Күңелемдә яши яшеннәр
план-конспект занятия по теме
Шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла белән очрашу кичәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rkail_zydulla_2.docx | 29.4 КБ |
Предварительный просмотр:
Шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла белән очрашу кичәсе.
Максат:
1) Шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил Зәйдулла белән очрашып, аның иҗатына күзәтү ясау;
2) туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;
3) укучыларда Ркаил Зәйдулла иҗаты белән кызыксынучанлык, китап укырга омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: Ркаил Зәйдулла китапларыннан күргәзмә, Ркаил Зәйдулла турында презентация.
Кичә барышы.
Укытучы:
Һәркем шигырь яза...
Һәм Тукайга
Мөрәҗәгать итә чор аша.
Һәр кешенең үз Тукае!
Мин дә Үз Тукаем белән очрашам.
Хәерле көн кадерле әдәбият сөюче дуслар: укучылар һәм укытучылар! Бүген безнең өчен зур бәйрәм, чөнки әдәби җыеныбызда зур кунаклар катнаша. Сезнең алда – мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист, үзенчәлекле журналист, тәрҗемәче һәм фикер иясе, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , “Идел” яшьләр журналына нигез салучыларның берсе һәм бүгенгә кадәр аның бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, абруйлы һәм кабатланмас шәхес - Ркаил абый Зәйдулла һәм әдәби тәнкыйтьче, КФУның Филология һәм сәнгать институты әдәбият кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт абый Закирҗанов.
Хөрмәтле Ркаил абый һәм Әлфәт абый! Безнең чакыруны кабул итеп алып, олы башыгызны кече итеп, безнең белән очрашуга килүегезгә зур рәхмәт!
Кадерле укучылар! Көчле алкышлар белән кадерле кунакларыбызны сәламлик әле.
(Музыка уйный һәм алкышлар астында түргә узалар. )
Укытучы: Ркаил абый Зәйдулла - күрше Чувашстан республикасында туып үскән шәхес. Чувашстан искиткеч табигате белән генә түгел, талантлы шәхесләре белән дә бик бай. Безнең татар халкына Фәтхи Бурнаш, Кави Латыйп, Нәкыйп Каштан, Җәүдәт Сөләйман, Рөстәм Сүлти, Дамир Гыйсметдин кебек әдипләрне биргән төбәк бу.
Ркаил абый Зәйдулла әдәбиятка беркемгә дә охшамаган гаять үзенчәлекле иҗаты, темалары һәм иҗат алымнарының яңалыгы белән килеп керде.
Ә хәзер Ркаил абый Зәйдулланың шәхесе, тормыш юлы , иҗаты белән якыннанрак таныштыру өчен сүзне укучыларга бирәбез.
( Ркаил Зәйдулла белән таныштырганда презентация дә күрсәтелә.)
Алып баручы:
Шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил абый Зәйдулла 1962 елның 23нче гыйнварында хәзерге Чувашстан Республикасының Комсомол районы Чичкап авылында укытучы гаиләсендә туган. Кечкенәдән кызыксынучан, зирәк бала була ул. Инде биш яшьтән укый-яза белә. Сигез яшьләр тирәсендә шигырь чыгара башлый. Икенче сыйныфта чакта ук аның кечкенә хикәяләре "Яшь ленинчы”, "Татарстан яшьләре” газеталарында, "Ялкын” журналы битләрендә дөнья күрә.
Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый.
1984-1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәм Суы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә.
Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала.
1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла — хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.
2 а.б.
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаил абыйның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый. Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла, китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар.
Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Урыс кышын озату» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай бәяли. «Күрәзә» китабы өчен ул 1990 елда яшь иҗатчыларның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.
Аның "Мәгарә” исемле җыентыгы да шигърият сөючеләрне битараф калдырмый. Күзендә татар моңы булган һәркемгә дә юллана әлеге шигырьләр. Газиз халкыбызның язмышы хакында уйланулардан тыш, биредә- ихлас мәхәббәт хисләре, хушлашу сагышы һәм киләсе көнгә өмет чагыла. Китап биш бүлектән тора, гүя шагыйрь үткән юлын дисбе кебек җепкә тезеп, үзе узган гомер биеклегеннән дөньяга карашын тәкъдим итә.
Ркаил абыйның шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә сурәтли.
Алып баручы: Ә хәзер Газинур абыйның шигырьләрен тыңлап алыйк.
- “Түркләр без!”, “Күргәзмә”, “Киләчәккә хат”, “Мәһди өне”, “Нигез”
3 а.б.
Ркаил абый — күренекле прозаик та. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты. Аның Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү вакыйгасына багышланган «Тимер Буга», мәшһүр җиһангир Аттила турындагы «Тәңре кылычы», Алтын Урда чоры тормышыннан «Хан һәм шагыйрь», Казан ханлыгы чорыннан «Шаһгали» кебек хикәяләрендә тасвирлана торган вакыйгалар шул дәверләр мохите, тормыш-көнкүреше, үзәккә алынган төп каһарманнарның җанлы образлары белән бергә бербөтен картина булып күз алдына килеп баса..
Әдипнең " Ил” китабында хикәяләр, әдәби – публицистик мәкаләләр, повестьлар урнаштырылган. Казанның меңеллыгына багышланган " Татар таҗы” китабында 10-18 гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында нәни хикәяләр тупланган. "Ташка башны ордым” китабына кыскалык, сурәтлелек, шагыйранә тел хас. Хикәяләрдә сурәтләнгән гади кешенең гамьнәре, өметләре укучыларны битараф калдырмый.
Әдипнең «Шаман», «Төнге сәфәр» әсәрләре маҗарага корылган.
4.а.б.
Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле. Бүгенге җәмгыятьтә бара торган тискәре процессларның яшь буынга ничек начар тәэсир итүен, аларның тормыштагы идеаллары югала баруын психологик планда тасвирлаган бу пьеса 2001 елда мәшһүр режиссерыбыз Марсель Сәлимҗанов тарафыннан Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелды һәм тамашачыларның мәхәббәтен казанды.
Г.Камал тетры бинасында зур аншлаг белән бара торган “Үлеп яратты” спектаклен дә Ркаил абый иҗат иткән. Спектакльнең героинясы Мөхлисә Бубый – тарихта беренче татар мөгаллимәләреннән санала. Бу шәхес Россия мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салган һәм беренче хатын-кыз казый буларак мәгълүм. Ул бар тормышын яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган шәхес. Халык дошманы дигән яла ягып төрмәгә ябылып, җәфаланса да, тоткан кыйбласын югалтмый, иманына тугъры кала алган олуг зат. Драматург Мөхлисә Бубыйның гомеренең соңгы көннәрен төрмәдә уздыруын, анда вакытта беркемне дә сатмавын һәм иманлы килеш үлеп киткәнлеген әйтте. Мөхлисә Бубиның татар хатын-кызларына үрнәк булырлык шәхес булуын белдерде.
Соңгы елларда " Ел җырчысы”, " Ел китабы”, " Иң яхшы хикәя” конкурслары үткәрелә. Г. Камал исемендәге татар дәүләт театры оештырган " Яңа татар пьесасы” конкурсында Ркаил абыйның “Хөкемдар” пьесасы өченче урынга лаек булды. Ә “Үлеп яратты” әсәре “2010 елның яңа татар пьесасы” конкурсында ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булды.
Ркаил абыйның иҗат сандыгында сәхнәдә куелуны көткән «Хан һәм шагыйрь», «Соңгы татар», «Паспортлы Шүрәле» кебек пьесалар барлыгы да билгеле.
5 а.б.
Ркаил абый — үткен каләмле, туры сүзле публицист та. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. «Идел» журналында хәтта аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Моның өстенә, Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күп санлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.
Ркаил Зәйдулланың аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.
Ркаил абый “Мәгарә” исемле шигырьләр, поэмалар җыентыгы һәм “Ташка ордым башны” дип аталган хикәяләр, эсселәр китабы өчен Г.Тукай премиясенә лаек булды.
Укытучы: Хөрмәтле, Ркаил абый, ничек язучы булырга? Беренче шигырь, хикәяләрегезне язарга нәрсә этәргеч бирде? Мәктәп еллары, балачак хәтирәләре турында сөйләсәгез иде.
(Ркаил Зәйдуллага сүз бирелә)
Сораулар.
– Ркаил абый, сезнең исем сирәк очрый торганнардан. Нәрсәне аңлата ул?
-“Идел” –яшьләр журналы. Бүгенге көн яшьләре өчен язу авырмы?
– Ркаил абый , сезнең “ Чын татар булу өчен әби-бабаң гына татар булу җитми, оныкларың да татар булырга тиеш. Менә мин үземне татар дип саныйм,”- дигән сүзләрегез бар. Гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде.
-Әсәрләрегездәге бу кадәр чагыштыру – метафораларны каян аласыз?
-Йолдызнамәгә ышанасызмы?
-Татар милләтенең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
-Сез депутат булыр идегезме? Депутат булсагыз, нишләр идегез?
-Бүгенге татар матбугатына карашыгыз?
-Бүгенге татар әдәбиятына сезнең мөнәсәбәтегез? Татар әдәбиятының киләчәген ничек күрәсез?
-Интернетта сайтыгыз бармы?
-Бүгенге көндә нинди әсәр язу белән мәшгульсез?
-Бер генә жанрда язарга кушсалар, сез кайсы жанрны сайлар идегез?
-Әлфәт абый, әдәби тәнкыйтьче буларак, Ркаил Зәйдулла иҗатына сезнең мөнәсәбәтегез?
Укытучы:
Ркаил абыйның иҗатын чын мәгънәсендә аңлау өчен "мәгарә"дән гасыр ташын эзләргә, "ташка башны орып" карарга, "татар җанының биеклеген" аңлый белергә кирәктер.
Сез чын мәгънәсендә милләтебезнең сулышын, аның шатлыгын һәм кайгыларын һәрдаим тоеп яшәүче тугры сүзле шәхес, үзегезнең кабатланмас иҗатыгыз белән күпсанлы укучыларны,
тамашачыларны җәлеп итеп, уйландырып, дулкынландырып, дәртләндереп, бердәмлеккә, яктылыкка өндәп торган милләтпәрвәр каләм иясе буларак, аларның мәхәббәтен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез саекмасын, күпкырлы талантыгыз озын гомерле булсын
Хөрмәтле, Ркаил абый, Әлфәт абый, шушындый матур, эчтәлекле очрашу үткәргән өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә саулык – сәламәтлек, эшегездә уңышлар, бәхет, шатлык телибез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Электр корылмасы һәм яшен
Яшен табигатьнең иң куркыныч күренешләреннән берсе. Шуңа күрә дә борынгы кешеләр аннан курыкканнар, яшен вакытында кая да булса качарга, яшеренергә тырышканнар. Кешеләр озак вакытлар яшеннең һәм күк к...
Күңелемдәге акчарлак
эссе...
Разработка урока по тексту "Яшен".
План урока составлен по алгоритму, предложенному на мастер-классах, с использованием сингапурских структур....
Газетная публикация "Күңелемдә уҡытыусы йәшәй"
Уҡытыусы...