Данлы Арча- нурлы Арча
классный час (5 класс) по теме

Арча ягы күренекле шәхесләргә бик бай. Тәрбия сәгатенең төп максаты укучыларны шушы күренекле шәхесләр белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Данлы Арча- нурлы Арчаcx23.04 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Данлы Арча-нурлы Арча

Максат: 1.укучыларның туган төбәк турындагы белемнәрен арттыру, аларга районыбыз турындагы яңа мәгълүматлар җиткерү.

 2.укучыларда туган җир, аның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү

 3.туган якка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Җиһазлау:районыбызның күренекле язучылары әсәрләреннән күргәзмә,кроссворд,магнитофон, проектор.

Дәрес барышы.

Хәерле көн укучыларым, әти-әниләр, укытучылар! Сезне барыгызны да 1-сентябрь Белем бәйрәме көне белән тәбрик итәм. Ә бүгенге беренче дәресебезнең темасы “Данлы Арча-нурлы Арча”  дип атала.Ә хәзер игътибар белән тактада язылган шигырь юлларын укып китик әле                         “ Бу дөньяда , бәлки күп-күп эшләр күрдем.                                                                      Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем;                                                                Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә,                                                        Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”.(укыла ,нәтиҗә ясала)

Туган ил ул синең әтиең, әниең, абыең, апаң, энең, сеңелең, әбиең, бабаң.Ул –синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың, районың.Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең.Укучылар , без барыбыз да даны еракларга таралган, дөньяга бөек Тукайны бүләк иткән ямьле Арча төбәгендә яшибез.Туган Арчабыз турындагы мәгълүматларны тирәнәйтербез, ныгытырбыз.   Бүгенге дәресебез телдән журнал рәвешендә барыр.Ә аның беренче бите                                                                                                                                                                                                                   1бит. “ Арча- туган төбәгем”

Арча районы –Татарстандагы иң зур районнарның берсе. Казан артының төньяк өлешендә урнашкан һәм Мари-Эл республикасы, Биектау, Саба, Балтач, Әтнә районнары белән чикләнгән.Галимнәр фикеренчәАрчага 13 йөз башында ук нигез салына.Ә менә Арча атамасының килеп чыгышы  турында берничә фикер бар.1205 нче елда Казан тар-мар ителгәч, җирле халык хәзерге Арча җирләре буена килеп урнаша.Ә нилектән нәкъ тә “ Арча” дип аталган дигән сорау туарга мөмкин. Бу турыда шулай ук берничә фикер бар. Һәм аларның берсе буенча  элек бу җирләрдә арлар яшәгән, болгарлар ар сүзенә –ча  кушымчасы  ялгаганнар.Икенче фикер артыш агачы күп үсүенә бәйле.Туган төбәгебез  1930 нчы елда ( 10 август)  район булып формалаша. Бүгенге көндә районыбыз 80 яшен бәйрәм итте. Ләкин яше күп булса да Арчабыз көннә-көн яшәрә, яңара,Хәзерге көндә ул шәһәр статусы алды. Аның үзенең гербы, гимны, флагы бар.Укучылар сез барыгызда беләсез,  һәрбер илнең гербы, флагындагы төсләр, бизәкләр нәрсә дә булса аңлата.Ә хәзер үзебезнең гербка күз салыйк әле. Яшел фонга сары төс белән бүрәнә крепость алынган.Яннары буенча сары төс белән башаклар төшерелгән һәм кашкарыйлар(  астра) ак төс   белән бирелгән.

Ак төс(серебро)-чисталык, тынычлык, бер-береңне аңлау символы булып тора.

Сары(золото)-уңыш,байлык, хөрмәт символы

Яшел-табигать, сәламәтлек, тормыш үсешен чагылдыра.Арчабызда елдан-ел  биналар баш калкыта, халкыбызга төрле предприятиеләр хезмәт күрсәтә. Шулар арасында милли аяк киемнәре , татр түбәтәөләре җитештерүче дөньядагы бердәнбер булган” Милли аяк киемнәре”җәмгыяте 1978 елда Лейпцитта оештырылган ярминкәдә алтын медальгә лаек була.Хәтта Арча читекләре турында җыр да бар.( җыр тыңланыла)

2 бит

Журналыбызның икенче бите” Хезмәтеңә күрә хөрмәтең” дип атала.

Арча төбәге авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле эшли, елдан-ел матур күрсәткечләргә ирешә, ил табынын баетугазур өлеш кертә.Халыкның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район танымаслык булып үзгәрә.Үзенең төзүчеләре, укытучылары, терлекчеләре,белән Арчабыз горурлана ала.Юкка гына анда 6 Социалистик Хезмәт Герое тумагандыр. Менә алар:

Хәстиев Мирбат Бәдри улы(1927-2000)-колхоз рәисе Казанбаш

Сәгъдуллин Шәрифулла  Сәгъдулла улы (1930-2001)-тракторист

Галимова Дания Һадиҗан кызы (1928)-терлекче

Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы(1928)-фрезерче һөнәре металл белән эш

Габдрахманова Стелла Зәки кызы ( 1933)- укытучы

Шәйхетдинов Илсур Гәрәфи улы  (1936)  -торба салучы кран машинисты

3 бит.” Арча мәгърифәтле як          ”

Арча төбәге күренекле шәхесләргә бай төбәк.Атаклы галим-мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин  Мәрҗәни, Шәмсетдин Күлтәси Арча туфрагыннан.Атаклы шагыйрь һәм язучыларга да Арча төбәге бик бай.( укучылар үзләре санап карый Г Тукай, М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Г.Ахунов, Р.Төхвәтуллин, М.Фәйзуллина Һ.б.).Әсәрләре туган җиргә чиксез мәхәббәт белән сугарылган тирән тәрбияви мәгънәгә ия.Инде менә ничә буын тарафыннан алар яратып укыла, өйрәнелә.

Ә хәзер , укучылар, туган җирнең кадерле булуына басым ясап ял итеп алыйк әле.

                                                              (физкультминутка)

Арча төбәге –музейларга да бай як әле ул.Яңа Кырлай авылында Г.Тукайның  мемориаль комплексы , шагыйрьнең туган авылы КушлавычтаТукаевлар гаиләсенең музей усадьбасы, Арча төбәгендә республикабызда бердәнбер “ Әлифба” музее эшли.Күлтәс авылында татар мәгърифәтчесе Шәмсетдин Күлтәси, Гөберчәк авылында_М.МәһдиевЯңасала авылында-Г.Бәширов, Казанбаш авылында-Г.ахунов музейлары эшли.Мәктәпләр каршындатуган якны өйрәнү музейлары эшләп килә.Арчабызның үзндә Казан арты этнографик  һәм,Әдәбиятһәм сәнгать музейлары халыкка хезмәт күрсәтә.

4 бит.”Алар Ватан өчен сугышты”

Укучылар, быел  бөтен ил белән Бөк Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үттек. Бу озакка сузылган канкойгыч сугыштан районыбыз да читтә кала алмый. Тыныч тормышта , фронтта чын батырлык күрсәтүне сорый.Районыбыз халкы авырлыклар алдында тез чүгеп калмый.Сугыш кырларында күрсәткән батырлыкдлары өчен5 райондашыбызга Советлар Союзы герое исеме бирелә.Менә алар:

1.Сафиуллин Гани Биккенә улы 1905 елның 1 июнендә   Иске Кишет авылында туа.1941 елдан Бөек ватан сугышы фронтларында.Советлар Союзы герое исеме 1943 елның 26 октябрендә бирелгән .Сугыштан соң Казанда яши.” Ленин, 3 Кызыл Байрак, “ дәрәҗә Суворов, 2 дәрәҗә Кутузов , Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.1973 ел. 14 октябрь вафат

2. Соколов Леонид Михаил улы1908 елның 28 апрелендә Биммәр  авылында туа.1942 елдан сугышта.1945 елның 27  июнендә  Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.сугыштттан соң Хәрби һава   көчләрендә хезмәтен дәвам итә.Ленин  , 3 Кызыл Байрак, 2кызыл Йолдыз орденнары, медальләре белән бүләкләнә.

3. Сафин Нәкыйп Сафа улы 1927 елда Мирҗәм авлында туган.1941 елдан сугышта. 1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Сугыштан туган авылына кайта.Совхозда директор булып эшли.2Ленин, 1һәм2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.1987 елда вафат.Казанда җирләнгән.

4. Салихов Гатаулла Салих улы1924 елның 1 январендә Түбән Оры авылында туа.1943 елда Советлар Союзы Герое исеме бироелә.1945 елда сугыштан кайта.мәскәүдә яши.

5. Ежков Валентин Федор улы1922елның 27 маеда Арчада тау.1942 елда сугышка китә.1943 елның 19 августында донецк өлкәсендә барган каты сугышларда зур батырлык күрсәтә, һәлак була.Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 19 мартында үлгәннән соң бирелә.Ленин ордены белән бүләкләнә.Арчада 1 урам, 1 урта мәктәп аның исемен йөртә.

5 бит,”Арчаның бүгенгесе”

Арчабыз елдан-ел зурая, үсә, матурлана дидек.Җитәкчеләребез без балалар турында да онытмыйлар.Ел саен дистәләп яңа мәктәп,мәчетләр ачыла. Иске биналар яңартыла. Ә  хәзе р әйдәгез шушы матурлыкка күз салып алыйк әле.

Арча, Арча дибез.Әйдәгез , хәзер бергәләп районыбыз турындагы белемнәрне сынап карыйк әле.( кроссворд чишү)

  1. М.Мәһдиев кем ул? ( язучы)
  2. Безнең авыл атамасы ничек? ( Шушмабаш)
  3. Арча районында гына түгел Россиядә бердәнбер музей? ( “ Әлифба”)
  4. Районыбызда ничә кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән?( алты)
  5. 2008 нче елда Районыбыз  нинди статус алды? ( шәһәр)
  6. Халкыбызның милли аяк киеме ничек атала? ( читек)
  7. Районыбыз җитәкчесенең исеме ничек атала? ( Алмас)
  8. Укучыларның икенче туган йорты нәрсә ул? (мәктәп)

Яшә, Арчам  дигән сүз языла.

Чыннан да укучылар , Арчабыз үзенең данын еракларга таратып яшәвен дәвам итсен.Без үзебезнең туган ягыбыздан үсеп чыккан шәхесләребез белән горурлануыбызны дәвам итәрбез. Ә, хәзер бик тә мәгънәле җыр астында дәресебезне тәмамлыйбыз.

“ Арча гимны” белән дәресебез тәмамлана.

                                                                                                                                                                                                                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Данлы Арча-нурлы Арча презентация

Тәрбия сәгате эшкәртмәсенә презентация...

Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....

“Төньяҡ амурҙары”ның данлы яу юлы

Әҙәби-музыкаль композиция...

Игра "Ăслăлăх арчи. А.Кăлкан".

Внеклассное мероприятие по творчеству чувашского писателя  А.Кăлкана....

Кеше хеҙмәте менән данлы

Тикшеренеү эше...

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай......