Әкияттә кунакта.
план-конспект занятия (6 класс) на тему

Яруллина Лилия Каюмовна

Урта сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyatt_kunakta.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Диванда Кащей йоклап ята. Аның гырлаганы һәм ара-тирә авыз чәпелдәдеп ыңгырашып куйглаганы гына ишетелеп тра. Менә ул уяна. Иренеп кенә урыныннан торып утыра. Бик әйбәтләп киерелә.

Кащей: Ууух, ооох... йокы туйды ичмасам. Бер рәхәтләнеп тамак туйганчы ашап та алып булса икән. Төшемдә сыйландым сыйлануын да, аның белән генә тамак туя ди мени. Ашыйсым килә... тамак ач...  Тик юк шул, ашарга юк бу өйдә. Ичмасам Убыр да кайтмый, заманнан артта калмыйм дип укып йоргән була хәчтерүш, күршеләр дә хәлемә кереп күчтәнәч-фәлән кертеп чыкмыйлар. Беләләр бит инде югыйсә минем  ачка тилмереп ятканымны да.

Мәче: Әйе шул ялкау минем хуҗам.Төн озын телевизор карый. Аннан көне буе йоклый.  Аның ялкаулыгы аркасында мин дә иза чигәм. Туйганчы ашамаганыма да күпме вакыт узды. Йорттагы соңгы тычканны тотып ашаганга бүген бер атна бит инде. (Сузылып ятып мыраулап елый.) Ичмасам су булса да алып кайтыр идең Кащей. Чәй булса да кайнатып эчәр идек.

Кащей: Син дә җанымны каезлама әле. Эчемдәге бүреләр улаган да бик җиткән миңа.

Мәче: Шул эчеңдәге бүреләреңнең берсен булса да чыгар әле . Тотып ашыйм әле үзен.

Кащей: Син мәче генә бит. Ничек итеп бүре кадәр бүрене ашамакчы буласың?

 Мәче: Синең эчеңнән чыккан булгач синең кебек ялкаудыр, качарга да сугышырга да иренер дим. Эчеңдә бүре кадәр бүре була торып минем белән бүлешмичә ятасың. Оялыр идең бераз.

Кащей Синең белән сөйләшеп торган мин тиле. Минем эчтә бернинди дә бүре юк. Минем ашказаным шулай бүре кебек ачтан үкерә. Шуңа күрә эчемдә бүреләр улый дип әтәм. Син тиле миннән бүре таптырасың.

Мәче: Соң ачлыктан баш миләрем эшләмәс булып киләләр бит, хуҗам... Кара әле , онытып торам икән. Бая син гырлый-гырлый йоклаганда бик каты ишек шакыганнар иде. Кем булды икән ул ә?

Кащей: Кем булган булса да киткән бит инде ул нәрсә эчеңне поштырасың.

Мәче: Бар әле чыгып кына кара әле, күршеләрнең берәрсе берәр күчтәнәч калдырмады микән ә.

Кащей: Хәзер инде хәзер. (Бик авырлык белән генә пичтән төшә). Иренәм шул, иренәм. Тамак гүргә кертер диләр, дөрестер күрәсң. Ашарга дигәндә диваннан  да төшәргә туры килә. (чыга.)

Мәче: тиздән яңа ел җитә, ә бу җүнсезнең уенда да юк.  Яңа елны да шул диванда гырлап каршы алыр инде. Уңмадым хуҗадан уңмадым.  Хәер, гел алай булмады ул үзе. Элек бик яхшы, тырыш кеше иде ул. Кыш бабай килгәч яңа хуҗа сорап карамыйча булмас әле. Күпме түзәргә була инде бу хәлгә.

Кащей: (Керә) Монда почта ящигына бер хат салып киткәннәр. Шуның өчен син мне урамга кадәр чыгарга мәҗбүр иттең. Мә (Хатны тотып ата).

Мәче: Укы Гата хатны, укы. Бәлки берәр җиргә кунакка чакыру хатыдыр бу. Иренмә, зинһар укы.

Кащей: ярый инде алайса, китер. (Хатны ача укый.)” Хөрмәтле хатны уучы әфәнде! Сезне Иске Казиле урта мәктәбенә Яңа ел кичәсенә чакырабыз”, әйе. Эш беткән ди монда. ( Бик яхшылап киерелә дә диванга менә башлый)

Мәче: (аягына килеп сарыла,) И барыйк зинһар. Ярты патшалык бирәбез дигән бит. Туйганчы ашар идек ичмасам. Аннары ярты патшалыгың булса,  пич башыннан бер дә төшмичә ята аласың. Теге карчыкка да буйсынмабыз.

 Хезмәтчеләрең нәрсә кирәк китереп кенә торачаклар.

(машина тавышы ишетелә. Тузынып Убыр кайтып керә, качалар)

    Убыр Уф! Туйдым бу дөнья  куудан, тырышасың,тырмашасың,үзең турында уйларга вакыт та калмый. Заманадан артта калмыйм дип укыга кердем.  Дәресне күп бирәләр кәхәр. Аның  адәм балалары да явыз, күчертмиләр . Ә укытучылары икеле куярга гына тора. Кучерә-кучерә муеннарым кыегаеп бетә билләхи. Ул кадәр карт түгел лә мин! Ну күпме йоклап була инде! Мин дә пачти әдәм баласы ләбаса, күңел ачасы да килә.  Шушы Яңа ел җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. (Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри).ИИИ,  Ходаем, кара әле,  Иван да  үзенең миченә менеп утырган. Мәктәпкә китте инде бу, Яңа ел бәйрәменә китте, җитмәсә матур итеп киенгән. Бу Кащейга  бернәрсә дә кирәкми. Кащей, Кащей (кычкыра)   дим!

Кащей. Куркыттың бит нигә шулкадәр кычкырасың.

Убыр (төче телләнеп) Әнекәем кыяфәтең, нишләп ятасың кеше куркытып.Битең дә юылмаган, чәчең дә таралмаган. Әнә бөтен әкият геройлары Казиле мәктәбенә җыена. Җанкисәккәем, суперменчик, әйдә без дә барыйк әле шул Яңа ел  бәйрәменә.

Кащей Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә үзең генә бар. Бернидә булмас.  Юк-юк бармыйм. Беренчедән буген хоккей, Әнә Ак Барс Юграбелән уйный. Теләп  Белгәннәреңне укып тормасаң  тагы төшеп кала. Аннары футбол, юк кыстама да, бармыйм. Әле үзең әбиеңә барып тамагыңны туйдырып кайткансыңдыр. Ә безнең ничә көн ризык заты күргәнебез юк. (еламсырап)Өйдә ашарга пешерү турында бөтенләй оныттың.

Убыр  Кащей дим, (биленә таянып)соңгы тапкыр нормально гына әйтәм,барыйк дим. Менә бит, ник яшерәсең, чакыру кәгазе дә җибәргәннәр. Алып баручылар булырсыз дигәннәр. Әнә Иван да китте, Шүрәлеләр дә шул якка таба чабыша иде, башкалар  да килеп утыргандыр. Барыйк дим!

Кащей Суперменчик имеш. Уф! Ә өскә, өскә ничек нәрсә кияргә. Спартифканы тагын табып булмады.  Галстук кесәдә калган иде... Нәрсә киябез дим?

Убыр  Кәчтүмең бик әйбәт, бераз сыптырып җибәрсәң, тфү (кәчтүмен сөртә)барабыз әйеме, барабы-ы-з,хәзер киенә тор, хәзер (сөенә-сөенә чыгып китә).

Кащей. Үземнең дә барасы килә инде.(башын кашый, уйлап тора), әллә барыйк микән. Башкалардан кайсы җиребез ким соң безнең. Тамак та туяр. Чыгып китсә тиз генә кайтып керә белмәс. Кыш бабай бер-ике печение булса да бирми калмас эле.

Убыр. Киттекме Инде , Кащей җаным

Кащей. Әй, беткән баш беткән,  әйдә киттек Яңа ел бәйрәменә.

Мотоцикл тавышы килә. Башта сәхнә артында. «Сатам, сатам…» дигән тавышлар килә.

Ишектән «Сатам, сатам…» дип  Кузя  килеп керә.

Кащей О-О-О Кузя. Нәрсә дип иртә таңнан акырып йорисең.Узган ел да ботен әйберне сатып бетергәч, торган оеңнән очырып чыгарганнар  иде, яңа йорт таптың ахры.  бер буш йормисен, бизнесменга әйләнеп беттең .

Кузя. Менә Яңа ел дип ишетеп килдем.. Кешеләр дә күп җыелган, кунаклар, балалар күп икән. Әзрәк доход кертергә кирәк, карале, спартифка, туфли, ботинка ише кием-салым  сатам, кирәкмиме?

Кащей. Нишлим мин синең чүпрәк-чапрагың  белән. Карале, каян таптың бу кадәр кием. Хэзер өй сакламыйсыңмы әллә.

Кузя. Алай димә син. Менә үзең кара. Өр яңа әле алар. Кирәк булса носки-биялиләр дә алып киләм. Мин бит хәзер мәктәпкә эшкә урнаштым. Вәт малай анда кием. Бөтен гардироб тулган. Кара әле син, кара. Сезгә ярый торган размерлар монда. Бәйрәмгә шаламаңны селкеп бармассың.  

Кащей  Кара әле, убыр, бу спартифка минем югалган спартифкага бигрәк охшаган. Физз-физ –ра керә дип син сөйләнеп йоргән идең. Әллә синең эшең булдымы

Убыр  Ю-ууууук  инде. Ошаган гынаааааааа.......

Кащей   Менә бит инде, кесәсендә галстугы да бар

Убыр  Мине гаепләп торган була, җыеп йор киемнәрең, кара әле баабызмы без бүген  бәйрәмгә юкмы. (еламсырап) Концерт та бетә, бүләкләр дә калмыыыыый.....

Кузя  Ярый әйдә киттек соң

Бездә бүген Яңа Ел

Кунакка килгән зур чыршы,
Я
ңа елны матурлап.
Кызлар уйнап й
өри анда,
Малайлар к
үп, батырлар.

Кызлар, малайлар уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тир
әләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.

Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эченд
әге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.

Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиенн
әр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.

Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез
һәм җырлыйбыз,
Безд
ә бүген Яңа ел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".

Максат: (къ),(к)  авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә  һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....

Презентация по теме "Зоопаркта кунакта" для 2 класса

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

Внеклассное мероприятие "Әкияттә кунакта"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Әкияттә кунакта" дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрү өчен материал....

Ачык дәрес: "Әкияттә кунакта"

Ачык дәрес халык авыз иҗатын йомгакларга багышланган, бигрәк тә әкиятләр темасын. Дәрестә укучылар өч әкиятне "Куркак юлдаш", "Өч кыз", "Төлке белән Аленушка" анализлыйлар....

Презентация "Әкияттә кунакта"

Презентация 5 нче сыйныфта татар халык авыз өйрәнгәндә ярдәм итә. Монда "Өч кыз", "Куркак юлдаш" һәм "Төлке белән Аленушка" әкиятләре турында бара....

Викторина "Әкияттә кунакта"

5нче сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара...