Презентация для проведения воспитательного часа "Знаешь ли ты свои права?"
презентация к уроку (7 класс) по теме
Бу презентация аша укучыларга үзләренең шәхси хокуклары һәм башка төр бүленештәге хокуклары турында, хокуклар бозылганда яки үзең хокук бозсаң, нинди санкциялр кулланылуы турында башлангыч белемнәр бирү мөмкинлеге ачыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achtrsgkhokuk.pptx | 91.87 КБ |
achyk_trs_khokuk.docx | 46.63 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат: 1) Укучыларның башлангыч хокукый белемнәрен киңәйтү; 2)Үз фикереңне курыкмый һәм ачык итеп әйтә белү күнекмәләрен үстерү; 3)Милли йолаларыбызга, гореф- гадәтләребезгә карата ихтирам тәрбияләү .
Со циаль , социум диг ә н с үз нәрсәне аңлата? Кешеләр төркеме, җәмәгатьчелек, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте. Норма дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Рөхсәт ителгән чик , эшләргә яраган һәм ярамаган әйберләрне аеру. Нәрс ә ләр ул социаль нормалар ? Җәмгыят ьә урнашкан , к ешеләр үзара мөнәсәбәткә кергәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләр.
Социаль нормалар Д ини Хокук право Гореф - гадәтләр Йолалар Зәукый эстетик Әхлакый морал ь
- Ни өчен законнарны үтәргә кирәк? Видеоролик карау
Кеше хокукы ул - нәрсә дә булса эшләү, билгеле бер гамәлләр кылу, нәрсәгә дә булса иярү мөмкинлеге.
Баланың гражданлык (шәхси) хокуклары : -яшәүгә хокук; -үзенең әти-әнисен белергә хокук; -хат язышу, дуслар сайлау, телефоннан аралашу һ.б. -торак кагылгысызлыгы.
Баланың социаль-икътисади һәм мәдәни хокуклары : -хезмәткә хокук; -һөнәрне ирекле сайлауга хокук; -ял итүгә хокук; -социаль тәэмин ителүгә хокук (“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе, аз керемле гаиләләргә ярдәм); -белем алуга хокук (бушлай, урта тулы гомуми белем алу); -иҗат иреге (төрле шигырьләр, әкиятләр иҗат итеп газета-журналларда бастырту) ; -мәдәни тормышта катнашу хокукы (“Йолдызлык”, “Кинофестиваль”); -мәдәни учреждениеләрдән файдалану хокукы (клуб, укучылар йорты, гитара түгәрәге спорт мәктәбе көрәш )
Әгәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлансаң? -Балигъ булмаган үсмерне 72 сәгатькә кадәр тоткарлау рөхсәт ителә; -ни булуы хакында шунда ук әти-әниеңә, туганнарыңа хәбәр итәргә кирәк; -тоткарланган вакытта ук адвокат чакырырга мөмкин; -балигъ булмаганнар үзләренең законлы вәкилләре (әти-әнисе һ.б.) булганда гына аңлатма бирә, шуңа алар килеп җиткәнче дәшмәскә һәм үзләре турындагы мәгълүматлардан (фамилия, исем, атасының исеме, яшәү урыны) тыш берни дә сөйләмәскә була ;
-кулга алганда шәхси тентү булырга мөмкин, ул чакта чит кешеләр – пүнәтәйләр катнашырга тиеш.Бу вакытта беркетмә төзелә; -тутырылмаган беркетмәгә кул куярга ярамый, соңрак аңа дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар язарга мөмкиннәр; -“...беркем дә үзенә каршы, тормыш иптәшенә һәм якын туганнарына каршы таныкларга бурычлы түгел...” (РФ Конституциясенең 51 нче маддәсе). Әгәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлансаң?
Укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр һәм аларның бурычлары. -Тиешле вакытта мәктәпкә килү һәм китү, мәктәпкә чиста кием белән керү; -Башка авылдан булганда мәктәп автобусыннан гына файдалану; -Дәрескә соңга калмыйча керү, укытучы рөхсәтеннән башка гамәлләр кылмау -Дәрестә тәртипле булу, укытучының сөйләгәнен игътибар белән тыңлау; -Тәнәфестә коридорда чабып йөрмәскә, мәктәп милкенә сакчыл карарга; -Ашханәдә сөйләшеп ашамаска, савыт-сабаны илтеп куярга; -Дәреслекләрне саклап тотарга, ертылганын ябыштырырга; -Раздевалкада тышкы һәм эчке аяк киемнәрен бер урынга гына куеп йөрергә; -Сәбәпсез дәрес калдырмаска, авырган очракта сыйныф җитәкчесенә хәбәр бирергә;
-Мәктәп бакчасында һәм җыештыру өмәләрендә эш кораллары белән сак эш итәргә, очлы предметларны кешегә каратмаска, уйнамаска; -Походларга шырпылар тыгып йөрмәскә, учак якмаска; -Караучысыз калган өлкәннәргә ярдәм итәргә; -Укытучылар һәм өлкәннәр белән исәнләшергә; -Әти-әнигә, укытучыларга һәм башка үзеңнән өлкәнрәк кешеләргә ихтирамлы булырга; -Үзеңнән кечерәкләргә игътибарлы булырга, яхшы яктан үрнәк күрсәтергә һәм кирәк вакытта ярдәм кулын сузарга; -Мәдәни һәйкәлләрне һәм туган як табигатен кулдан килгәнчә сакларга. Укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр һәм аларның бурычлары.
-Димәк, укучылар, хокуклардан ф айдалану белән беррәттән бурычларны да үтәргә кирәк!
Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт !
Предварительный просмотр:
Ачык тәрбия сәгате. 7 сыйныфлар өчен. Сыйныф җитәкчесе Садриев Равил Мөхтәр улы. 16 октябрь 2013 ел.
Тема: Социаль нормалар арасында хокук нормалары яки яшүсмер үз
хокукыңны беләсеңме?
Максат: 1) Укучыларның башлангыч хокукый белемнәрен киңәйтү;
2)Үз фикереңне курыкмый һәм ачык итеп әйтә белү күнекмәләрен
үстерү;
3)Милли йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә карата ихтирам
тәрбияләү.
Җиһазлау: -компьютер, телевизор
-электрон презентация “Социаль нормалар арасында хокук нор-
малары яки яшүсмер үз хокукыңны беләсеңме?”
Кулланылган әдәбият:- сыйныф җитәкчесе иҗат иткән эшкәртмә;
-“Җәмгыять белеме” Кравченко А.И. “Мәгариф” 2007.
п. 16-19.
-видеоурок Кооба “Зачем надо соблюдать законы?”.
I. Кереш.
-Укучылар, безнең бүгенге тәрбия сәгатенең темасы “Социаль нормалар арасында хокук нормалары яки яшүсмер үз хокукыңны беләсеңме?” дип атала.
-Әйтегезче, сез норма дигән сүзне ничек аңлыйсыз?
(Үтәлергә тиешле кагыйдәләр, ниндидер чик, эшләргә яраган һәм ярамаган әйберләрне аеру)
-Дөрес. Ә социаль, социум дигән сүз нәрсәне аңлата?
(кешеләр төркеме, җәмәгатьчелек, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте)
-Әйе, укучылар, дөрес җавап бирдегез. Инде шул ике сүзне кушып карасак нәрсә килеп чыгар? Социаль нормалар?
(Кешеләр үзара мөнәсәбәткә кергәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләр, үтәргә ярамаган эшләр).
-Дөрес, без бүгенге сөйләшүне икегә бүлербез. Беренче өлештә Социаль нормалар һәм арасында хокук нормалары нинди урынны алып тора, ә икенче өлештә сез балалар, яшүсмерләрнең хокуклары, шулай ук бурычлары турында белеп китәрбез.
II.Төп өлеш.
1.Укытучы тактада акбур белән гади ромашка чәчәген сурәтли. Таҗлар саны 6, уртадагы түгәрәккә «Социаль нормалар» дип язып куя.
-Укучылар, без сезнең белән Социаль нормаларны төрләргә бүлеп карарбыз шул ук вакытта һәр төрен берәр таҗга терки барырбыз.
-Әйдәгез, башлап карыйк, иң беренче нинди нормалар турында сөйләшербез?
(Дини нормалар)
-Кемнәр нинди дини нормалар беләләр? (Шиһапов Булат чыгышы)
Әхлакый – Ахмадуллина Рәзилә
Гореф-гадәтләр - Сафин Инсаф
Зәүкый – Садриева Энҗе
Йолалар – Сираҗиев Рәмис, Хәбибуллин Айназ.
2. –Укучылар, ничек уйлыйсыз? Ни өчен мин хокук нормалары язылган таҗ яфрагын буядым икән, ә калганнары ачык төстә калганнар?
-Хокук нормалары башкаларыннан аерылып торалар.
-Нәрсә белән, нинди билгеләре белән аерыла соң?
-Дәүләт тарафыннан чыгарыла
-Үтәү һәр кеше өчен дә мәҗбүри
-Язма норматив акт формасында
-Үтәмәгән очракта дәүләт тарафыннан санкция кулланыла, ягъни чара күрелә.
-Дөрес, укучылар. Димәк хокук нормалары башка социаль нормалардан югарыдагы без атап үткән билгеләре белән аерылып тора икән.
3.-Ни өчен законны үтәргә кирәк?
Видеоролик карау. (Инфоурок саиты, видеоуроки, 7 класс, Кооба “Для чего нужно соблюдать законы?)
4.-Укучылар, без хәзер сезнең хокукларыгыз турында сөйләшүгә күчәрбез.
Кеше хокукы ул - нәрсә дә булса эшләү, билгеле бер гамәлләр кылу, нәрсәгә дә булса иярү мөмкинлеге.
Баланың гражданлык (шәхси) хокуклары :
-яшәүгә хокук;
-үзенең әти-әнисен белергә хокук;
-хат язышу, дуслар сайлау, телефоннан аралашу һ.б.
-торак кагылгысызлыгы.
Баланың социаль-икътисади һәм мәдәни хокуклары :
-хезмәткә хокук;
-һөнәрне ирекле сайлауга хокук;
-ял итүгә хокук;
-социаль тәэмин ителүгә хокук (“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе, аз керемле гаиләләргә ярдәм);
-белем алуга хокук (бушлай, урта тулы гомуми белем алу);
-иҗат иреге (төрле шигырьләр, әкиятләр иҗат итеп газета-журналларда бастырту) ;
-мәдәни тормышта катнашу хокукы (“Йолдызлык”, “Кинофестиваль”);
-мәдәни учреждениеләрдән файдалану хокукы (клуб, укучылар йорты, гитара түгәрәге спорт мәктәбе көрәш)
Әгәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлансаң?
-Балигъ булмаган үсмерне 72 сәгатькә кадәр тоткарлау рөхсәт ителә.
-ни булуы хакында шунда ук әти-әниеңә, туганнарыңа хәбәр итәргә кирәк;
-тоткарланган вакытта ук адвокат чакырырга мөмкин;
-балигъ булмаганнар үзләренең законлы вәкилләре (әти-әнисе һ.б.) булганда гына аңлатма бирә, шуңа алар килеп җиткәнче дәшмәскә һәм үзләре турындагы мәгълүматлардан (фамилия, исем, атасының исеме, яшәү урыны) тыш берни дә сөйләмәскә була;
-кулга алганда шәхси тентү булырга мөмкин, ул чакта чит кешеләр – пүнәтәйләр катнашырга тиеш.Бу вакытта беркетмә төзелә;
-тутырылмаган беркетмәгә кул куярга ярамый, соңрак аңа дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар язарга мөмкиннәр;
-“...беркем дә үзенә каршы, тормыш иптәшенә һәм якын туганнарына каршы таныкларга бурычлы түгел...” (РФ Конституциясенең 51 нче маддәсе).
5.Укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр һәм аларның бурычлары.
-Тиешле вакытта мәктәпкә килү һәм китү, мәктәпкә чиста кием белән керү;
-Башка авылдан булганда мәктәп автобусыннан гына файдалану;
-Дәрескә соңга калмыйча керү, укытучы рөхсәтеннән башка гамәлләр кылмау
-Дәрестә тәртипле булу, укытучының сөйләгәнен игътибар белән тыңлау;
-Тәнәфестә коридорда чабып йөрмәскә, мәктәп милкенә сакчыл карарга;
-Ашханәдә сөйләшеп ашамаска, савыт-сабаны илтеп куярга;
-Дәреслекләрне саклап тотарга, ертылганын ябыштырырга;
-Раздевалкада тышкы һәм эчке аяк киемнәрен бер урынга гына куеп йөрергә;
-Сәбәпсез дәрес калдырмаска, авырган очракта сыйныф җитәкчесенә хәбәр бирергә;
-Мәктәп бакчасында һәм җыештыру өмәләрендә эш кораллары белән сак эш итәргә, очлы предметларны кешегә каратмаска, уйнамаска;
-Походларга шырпылар тыгып йөрмәскә, учак якмаска;
-Караучысыз калган өлкәннәргә ярдәм итәргә;
-Укытучылар һәм өлкәннәр белән исәнләшергә;
-Әти-әнигә, укытучыларга һәм башка үзеңнән өлкәнрәк кешеләргә ихтирамлы булырга;
-Үзеңнән кечерәкләргә игътибарлы булырга, яхшы яктан үрнәк күрсәтергә һәм кирәк вакытта ярдәм кулын сузарга;
-Мәдәни һәйкәлләрне һәм туган як табигатен кулдан килгәнчә сакларга.
III.Йомгаклау.
-Нәрсәләр турында сөйләштек?
-Димәк, укучылар, хокуклардан файдалану белән беррәттән бурычларны да үтәргә кирәк!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Из опыта работы МБОУ лицей «РИТМ» г.Хабаровска о проведении деловой игры старшеклассников «Сделай свой выбор»
На протяжении уже нескольких лет в лицее «РИТМ» проводится деловая игра «Сделай свой выбор». Через организацию избирательной компании подростки изучают избирательное право и этапы избирательного проце...
Внеклассное воспитательное мероприятие по физике "Своя игра".
Интеллектуальное состязание....
Презентация для проведения урока в игровой оболочке "Своя игра" в 5 классе.
Презентация для игровой оболочки Своя игра" на 12 вопросов для проведения обобщающего урока в 5 классе после узучения темы "Площади. Объем прямоугольного параллепипеда". В презентации содержатся...
Программа воспитательной работы «Я – гражданин своей страны» для 5 класса
В рамках реализации программы воспитательной работы «Я – гражданин своей страны» применяются следующие формы взаимодействия с родителями: творческие мастерские, родительские лектории и собрания, совме...
Программа воспитательной работы "Путь к своему Я" 11 класс
Воспитание – это целенаправленный и сознательно осуществляемый педагогический процесс организации и стимулирования разнообразной деятельности формируемой личности по овладению общественным опыто...
МЕТОДИЧЕСКИЕ РЕКОМЕНДАЦИИ по проведению воспитательного мероприятия, посвященного Всемирному дню здоровья, в рамках реализации ДООП (раздел воспитательные мероприятия)
Методические рекомендации содержат цель, основные задачи, материально-техническое обеспечение и примерный ход занятия. Реализуется в рамках ДООП для обучающихся младшего школьного возраста....
МЕТОДИЧЕСКИЕ РЕКОМЕНДАЦИИ по проведению воспитательного мероприятия, посвященного Всемирному дню здоровья, в рамках реализации ДООП (раздел воспитательные мероприятия)
Методические рекомендации по проведению воспитательного мероприятия, посвященного Всемирному дню здоровья, в рамках реализации ДООП (раздел воспитательные мероприятия)...