Сыйныфтан тыш чара."Яшьнәп торсын яшь йөрәк!"
учебно-методический материал (10 класс)

Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы

10 нчы сыйныфта үткәрү өчен сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yashnp_torsyn_yash_york.docx19.48 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш чара

“Яшьнәп торсын яшь йөрәк!”

Укытучы: Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы

“Яшьнәп торсын яшь йөрәк!”

1 нче күренеш.

Сәхнә ачыла.

        Ике кыз сөйләшә-сөйләшә өй җыештыралар.Бер әби дисбе тартып, дога укып утыра.

Кызлар сөйләшәләр:        

1нче кыз.- Беләсеңме, югары очка бер кунак кызы килгән.

2 нче кыз.-Ә-ә, шулаймыни? Альбиналаргамы?

1 нче кыз. -Юк, Ириналарга. Исеме дә бик матур-Гүзәл.

Әби: Кызларым,чәй эчәсем килде,самавырга чишмә суы салып, чәй куегыз әле, яме.

Кызлар: Ярар,картинәй,хәзер.

        Шулчак ишек шакыйлар. Сәлимәбану әби керә.

-Әссәләмәгаләйкем, исәнмесез.Ни хәлдә генә яшәп ятасыз, ахирәткәем? Ни эшләр бетерәсез?

Кызлар: Исәнмесез, әбекәй, түрдән узыгыз,утырыгыз.

Зөһрә әби: Әйдә, ахирәт, түрдән уз, утыр. Аллага шөкер,бер көе генә яшәп ятабыз әле.

        Сәлимәбану белән дога кылалар.

Сәлимә:Әй, Зөһрәбану ахирәт, тазалыкларың ничек?

Зөһрә: Болай аллага шөкер,әлхәмдү-лилләһи, әмма картаябыз инде. Колаклар начар ишетә, күзләр дә начар күрә хәзер. Картайтты, ахирәт, картайтты. Инде хәзер оныклар үсеп бетте бит.

Сәлимә. Әйе шул. Без картаймый, кем картайсын. Әнә бит оныклар нинди матурлар. Әй, бар иде яшь чаклар!

Зөһрә. Әй,Сәлимә, хәтереңдәме, Салихҗан сине урлап алып китә язды.

Сәлимә. Әйе шул, тәки аннан урлатмадым, үзем яраткан кешемә кияүгә чыктым.

Зөһрә. Яшь чаклар үткән дә киткән.  

Сәлимә.Әй , онытып торам бит. Мин сине чәй эчәргә алырга кергән идем бит.Әйдәле, икәүләп кич утырып, яшь чакларны искә төшереп алыйк.

          Кызлар чыш-пыш киләләр.

Берсе.Әйдә, без дә әбидән сорыйк, кызлар җыеп, кич утырыйк.

Икенчесе. Әйдә соң, әзрәк аулакта уйнап-җырлап, күңел ачып алыйк.

1нче кыз.-Син сора.

2 нче кыз.-Юк, син.

1 нче кыз.Әйдә икәү бергә сорыйк әле.

Икесе бергә.-Картинәй,безгә дә кызлар белән кич утырырга рөхсәт ит әле.

         Әби ялындыра.

-Килешерме? Яхшы гына утырсагыз ярый ла. Малайлар кертмәсәгез генә.

Кызлар: Юк,юк,кертмибез.Тәртипле итеп кенә утырабыз.

Зөһрә. Ярар алайса, бик тәртипле генә булыгыз.Мин хәзер кайтам.

  1. нче кыз.Әйкәем, әйдә кызларны чакырабыз.Картинәй кайтып та җитәр.

Кызларны чакыралар. Кызлар керә.

Исәнләшеп,сөйләшә-сөйләшә, утырышалар.Бәйләм бәйлиләр,чигү чигәләр.

Кызларның берсе хәбәр сөйли.

-Кызлар, сез ишеттегезме, югары оч Саматларга кунакка бер егет килгән. Әй,матур, ди,кызлар!

1нче кыз. Кит инде, монавы Лилияне, берәр чибәр егет күрсә, ушы китә.

2нче кыз. –Син аның холкына кара, тәртибен күзәт.Тота да чибәр дип сүз башлый.

Лилия дигәне. Аның матурлыгы да кирәк инде ул.Шайтанга охшаганына бер дә кияүгә чыгасың килмәс әле менә.

Гөлнара. Әй кызлар, юк өчен үпкәләшеп утырмагыз әле. Әйдәгез, берәр уен уйнап, җыр җырлап алыйк.

     Җыр җырлыйлар.

Шулчак ишек шакыйлар. Кыз булып киенгән бер егет керә.

Кызлар танымыйча кертәләр. Бу егет кызлар күлмәге кигән, башына шәл ябынган,кулына самовар тоткан. Самоварын өстәлгә куеп,күчтәнәчләрне кием астына яшереп, кызларны иңнәреннән тотып, кочаклап йөри.

Егет.-И-и, кызлар,исәнмесез. Күптән күрешкәнебез юк. Хәлләрегез ничек кенә?

Шулчак кәнфитләре коела.

1 кыз.  Абау,бу ялганчы, егет кеше түгелме соң ул? Менә карак тотылды!

Сәлимҗан. ( чыга башлый)

Кәнфит кулга төшкән иде,

Кулым нык пешкән иде.

Уңмадым шул,тотылдым,

Ярый качып котылдым.

Егетләр кул селтиләр,” аһ “оралар.

  • Җебегән, кит, булдыралмадың.
  • Кызлар. Әйдәгез әле “Без-без идек”не уйныйк.
  • Әйдәгез, әйдәгез.

      Егетләр хәйлә коралар да икенче егетне “бүләкләр “ белән кертеп җибәрәләр.

     Айнур салам тутырылган капчык күтәреп керә, салам өстенә күчтәнәчләр куелган.

    Бик авыр капчык күтәргәндәй абына-сөртенә керә дә җырлый.

Бусага ялым капчыкта,

Кердем ишек ачыкта.

Егетләрнең күчтәнәче

Сезгә булыр тансыкка.

(кызлар килеп карый башласалар, салам чыга, бүләкләр аз,юк дәрәҗәсендә)

Айнурны әрләп,”алдакчы” дип, куып чыгаралар.

Айнур.Эх, алдап булмады.

Егетләр аптырашта калып торалар.

Егетләр: Әнә берсе суга киткән иде.Хәзер шул чибәрне тотабыз да кызларны куркытабыз; чиләкләрегезне дә, иптәшегезне дә урлыйбыз дип.

1 егет. Кызлар, тәмле чәй эчәсегез киләме?

Кызлар тәрәзә аша: Шуннан...

Егетләр: Кызлар-кымызлар, Лиананы күрәсегез киләме?

1 кыз. Ә Лиана кайда? Әллә сезнең яндамы?

1егет. Әйе шул, без аны әсирлеккә тел итеп алдык. Әгәр дә мәгәр безне кертмәсәгез, күрше авылының бер бабаена кияүгә биреп җибәрәбез үзен.

Кызлар. И ходаем, нишлибез?  Аларга ышансаң, нәкъ шулай итәрләр дә.Чибәр егет урынына тешсез бабайга да кияүгә чыгып  китәрсең.

1 кыз. Кертик булмаса,егетләр булмагач, күңелсез бит.

Хуҗа кыз. Әйем лә, картинәй белсә...

1 кыз. И-и, белми дә калыр әбиең. 1-2 уен уйныйбыз да, өйләргә таралабыз.

Хуҗа кыз. Сез бик үтенеп сорагач кына ризалашабыз.

Тик озак уйнамабыз,яме.

Өйләрне җыегыз,егетләр килгәндә матур булсын бар җир.

(Кызлар җыештырыналар,бизәнә-төзәнәләр)

Азат.Егетләр,әйдәгез,гармун уйнап, бер җырлыйк әле, күңелләре эремәсме?

       Егетләр җырлыйлар.”Ай, илләре,илләре”.

Егетләр.Әйттерикме,типтерикме,Баламишкин көенә,

              Сулар кичеп,диңгез үтеп,килеп җиттек өенә.

Кызлар. Аргы урамнан килдеңме,бирге урамнан килдеңме,

              Без сагынганны белдеңме,үзең сагынып килдеңме?

Егетләр.Аргы урамнан килмәдек, бирге урамнан килдек без,

               Сез сагынганны белмәдек,үзебез сагынып килдек без.

Бергә.  Егет илнең былбылы,кызлар былбылның гөле,

            Гөл былбылын, былбыл гөлен сагынгандыр, билгеле.

Егетләр.Кызлар кия кызыл яулык, без киябез француз,

              Без исән-сау килеп җиттек, сез ни хәлдә торасыз?

Кызлар.Су буенда куаклар,асыл кошлар кунаклар,

               Сагынучылар интекмәсен,хуш килдегез,кунаклар.

Самат.Аһһа, ялт итте, чибәр әйттеләр, значит, алар безне көтә,сөя. Ягез әле, егетләр,

бездән дә ялтыр җавап кирәк.

Егетләр. Ал кирәкме?

Кызлар. Гөл кирәк.

Егетләр.Мин кирәкме?

Кызлар. Син кирәк.

Егетләр. Сезнең кебек кызлар кирәк.

Кызлар. Безнең егетләр зирәк.

Бергә.

Сирәк-мирәк шулай кирәк,

Яшьнәп торсын яшь йөрәк!

Самат. Ягез инде,кызлар,ишекне ачыгыз!

Бибкәй. Ач булсаң туеп кил,бер янчык акча алып кил!

Шәхзәд. Бездә акча бер букча.

Ләйлә. Ишек бавы бер алтын, безнең кызлар мең алтын.

Егетләр.Ачыгыз!

Кызлар. Теләгегез нәрсә?

Егетләр. Хәмдия, Бибкәй,Зөлхәбирә ... дигән яр!

Кызлар. Бүләгегез нәрсә?

Егетләр. Бар да бар!

Кызлар. Ишекне ачабызмы?

        Кызлар егетләрне кертә

Самат.Әссәламәгаләйкем, кара кашлар, карлыгачлар! Әллә безне бер дә сагынмадыгызмы?

Бибкәй. Сагынып үләбез инде, Самат агай.

Самат. Бигрәк тә Бибкәй сагынгандыр инде.

Бибкәй. Илаһи, гомеремдә бер күрмәсәм дә үкенмим.

Самат.Ай-һай, яучы җибәрергә йөри идем, болай булгач, җибәрмим инде. Бик ачы телле икәнсең.    Әй,җан кисәгем,багалмам,

Бик сагындым, күзалмам.

Кич кунарга чакырсаң да,

Үпкәләмә, бара алмам.

Азат Бурганов. Әй, бетмәде инде төрткәләшүегез! Әйдәгез, йөзек салышлы уйныйк.

Бергә. Әйдәгез,әйдәгез.

“Йөзек салыш”лы уйныйлар.Йөзек алып чыккан укучылар һөнәрләрен күрсәтәләр.

1.Усманова Г. җырлый.

2.Гибадуллин Р. баянда уйный.

3.Кызлар төркеме (11 кл.) җырлый.

4.Малайлар (10 кл.) җырлый.

5.Өч кыз биюе.(11 кл.)

1 кыз. Әйдәгез әле,күмәкләшеп биеп алыйк.

Бергә : Әйдәгез, әйдәгез.

        Түгәрәккә басып милли бию бииләр

1 кыз. Заманча да бер биеп алыйк инде, бер кызгач.

Вальс бииләр.

Хуҗа кыз. Карагыз әле, егетләр-кызлар, таң атып килә бит, кайтыйк булмаса.

1 егет. Картинәң әллә ничә пар оекбаш бәйләгәндер инде,әйеме?

Хуҗа кыз.И-и, шушы Азатны, Шаярта да шаярта.Картинәйдән эләгер әле менә үзеңә.

Әби кайтып керә.Егетләр яулык ябынып утыралар.

Әби. Әй,балакайлар, кич утырдыгызмыни? Тәртипле,ипле итеп кенә уйнадыгызмы соң?

Һай,күп җыелгансыз икән.Әллә күрше авыл кызлары да бар инде? Менә монысы түбән оч Фәтхелбаян кызы түгелме соң, бигрәк әтисенә охшаган. Һай, әттәгенәсе, бу егет булып чыкты! Кара әле, кызым, егетләр дә керткәәнсез икән бит.

Кызлар. Әбекәй, ачуланма инде, без тәртипле генә утырдык.Матур җырлар җырладык, бергәләшеп биедек,күңел ачтык.

Егетләр. Әйдәгез,егетләр-кызлар,кайтыйк инде,бүгенгә җитәр.

Бергә.Исән булыгыз,рәхмәт инде сезгә.Бик күңелле булды.Исән –сау торыгыз.

”Ай, илләре,илләре” җырын җырлап, кайтып китәләр.

Пәрдә төшә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...