Ягез әле, малайлар!
методическая разработка (5 класс)
Максат:
- Укучыларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү , ватанны саклаучы булырга омтылу хисләре уяту
- Төркемдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.
- Игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтен булдыру.
Җиһазлау:
- Проектор, экран.
- Биремнәр белән карточка.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yagez_le_malaylar.docx | 21 КБ |
Предварительный просмотр:
ТР «Лениногорск муниципаль районы» МБ
« 5 нче урта гомуми белем мәктәбе”
МБГББУ
Ягез әле, малайлар!
(5 сыйныфта үткәрелгән чара эшкәртмәсе)
Әзерләде:
туган тел һәм әдәбияты укытучылары
Аскарова Әлфия Ядкәр кызы
Максат:
- Укучыларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү , ватанны саклаучы булырга омтылу хисләре уяту
- Төркемдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.
- Игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтен булдыру.
Җиһазлау:
- Проектор, экран.
- Биремнәр белән карточка.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шарлар эленгән, плакатлар: “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Ир егет үзе өчен туар, иле өчен үләр.”
Алып баручы.
- Бүген була зур уен –
Бик тә күңелле уен.
Малайларыбыз ярыша,
Менә булыр тамаша.
Балалар, бүген безнең каршыбызда булачак егетләр, булачак ил сакчылары, гаилә терәкләре. Бүген без аларны сынап карыйк. Малайлар 2 командага бүленеп ярыша.
1 нче бәйге. Бүген егетләребез диңгезгә сәяхәткә чыгалар. Диңгезгә чыгу өчен корабль кирәк. Тиз генә кәгазьдән корабль ясыйлар.
2 нче бәйге. Диңгездә һәр корабльнең үз исеме бар. Сез дә үз кораблегезгә исем куегыз. Моның өчен бирелгән хәрефләрдән корабль исемен төзегез.
3 нче бәйге. Хәзер диңгезгә чыгабыз. Ләкин безнең баклар буш икән. Механиклар су тутырып алсын әле. (бер савыттан икенчесенә кашык белән су ташу ярышы).
4 нче бәйге. Диңгездә шторм башланды. (Алып баручы идәнгә шакмаклар чәчә.) Бер минут эчендә палубаны җыештырырга кирәк. Кем күбрәк “чүп” җыя, шул команда җиңә.(Укучыларның күзләре бәйләнгән.)
6 нчы бәйге. Безнең инде ашыйсы килә башлады.Хәзер кокларның җитезлеген тикшерәбез. (Бәрәңге әрчү ярышы).
7 нче бәйге. Ә хәзер иң игътибарлы капитан конкурсы. Капитаннар 1 минут кара-каршы басып торалар. Аннары бер-берсенә аркалары белән басалар. Чиратлап капитаннарга сораулар бирелә.
- Иптәшеңнең күлмәге нинди төстә?
- Аның күзләре нинди төстә? һ. б.
9 нчы бәйге. Ә хәзер кайсы команда зирәк икәнлеген беләбез.
1 командага сораулар:
- Муса Җәлилинең туган елы.
- Татарстанның башакалсы нинди шәһәр?
- Россия гимнының авторлары.
- Татарстанда иң зур елга.
- Россия гербында нәрсә сурәтләнгән?
2 командага сораулар:
- Муса Җәлилт шигырьләре.
- Россиянең башкаласы нинди шәһәр?
- Татарстан гимнының авторлары.
- Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?
- Россиядә иң зур елга.
I0 нчы бәйге “ Төнге тревога”.Вакытка тиз генә киенү һәм ботинка бавын бәйләү.
- нче бәйге “ Снайпер “ конкурсы.
- Ефрейтор
- Младший сержант
- Сержант
- Старший сержант
- Старшина
- Прапорщик
- Старший прапорщик
- Младший лейтенант
10)Лейтенант
11) старший лейтенант
12) капитан
13)генерал
14) майор
15) маршал
16) генералисимус
11нче бәйге “ Радист”
Ребус чишү.( Тырышкан табар, ташка кадак кагар)
Кызлар башкаруында җыр.
12.“ Миналы кыр”
Кеглиларга тидермичә һәм екмыйча бау белән уенчык машинаны тартып алып бару.
13.Болельщиклар ярышы.
- Хәрбиләрнең тантаналы җыелышы ничек дип атала? ( Парад)
- Мундирның йолдызлы урыны ( Погон)
- Корабльдәге яшьүсмер ничек дип атала? ( Юнга)
- Хәрби больница ничек дип атала? (Госпиталь)
- Реактив снарядлар белән йөри торган хәрби машина? ( Катюша)
- Сугышчыларның яулап алу хәрәкәте ничек дип атала? (Атака)
14. Йомгаклау.
- Балларны исәпләү.
- Командаларны бүләкләү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шаян кызлар,шук малайлар"
8март бәйрәменә багышланган бәйге-кичә...
КВН. "Ягез әле, малайлар! "
4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....
Шәүкәт Галиевның“Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик-грамматик материал
8 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе....
Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)
Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мә...
Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)
Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...
Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме.
Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме....
Дәрес планы. Ш.Галиев “Безнең йорт малайлары”
Ш.Галиев “Безнең йорт малайлары” темасына дәрес планы. 8 нче сыйныф (рус төркеме)....