Парталар артында калдылар.

Калдылар балачак еллары

Аттестат – кулларда,

Зур тормыш чакыра

Сезне зур, җаваплы юлларга.

Юлларыгыз уң булсын!

 Безнең  бүгенге  бәйрәмебездә  бик  күп  кунаклар  катнаша. Әйдәгез,  алар  белән  дә  танышып,  сүзне  аларга  бирик  әле. (Килгән  кунаклар  чыгышы).

1. _____________________________________________________________________

Алып баручы:

Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдегез.

Беренчедән дүрткә чаклы,

Никадәр белдегез.

Истә әле каләм тоткан кулың,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәтте ул сезне язарга,

Тотып башта нәни кулыңнан.

Сүз беренче укытучыларына бирелә.

Беренче укытучыга рәхмәт әйтелә, бүләк тапшырыла.

 

Алып баручы: Кулларыңа якты йолдыз тотып,

Карурманнар аша үткәннәр.

Һәм үзләрен алар гади генә

«Мөгалимнәр», - диеп йөрткәннәр.

Киңәшчең дә булды, иптәшең дә,

Авыр чакта кулын сузучы.

Аны мәңге оныта алмассын ахры,

Сыйныф җитәкчеңне – апаңны.

 Сүз сыйныф җитәкчесенә бирелә.

 Укытучыга рәхмәт әйтелә, бүләк тапшырыла.

          Алып баручы:

     Мин элек, əле син юк чакта, төнге күккə карап: «Нинди яктылар, нинди матурлар!»- дип йолдызларга карап соклана идем. Хəзер  аларга соклансам да андый сүзлəр əйтмим. Чөнки, белəм, галəмдə иң матур, иң нурлы йолдыз – син ул!

    Мин элек, болында йөргəндə, чəчəклəрнең матурлыгына, нəфислегенə исем китеп:«Нинди гүзəллек!» - дия идем. Хəзер гөл-чəчкəлəрнең гүзəллегенə исем китсə дə, алай димим. Чөнки, белəм, Җир йөзендəге иң гүзəл чəчəк – син ул!

   Мин элек күңел кылларыма кагылган моңлы һәм тәэсирле җыр тыңласам: «Моннан да матуррак җыр  юктыр!» - дия идем. Хәзер җыр тыңлаганда , хисләрем кайнап, өнсез калсам да, дәшмим. Чөнки беләм, иң моңлы, иң хисле, иң якты җырым – син ул, балам!

  Тормыштагы һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, шатлык – кайгыларны бүлешүче иң якын кешеләрегез бар. Алар – сезнең әти - әниләрегез.

( Әти - әниләр  исеменнән сүз бер укучының әти - әнисенә бирелә.)  Рәхим итегез!

   Әти-әниләргә рәхмәт әйтелә. Жыр башкарыла.

Уку  дәверендә  нинди  генә  кызыклы  хәлләр  булмый .Укытучыларыбыз  нинди  генә  вакыйгалар  белән  очрашмый. Әйдәгез,  шуларны  искә  төшерик  әле:

Математика.

Сигезне  урталай  булсәң, ничә  була?- дип  сорый укытучы. Укучы:” Ничек  буләсең  бит, буйлыга  булсәң,  2  өчле, ә  аркылыга- 2  нуль  чыга” ,- дип җавап бирә,

Биология.

Чәчәк  уртасында  нәрсә  бар? “,-  дип  сорый  укытучы. “Тешли  торган  бал  корты”,- дип  җавап  бирә  укучы.

География.

Укытучы: “Сез, балалар, Җирнең  Кояш  тирәли  әйләнгәнен  беләсез  инде”,- ди . Шул  вакыт  бер  укучы  сорап  куя: ”Ә  төнлә  кояш  йоклаганда  җир  нишли?”

Татар теле.

Укытучы: “Мин чабам, син чабасың , ул чаба. Бу кайсы заман?” Укучы: “Билгеле инде, тәнәфес.”

       Ә сезнең өчен тәнәфесләр дә, дәресләр дә тәмам. Моңсу көн булса да , сез бүген елмаясыз. Без моңа бик шат.

Ханымнар,  әфәнделәр,  туташлар!

Хәзер  сезнең  барыгызны  да  гадәти  булмаган  әйберләр  музеена чакырабыз. Бу әйберләрне әлеге көнгә кадәр берәү дә күрмәгән. Сезнең бурыч - бу әйберләрнең кемнеке икәнен ачыклау.

 1 нче  экспонат(  рассписание )

Бу шундый  әйбер, мәктәптә  бер  генә  көн дә аннан  башка  үтми.  Аны  төзү  өчен  бик  күп көч  түгәргә  кирәк.  Бу  әйбердә  барлык  дәресләр  һәм  кабинетлар   күрсәтелгән.  Бу  нәрсә?  Хуҗасы  кем? ( Укыту эшләре буенча директор урынбасары, сәхнәгә чакырыла )

Син  чәчәсең  белем  орлыкларын

Биреп  бөтен  күңел  җылыңны.

Синең  йөрәк – нурлы  бер  йолдыз  ул

Яктыртасың  барыр  юлымны.

2 нче экспонат ( укытучы блокноты)

Кабинетларның  берсендә  зәңгәр  төстәге  әйбер  табылды.  Эчтәлегенә  караганда  аның  хуҗасы  бухгалтер, экономист,  математика  профессоры,  бизнесмен  һәм  башка  бик  күп  һөнәрләр  иясе.  Монда  кайбер укучыларның  фамилияләре,  эшләнәсе  эшләр  язылган.  Моннан  тыш  бу  әйбернең  хуҗасы   аны  һәркайда  һәм  һәрвакыт  югалтырга  сәләтле.  Бу кем? (Математика укытучысы, сәхнәгә чакырыла)

Тиешләрен  әйтеп  беттең микән

Эшләп  беттең  микән  барысын

Көнең  үтте шулар  өчен  янып

Уртаклашып  кеше  кайгысын.

 3 нче  экспонат.       ( баш  сөяге ).

Түгәрәк  формадарак, алдында  характерлы  тишеге булган  экспонат.  Бу  әйберне  күргәндә  гадәттә  аңны  югалталар.  Аны  куркыныч  фильмнарда  кулланалар, ләкин  гадәти  хәлдә  ул  куркыныч  түгел.  Петрушканы  укроптан  аера  белүче  бу  әйбердән  башка  яши  алмый,  гомумән,  ул барлык  тере  затларда  да  бар. Бу нәрсә?  Кайсы  укытучы  куллана?  (Химия-биология укытучысы, сәхнәгә чакырыла).

Безгә  белем  биреп,  тормыш  юлын

Туры  үтәргә  дип  өйрәттең

Укытучы,  нинди  авыр  хезмәт

Һәрвакытта  тугры  йөрәгең.

4 нче экспонат.  (карта).

Тактага эленә торган җәймә. Төрле дәүләтләрнең һәм  хәрби  частьларның сугышчан юлы  кызыллы – каралы  уклар  белән  күрсәтелгән.  Бу – кырыс,  таләпчән  укытучының  эш  коралы.  Кем  бу? (тарих укытучысы, сәхнәгә чакырыла).

Карта  аша  сәяхәткә  йөрдек

Тауга  мендек,  гиздек  диңгезне

Зур  корабның капитаны  сыман

Әйдәдегез алга сез безне.

5 нче экспонат  (ручка).

Бу  әйбернең  хуҗалары  аның  өчен  гомерләрен  дә  бирергә  риза.  Кемнәр  ул?  ( Татар теле, рус теле, инглиз теле укытучылары, сәхнәгә чакырылалар )

Бар гомерне җитәр яктыртырга

Сез кабызган утның яктысы

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

6 экспонат (амперметр)

Бу укытучы турында артык сүздә кирәкмидер. Ул үз эшенеӊ остасы. Бу кем? (физика укытучысы, сәхнәгә чакырыла)

Кырыслыкка заман өйрәтсә дә

Иртә чал керсәдә чәчләргә

Сезнеӊ эшләр җирдә озак  яшәр

Сез тәрбия биргән яшьләрдә.

Хөрмәтле укытучылар! Сезгә чыгарылыш укучыларыныӊ аеруча да әйтәсе сүзләре бар. Хәзер сүзне аларга бирәбез, рәхим итегез!

Җир йөзендә иӊ-иӊ матур теләкләрне теләп

Сорасалар багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

Укытучыма, дияр идем башым иеп.

 ____________________________________________________________________________

Сезнеӊ хезмәт җирдә иӊ хөрмәтле,

Сезнеӊ хезмәт җирдә нур чәчә.

Сез бик кирәк барлык кешеләргә;

Йөз яшәгез җирдә, меӊ яшә!

Укучылар калган укытучыларны да котлап китәләр.

Укытучылар өчен жыр башкарыла. _______________

Хөрмәтле мәктәп хезмәткәрләре, тәмле -тәмле ризыклар пешеруче апаларыбыз!

Сезгә авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур унышлар, бехет, сәламетлек телибез һәм

Сезгә шушы матур-матур чәчәк бәйләмнәрен бүләк итәбез.

Алып баручы:

Буген бездә яшьлек узе кунак –

Бу очрашу шуңа кадерле.

Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,

Аерылышып киткән чагында.

Бу изге йорт, туган нигез кебек,

Очраштырыр безне тагын да.

Әйләнәдә -   гөлләр.

Тормыш якты,

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,

Горурлана һәркем бу көндә.

Укучылар жыр башкаралар.___________________

Көтә сезне яңа дөнья,

Олы тормыш сукмагы.

Авырлыклар чыкса әгәр,

Бернидән курыкмагыз.

Ата-ана хакы бик зур,

Онытмагыз үзләрен,

Һәрвакыт та истә булсын,

Алар әйткән сүзләре.

Гыйлем туплау җиңел түгел,

Һаман алга барыгыз.

Ни очраса да юлыгызда,

Кеше булып калыгыз!

Шулай итеп бүгенге кичәбезнең тантаналы өлеше ахырына якынлашты. Без сезнең белән хушлашмыйбыз, тантана залында көтеп калабыз.



Предварительный просмотр:

2 өлеш.

   Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична, Тукай районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

  А л ы п  б а р у ч ы. Кадерле укучылар, әти-әниләр, кунаклар! Чыгарылыш кичәсенеӊ 2 өлешен башлыйбыз.

   Тагын 9 укучыбыз мәктәпне тәмамлады. Алар барлык имтиханнарын да унышлы тапшырды, без мона бик шат.

   Әле кайчан гына сез 1 нче сыйныфка укырга кергән идегез. Әйе, ул вакытта барысы да беренче иде — беренче укытучы, беренче кыӊгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар... Белем үрләрен яулый-яулый 11 ел сизелми үтеп тә киткән.

     Кадерле укучылар! Сезнен белән гел бергә булдык, шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак иде, инде менә аерылышу мизгелләре дә килеп житте. Сезне олы тормыш юлына аяк басуыгыз белән чын күӊелдән тәбрик итәбез.

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыӊгырау дәште сезне беркөн

Яналыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Куз алдында үсеп життегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз,

Бәйгеләрдә бик еш җиӊдегез.

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч, изге күӊел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак унай булсын,

Изге хисләр безнеӊ йөрәктә.

Хәерле юл сезгә, укучылар

-Калабыз без шушы теләктә.

Тин мәхәббәт бирсен Ходай сезгә,

Бәхет диӊгезендә йөзегез.

Муллык, шатлык, сәламәтлек белән

Тулы булсын һәрбер көнегез.

Ышанабыз сезгә: мәӊге кызартмассыз,

Безнен йөзне, туган ил йөзен,

Онытмагыз, һәрчак көтә сезне,

Әти-әниләрегезнеӊ нигезе.

    Хөрмәтле Сәрия Хәнифовна! Белем диӊгезе буйлап корабль йөзә, ә Сез капитан күперчегендә утырасыз, корабльнеӊ командасын белеп, ышаныч белән һәм кыю алып барасыз. Кайчакта жил-давыллар да була, тик Сез каушап калмыйсыз. Оста җитәкче сез.

Иӊ беренче сүзне сезгә бирик.

    «Кызыклы имтихан» оештырыла. һәр укучы билет соравына җавап бирә.

Кайбер сораулар:

1.  Син мәктәпкә килгән беренче көнеӊне хәтерлисеӊме? Ул синеӊ хәтереӊдә нинди булып истә калган? Сине мәктәп нәрсәгә өйрәтте?

2.Син кем булырга хыялланасыӊ? Һәм ни өчен?

3.Фамилиясен әйт: Дмитрий Иванович ... (җавап: Менделеев), Сине 1 сыйныфта укыганда истә калган иӊ сөенечле һәм иӊ борчыган вакыйга.

4.Михаил Васильевич ... (Ломоносов). Иӊ истә калган укытучылар белән булган берәр кызыклы вакыйга.

5.Нинди сорауга «әйе» дип жавап биреп булмый? (Син йоклыйсыӊмы?) Ашханәгә кайсыгыз иӊ беренче булып керә иде. Хәтерлисезме?

6.Йомык күз белән нәрсәне күрергә мөмкин? (Төш.) Дәресләрдә еш йокларга туры килә идеме?

7. Кайчан күк җирдән түбәнрәк була? (Суда шәүләсе төшкән булса) Шпаргалканы еш куллана идеӊме?

8. Өч лампочка янып тора иде, аныӊ берсен сүндерделәр. Ничә лампочка кала? (Өч.) Әти-әниеӊнән көндәлекне качырырга туры килгән чаклар күп булдымы?

9.Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар? (Дәресләрне.) Көндәлектәге икелеләрне төзәткәнеӊ булгаладымы?

Бик яхшы, сез имтиханны уӊышлы тапшырдыгыз?

Күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган берәр яшь укытучыга сүз бирергә мөмкин.

Шуннан соӊ укытучыларга «имтихан» бирер вакыт җитте.

Сораулар мондыйрак эчтәлектә булырга мөмкин:

1. Сезгә хәзерге мода ошыймы?

2. Сез ничек ял итәргә яратасыз?

3. Үзегез белән укучылар арасында килеп чыккан кызыклы хәл турында сөйләгез.

4. Безнеӊ укучыларныӊ киләчәктә кем булырга җыенганнарын әйтегез.

5. Җирнеӊ уртасында ни бар? («И» хәрефе.)

 6. Алты «н» язсаӊ нәрсә була? (Алтын.)

7.         Нинди кыӊгырау чылтырамый? (Чәчәк.)

8.        Бөтен дөнья буйлап сәяхәт итсә дә, бер почмакта кала. (Марка)

9.        Елныӊ нинди айлары 28 көнне үз эченә ала? (Барысы да.)

10.         Ашаганда кулланыла торган жиһаз. (Пычак яки калак.)

11.        Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый. (Сәгатъ.)

12.         Иртә белән чыга, кичен югала, аныӊ урынына иптәше кала. (Кояш, ай.)

    Сүзне мәктәптә 11 сыйныф укучылары белән иӊ күп көчен һәм вакытын биргән укытучыга бирергә мөмкин.

Алып баручы : Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар анда барсы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат,шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гүзәл уку, мәктәп еллары.

Әти-әниләрне дә имтихан бирдерик әле.

1. Сез беренче тапкыр балагызны мәктәпкә алып килгән көнегезне хәтерлисезме? Ул нинди хисләр белән мәктәпкә барган иде?

2. Сезнеӊ балагыз  теләге белән укырга йөри идеме, әллә инде… (бар, үзеӊ укы, туйдым, бармыйм )

3.Мәктәпнеӊ беренче көннәрендә истә калган иӊ шатлыклы вакыйгаларныӊ берсе ?

4. Балагыз белән бергә утырып ятлаган шигырегез, ул истәме әле сезнеӊ хәтерегездәме?

      Башлангычта уку дәверендә сезгә балагыз белән бик күп әкиятләр укырга туры килде.

Кайсы әкиятләр турында сүз бара:

1.Яшелчә үстерү-җитештерүче фермер хуҗалыгы турындагы әкият (Шалкан).

2.Таштан ясалган  төзелмәләрнеӊ  саламга караганда яхшырак икәнлеге кайсы әкияттә күренә. (Өч дуӊгыз баласы).

3.Халык саны кирәгеннән артык булганлык нәтиҗәсендә торак җимерелә. Бу нинди әкият? «Тиремкәй».

4.Ашлыкныӊ туклануга яраклы хәлгә барып җиткәнче үткән авыр юлы. (Колобок)

5.Кайсы әкияттә, экстрасенс президентка радар бүләк иткән. (Алтын әтәч)

6.Акчалар белән дөрес эш йөртмәү нәтиҗәсендә иӊ беренчеләрдән бүлып зыян күрүче турындагы әкият. (Буратино)

7.Мәхәббәтнеӊ кешене жанварга әйләндерә алуы турындагы әкият (Ал чәчәк)

8.«Ун тапкыр чык, уӊганчы чык» -кайсы әкият героинясына туры килә бу сүзләр? (Дюймовочка)

Әткәй – әнкәй – минем пар канатым,

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне- иңгә, җанны җанга куеп.

Яшик әле, яшик бергәләп

Хөрмәтле әти-әниләр бүген сезне дә ишетәсе килә, әйдәгез бергәләп берәр җыр җырлагыз әле.

Тәнәфес.

Биюләр.

Уеннар.

    Кичәнеӊ «патша малае»н  һәм «патша кызы»н сайлар вакыт җитте.

Без бу җаваплы эшне Станиславка тапшырабыз. Станиславныӊ күзе бәйләнә

  1. Кызлар тезелеп баса:  Кулларыннан танырга,
  2.                                       Колакларыннан танырга,
  3.                                       Аяк балтырыннан
  4.                                       Туфлиларыннан      

«Патша кызы белән патша малае»  вальс бии башлый, башкалар да кушыла.

   Жыр куела__________________________________________

   

   Биюләр беткәч, «патша малае» һәм «патша кызы»  кулында — укучыларныӊ алдагы тормышларын күрсәтә торган кызыклы әйтемнәр язып салынган тартма. Билетларны кызлар алалар, тамашачыларга укып күрсәтәләр. Билетларда кызлар өчен шундый сүзләр булырга мөмкин:

  1. Син һәрвакыт үзеӊә килешә торган мода белән киенәсеӊ.
  2. Үзеӊ белән үзеӊ идарә итә беләсеӊ.
  3. Син дөньяда барыннан да күркәм, пакь һәм киӊ күӊелле.
  4. Син бик тыӊлаучан, тыйнак һәм киӊ күӊелле кыз.
  5. Син бик үткен кыз, үз сүзеӊне тартынмыйча әйтәсеӊ.
  6. Чын укытучы булырсыӊ әле син.
  7. Шофер булгач, безне утыртмый китмә, яме, дустым. Алдагы тормышында да шулай ярдәмчел бул!
  8. Кайда гына булсан да, әти-әниеӊә, дусларыӊа хатларны ешрак яз!

  • Бию марафоны (вальс, ламбада, утята, танго и т.д.) Конкурсны шарлар белән катлауландырырга мөмкин.

Канат ярган нәни кошлар сыман

Талпынасыз очып китәргә,

Яшьтән күңелегезне җилкендергән

Хыялларны чынлык итәргә.

Аерыласыз сөйгән мәктәп белән

Гомерегезнең алсу таңында.

Хәерле юл теләп озатабыз

Саф чәчәктәй тормыш язына.

     Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Сезнеӊ бүген соӊгы очрашу – соӊгы кичә. Сез бүгенге көннән очы-кырые булмаган тормыш диӊгезе буйлап сәяхәткә китәсез. Сезнеӊ кораблар – хыял, өмет һәм ышаныч корабларын катлаулы тормыш юлларында озын-озак сәяхәт көтә. Бу соӊгы чыгарылыш кичәсеннән соӊ сезнеӊ юллар аерылышырлар. Сез һәрберегез үз юлыннан китәрсез. Ә сез бергә үткәргән еллар, сезнеӊ хәтерегездә мәӊгегә калыр. Әйдәгез, аерылышыр алдыннан ант бирик, тугрылык анты.

        Хөрмәтле 20.. елныӊ чыгарылыш укучысы! Яна тормыш бусагасында иптәшләреӊ алдында:

  1. Гомереӊ буе сине укытканнарны һәм синеӊ белән укыганнарны онытмаска;
  2. Кадерле мәктәбеӊне онытмаска, укытучыларны хөрмәт итәргә;
  3. Иптәшләреӊ, классташларыӊ, укытучыларыӊ белән биш елга бер булса да очрашуга килергә;
  4. Киләчәктә балаларыӊны шушы мәктәпкә укырга бирергә;
  5. Һәрвакытта, сезне мәктәптә өйрәткәнчә, максатчат, принципиаль, ярдәчел, ихлас һәм гадел булып калырга;
  6. Берурында тукталып калмаска, ирешкән уӊышларыгызны, алган белемнәрегезне һәрвакыт тулыландырып торырга, акыл белән эш итәргә ант итәсезме?



Укучылар мәктәп каршына урамга чакырыла. Аларга гель тутырылган шарлар бирелә. «Балачагагым кая китә» («Куда уходит детство») жыры башкарыла. Теләкләр теләп, шарларны очырталар.

_________________________________________________________

А л ы п  баручы.

    Укучылар! Имтиханнарныӊ дулкынландыргыч минутлары инде артта калды. Унбер ел дәвамында мәктәп сезгә тормыш өчен кирәкле булган белем бирде, эшләргә, кылган гамәлләрегезгә тәнкыйть белән карарга, уз алдыгызга максат куярга һәм аӊа омтылырга өйрәтте, булачак профессиягезне билгеләргә ярдәм итте.

    Буген сезнеӊ белән бергә илебездә күп меӊләгән яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк баса, халык хужалыгы, югары уку йортлары яшь талантларны кабул итә. Тормыш биографиягезнеӊ һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиӊүләре белән бизәлсен. Сезне тагын бер тапкыр мәктәп тәмамлавыгыз белән чын күӊелдән котлыйбыз! һәрчак бәхет һәм уӊышлар юлдаш булсын сезгә, дуслар!

     Юрау уены. Ɵстәл артында башкарыла. Зур тартмадан укучылар берәр әйбер алалар. Алып баручы аларныӊ мәгънәсен анлата.

Борчак – әти-әниләрегезнеӊ бакчасында быел көтелмәгән уӊыш булачак;

Ачкыч – сез төзүче булачаксыз;

Балдак – туйга барачаксыз;

Тәнкә акча – банк хезмәткәре булачаксыз;

Йөрәк – бик җитди мәхәббәт;

Кошелек – хәзинә табачаксыз;

Лавр яфрагы – алдынгы эшче булырсыз;

Сәдәф, төймә – тегү һөнәрен үзләштерерсез;

Җеп – сезне озын юл көтә;

Тәгәрмәч –  «иномарка» алачаксыз;

Балыкчы крючогы –быел ук кияү, яисә кәләш эләктерәчәксез;

Сабын  –сериалда төшерәчәкләр егезне;

Кэнфит – сезне баллы тормыш көтә;

Кыстыргыч – кемнедер каптырачаксыз;

Каен яфрагы – кемдер сезгә шундый итеп ябышып калачак;

      Һәм кичәбезнеӊ ахырында, кадерле укучылар, мин сезгә хат язарга тәкъдим итәм, Киләчәккә, 2017 елга хат. Сез бу хатыгызда яӊа тормыш бусагасын атлап керер алдыннан күӊелегездә туган кичерешләрегезне,   теләкләрегезне, хыялларыгызны, хисләрегезне язып калдырырсыз. Ә хатларыгызны биш елдан соӊ очрашуда ачып укырсыз.

     

  Әкрен музыка астында укучылар киләчәккә хат язалар. Хатлар җыеп алынганнан соӊ, класс җитәкчеләренә тапшырыла.

Аяз  көн. Сентябрь. Чәчәкләр.

Бант. Чәч  толымы. Беренчеләр.

Ике  икең. Әлифба. Бишле.

Һәм  беренче  икеле.

Фиргавен. Глобус. Карта.

Бизәкләнеп  беткән  парта.

Селте. Пифагор. Кислота.

Лев  Толстой. Бугаз. Нота.

Имтихан. Соңгы  бал.

Шатлык  яртылаш  борчылу  белән.

Аттестат.  Бакчада  гөлләр.

Нигә  соң  күңелсез  кем  белә?

Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киӊлекләргә очасыз.

Хәерле юл сезгә!

Куллар болгап  Сезне менә озатып калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера в 9 классе

Сценарий выпускного вечера для учащихся 9 классов...

Сценарий выпускного вечера в 11 классе.

Стихи, песни, поздравления....

Добрый вечер выпуск. Сценарий выпускного вечера в 11 классе.

***сценарий выпускного вечера . Торжественная часть  с чествованием первого учителя, родителей, учителей предметников, а также классного руководителя....

Сценарий выпускного вечера 2011г.

Сценарий выпускного вечера 2011г....

Сценарий выпускного вечера 2010г.

Сценарий выпускного вечера 2010г. в 11 классе...

Выпускной альбом. Сценарий выпускного вечера.

Выпускной альбом. Сценарий выпускного вечера....

Сценарий выпускного вечера "Звёздный выпускной"

Добрый вечер! Звездный бал!Музыка громко звучит.Сколько взволнованных лиц!Сердце тревожно стучит....