Тәрбия һәм гаилә.
статья по теме

Мостафина Илһамия Мингали кызы

Мин еш кына эш тәҗрибәмне районыбыз газетасы " Авыл таңнарында" бастырам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gazetaga_zametka.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

                           Тәрбия һәм гаилә.

          Тату гаилә-бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган.

          Әйе, кешенең иң зур бәхете-аның гаиләсе. Ә гаиләгә җан өрүче кешеләр-Әниләр. 28 нче ноябрь Республикабызда Әниләр көне итеп билгеләп үтелә. Шушы хөрмәткә мин дә 5 нче сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышын әниләргә багышланган чарадан башладым.

         “Агач яфрагы, кеше баласы белән матур”-ди халык. Борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятына күз салып, Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың.”Кеше- галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга,халкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә,сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала,-дигән ул. Бүгенге чор әниләрен мин дә шуңарга чакырдым. Әни-               ләргә нинди җаваплылык йөкләнгәнен искәртергә теләдем.

        Ана!Нинди бөек исем! Дөньяда аналардан да газизрәк зат, аларның мәхәббәтеннән дә олырак, тугрырак бернәрсә дә юктыр. Сабыеның дөньяга туып аваз салган минутларыннан ук, бала ананың яшәү мәгънәсенә әйләнә. Ул бала күңеленә буыннан-буынга килгән ана телен, халыкның фикер-карашын,аң-белем һәм тоемлау хисен дә сеңдерә.

        Күренекле педагог В.Сухомлинский үзенең әсәрләрендә ана кешене ана казга охшата. Ана каз, сап-сары, йомшак бәбкәләрен ияртеп,яшел үлән чүпләргә өйрәтә,үзе, тилгән очып килмиме дип, әледән-әле күккә карый...Ә инде берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә бәбкәләрен канат астына җыя.

       Әниләр дә шулай бит: үз баласын яклый, саклый.  

          Казан  ханлыгы чоры шагыйре Өмми                  Камалның сүзләрендә дә гыйбрәт бар: ”Дөнья ул кәрвансарай  булса, ә кешеләр шул йортта кунып чыгучы кунаклар гына”. Чыннан да,бер уйласаң, кеше гомере нинди кыска! Бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң? Язучы Ф. Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: ”Бу дөньяда адашмыйча–саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырдырырга? Именлекнең , кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Бозыклыкның, явызлыкның, гаделсезлекнең сәбәпләре нәрсәдә? Дөрес,  тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң?”

           Әйе, үз туган телендә бишек җыры тыңлап үссә, изге ислам кануннарын күңеленә сеңдереп үссә, андый гаиләдә бала һичшиксез бәхетле, игътибарлы-итәгатьле, миһербанлы-шәфкатьле булыр.

     Аналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере шунда -алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык,теләсә кем үрелә алмас горурлык бар аларда.

Ана-

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...

   Риза Фәхреддиннең үгет-нәсихәтләрендә мондый юллар бар: ”Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгыларны уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы кешеләр кирәк була. Балалар өчен әти-әнисеннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыгырак сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар.Шуның өчен серләрегезне аларга гына сөйләгез, серләрегез хәзинәләре һәрвакыт ата- аналарыгыз күңелендә булсын”.

       Кадерле әниләр! Бүгенге болгавыр заманда балаларыбызга ана мәхәббәте, хәер-фатихасы аеруча кирәк. Яман күренешләр: эчүчелек, наркомания, әхлаксызлык көннән-көн арта бара. Газиз балаларыбызда бары тик яхшы, асыл сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылыйк. Һәр бала гаиләдә күңел җылысын, татулыкны, ана һәм ата кадерен, ана назын тоеп үссә иде.

Бала-җылың,

Бала-йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала!Бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм ....ачы язмышы.

         Әти-әниләр җыелышын түбәндәге сүзләр белән тәмамладык:

Тигезлектә чәчәк атсын гаиләләр,

Иминлектә, туган җирләрдә.

Дан һәм хөрмәт хисе мәңге

Әтиләргә, әниләргә

Яңгырасын сүнмәс җырларда.

Битарафлык дигән заман чире

Күңелләрдә урын алмасын.

Каршы барып булмый язмышларга,

Үксез булырга да язмасын.

         Барлык гаиләләргә балаларны укыту һәм тәрбия эшендә мәктәп белән тыгыз элемтәдә булуларын телим. Бер үк хыяллар, бурычлар белән янсак, уңышлар юлдаш булыр сезгә дә, безгә дә.

       Барлык Әниләргә дә олы ихтирам белән уңышлар теләп Яңа Ибрай гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Илһамия Мингали кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

ГАИЛӘ ПЕДАГОГИКАСЫ ТӘРБИЯЛИ.(Ата - аналар өчен)

 Мәктәп  тәрбиянең бары тик назари нигезләрен төшендерә, аңалата ала, бер яки берничә тапкыр сөйләп  аңлату, искә төшереп китү белән генә балада шул өйрәтелгәннәрне гадәти өзлекс...

Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Әти-әниләр җыелышына материал...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Тәрбия - гаиләдән башлана.

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш....