"Татар кызы" бәйгесе сценарие
методическая разработка (8, 9, 10, 11 класс) на тему

Зигангирова Римма Мирхатовна

“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге- тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Татар кызы» бәйгесе

Зигангирова Р.М. беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1 нче алып баручы.

Дәверләрнең горурлыгы,

Хыялдагы татар кызы.

Кайт хыялдан чынбарлыкка,

Бу милләттәшеңнең йолдызы.

 2 нче алып баручы.

Әйе, татар кызы мин,

Тарих биргән олы исем ул.

Минем буем, сыным, күз карашым,

Миндә генә булган төсем ул.

 1 нче алып баручы.

- Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүгенге “Татар кызы -2016” бәйгесенә багышланган кичәнең үзәгендә мәктәбебезнең иң булган, иң уңган, иң чибәр урта сыйныф кызлары. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

1 а.б. Бәйрәм белән сезне, кадерле кызларыбыз. Бүгенге бәйрәмебез “Татар кызы” дигән исем аша кызларыбызның уңган, булганлыкларын сынарбыз.

2 а.б. Хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырырга рөхсәт итегез:

2 а.б. Ә шулай да, жюрига кызларыбызның кайсы якларына игътибар итәргә кирәк булыр соң?

1 а.б. Беренче – киемнәренә.

2 а.б. Икенче – үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына.

1 а.б. Зирәклегенә, тапкырлыгына.

2 а.б. Уңганлыгына.

1 а.б. Җыр-биюгә осталыгына.

2 а.б. Җитәр, бәйгенең ямен җибәрмик, тамашачыга карарга калсын.

 Кызларны озатабыз

1 а.б. “Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә.

Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз.

Ул “Таныш булыйк” дип атала.

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап- гади сүзләрендә

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар  кызы,

Кем бар тагын синдәй бүтән?

(Визитка)

II. Интеллектуаль тур 

1 а.б. Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

Ә кызларга сораулар бирергә сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы. «Башын әйтәм, ахырын тап!» уенын уйнап алыйк.

• Тырышкан – табар, ... (ташка кадак кагар).

• Җиде кат үлчә, ... (бер кат кис).

• Үзеңне үзең зурлама, ... (кеше сине зурласын).

• Китап – ... (белем чишмәсе).

• Ни чәчсәң, ... (шуны урырсың).

• Берлек кайда – ... (көч шунда).

  • Иң таталы тел- туган тел, ( анам сөйләп торган тел)
  • Сабыр төбе- (сары алтын)

Киләсе биремдә кызларыбызның зирәклеген тикшерик. Сезнең игътибарыгызга – «Сорау бирәм, җавабын тап!» уены.

• Арчада нәрсә тегәләр?

• Галиәсгар Камал кем ул?

• Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм ?

• Кем ул Р Фәхретдин

• Заманында Чистай шәһәре нәрсәсе белән данлыклы иде?

• Казанда хатын-кыз исеме белән аталган нинди архитектура корылмасы бар?

  • Һәр кешенең яшәү урыны?
  • “Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш” бу сүзләрне кем әйткән?

Алып баручы. Кызларның белемнәрен тикшерүне дәвам иттерәбез, Алдагы бирем – «Халкыбызның күренекле кешеләрен ата!» уены.

Татар артистлары: ...

Татар шагыйрьләре: ...

Татар композиторлары: ...

Татар язучылары: ...

2 а.б. Хөкемдарлар кызларның җавабын бәяләгәндә, үзенең моңлы җырларын кызларга Юриков Артур бүләк итә.

III тур. Татар милли киемнәрен тәкъдир итү.

1 а.б. Кеше һәрчак омтылып яши. Җиңүгә, яшәргә омтыла һәм үзенең яшәве белән кешеләргә шатлык, сөенечләр, матурлык тудырырга омтыла. Бүген без, кадерле кунаклар, сезне үзебезнең татар халкының ерак үткәнендә булган һәм хәзерге көндә инде онытылып бара торган эстетик яктан үзенчәлекле, сәнгать иҗаты дәрәҗәсендәге бизәкләр белән чигелгән киемнәр белән танышып үтәрбез.

2 а.б. Көнчыгыш мөселман илләренең, Европаның төрек телле халыкларының һәм инде һичшиксез Алтын Урда халкының көчле тәэсиренә карамастан, татар халкы үзенең көнкүреш, тел, кием һ.б. үзенчәлекләрен саклап кала алган.

1 а.б. Идел буе болгарлары йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар.

Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда үк дөнья базарында дан тоткан.

2 а.б. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр белән кием-салымнарга төшкән. Менә бүгенге кичәдә без аларның кайбер үрнәкләрен күреп үтәрбез.

1 а.б. Татар хатын-кызлары кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта җитез, булдыклы бит алар...

7 клас  егетләре җырлый

2 а.б. Бәйгебезнең бу өлешен “Ак алъяпкыч билләрдә” дип атадык.

1 а.б. Гомер буенча ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң?

Туй, бәби ашлары – токмачлы аш, авыл мичендә пешкән икмәк, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, коймак...

2 а.б. Менә бүгенге кичәгә дә кызларыбыз тантаналы бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклар белән килгәннәр.

Бу осталыкка алар әниләреннән, әбиләреннән өйрәнгәннәр.

Кызлар, сүз – сезгә.

IV.Татар милли ашларын тәкъдим итү.

(музыкаль пауза)
бию төркеме чыгышын карап үтик. Турал Рузил

1 а.б. Тышта ямьле яз ае. Сабантуйга да ерак әле. Аңа кадәр бүләккә әллә ничә сөлге, ашъяулык, кулъяулык чигеп бетерерлек вакыт бар әле.

2 а.б. Өем түрләренә эләр идем,

Килешер лә микән чигешем

Килешмәслек түгел, һай чигеше,

Болар – кызларыбызның кул эше.

Я, кызлар, күз нурыбызны, күңел жылыгызны кушып үзегез бәйләгән, бизәгән, чиккән хәзинәләрегез белән таныштырыгыз әле.

V. “Алтын куллар” Минем яраткан шөгылем.

1 а.б. Кадерле дуслар! Бүген сезне каршыга чыккан кызларыбыз, танылган җырчылар, атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары да түгел. Алар гап-гади кызлар! Әмма аларның рухлары нык, күңелләре бай.

Хәзер алар безгә үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтерләр.

VI. Музыкаль номерлар.

1 а.б. Кичәбез ахырына да якынлашты. Хөрмәтле хөкемдарларыбыз, сүзне сезгә бирәбез.

VII.Әбием сандыгы

1 нче алып баручы.

- Монда сүз иң кадерле әйберләр турында барыр. Ул әйберләр сезнең гаилә өчен ничек кадерле? (Кызлар үзләре алып килгән әйберләр белән таныштыралар, сөйлиләр).

2 нче алып баручы.

Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

- Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең бәйгебез тәмам . Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык теләп саубуллашабыз. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!

Хөрмәтле дуслар! Менә бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар егете - ил бөркете" бәйгесенең сценарие

Кич утыру формасында оештырылган бәйге....

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...