“Һәр сыйныф - театр”конкурсына сценарий
материал (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
сценарий проведения конкурса, посвященного дню татарского театра
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 43.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Һәр сыйныф - театр”конкурсына сценарий
Конкурс максатлары:
- уртак иҗат эшчәнлегендә укучыларның сәләтле булуын үстерү,
- туган телдә коммуникатив күнекмәләрне үстерү,
- театр сәнгатен пропагандалау.
Катнашучылар:
- Конкурста балалар бакчаксы төркемнәре һәм 1-10 класс балалары катнаша
- Конкурска алдагы спектакльләр тәкъдим ителә:
№ | Название спектакля | Класс |
1 | Туфан Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек” комедиясе | 5 |
2 | Абдулла Әхмәтнең “Ике кыз” драмасы | 6 |
3 | “Чишмә җыры” | 7,11 |
4 | Хәй Вахитнең “Беренче мәхәббәт” драмасы | 8 |
5 | Туфан Миңнуллинның “Саташу” драмасы” | 9 |
Балалар бакчасы төркемнәренә һәм 1-3 сыйныфлар өчен конкурска теләсә нинди жанрдагы спектакльләр тәкъдим ителә.
1 алып баручы: Хәерле кич, кадерле дуслар!
2 алып баручы: Исәнмесез, шамакайлар!
3 алып баручы: Син нәрсә, саташасыңмы әллә, нинди шамакайлар?
2 алып баручы: Нинди дип, шундый инде. Без бүген циркка клоуннар сайлыйбыз түгелме соң?
1 алып баручы:Туктале, цирк дигәнен каян уйлап таптың инде? Тыңламагыз аны, дуслар. Күрәсең, сценарийны бутагандыр.
2 алып баручы: Ә шулай шул... Гафу итегез инде. Кастинг сүзен ишеткәч, бутаганмын.
3 алып баручы: Әйдә яңадан башлыйбыз. Хәерле кич, кадерле дуслар!
2 алып баручы: Исәнмесез. Сез дуслар, беләсезме-юкмы, бүген бит кастинг була. Һәм бу чараны без - Касимова Динара, Журавлева Розалия һәм Тютина Айрисә алып барабыз.
1 алып баручы: Әйе, безгә “ТатКестSchool” продюссерлык үзәге үзләренең вәкилләрен җибәргән.
2 алып баручы: Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар белән танышыйк.
1. Касимова Светлана Казбековна
2. Касимова Зухра Рашидовна
3. Касимов Рамиль Нурислямович
1 алып баручы: Алар сезнең арагыздан иң шәп артистларны һәм иң уңышлы спектакльләрне сайлап алачак. Катнашырга теләгегез бармы?
3 алып баручы: Алайса, кастингны башладык! Беренче булып сәхнәгә 5 сыйныф укучылары чыга.
(Туфан Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек” комедиясе)
1 алып баручы: Рәхмәт сезгә, ә хәзер сәхнәгә 6 сыйныф укучыларын чакырабыз.
(Абдулла Әхмәтнең “Ике кыз” драмасы)
2 алып баручы: Рәхмәт, чиратта 8 сыйныф укучылары
(Хәй Вахитнең “Беренче мәхәббәт” драмасы)
1 алып баручы: Рәхмәт сезгә, ә хәзер сәхнәгә 9 сыйныф укучыларын чакырабыз.
(Туфан Миңнуллинның “Саташу” драмасы)
2 алып баручы: Хәзер сәхнәгә 7,11 сыйныф укучылары чыга.
3 алып баручы: Ай-һай, артистларыбыз күп икән безнең. Артистлана беләсез икән. Хәзер продюссер вәкиләрен киңәшләшергә җибәрәбез. Ә без кечкенә генә викторина уйнарбыз.
(Викторина)
3 алып баручы: Ә хәзер сүз кунакларыбызга бирелә.
(Жюри)
3 алып баручы: Без кадерле кунакларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм тагын да кунакка көтеп калабыз. Сау булыгыз.
Викторина
- Татар театрының туган көне (22.12.1906)
- Татар телендә беренче нинди спектаклҗ куела? (“Кызганыч бала”)
- Иң танылган татар труппасы (“Сәйяр”)
- “Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә” сүзләренең авторы (Г. Тукай)
- Татар хатын-кызлары арасыннан театр схнәсенә беренче булып чыккан артистка (С. Гыйззәтуллина-Волжская)
- Беренче татар театрына нигез салучы (Г. Кариев)
- 20 гасыр башы татар драматургларын санап чыгара (Г. Исхакый, Г. Камал, К. Тинчурин)
- Хәзерге вакытта иҗат иткән иң күренекле драматург. (Т. Миңнуллин)
- “Беренче театр” әсәренең авторы (Г. Камал)
- Татар театрларын санап чыгарга (Г. Камал исемендәге Дәүләт академия театры, К. Тинчурин исемендәге Дәүләт театры)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/15/picture-204429-1360922968.jpg)
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
![](/sites/default/files/pictures/2017/08/24/picture-720029-1503600004.jpg)
"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....
![](/sites/default/files/pictures/2017/08/24/picture-720029-1503600004.jpg)
"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)
Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...
![](/sites/default/files/pictures/2017/08/24/picture-720029-1503600004.jpg)
"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)
Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/24/picture-951762-1506275260.jpg)
Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)
Презентация 8 нче сыйныфта сыйныф сәгатен үткәрү өчен кулланылды. Сыйныф сәгатендә наркотик матдәләр, аларның зыяны турында белешмә би...
Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )
Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...