Урманда пожар
занимательные факты по теме

Закирова Ромия Габдельфартовна

Утның куркыныч әйбер икәнен аңларга ярдәм итәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urmanda_pozhar.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Закирова Ромия Габдельфартовна, учитель начальных классов МБОУ «Бурбаш-Сардыганская начальная школа-детский сад»

Тема. Урманда пожар.

Максат. Балаларны урманда  үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән   таныштыруны дәвам итү;  урманда кешене сагалап торучы куркынычлар, урманда пожарның килеп чыгу сәбәпләре, пожар килеп чыккан очракта үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән таныштыру; табигатькә, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

А) Танышу.

Укытучы. Балалар, таныш булыгыз, бу безнең яңа дустыбыз- Мурзилка.

Мурзилка. Исәнмесез, яңа танышларым! Сезнең турыда миңа җилләр җиткерде. Сезнең адресны миңа чәчәкләр китерде. Агачлар, үләннәр, гөлләр, кошлар, урман, куаклар миңа сезнең турыда сөйләде. Урман җәнлекләре мине килеп каршы алдылар. Таң җилләре озата килделәр. Менә мин сезнең янда. Мин сезнең якын дустыгыз булырмын.

Укытучы. Балалар, Мурзилка безгә зур шәһәрдән килгән. Аның бер тапкыр да урманда булганы юк икән.  Әгәр сез риза булсагыз, без кунагыбызны урманга алып барырбыз. Урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырырбыз. Сез ризамы?

Балалар. Риза.

Б) Узган дәрес материалын кабатлау.

Укытучы. Тик анда барганчы узган дәрес материалын кабатлап алыйк әле. Ут нәрсә ул?        1 слайд – ут кешенең дусты һәм дошманы

                        2 слайд – борынгы кешеләр ничек итеп ут тапканнар

                        3 слайд – ут- борынгы кешеләрнең беренче ярдәмчесе

                        4 слайд – ут ярдәмендә ашарга пешергәннәр

                        5 слайд – хәзер уттан ничек файдаланалар

                        6 слайд – утсыз бернинди тормыш алып барып булмый.

Укытучы. Ут кешенең дошманы дип тә сөйләштек бит Ул ничек дошман була ала инде. Өйдә әзерләп алып килгән язмаларыгызны да укып карыйк әле.

Айназ. Ут белән уйнамагыз!

Бер авылда  бик тәртипсез

Бер малай яшәгән, ди,

Ваемсызлык аркасында

Зур бәла эшләгән, ди.

Эскерт астына кереп,

Кырын төшеп яткан, ди.

 Кешедән качып папиросны

Авызына капкан, ди.

Шырпы сызган, төтен йоткан,

Буылып- буылып йөткергән.

Папиросны читкә атып,

Теш аралый төкергән.

Ә папирос  мыштым гына

Эскертне көйрәткән, ди.

Талгын җилләр утны һаман

Эскерткә үрләткән, ди.

 Ут  кулын көйдереп алгач,

Малай сискәнеп киткән.

Шул арада ялкын теле

Эскерт  уртасына  җиткән.

Инде малай бар көченә

Авылына ычкынган.

“ Янабыз бит, коткарыгыз!”-

Дип каравыл кычкырган.

Янгынчылар, килеп җитеп,

Бу янгынны сүндергән.

Тик шулай да зур эскертне

Ялкын ялмап өлгергән.

Утны санга санамасаң,

Килеп чыгар һәлакәт.

Малайга кыйбатка төшкән

Бер ваемсыз хәрәкәт.

Әй, балалар! Сез дә шулай

Ут белән уйнамагыз!

Шуклык эзсез узар, диеп,

Һичкайчан  уйламагыз!

Диләрә. Якын дустыбыз булсын иде.

              «Ялкын» сүзе бик күп мәгънәдә кулланыла. Йөрәгем ялкыны, ут ялкыны, ярату ялкыны... Хәтта мин яздырып ала торган журнал да “Ялкын” дип йөртелә. Ләкин мин бу язмамда очкыннан кабынган ялкын турында сүз алып барачакмын. Янгын дип атала ул. Фаҗига тудыра торган шомлы күренешне шулай дип атыйлар. Укытучы апа үзегезнең күргәннәрегез, ишеткәннәрегезгә нигезләнеп, “Янгын” темасына инша язып алып килегез, дигәч, шактый озак уйланып йөрдем. Мин әле бик аз яшим, шулай да янгыннарны күрергә туры килде. Минем уйлавымча, бу олы афәтнең килеп чыгуына күпчелек кешеләр үзләре гаепле була.

              Әби-бабайлар: “И, ходаем, ут-күздән үзең сакла”,- дип, ходайдан юкка гына сорамыйлар икән.  Өченче ел Илдар абыйларның сарайларында янгын чыкты. Рәхимсез ялкын телләре һаман алга үрелә, күрше-тирә каралты-кураларын ялмый. Кара төндә тирә-юньгә шомлы яктылык таратып дәхшәтле янгын һаман да минем күз алдымда тора. Татлы йокыбызны бүлеп, урам буйлап, сиреналарын кычкыртып, янгын сүндерү машиналары чапты. Берничә минут эчендә сарай, сарай эчендәге әйберләр юкка чыкты. Кем гаепле соң? Иң беренче ваемсызлык. Электр приборларын төнгә сүндермичә калдыру...

                Ә менә узган җәйнең коры килүе аркасында урманнарда да янгыннар еш булып торды. Урмандагы янгын бигрәк тә куркыныч. Аны тиз генә туктатып та булмый. Йөзләгән гектар мәйданнар януын  ишеткәч, күз алдына андагы агачлар, җәнлекләр, кош-кортлар килеп баса. Мондый хәлләрне мин телевизордан күреп кенә белә идем.  Ә менә узган җәйдә Мари урманнары янып, аның төтене хәтта безнең авылга кадәр килеп җитте. Кайсыбер көннәрдә суларга да авыр була иде. Ә моның сәбәбе нәрсәдә? Җавабы бик гади. Сәбәбе: урмандагы учак, төшеп калган тәмәке төпчеге,...

                 Ә менә икенчесе аркасында килеп чыккан янгын белән үземә дә көрәшергә туры килде. Узган елгы эсседән бөтен үләннәр кибеп корыды, яшел чирәмнәр саргайды. Ул көнне мин бабай белән сарык көтүенә чыктым. Көн буе авылдан читтә елга буенда йөрдек. Көн кичкә авышты, ә кояшның кайнарлыгы кимемәде. Без кайтырга чыктык. Безнең каршыга балыкчылар очрады. Авылга кайтып җитәрәк төтен күреп алдык. Барып җитеп карасак, анда корыган чирәм янып ята иде. Бабай сарыкларны куа калды, ә мин йөгереп авылга кайттым. Укытучы апамнарга кердем ( алар авыл башында гына торалар). Каршыма аның кызы чыкты. Тиз-тиз генә аңа хәлне аңлаттым. Аннары чиләкләр алдык та болынлыкка йөгердек. Хәйран гына җир янарга өлгергән иде инде. Без елгадан ташып су сибеп, аны сүндердек. Ярый әле вакытында күреп калдык. Күрәсең, балыкчылар тәмәке төпчекләрен ташлап калдырганнардыр.

                Өлкән агайлар! Безгә, балаларга, начар үрнәк күрсәтмәгез. Ут, саксыз эш иткәндә, безнең зур дошманыбыз. Ул һәрвакыт безнең якын дустыбыз гына булсын иде.

2.Төп өлеш.

А)Укытучы. Кадерле Мурзилка! Без яшәгән авылны һәрьяклап урман чорнап алган.

1 укучы. Ләкин без урманнан курыкмыйбыз. Без аны яратабыз.

2 укучы. Безнең урманда күп төрле җиләк-җимешләр үсә: карлыган, бөрлегән, каен җиләге, шомырт, миләш һәм башкалар.

3 укучы. Безнең урман бик матур. Без анда гөмбәгә йөрибез. Урманда каен, усак гөмбәләре, майлы гөмбә, нарат гөмбәсе үсә.

4 укучы. Әле тагын безнең урманда күп төрле җәнлекләр яши: куян, бүре, төлке, поши, керпе яши.

5 укучы. Безнең районда Кили урманчылыгы тыюлыгы бар.  Ул Зәңгәр күл буенда урнашкан.

6 укучы. Ул тыюлык кимеп баручы җәнлек, бөҗәкләрне, кошларны саклый.

7 укучы. Тыюлыкның төп хуҗасы-соры аю. Ул берничә генә калган. Кызыл китапка кертелгән.

Укытучы. Ни өчен без урманны саклыйбыз инде?

Балалар. Урман- кошларның һәм җәнлекләрнең тору урыны. Ул безгә тәмле җиләкләр, гөмбәләр бирә. Урман безне җылыта.Урман- безнең дустыбыз, безнең байлыгыбыз.  Елның төрле вакытында без аны яратабыз. Урманга кунакка барабыз.

Б) Физминутка. (Музыка астында төрле йөрү хәрәкәтләре ясала)

В) Яңа материал.

Укытучы. Менә без урманда. Балалар, сез Мурзилкага урман турында сөйләдегез инде. Ә ничек уйлыйсыз, урманда нинди куркыныч хәлләргә юлыгырга мөмкин?

Балалар. Адашырга, ерткыч җәнлекләр ташланырга мөмкин. Яшен куркыныч. Ут чыгарга мөмкин.

Укытучы. Түбәндәге хәрефләр арасыннан  бер җөмләне табып укый алсагыз, урмандагы иң зур куркынычны белергә мөмкин.

А У П Р И М Н А Р Н Л Д Ш А     К П Р О Л Ж Р А Р Т (урманда пожар)

Укытучы. 7 слайд.  Әйе, балалар, ут бик куркыныч. Бер агачтан 1000000 шырпы ясап булса, бер бөртек шырпы 1000000 агачны юк итә ала.

8 слайд. Пожар куркынычы урманда иртә яздан кар эреп бетүгә башлана һәм көз ахырына кадәр дәвам итә.

9 слайд.  Безнең үзебезнең урманнарда андый куркыныч хәлләрнең булганы юк. Ә менә күрше Мари урманнары янганда чыккан төтен безнең авылларны да читләтеп үтмәде. Урман янгыннары бик зур зыян китерә. Ә нинди?

10-12 слайд. Ут юлында очраган һәр нәрсәне юк итә. Агачлар, үләннәр, чәчәкләр үлә. Җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр юкка чыга. Авылдан ерак булмаса, төтене безгә дә килә, суларга авыр була. Якындагы өйләр дә янарга мөмкин.

Укытучы. Урманда янгын кайдан барлыкка килә?

Яшен вакытында агачны яшен сукканда.

Сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке төпчеге ташлап калдырсалар.

Аланлыкта үлән яндырсалар.

Учакны сүндермичә калдырсалар.

Укытучы. Янгынның төп сәбәпчесе кем?

Балалар. Кешеләр.

13-17 слайдлар.

Укытучы. Урманда янгын күрсәң, нәрсә эшләргә?

Яңа гына яна башлаган булса, яшел ботаклардан себерке ясап,  яисә балчык сибеп сүндерергә тырышырга.

Әгәр янгын көчле булса- тиз генә бу урыннан китәргә кирәк. Йөгергәндә җилгә каршы йөгерергә кирәк. Янгын турында өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк.

Төтен көчле булса, авыз-борынны  кулъяулык яки күлмәк җиңе белән капларга.

Балаларга утка якын бармаска кирәк.

Янгын сүндерү белән аерым хезмәтләр шөгыльләнә. Алар шулай ук урманнарны саклау белән дә шөгыльләнә. Без дә аларга булышырга тиеш.

Г) Өйрәнгәнне ныгыту.

лайд. Ут турында нинди мәкальләр беләсез?

Йомгаклау өлеше. Утка каршы көрәшү буенча эмблемалар ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урманда

Презентация...

Презентация к уроку ОБЖ 8 класс «Характеристика пожара как опасного фактора окружающей среды, причины возникновения пожаров и способов борьбы с ними»

В презентации представлены понятия и определения, поражающие факторы пожара, правила поведения при пожаре ….. Данный материал  применим  на уроках ОБЖ и во внеклассной работе по теме ...

Методическая разработка «Пожар. Причины возникновения пожара. Правила противопожарной безопасности»

Цели: Образовательные:дать определение пожара;познакомить учащихся с причинами возникновения пожаров и с поражающими факторами огня и правилами поведения в случае его возникновения;рассмотреть источни...

План – конспект занятия по профилактике пожаров (новогодние праздники) Игра по станциям «Я пожара не боюсь - правила все знаю!»

Игра по станциям рассчитана на детей среднего возраста от 10 до 15 лет, пять команд по 5-7 человек.Цель: Формирование у обучающихся прочных и осознанных навыков безопасного поведения (профилактика пож...

М.Кәрим “Урманда” (2 класта дәрес –сәйәхәт)

Сәйәхәт формаһында хикәйә менән таныштырыу.  Экологик тәрбиә биреү....

Сценарий театрализованного представления на башкирском языке "Урманда янгын" для детей подготовительной к школе группы

данный сценарий театрализованного представления предназначен для постановки детьми, изучающими башкирский язык...


 

Комментарии

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Бик эчтәлекле, шул ук вакытта кызыклы да, файдалы да, мавыктыргыч та килеп чыккан. Рәхмәт, алга таба да иҗади уңышлар телим.