конкурс "Прекрасное своими руками"
методическая разработка по технологии на тему

Галиева Алсу Раузидовна

конкурс "Прекрасное своими руками".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ber_kullanylyshly_chnechkelrdn_panno_yasau1.doc21 КБ
Microsoft Office document icon kushymta.doc696 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

“Норма урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Мастер-класс

Бер кулланылышлы чәнечкеләрдән                                                                           панно ясау

Эшне башкарды: технология укытучысы

Галиева Алсу Раузид кызы

2013

I. Кереш

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез  ничек? Заман бездән мөстәкыйль  фикерләүне, ижади эшләуне таләп итә. Без һәрберебез, мәктәпне тәмамлаганда, нинди дә булса һөнәргә ия булырга, тормышта конкурентлыкка сәләтле укучылар булып чыгарга тиеш. Шуны исәптә тотып, мин бугенге занятиегә бүләк итү һәм үзебезнең интерьерны бизәү өчен бик кулай булган панно ясарга өйрәнү максатын куйдым. Максатка ирешү өчен,  түбәндәге бурычларны билгелик:

1.  Панно ясау тарихы белән танышу;

2. Декоратив кул эшенең төрен сайлау;

3. Эшне башкару этапларын билгеләү;

4. Панно ясау өчен кирәк булган материаллар һәм инструментлар булдыру.

Материаллар һәм инструментлар: пистолет клей,  кызыл челтәр,  декоратив тасмалар: ак, ал, кызыл; әзер чәчәкләр, мәрҗәннәр, 44 чәнечке, картон һәм кайчы.

 Эш барышы

Оештыру өлеше.

  1. Укучылар, ә хәзер панно ясау тарихына тукталып китәбез. Панно – стенага, түшәмгә элү максатыннан ясала торган декоратив характердагы сәнгать  әсәре. Панно б.э. кадәр VIII гасырда Япониядә барлыкка килгән дип фараз кылына. Японнарда панно зур масштабларда ясалып, бүлмә тактасы функциясен дә үтәгән. Ә хәзер инде ул бары тик стеналарны бизәү өчен генә хезмәт итә. Димәк, панно ясаганда, көнчыгыш орнаментлары, тасмалар, укалар, мәрҗәннәр дә куллану кирәк икән. Ә хәзер әйдәгез, эшкә керешик.

II.   Төп этап

Практик өлеш

1 нче этап. Иң беренче, картон алып, түгәрәк кисәбез. Шуңа пистолет клей ярдәмендә 44 чәнечкене ябыштырып чыгабыз. Пистолет клей белән эшләгәндә, куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк:

  1. Яндырганчы, шнурның төзеклеген тикшер.
  2. Пистолет клейның кызган  металл өлешенә кул белән кагылмаска.
  3. Пистолет клейны махсус  җайланмага гына куярга.
  4. Пистолет клейны челтәрдән өзәргә, тартып алмаска кирәк.

2 нче этап. Әзер чәнечкеләрнең өстенә икенче картонны ябыштырабыз.

3 нче этап. Аннары кызыл челтәр алып, һәр чәнечке аша кертеп чыгабыз, соңыннан пистолет клей белән челтәрне ябыштырып куябыз.  

4 нче этап. Тар ак тасма алып, аны картон кырыена, аннары киң ал тасма алып,  һәр чәнечке аша үткәрәм, чәнечке араларын калдырып, әзер чәчәкләрне ябыштырам.

5 нче этап. Челтәр белән ак тасманы картон кырыена дулкын ясап ябыштырам.

6 нчы этап. Кызыл тасмадан зур чәчәк ясыйм, аны уртага ябыштырам.

7 нче этап. Панноны әзер дисәк тә була. Бары кечкенә ак мәрҗәннәрне генә ябыштырып чыгасы бар.

Панно әзер! Пластик чәнечкеләрдән ясалган кул эшләре бик тиз эшләнә –тылсым шикелле!

III. Йомгаклау

Эш барышында без бик күп кызыклы нәрсәләр белдек. Кул эшенең технологиясен белү, декоратив сәнгать турында мәгълүматлы булу сезгә алга таба да кирәк булыр дип уйлыйм. Төрле чыганаклар аша панно ясауның тарихын белдек. Панно ясауның төрле этапларын практикада куллана алдык. Иң мөһиме: үз эшебез эстетик ләззәт бирде.

IV. Кулланылган әдәбият  исемлеге

  1. Геронимус Т.М. Урок труда. Я всё умею делать сам. – М., АСТ-Пресс, 1988 г.
  2. Интернет чыганагы: http://stranamasterov.ru/node/19884


Предварительный просмотр:

Кушымта

1 этап                                                 2 этап

3 Этап                                                Әзер челтәрле түгәрәк

4  Этап                                                 5 этап

6 этап                                                7 этап

Панно Әзер!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ковры своими руками (презентация)

работа с синтетической пряжей....

Презентация к уроку технологии: новогодняя елка своими руками

Дидактический материал к урокам технологии....

План-конспект открытого занятия "Украшение своими руками.Hand-made:браслеты"

Открытое занятие проводилось в рамках Московского городского конкурса профессионального мастерства и общественного признания -2012, номинация "Сердце, отданное детям"...

Презентация "Украшение своими руками.Hand-made:браслеты"

Данная презентация является дополнением к плану-конспекту открытого занятия, проводимого в рамках Москвоского городского конкурса педагогического мастерства и общественного признания -2012, номинация ...

Прекрасное своими руками.

Сценарий внеклассного мероприятия....

Творческий проект "Театр своими руками"

Работа с детьми над созданием теневого и кукольного театра....