Әдәби – музыкаль кичә
материал на тему

Әдәби – музыкаль кичә

                                1 нче слайд                    “Туган җирем - шатлык иле”

Алып баручы -1.  Туган җирем минем – шатлык иле.

                                  Туган телем – бөек Тукай теле.

                                  Чәчләремнән назлап сыйпый мине,

                                  Бу җирләрнең хәтта искән җиле.

Алып баручы - 2. Республикабызның башкаласы – Казан шәһәре. Казан - бай тарихлы, мәдәниятле шәһәр. Ул 10 – 11 нче гасырларда ук төзелә.  Иң авыр чорларда да үз телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап кала.. Үткәне юкның киләчәге юк, диләр. Ә безнең үткәнебез бар, киләчәгебез якты. Шуңа күрә без туган җиребезне яратабыз, үзебезнең татар баласы булуыбыз белән горурланабыз.

1. Татарстаным минем (Р. Харис шигыре)    Динә     2 нче слайд “Татарстаным минем”

                  Син безне тудырдың, үстердең,

                   Тик сиңа бурычлы мәңге без.

                   Юк бит ул тагын бер синдәй җир –

                   Язың – яз! Җәең – җәй! Көзең – көз!

Көч бирдең, рух бирдең, дәрт бирдең –

Улларың, кызларың – баһадир.

Сокланмый мөмкинме соң сиңа –

Суың – су! Күгең – күк! Җирең – җир!

3 нче слайд  “Буа шәһәренә  - 230 ел, районыбызга -  80 яшь

А. б. -1. Республикабызның көньяк – көнбатышында безнең туган җиребез – Буа районы урнашкан. Үзенең уңдырышлы туфрагы, мул игенле басу-кырлары, тирән сулы Зөя, Карлы елгалары, калын урманнары белән бай яши ул. Быел без Буа шәһәре оешуга  - 230, районыбызга  - 80 яшь тулуны билгеләп үтәбез. 

2. Тантана (Әхмәт Рәшит)      Ренат           4 нче слайд “Тантана”

           Буаларның даны ерак йөри –

           Үстерә ул аны елдан-ел;

           Бәрәкәтле табын түрләрендә

           Быел менә тагын шатлык мул.

Бүген менә сөенечле хәбәр –

Тантанада халык бары да;

Ничәмә мең тонна ашлык биргән

Татарстан амбарларына.   

3.  Җире дә бит гаять юмарт аның,          Зәйнәп    5 нче слайд

Яңгыры да була җитәрлек;

Ә сез, якташларым, сынатмагыз –

Буа данын гел –гел күтәрик.

             Такыр юлдан чаба машиналар

             Иртә таңнан алып көнозын,

              Раслап бәхет орлыклары белән

              Буаларның изге хак сүзен.

4. Мой город (А. Мартынов, г. Буинск)     Ләйсән     6 нчы слайд    “Мой город”

Люблю свой город, бор сосновый,

Реку Свиягу, Карлу и поля.

Свой садик маленький вишневый.

Черемуху душистую, сирень и тополя.

          Люблю простор полей и нивы,

           Когда по ним гуляет ветерок.

           И слушать шепот листьев ивы

            На берегу Свияги в теплый вечерок.

Смотрю и удивляюсь, как мой город

Растет и хорошеет по часам.

Ему уже за двести, но он молод

И каждый год стремится выше к небесам.

5. Буа ягым (Ф. Зыятдинова)               Дилә     7 нче слайд    “Буа ягым”

       Буа ягым минем – туган ягым,

       Иркен синең басу - кырларың.

       Тормышымны минем җырлы иткән,

       Моңлы иткән якты хыялым.

Сайрар кошлар тулы урманнарың,

Тугайларда – чәчкә гөлләрең.

Бары синдә генә шатлык белән,

Бәхет белән үтә көннәрем.

        Тыңлап үстем синдә кошлар җырын,

        Чишмәләрнең бәллүр агышын.

        Җанга газиз булган туган яктан

        Аермасын иде язмышым.

Җыр “Безнең ил.” 8 нче слайд

Башларыма кигән эшләпәмнең

88 икән өлгесе.

Килгәннәрдән бирле карап торам

Сез икәнсез дөнья көзгесе.

         Безнең ил – уйнар-көлер җирләр,

          Безнең ил – сандугач сайрар җир.

9 нчы слайд  “Районыбыз сугыш елларында”

А. б. - 2. Безнең тыныч тормышыбыз зур югалтулар бәрабәренә яулап алынды. Быел Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Җиңү көнен якынайтуда районыбыз халкы да зур өлеш кертә. Районнан 10 меңнән артык кеше сугышка озатыла. Шуларның 3082се генә исән кайта.

10 нчы слайд “Герой якташларыбыз”

А. б. - 1. Петр Шафранов, Анатолий Самочкин, Михаил Гарнизовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә Зыятдин Арысланов – Дан орденнарының тулы кавалеры. Хәзер районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран бик аз. Без аларны хөрмәтләргә, батырлыкларын онытмаска тиешбез. Сәламәт, безгә үрнәк булып яшәсеннәр иде әле!

6.  Как много лет прошло с тех пор,       Илдар

Как началась война,

Но знаем мы от фронтовиков,

Какой она была.

11 нче слайд

Җыр “ Солдатлар  ”( Ф. Әхмәдиев муз., Р. Әхмәтҗанов сүзләре)

Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар.

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.

       Балалар керделәр утларга,

       Балалар сүз бирде тупларга.

       Күпләре, төренеп шинельгә,

       Калдылар еракта йокларга.

“Балалар, торыгыз, балалар,

Ашыгыз суына табында...”

Ничә ел тормыйлар балалар

Иделдә һәм Дунай ярында.

       Уятма, йокласын, син ана,

       Айларны, елларны санап бар.

       Күңелдә һаман яшь, гел бала –

       Кайтмаган солдатлар, солдатлар.

7. Ватаным өчен. (Фатих Кәрим)        Альмир             12 нче слайд

         Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

         Иң дәһшәтле утка керәмен,

          Шулай була калса, кояшны да

          Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным.

        8.  Кала дөнья, кала бар матурлык,    Раил

         Ал чәчәкләр кала болында,

         Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

         Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе. (1942)

13 нче слайд  “Мы будем помнить о погибших”

9. Сколько горя и страданья        Әлфия

Принесла нам всем война?!

Хоть и страшно вспомнить все,

Но забыть ничто нельзя.

           Мы будем помнить о погибших,     

           О тех, кто Родину сберег,

            И сохраним в сердцах своих

            Память тех неугасших лет.

14 нче слайд

А. Б. – 2. Сугыш кырларында җиңү яулап кайткан фронтовик якташларыбыз – бүгенге бәхетле тормыш, азатлык өчен көрәшүчеләр. Алар – җиңүчеләр. Без тыныч яшәсен, төпле белем алсын, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын, сәламәт яшәсен  дип көрәшүчеләр алар.  

А. б. – 1.   Без тыныч яшәсен, төпле белем алсын, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын, сәламәт яшәсен  дип көрәшүчеләр алар. 

10.   Без бәхетле. Телисең икән, спорт белән шөгыльлән, кызыклы түгәрәкләргә йөр, төрле фәннәрне үзләштер.     Рушан

11.  Без бәхетле. Яныбызда кадерле әти - әниебез, яраткан укытучыларыбыз, дусларыбыз бар.  Без бәхетле. Тыныч, рәхәт тормышта яшәвебез белән бәхетле без!   Фәнзилә

12. Бүген дә, иртәгә дә... (Ш. Әхмәдулла)   Адилә     15 нче слайд

Меңләгән йолдыз җемелди

Төнге күк гөмбәзендә.

Шулай балкысын тормыш та,

Бүген дә, иртәгә дә.

       Төшмәсен рух, сүнмәсен дәрт,

       Читен икән – бирешмә.

        Кыюларга юллар ачык –

         Бүген дә, иртәгә дә.

Җыр “Бәхетле булыгыз!” (Р. Әхъярова муз., Р. Миңнуллин сүзләре) 16 нчы слайд

Әгәр сез ир-егет икән,

Эш тотсын кулыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.

  Куш.: Һәммәгез дә минем

            Теләктән уңыгыз:

            Бәхетле булыгыз!

            Бәхетле булыгыз!

Торган саен хикмәтлерәк

Көнебез, елыбыз.

Шатлыкларга, мәхәббәткә,

Бәхеткә - юлыбыз.          Куш.:  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon muz._vecher_7a_klassa.doc51.5 КБ
Office presentation icon prezentatsiya_vyspupleniya_7a_klassa.ppt1.27 МБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

Предварительный просмотр:

Әдәби – музыкаль кичә

                                1 нче слайд                    “Туган җирем - шатлык иле”

А лып баручы -1.  Туган җирем минем – шатлык иле.

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган җирем – шатлык иле

Слайд 2

Татарстаным минем (Р. Харис шигыре)

Слайд 3

Буа ш әһәренә - 230 ел, районыбыз оешуга - 80 яшь .

Слайд 4

Тантана (Ә. Рәшит шигыре)

Слайд 6

Мой город (Стихи А. Мартынова)

Слайд 7

Буа ягым (Ф. Зыятдинова шигыре)

Слайд 8

Безнең ил

Слайд 9

Районыбыз сугыш елларында

Слайд 10

Герой якташларыбыз

Слайд 11

Солдатлар (Ф. Әхмәдиев муз., Р. Әхмәтҗанов сүзл.)

Слайд 12

Ватаным өчен (Ф. Кәрим шигыре)

Слайд 13

Мы будем помнить о погибших

Слайд 15

Бүген дә, иртәгә дә... Ш. Әхмәдулла Төшмәсен рух, сүнмәсен дәрт, Читен икән – бирешмә! Кыюларга юллар ачык – Бүген дә, иртәгә дә.

Слайд 16

Бәхетле булыгыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля....

Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...