Сценарий праздника нового года
материал по теме
Сценарий на татарском языке с участием детей разных классов по теме "Яңа ел могҗизасы".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yana_el_2016.doc | 117.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тукай муниципаль районы
Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Сценарий:
«Яңа ел могҗизасы»
2015-2016нчы ел
Дию. Я, минем кем икәнлегемне беләсезме? Мин дию пәрие. Ух-ху-ху. Ух-ху-ху… Уйлар басты башкайларымны, уйлар… Күңелемдә өермә. Уйлар… Уйлар… Ух-ху-ху…Һәзер көн туса – кайгы, кич җитсә – хәсрәт инде. Уйлар, уйлар.., Төрле уйлар башны каезлый… Уйлар… Уйлар…
Убырлы карчык пәйда булла, себеркесенә атланган.
Убырлы. Мин килдем.
Дию. Ә?
Убырлы. Мин килдем дим.
Дию. Ә-ә-ә.
Убырлы (Диюгә иелеп) Син нәрсә болай?..
Дию. Ә?
Убырлы. (Селкенми дә утырган диюнең йөзенә карап, кисәк кычкырып җибәрә) Сиңа ни булды?
Дию (Сискәнеп) Ә-ә-ә син мени әле бу.
Убырлы. Мин шул. (карап тора да) Нишләдең син? Кыяфәтеңә төкереп китәрлек. Дию пәрие дип әйтерлегең калмаган.
Дию. Ух-ху-ху… Кайгы басты башларымны, кайгы.
Убырлы. Нинди кайгы тагын, син дә кайгыра беләсен мени?
Дию. Утыр әле янкайларыма, убырлы. (убырлының иңнәренә кулын сала).
Убырлы. Нишләвең бу? (кулларын еру рын) Көпә-көндез кочаклашып утырырга, син тагын бигрәк..
Дию. Ахмак! Синдә кочаклашу кайгысы, ә мин дә… Ух-ху-ху.
Убырлы. Тукта әле.. Сөйләсәң кеше төсле сөйлә.
Дию. Кеше төсле!.. Менә... Шушы аңгыраның башыннан чыккан акыллы сүз – Кеше төсле. Кеше төсле!... (Кычкырып) Ә мин кем төсле сөйлим?! (Үкереп) Кем төсле сөйлим?!
Убырлы. (Читкә тайпылып) Ни-ни-нишләдең соң син?
Дию. Курыкма… Мин куркыныч түгел һәзер. Мин – черек төп.. (убырлыга карап) Син дә..
Убырлы. (Ачуы чыгып, еру рында таптанып) Әйтәсеңме син юкмы, нәрсә булды дим?
Дию. Әнә кешеләр бәйрәм итә. Ә без…
Убырлы. Уф, шайтаным, нәрсә булган дип торам, бөтен нирвымны бетердең бит , ә, вәйт дивана, точно ычкынган, шикләнә башлаган идем инде аны, менә шыр тиле, (иелә, иелә көлә). Әй шайтаным. Бездә бәйрәм итәбез анны, в чем проблема. (Диюнең колагына нидер пышылдый).
Дию. Әйе… Юк, юк, юк. Ну син даешь убырлы, гений.
Тыны бетеп, ашыгып кәрлә керә.
Кәрлә. Шылдыр-мылдыр шылдырап,
Алдыр-болдыр җолдырам.
Синдер-миндер зәрдерки,
Сүлдер-чүлдер чәлдерки.
Сәлам бирдек якын дусларга. (Киемнәрен селки)
Дию. Нинди чүпрәкләр бу?
Кәрлә. Чүпрәк түгел, нинди чүпрәк булсын, кич бик соң йөргән балаларның киемнәрен салдырдым. (Киемнәрне өстенә куеп карый), Бу киемнәрне киеп җибәрсәң…Дию кориш., Карале кара, ничек клево, мә сиңа да бар монда (өстенә бер чүпрәк ыргыта).
Дию. (үкереп). Түкта-а-а! Шушы көнгә калдың мы? (Өстенә килә) Чүпрәк-чапрак урлар көнгә калдыңмы? Хурлык! Хурлык! Югал күземнән, затсыз! Чәлдерки...(Кәрлә йөгереп чыгып китә) Наданнар без. Әнә кешеләр бәйрәм итә, ә без…
Убырлы. Җә инде, җә сабыр ит, сабыр…
Дию. Ничек тә бәйрәмгә эләгергә кирәк безгә. (Кычкырып җибәрә) Юлын кем белә-ә!
Убырлы. Һәзер дөю, хәзер, ашыкма. Әйдә әле урманга, Шүрәле дусларыбызны эзләп табыйк. Алар белмичә калмас. Киттек. (чыгып китәләр)
Алан уртасында учак. Учак янында Карт Шүрәле белән Яшь Шүрәле җылынып-сөйләшеп утыралар.
Карт Шүрәле. Эх, дөнья, фани... Шушы фани дөньяларда ни кылансаң да ярый.
Яшь Шүрәле. Дөрес әйтәсең, бозылды дөньялар...
Карт Шүрәле. Тукай гына безне белә дә, Тукай гына безне Шүрәле дип саный иде.
Яшь Шүрәле. Хәзер безне белүче дә, Шүрәле дип исәпләүче дә, бездән куркучы да юк.
Карт Шүрәле. Кешеләр бетерәләр инде урманны. Шуңа кайгырам әле. Яңа ел җитә дип тагын чыршыга килерләр.
Яшь Шүрәле. Әйтмә инде, ул җәй көннәрен күрсәң син, нинди генә чүп-чар, кәгазь кисәкләре, консервы савытлары калдырмыйлар.
Карт Шүрәле. Ичмасам, элек агачны балта белән чабалар да, ат белән алып китәләр иде. Ә хәзер бит трактор белән машина белән килеп, бөтен җирне бозып, таптап, изеп бетерәләр.
Яшь Шүрәле. Тракторы да бит аның дию пәрие белән бер. Акыра да бакыра, әллә нинди төтеннәр чыгарып, бөтен дөньяны сасытып бетерә. Аннан урманда суларга һава җитми башлый.
Карт Шүрәле. Бер көй ишетелә түгелме? Әйдә булмаса җырлап алыйк әле.
Шүрәлеләр (җырлый). Кырлай җыры. (Бии-бии, җырлый-җырлый чыршы артына чыгып китәләр.)
1 укучы. Уф, арыдым, башка бер адым да атламаячакмын.
2 укучы Атламыйча нишләрсең, чыршысыз кайта алмыйбыз бит инде.
1 укучы. Синдә чыршы кайгысы, үзебез ничек исән-имин кайтып җитәрбез, диген.
2 укучы (кулына балта ала). Әйдә эшкә тотыныйк. Болай булмый бит инде. Чыршысыз нинди бәйрәм инде ул?
Аланга таба борыла. Сүнә башлаган учакны күреп ала.
2 укучы (куркып). Монда кемнәрдер булган... Учак якканнар.
1 укучы. (шаярып). Бүреләр яккандыр бу учакны.
2 укучы (шаяруны дәвам итә). Әйе, әйе, Кәҗә белән Сарык ботка пешергәннәрдер.
1 укучы. (учакны болгата). Боткаларын ашап бетергәннәр шул, безгә калдырмаганнар. Әйдә кисик инде, миңа гына димәгән бит.
Чыршы сайларга тотыналар, капчыктан пычкы алалар.
Карт Шүрәле белән Яшь Шүрәле малайларны күзәтә.
Ачудан малайларга кар ыргыта. Карт Шүрәле дә аңа кушыла. Иң беренче йомарлам бер малайга килеп тия. Артларына борылып карасалар – Шүрәлеләр тора.
1 укучы (кычкырып җибәрә) Ааааааааааа, Шүрәле....Аааааааааааааа (чыгып чаба).
2 укучы. Ууууууууууууууу, Шүрәле.... (йөгереп китә).
Алар артыннан Шүрәлеләр куа. Куышып йөриләр, малайлар алга чыга, сулышларын җыя алмыйча торалар.
1 укучы. Кара әле, малай! Кемнәр булды соң бу?
2 укучы. Кем булсын, Шүрәлеләр!
1 укучы. Кит әле моннан, әкият сөйләмә! Каян килсен ди алар?
2 укучы. Син нәрсә, күрмәдеңме әллә? Күзең чыкмагандыр бит!
1 укучы. Күрүен күрдем, куркудан күземә генә күренәдер дип уйладым. Яхшы чакта кайтыйк без.
2 укучы. Юлны тапсак, бик кайтыр идек тә шул. Кайтуларны онытыйк инде без. Кайту юк инде ул, тю-тю. Шушында боз булып катып, һәйкәл урынына калырбыз инде без. (Һәйкәл булып басып күрсәтә.)
1 укучы. Син нәрсә, мин кайтмасам, минем әни белән, беләсеңме, нәрсә булачак...
2 укучы. Их, безнекеләр мәктәптә бәйрәм итәдер инде.
1 укучы. Әйе, чыршысыз Яңа ел бәйрәме үткәрәләрдер.
2 укучы. Безнең чыршы алып кайтканны көтеп тормаслар инде.
1 укучы. Кыш бабай бүләкләр өләшәдер...
2 укучы. Алсу Карсылу булып киенгәндер...
1укучы. Әйдә туңып йоклап киткәнче кайтыйк, эзләп карыйк юлны. (кайтып китәләр)
Убырлы белән Дию килеп чыгалар.
Убырлы. Кая киткән соң бу Шүрәлеләр? Эзләре дә күренми.
Дию. (елап) Сонга калдык инде....Бәйрәм дә күреп булмый....
Убырлы. Һәзер, Дию, все будет окей. (Күлмәк итәге астыннан олы сотовый чыгара) бүреләргә шалтыратып карыйк әле, алар күп йөри юлын белми калмаслар әле. Ало, ало, бүреләр атаманы, слушай Сәмәкәй мәктәбенә эләгергә иде, юлын күрсәтсәң шәп булыр идее, ә, беләсеңме?, Ну син шәп чувак, һәзер килеп җитәбез. Нәрсә карап каттың, әйдә, минем арттан. Киттек.
(Кычкырыша-кычкырыша чыгып китәләр)
Ике бүренең өстенә бүре утырган (атаманнары), артлырыннан тагын берничә бүре ияргән, таякка асып казан тотканнар, сәхнә уртасына килеп керәләр. Казаны асып куйгач, казан тирәли биеп йөриләр. Атаман җырлый:
Атаман. Мин дөньяда иң шәп бүре.
Мин – бүреләр атаманы.
Бүреләрнең иң кансызы,
Канэчкеч дип аталганы.
Мин – атаман, мин – атаман,
Бер калҗа ит күрсәм әгәр,
Талап алам мин атамнан.
У-у-у-у
У-у-у-у
Талап алам мин атамнан.
Бүреләр бергә:
Син – атаман, син- атаман,
Бер калҗа ит күрсәң әгәр,
Талап аласың атаңнан.
У-у-у-у
У-у-у-у
Талап аласың атаңнан.
Атаман. Мин - бүреләрнең бүресе,
Үземнән бүрек тектермәм.
Тере сарыкны йотармын,
Тик үтереп интектермәм.
Бер калҗа ит күрсәм әгәр,
Талап алам мин атамнан.
У-у-у-у
У-у-у-у
Талап алам мин атамнан.
Бөтен бүреләр бергә:
Син – атаман, син- атаман,
Бер калҗа ит күрсәң әгәр,
Талап аласың атаңнан.
У-у-у-у
У-у-у-у
Талап аласың атаңнан.
Карт бүре Уртанчы бүре кулындагы калҗаны тартып ала.
Уртанчы бүре. Ах, син алама тун! (карт бүрегә сугып җибәрә. Сугыша башлыйлар)
Атаман. Ну-ка цытсь, (пычагын тартып чыгара) җитәр туктагыз, юкса икегезнең дә тиресен салдырам хәзер.
Яшь бүре. И-и-их! Ботка пешә, ботка. Тик менә ботка белән ашарга калҗа бете.
Атаман. Я, ташла әле шул боткаңны. Әйдәгез, әзрәк күңел ачып алыйк, яшь бүре, яле, бер заграничный бию җибәр.
Яшь бүре. Авызыңда шәп сигара,
Джинса өсләреңдә.
Бүре кызлары кочаклап
Керәсең төшләремә.
Бүре кызы Бүрихия,
Озын икән тырнагы.
Мини юбка киеп йөри,
Капланмыйдыр корсагы.
Бию кызган вакытта Дию, убырлы чыга.
Атаман. Ха! Кайсыгыз әйтте әле ботка белән ашарга калҗа бетте дип?!
Дию. Менә сезгә свежий убырлы ите китердем.
Убырлы. Сез нәрсә, уже килешү төзи башладылар. Оят та юк, бернәрсә дә юк. Перемирия бит хәзер. (Бүрегә карап) Мин сиңа щалтыраттым бит, оныттың мени, Сәмәкәйгә юлны күрсәт, карт бүре.
Атаман. Пешерерсең сезнең белән ботка. Тамагыңа торырсыз. Ярар, чыгарыгыз картаны, хәзер карыйбыз. Кая күзлек. (карта белән күзлек китерәләр, барысы да иелеп карыйлар) Менә күрәсезме, минем уйлавымча… башта уңга, аннан сулга, тагы уңга, потом поворот, аннан артка, тагын әзрәк алга, шылдымы.
Карт бүре. Карале, атаман, син, вообщето, укый беләсеңме?
Уртанчы бүре. (Карт бүренең башына менеп төшә) Тик кенә тор, дәшмә, тиле.
Убырлы. Ладно, разберемся, әйдә Дию исән чакта китик әле моннан.
(Чыгып китәләр).
Бүреләр Жырны дәвам итәләр, Бии – бии елка буйлап әйләнәләр, чыгып китәләр.
Адәм дигән затларга
Бүре бүрек килешә.
Үрелмә минем калҗага,
Кермә минем өлешкә.
Яңадан дию, убырлы керә.
Дию. Ну, убырлы, синең аркада чүт бүре азыгы булмадык! Үтерәсез, бетерәсез башларымны. Ух-ху-ху, Һәзер кая барабыз инде. Адаштык бит бөтенләй.
Убырлы. Әчпошыргыч нәрсә булдың син, кайчаннан бирле җанны үртисең, чистый надоел. Гомер буе урманда яшәп адаштым дип тора. Шүрәле ишетсә, көлеп үзе үләр. Әйдә минем арттан.
(Чыршы артынан әйләнеп чыгалар).
Убырлы. Өлгердек! Өлгердек! Барысыннан да беренче килдек.
Песи. Килгән ди, мин инде монда күптәннән килдем.
Убырлы. Ярар, матурым, безнең теләкләр бер – бәйрәмне бозу, так что будем все делать сообща.
Песи. Эх, бәйрәмнәрен бозарга иде,
Нәрсә булса да уйларга иде.
Дию. Шып! Күп сөйләшмә!
Убырлы. Фу, кеше исе килә. Әйдә моннан ычкыныйк.
Китәләр.Тылсымлы музыка яңгырый. Кулга-кул тотынышып балалар керәләр.
Җыр
Алып баручы. Ачылды кояшның алтын нур керфеге,
Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге
Уянды Ватаным, атласын киң итеп,
Дөньяда иң батыр халкыма тиң итеп.
Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел
Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа ел
Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы
Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.
1а.б. Хәерле кич хөрмәтле укучылар, укытучылар, һәм бәйрәмебез кунаклары. Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2016 нчы Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак.
2а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2016 нчы елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгел дә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.
1а.б.
Тәңкә-тәңкә карлар яусын
Бар дөнья тулсын
Карлар кебек безнең көннәр
Ак һәм пакь булсын.
2а.б. Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең иң зурысын җиткерү өчен һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директорына бирәбез.
Алып баручы. Балалар, ай, нинди кызганыч,
Ашыга-ашыга без бизәндек.
Бәйрәмгә диеп килдек.
Чыршыбызның уты юк бит,
Без юкка тырышканбыз.
Тукта, тукта, ни булды?
Кемнәрдер бире килде.
3 гном чүгәли-иелеп як-якларына каранып керәләр.
1 гном. Безне кем дисезме,
Сез безне белмисезме?
2 гном. Без гномнар булабыз,
Шушы урманда торабыз.
3 гном. Без сезнең төшләргә
Һәрвакыт керәбез.
Әкият илендә
Дөньялар гизәбез.
1 гном. Без җир асты байлыкларын
Табабыз, саклыйбыз.
Урмандагы җәнлекләрне,
Агачларны яклыйбыз.
2 гном. Карт булсак та
Без гномнар шәфкатьле.
Менә хәзер сез дә
Белдегез кем икәнне.
Алып баручы. Белдек, белдек, сез шәфкатьле гномнар, безгә булыша алмассыз микән? Без бәйрәмгә килдек, чыршыбызда утлар юк, тирә-юньдә бик караңгы, куркыныч.
(Гномнар серләшәләр.)
3 гном. Карсылуны ярдәмгә чакырыйк бергә-бергә.
Балалар. Карсылуууууууууу! Карсылу!
Әкрен генә пәрдә ачыла. Анда кулына тылсымлы таяк тоткан Карсылу.
Карсылу. Исәнмесез, дусларым. Ник чакырдыгыз мине?
1 гном. Карсылу, балаларга ярдәм итик әле.
2 гном. Алар бәйрәмгә килгәннәр. Чыршыларының уты юк.
Карсылу. (тылсымлы таягы белән хәрәкәтләр ясый.)
Яшел чыршы, басып торчы
Залның түрендә.
Утлар сибеп балкып тор син
Бәйрәм көнендә.
Чыршының утлары яна.
Карсылу. Килегез чыршы янына
Түгәрәккә басыгыз.
Яңа елны уйнап-көлеп,
Җырлап каршы алыгыз.
Җыр “Кар кызы”
Алып баручы. Әйдәгез, бераз ял итик,
Чыршыны читтән күзәтик.
Бәйрәм башланды гына,
Серле хәлләр булыр сыман.
Убырлы. Исәнмесез, балаларым, оныкларым!
Сезне Яңа ел белән котлыйбыз.
Дию. Яңа елда телибез сезгә кайгылар,
Зурдан-зур начарлыклар,
Тьфү, яхшылыклар, шатлыклар.
Алып баручы. Сез бүген нишләптер, үзегез шикле, үзегез юмарт күренәсез.
Убырлы. Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, безне гел начар итеп күрәсез. Без яхшы да була алабыз. Сезнең балаларны да шатландыра алабыз.
Алып баручы. Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат.Бәйрәмебезгә рәхим итегез.
Алып баручы. Ап-ак мамык карлар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады.
Убырлы. Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез.
Алып баручы. Син нәрсә, Убырлы. Без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди чыршы бәйрәме инде ул Кыш бабайсыз.
Дию. Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткән.
Алып баручы. Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер елда да килмичә калганы юк. Балалар, бергәләп чакырыйк әле.
Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!
Алып баручы. Чынлап та, җавап бирми Кыш бабай. Бу хәлләр безгә бер дә ошамый әле. Бу эшкә сезнең катнашың юкмы? Әйтегез әле, кая Кыш бабай?
Убырлы. (үчекләп) Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигәч, юк инде.
Алып баручы. Яхшылык белән Кыш бабайны җибәрегез, әгәр дә юлына сез аркылы төшкән булсагыз, карагыз аны.
Дию. Сез нәрсә безне куркытасызмы? Менә сынашып карыйк әле. Кем җитезрәк, хәйләкәррәк, акыллырак икән? Минме, сезме?
Уен. Киез итекләр киеп чыршы тирәли йөгерү.
Дию. Ярар, сез җитезлек белән, мин хәйләкәрлек белән алдырдым. Безнең турыда матур итеп шигырьләр сөйләсәгез, Кыш бабайны китертәбез. Алайса гел Кыш бабай да, Кыш бабай...
Балалар. Убырлы-убырлы
Бөтен бите пудырлы.
Әй бизәнгән, ясанган,
Караучысы булырмы?
Аяклары кәкре,
Аркалары бөкере.
Үзе шундый кылтая,
Мин чибәр, дип, масая.
Киткән Дию дә биеп,
Җыртык күлмәген киеп.
Аннан куркып урманда
Калмаган бер җанвар да.
Убырлы. Нишләп качсыннар ди, минем дусларым бик күп. Шүрәле, менә Дию, җен-пәриләр нихәтле. Сез мине үпкәләтәсез, менә аларны чакырсаммы? Ух!
Алып баручы. Тынычлан, Убырлы. Шигырьләребезне тыңлап бетер.
Безнең Убырлы карчыкның
Сумсалары бер дигән.
Кәбестәсе, алмалысы
Барысы да көеп беткән.
Сумсалар җанландылар,
Бик тиз аякландылар.
Йөгерделәр, качтык, дип,
Убырлы Дию ач калсын дип.
Убырлы. Ничек ач? Сез безне үпкәләтәсезме? Ярар.
Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.
Дию. Ярар, ярар. Без дә шаярырга яратабыз. Сезгә Кыш бабай кирәкме, каршы алыгыз. (Себеркесе белән сихерли.Турахан керә.)
Турахан. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Әссәламәгәләйкем!
Алып баручы. Исәнмесез.
Турахан. Матурларның матурлары, акыллыларның акыллылары, дөньяларыгыз имин булсын. (Кинәт үзгәреп.) Тукта әле, матурым. Мин кая эләктем? Нинди энәле гөл үсеп утыра монда?
Алып баручы. Сез Яңа ел бәйрәменә килдегез.Бу энәле гөл түгел, бу чыршы. Ә без Кыш бабайны көтәбез.
Турахан. Нинди суык? Зинһар өчен суык кирәк түгел. Мин яшәгән җирдә һәрвакыт җылы, рәхәт.
Алып баручы. Ә сез кем буласыз? Кайда яшисез?
Турахан. Мин яшәгән җирдә ел буе җәй була.Мондый агачлар да үсми, анда хөрмәләр генә үсә, анда дөяләр белән йөриләр. Ә мин үзем мәрхәмәтле Турахан карт булам. Сезнеңчә Кыш бабай. Без бит Яңа елны яз көне каршылыйбыз.
Алып баручы. Турахан, көнчыгышта Яңа елны яз көне каршылыйлар шул, ә без кыш көне каршылыйбыз.
Турахан. Бик хуп. Минем сезнең бәйрәмгә бүләк бирәсем килә.
Концерт номеры
Алып баручы. Рәхмәт, Турахан, синең бүләгең өчен.
Турахан. Сезнең белән күңелле. Үз илемә кайткач, балаларга сөйләрмен әле. Сезне Яңа ел белән котлыйм! Бәхетле булыгыз.(Китә)
Алып баручы. Убырлы бу бит безнең Кыш бабай булмады. Кайда безнең Кыш бабай.
Дию. Нәрсәсе ошамый сезгә? Бүреге-чалмасы бар, юкка гына булса да тун кигән, бүләкләр дә алып килгән.
Алып баручы. Сез бит сүз бирдегез?
Убырлы. Ярар, ярар, менә сезгә Кыш бабай.
Сихерли. Санта-Клаус керә
Санта-Клаус. Һеллоу, һеллоу. Мин Санта-Клаус булам. Сезнеңчә Кыш бабай. Америкадан килдем.Безнең балалар уйный торган уенны өйрәтимме?
Алып баручы. Әлбәттә, Санта-Клаус. Балалар чыршы тирәли басыгыз.
Уен « Если весело живется делай так”
Санта-Клаус Минем бит әле сезгә бүләгем дә бар.
Концерт номеры.
Санта-Клаус. Бик күңелле сезнең белән, шулай да илемә кайтырга кирәк. Яңа ел бәхет-шатлык, сәламәтлек алып килсен һәммәгезгә дә. (китә)
Алып баручы. Башка ил Кыш бабайларын күрсәтүегез өчен рәхмәт. Шулай да үзебезнең Кыш бабай кайда?
Дию. Шул хәтле матур Кыш бабай, нәрсәсе ошамагандыр, һич аңламыйм.
Алып баручы. Убырлы, ярар мин тиз генә чыгып керәм. Син балалар белән уйный тор әле. (Балаларга) Мин хәзер аның оныгын алып киләм. Ул булышмый калмас. (Китә)
Уен
Алып баручы. (кулыннан җитәкләп Убырлының оныгын алып керә.) Әбекәй, бу убырны таныйсызмы?
Убырлы. Ай минем яраткан оныгым. Убырым.
Убыр. Әбекәем, Дию бабакай, барча балалар да Яңа елда күчтәнәчләр алалар икән, минем дә күчтәнәч аласым килә. Кыш бабайда икән күчтәнәчләр. Кыш бабайны табарга булыш әле.
Убырлы. И-и-и, минем бердәнберем. Берсүссез ярдәм итәм. Кадерлемне бүләксез калдыраммы соң?
Музыка астында Кыш бабай керә.
Кыш бабай. Ой, ардым мин, ай ардым! Кайда гына булмадым мин бүген (списогын чыгара), сине әзләп кая гына бармадым! Төньяк полюста… көньяк полюста булдым… Ул пингвиннар, бу яңа ел белән әллә бөтенләй ычкынышып беткәннәр шунда, ул бииләр, җырлый, бүләк сорыйлар, көчкә качып котылдым… Африкада булдым… Ул маймыллар бөтен сакалымны йолкып бетерә яздылар…. Монда булдым, монда булдым, тәк, тәк монда булдым (списогын карый).
Карсылу. Ә монда, Сәмәкәй мәктәбендә булдыңмы?
Кыш бабай. Булдым, булдым! Башлангыч классларда, урта классларда булдым! Барысы белән дә биедем дә, җырладым да! Һәзер кайтып ял итсәм дә була.
Карсылу. Бабай, бабай, туктале, менә бит балалар, күптәннән сине көтәләр.
Кыш бабай. (куркып кала) Кая?
Кар кызы. Менә бит, күрмисеңмени?
Кыш бабай. Юк. юк. юк. Мин бүтән булдыра алмыйм. Аннары болар бит инде зурлар. Алар минем күңелне күрсеннәр инде хәзер. Менә шушында утырам да, кымшанмим да.
Алып баручы. Ярар, Кыш бабай, син юлдан килеп арыгансыңдыр, син шунда утырып тор. Ә без чыршы тирәли уеннар уйнап алыйк әле.
Уенннар уйнау
Алып баручы. Кыш бабай, кадерлем,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичә,
Китмисең биемичә.
Әйдә әле түрдән уз.
Кыш бабай. Биим, биим шатланып,
Шатланып, канатланып.
Чыршы бәйрәменә килеп,
Булмас биеми калып.
Кыш бабай биюе.Утыра.
Кыш бабай. Уф, арыдым, җылындым.
Кайда минем суыгым.
Менә хәзер ял итим.
Шигырьләр тыңлап китим.
Шигырьләр. 1 класслар
1. Менә килде Яңа ел,
Җитте күңелле чаклар.
Яшел чыршы янына
Без чакырдык кунаклар.
2. Дуслар, бергә җыелдык,
Барыбыз бергә булдык.
Бергә шундый күңелле,
Әллә шулай түгелме?
3. Зәңгәр күктән җем – җем итеп,
Көмеш йолдызлар ява.
Көмеш йолдызлар чыңыннан
Зыңлап торгандай һава.
4. Әйтерсең лә җир өстенә
Көмеш нурлар таратып,
Гаҗәеп бер аккош оча
Җилпеп ап - ак канатын.
5. Бүген безгә тагын бер кат
Чыршы бәйрәме килде
Һәрбер күңел бу бәйрәмне
Үзенчә сагынып көтте.
6. Календарьда соңгы битне
Бүген ертып алабыз.
Үткән елга алмаш булган
Елны көтеп алабыз.
7. Рәхмәт сиңа да, иске ел.
Матур ел булдың бит син.
Синнән алган бәхет-шатлык
Гомер буена җитсен.
8. Бу минутлар һәркемнең дә
Күңелендә саклансын
Әби-бабай, әти-әнине
Чакырабыз барчасын.
9. Куе урман,буран аша
Безгә килә зур бәйрәм.
Уйныйк, җырлыйк һәм биик
Уздырмыйк вакыт әрәм.
10. Чыршы килгән бүлмәбезгә
Тәмле исләр аңкытып.
Тора залның уртасында
Нурлы йөзен балкытып.
11. Яшел күлмәге укалы,
Сәйлән белән чигелгән.
Ә өстенә, әйтерсең лә,
Энҗе карлар сибелгән.
12. Гүзәл, матур, сылу кызга
Чыршы сине тиңлибез.
Уенчыклар , шарлар белән
Үзебез дә бизибез.
Кыш бабай. Карап –карап тордым да Сез бик күңелле ял итәсез икән. Мин дә сезнең белән ял иттем. Капчыгым да бушады, китәргә дә вакыт җитә бугай. Киткәнче мин сезне Яңа ел белән таныштырып китим дигән идем, нишләптер күренми әле.
Курантлар суга. Яңа ел керә. Сөйли.
1 а.б. Зур өметләр баглап, эре атлап, Өр-яңа ел килде җиремә.
Имин тормыш,куанычлар гына
Алып килсен туган илемә.
2а.б. Ә иске ел инде Сәмәкәйдән,
Тавыш-тынсыз гына чыгып бара.
Ишегалдындагы Кыш бабабыз
Үрелә-үрелә аңа карап кала.
1а.б. Хуш киләсең,әйдә, өр-яңа ел
Төкле аяк белән уз түрдән.
Барлык хыялларны ашыр чынга,
Өметебез сиңа бик зурдан.
2а.б. Ераклардан алган кебек дәшеп
Каршыладык аны бергәләп.
Кышлар карлы, җәйләр чыклы булсын,
Котлы булсын Яңа еллар!
Кыш бабай. Кадерле дусларым, минем сезнең яннан китәр вакытым килеп җитте. Капчыгым да бушады. Сезгә Яңа елда яңа уңышлар, шатлык-бәхетләр телим, хушыгыз!
Алып баручы.
Сау булыгыз , хушыгыз, Кыш бабай , Карсылу!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарии праздника Нового года в младшей подготовительной группе «Музыкальная радуга».
Новогодний праздник для учащихся подготовительного отделения музыкальной школы имеет свою специфику. Предлагаю несколько сценариев новогодних праздников, которые я проводила в группе подготовительного...
Сценарий праздника Нового года в младшей подготовительной группе «Музыкальная радуга».
Новый год в музыкальной школе для детей 4-5 лет....
Сценарий праздника Нового года в младшей подготовительной группе «Нюша и Новый год!»
Сценарий для праздника в музыкальной школе. Дети 4-5 лет....
Сценарий праздника нового года Цветик семицветик
Очень важно, чтобы самый сказочный праздник-Новый год прошел незабываемо, неординарно. Необходимо создать условия для раскрытия творческих способностей учащихся. Индивидуально разучивать характерные р...
Сценарий праздника Нового года для 9-11 классов.
Праздник Нового года для старших школьников. (Новогоднее поздравление)...
Сценарий праздника Нового года «Волшебный колодец» для детей с РАС и ОВЗ.
Дети с вед. Стоят по кругуХороводВед. Ребята, у нас сегодня праздник, Новый год!Какой же праздник без Д.М.?В тёплой шубе новогоднейПотирая красный носДетворе несёт подаркиДобрый Дедушка Мороз!Ребята, ...
Сценарий праздника Нового года для 5 - 9 классов
Сценарий праздника Нового года для 5 - 9 классов...