Ягез әле, кызлар.
методическая разработка на тему

Расима Ракифовна Набиуллина

8 март бәйрәменә татарча сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_le_kyzlar.docx29.13 КБ

Предварительный просмотр:

 Карлар каплый эле кыр юлларын,
Эмма вакыт язга эйлэнде. 
Бэйрэм белэн сине, Кыз туганым,
Котлы булсын донья бэйрэме!
Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,
Бар яктылык конгэ эйлэнеп.
Тырыш, назлы, гузэл Кыз туганым,
Котлы булсын язгы бэйрэмен,
А.б. Бэйрэм жиле кага тэрэзлэргэ,
Яшьлек кайта жанга, доньяга. 
Умырзая шыта бу мэллэрдэ, 
Кар астында чишмэ уяна.
Чиксез бэхет телэп, кызыл талда
Елкылдаша комеш борелэр.
Бэйрэм белэн, эшчэн апакайлар, 
Алтын куллы сылу сенеллэр!

Ягез әле кызлар бәйгесе.

Максат:

  • Укучыларда коммуникатив культура тәрбияләү;
  • Үзара ярдәмчеллек, үз фикерен әйтә белү осталыгы тәрбияләү;

Залның бизәлеше: “Тормышның язы һәм чәчәге – хатын - кызлар”, “Ягез әле, кызлар!”, “Тышкы матурлык эчке матурлыкның һәм пакълекнең чагылышы булырга тиеш В.Г. Белинский”, “Кешенең бөтен нәрсәсе дә, гүзәл булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, уйлары да, күңеле дә. А.П. Чехов” дип язылган плакат – лозунглар эленеп тора.

Катнашалар:

  • 5-әр кешеле 2 команда;
  • алып баручы;
  • жюри – 3 человека;

Өй эше: команда исеме, девиз, бер музыкаль номер.

Җиңел музыка астында алып баручы чыга.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк.

Хәзер мин сезне кызлар белән таныштырып үтәм.  Менә күрәсез, дуслар, сәхнәдә кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра. Жюри әгъзаларына безнең үтенеч шул, дөрес бәя биреп барсыннар иде. (Жюри әгъзалары белән таныштырып үтә).

  1. Без беренче эш итеп командалар белән танышырга тиешбез. Сүзне кызларга бирәбез.

2. Безнең мәктәптә иң уңган, иң булган кызлар гына укый.  Иртән иртүк мәктәпкә чыгып китәргә кирәк. Үч иткәндәй кечкенә сеңлем йокыдан торып килә. Дәрес башланырга санаулы минутлар гына... Ә аны киендерәсе, юындырасы бар, чәчен тарап үрәсе дә бар. Сеңелләребезне киендерәбез.

3.   Ашыкканда гел шулай бит ул. Кичтән шигырь ятларга кушканнар иде, мәктәпкә барганда шул шигырьне кабатлыйсы бар икәнлеге искә төште. Бәйгебезнең бу өлеше шигырь  юллары белән бәйле. Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырь юлларын укырмын. Сез аларны дәвам итәрсез. Аның исемен, авторын әйтерсез.

а. Әйдәле, маэмай, өйрән син...

Арт аягың берлә тор

Аума, аума, туп – туры тор

Төз утыр, яхшы утыр.

(Г. Тукай, “Кызыклы шәкерт”).

 б. Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз;

Күпме булса сездә көч һәм ялкын

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз.

(М. Җәлил. “Җырларым”).

 в. Иртәңге таң нурыннан

Уянды ромашкалар;

Елмаеп хәл сорашып,

Күзгә күз караштылар.

(М. Җәлил. “Ромашкалар”).

 г. Нәкъ Казан артында бардыр

бер авыл – Кырлай, диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары

Җырлай, диләр.

(Г. Тукай).

4.  Гомер буе ашлы – сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң?

Туй, бәби ашлары – токмачлы аш, авыл мичендә пешкән икмәк, чәк – чәк, гөбәдия, кош теле, коймак.

Ә менә, токмач кисү буенча иң уңган кыз исеменә кем лаек булыр? Кызларыбыз үзләренең аш – суга өсталыкларын, булганлыкларын токмач кисеп күрсәтергә телиләр.

5.  Татар халкы борын – борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклары да күп төрле була. Шундый ситуация : кинәт кенә кунаклар килеп төште. Ә суыткычта берничә төрле генә ризык бар. Хәзер кызларыбыз кунак өстәле хәзерләү осталыгын күрсәтерләр, бу хәлдән ничек  чыгарлар.

Ризык төрләре.

1. Бәрәңге , казылык, сыр, кәбестә, алма, майонез.  Кызлар меню төзи.

        6. Пешкән ризыкларны матур итеп өстәлгә бирү үзе осталык сорый.  Әгәр дә матур эскәтер дә җәйсәк ничек күңелле булыр .

          7. бирем модага кагылышлы. Хәзерге мода бит күптөрле. Кызлар, сез хәзер бераз алгарак китеп, алдагы ел модасын тасвирлап күрсәтегез. Менә сезгә шуның өчен шарфлар, төрле биңутерия. (Соңыннан һәрберегез үзегез тасвирлаган модага кыскача аңлатма бирегез. Модагызның исеме дә булырга тиеш).

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада мин сезгә “Мода” турында әйтеп үтәм:

Мода “кинәт” кенә, буш урында барлыкка килмәгән. Ул һәрвакыт яшәгән. Традиция – ата – бабаларыбыз барлыкка китергән һәм буыннан – буынга тапшырган көнкүреш ныклыгын саклауга, тормыш рәвешен, зәвык һәм гадәтләрне кабатлауга табигый ихтыяҗларны канәгатьләндерү булса, мода да кешенең яңалыкка, үзгәрешкә табигый ихтыяҗын канәгатьләндерү ул.

         8. Чыгып киткәндә генә күреп калдым.  Төймәм төшкән бит. Төймә тагу конкурсы.

9.  Татар хатын – кызлары. Кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак – шук, шаян, кирәк чакта өлгер – җитез, булдыклы бит алар...кирәк булса ирләр эше дип тә тормыйлар.

Чүкеч белән кадак кагу.

          10.   Җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Кем кул эшенә оста- рәхим итегез! 
Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына. 

11. Хатын-кыз исемнәре кергән җырлар .  Ә хәзер кызларыбызның сәләт ягын тикшереп карыйк. Сүз кызларга бирелә.

Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы

Кем бар тагын синдәй бүтән? – дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

    Шушының белән “Ягез әле , кызлар!”бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ә хәзер сүзебезне егетләргә бирәбез.

Сакчыл хатын-кыз хуҗалыкта бер нәрсәне дә әрәм шәрәм итми. Мин сезгә ташландык әйберләр күрсәтәм. Бу әйберне кайда кулланып була?

Кызлар ярышта, кем җиңәр?

 

1) Салфетка әзерләү.

2) Пешкән йомыркадан “ромашка”.

(Әйләнә буенча юка гына итеп йомырканың агын кисәргә һәм чәчәк ясау өчен кулланырга. Уртасына сарысын куярга.)

3) Лимон белән салатны ничек бизәргә.(Лимонны түгәрәк итеп кисәргә һәм түгәрәкнең очларын төрле якка боралар.)

 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

Ягез әле,кызлар!

8 март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән кичә.Кичә бәйге формасында алып барыла.Бәйгедә мәктәпнең кызлары ике командага бүленеп үзара көч сынаша.Бәйгедәге биремнәрнең кайберләре өй эше итеп бирелә....

Конкурс "Ягез әле, кызлар!" (А ну-ка, девушки!)

Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)...

"Ягез әле,кызлар!"

Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шөгыльләнүче балалар белән үткәрү өчен  8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган уен- кичә эшкәртмәсе...

"Ягез әле, кызлар" кичәсе

8 март бәйрәменә багышланган кичә...

Ягез әле, кызлар!

Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән якт...