Путешествие по страницам книги (мероприятие на татарском языке)
методическая разработка по теме
Вам встретится книга, которая ищет ответ на вопрос "Читает ли современная молодежь книги?"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kitap_bitlren_syaht.doc | 45 КБ |
Предварительный просмотр:
Китап битләренә сәяхәт
(2-6 сыйныфлар өчен әдәби кичә)
Залда матур плакатлар эленгән. Китаплар күргәзмәсе ясалган.
Катнашучылар: алып баручы, китапханәче, китап, укучылар.
1нче алып баручы: Исәнмесез!-диеп башлыйм әле,
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
Сәлам сезгә искән таң җиленнән,
Сәлам сезгә роза гөленнән,
Сәлам сезгә барлык дусларымнан,
Сәлам сезгә китап иленнән.
2нче алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар. “Китап битләренә сә-
яхәт” дигән кичәбезне башлыйбыз.
Китап- ул халык тарихының елүязмасы. Китапта халыкның азатлык
һәм бәхет өчен көрәштәге хыяллары һәм уңышлары, теләкләре һәм
тәҗрибәләре, ачыш һәм ялгышлары теркәлгән. Шуның өчен дә язма
һәм басма сүз- халыкның үткәнең, тарихы һәм мәдәниятен, дөньяга
карашы һәм әдәбиятын өйрәнүдә алыштыргысыз чыганак.
(Китапханәче чыга)
Китапханәче: Әйе шул,барысы да дөрес. Автор китап яза, җәмгыять аны кабул итә
яисә кабул итми.
(Китап чыга)
Китап: Китапханәче дөресне сөйли, җәмгыять я кабул итә безне, я кабул итми. Күбесе
безнең заманда китапны кайсы ягыннан ачырга да белмиләр (елый башлый).
Китапханәче: Алай димә, дустым. Кеше китап укымый башласа , фикерли дә алмас.
ә безнең мәктәптә балалар укырга бик яраталар. Китапханәгә бик еш йө-
риләр, шуңа күрә татар әкиятләрен дә, шигырьләрен дә, татар мәданиятын
да, җырларын да яхшы беләләр.Ә дәресләрдә беренче китапханәләр турын-
да бик күп кызыклы матбугат белән танышалар. Менә, тыңлап кара.
(Укучы чыга)
Укучы: 1731нче елда Казанда ачылган беренче рус мәктәбе Федоров монастырена күчерелә.
Әнә шул монастырьда епископ һәм башка руханилар бүләк иткән китаплардан беренче китапханә дә оештырыла, анда 1278 китап булган, алар арасында газеталар һәм журналлар булган. Хәзер Казанда дистәләрчә китапханә эшли.
Китап: Кызык, бик кызык...
Китапханәче: Безнең балалар әкиятләрдә яратып укыйлар. Үзең кара.
(“Куян кызы” әкиятен сәхнәдә кую)
Китап: Сез мине моның белән гаҗәпләндермәдегез.Әкиятләрне бары кеше укырга ярата.
Ә менә шигырьләрне, җырларны кем укысын, аларның авторларын да онытып бе-
тергәннәр.
Китапханәче: Ялгышасын, дустым, балалар Тукайны да, Җәлилне дә, Ш. Галиевны да
Башкаларны да беләләр. Шигырьләр белән конкурсларда катнашалар, җыр-
ны бәйрәмнәрдә башкаралар. Менә үзең тыңлап кара.
(Г. Тукайның “Киңәш” шигырен сәхнәлештерү)
Китап: Булдырасыз! Молодцы! Ә менә миңа бик кызык: татар шәхесләре турында бала-
лар укыйлармы?
Китапханәче: Ансын да кадерле, китап, безнең укучылар укыйлар һәм музыка дәресен-
дә аерым үтәләр. Алар С. Сайдашевны да, Н. Җиһановны да һәм рус ком
позиторларны Прокофьевны, Чайковскийны беләләр.Чайковский көенә
балалар биюне дә башкара алалар.
(Чайковскийның “Чәчәкләр вальсы” көенә бию башкару)
Китапханәче: Безнең укучылар төрле балалар журналына язылып, дәрестә кулланып
эшлиләрләр. Үзләре дә шигырьләр, хикәяләр язалар. Тыңлап кара.
(“Татарстан” турында укучы үз шигырен укый)
Китап: Ышаныргамы сезгә, юкмы. Белмим дә инде...
(Бер укучы йөгереп чыга)
Укучы: Тукта әле , кадерле китап, бәлки минем сүзләрем сине ышандырыр.
(Җ. Тәрҗеманов “Якын дус” )
Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне,
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнең, белгәнең
Барын да аңлата,
Көлдерә, җырлата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул? Уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем,
Ул- китап!
Китап: Ярар. Мин ышанам сезгә. Шуңа күрә сезнең китапханәгездә калам. Миңа сездә
бик ошады. Укучыларыгыз күп укыйлар, күп беләләр, җырлый да, бии дә, сөйли
дә алалар. Мин калам.
Китапханәче: Әйдә, дускаем, безнең белән. (Җитәкләшеп китәләр)
1нче алып баручы: Сезнең белән хушлашырга
Матур сүзләр эзлибез.
Тормышыгыз гүзәл булсын,
Ак бәхетләр телибез.
(Укучылар чыга. Кичә “Мәктәпләрдә өйрәтәләр” көенә китап турында җыры белән тәмамлана).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."
Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....
"Китап алсаң кулыңа" внеклассное мероприятие на татарском языке
мероприятие о бережном отношении книгам...
Уен-дәрес внеклассное мероприятие на татарском языке
Книга с самого детства были моими лучшими друзьями...
внеклассное мероприятие на татарском языке "Туган тел"
внеклассное мероприятие на татарском языке для русскоязычных групп...
"Путешествие по страницам книги"
интегрированное занятие по развитию связной речи...
Внеклассное мероприятие на татарском языке по математике "Математик парк" для учащихся 5 класса
Классташ тыш чара. "математик парк"та төрле конкурслар. 5 нче сыйныф укучылары өчен....
внеклассное мероприятие для 2-5 классов «Необычное путешествие по страницам «Книги о природе Кузбасса» Леонида Соловьёва»
Занятие включает в себя несколько элементов тесно взаимосвязанных между собой: ознакомление учащихся с учреждениями культуры города Ле-нинска- Кузнецкого, уточнение и расширение знаний о животном мире...