Салих Сәйдәшевка багышланган кичә
проект (6 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Салих Сәйдәшевка багышланган кичә

Скачать:


Предварительный просмотр:

Салих Сәйдәшевкә багышланган әдәби – музыкаль кичә.

Максат. С. Сәйдашев турында тулырак мәгълумат бирү. Аның иҗатын барлау. С. Сәйдашевка булган мәхәббәтне арттыру.

Җиһазлау. Проектор, портрет, плакатлар, мәңгелек ут, чәчәкләр.

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. С. Сәйдашев портерты эленгән. 1 укучы уен коралында номер башкара. Проектор белән С. Сәйдашев турында слайдлар күрсәтелә).

1нче алып баручы.

Изге җаннар җирдә кими бара,

Бәгырьләргә тагын кан сава.

Җырың гына калды микәнни соң

Сонгы ядкәр булып дөняга?

2нче алып баручы.

Исәнмесез, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар. Без бүген данлыклы, бөек комнозиторыбыз С. Сәйдашев истәлегенә җыелдык. Без бүген аның тормышы, иҗаты буйлап сәяхәт итәрбез.

(музыка уйный)

Ул – Сәйдәшев, Җамалетдин улы

Салих булыр – егет солтаны.

Еллар үткәч, шушы гади исем

Дөнья гизәр, булып ил даны.

Әтисе аның Җамалетдин ага,

Дөбъяз ягы, Әбрә авылыннан.

Ә әнисе чибәр Мәхүпҗамал

Казан кызы Идел ярыннан.

Ана чыга. Арттан Салих булып бер укучы басып тора.

  • Нихәлләрдә әнкәй?
  • Яхшы , улым. Үзең ничек соң? Бик  моңсу күренәсең.
  • Моңланмыйм, әнкәй. Мин ...
  • Дәшмә улым. Беләм, син киләчәкне кайгыртып минем төшемә керәсең. Ниләр бар җирдә, дип сорыйсы буласыңмы? Яхшы бар да. Моң дигән нәрсә халыкта һаман  яши. Көн саен яңа көй, яңа җырлар туып кына тора. Татар халкының күңелендә син биргән көйләр, музыка очкыннары сүнмәде әле, сүрелмәде. Сине барыбыз да истә тотабыз. Ничек дисеңме? Менә шулай, улым. Олы яшьтәгеләр синең язган көйләрең белән моңланса, яшьләр иҗади кичәләр белән сине гел истә тота. Борчылма, улым. Халык күңеленә салган орлыкларың һәрвакыт шытып, башкаларын калкытырлар.
  • Мин бик шат ана. (башын иеп чыгып китә)

(Җыр башкарыла).

1нче алып баручы. С. Сәйдашев исеме мәдәниятебездә алтын хәрефләр бклән язылган. Ул- милли музыкага нигез салучы да, композитор да, дерижор да, педагог та. Аның иҗатына сокланмый мөмкин түгел.

2нче алып баручы. С. Сәйдашев профессиональ музыкага нота грамотасына танылган композитор Заһидулла Яруллин өйрәтә. С. Сәдәшев исеме яшьтән үк афишаларда күренә башлый. 16 яшендә инде ул иң киң җәмәгатьчелеккә таныла.

(Бию (татар халык) башкарыла).

1нче алып баручы. Сәйдәшев. Сәхнәгә килгәч, кыска гына вакыт эчендә зур абруй казана. Яңа жанр – музыкаль жанр тудыруга ирешә. Ул татар сәнгатенә беренче буларак дуэт- трио, увертюра һәм эшкәртелгән җыр жанрыннан балет күренешләре кертә.

2нче алып баручы. С. Сәйдашев спектакльләргә музыка гына язып калмый, симфоник оркестр оештыра. Аңа үзе үк дерижорлык итә.

(Зәңгәр шәл Әсәреннән бию белән өзек күрсәтелә.

Совет маршы яңгырый. Ике укучы солдат киеменнән марш атлап керәләр).

1нче солдат. Сәйдәшнең легендар совет Армиясе маршы генерал Я. Чанышев соравы буенча, кызыл армиянең 11 еллыгы уңаеннан языла. Соңрак ул совет армиясенең маршы булып китә. Әлеге әсәре өчен Сәйдәшев исемле сәгать һәм мактаулы грамата белән бүләкләнә.

2нче солдат. Марш  Бөек ватан сугышы фронтларында, Җиңү көнендә Мәскәүдә кызыл мәйданда яңгырый. Марш Татарстан Республикасының визит карточкасы булып тора. (музыка көчәя солдатлар чыгып китәләр)

(1 укучы М. Җәлилнең “Җырларым” шигырен сөйли).

 1нче алып баручы. 1954нче елда Мәскүә шифаханәсендә, каты авыру белән көрәшеп ятканда Герой шагыйрьгә һәм халкыбызның сөекле музыкантына мәңгелек гимн булып яңгырый бу җыр. Халык күңелендә иң нечкә кылларны тибрәткән композиторның  соңгы әсәре ул.

(Укучылар хор белән “Җырларым” җырын башкаралар .Җыр беткәндә 2 укучы композиторның портереты астына чәчәкләр куя).

2 нче алып баручы.  Шагыйрь М. Хөсәен сүзләре белән әйткәндә:

“Сәйдәшев ул күңел тургае

Татар моңнарының Тукае”.

Изге җаннар җирдә кими бара

Бәгырләргә тагын кан сава

Изге җаннар һаман кими бара

Йөрәкләргә һаман кан сава.

Укучылар халык алдында баш ия, матур музыка астында сәхнәдән чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Салих Сәйдәшев- атаклы композитор (презентация)

Атаклы композитор Салих Сәйдәшевның тормыш һәм иҗат юлы турында....

Программа к научно-практической работе «Исследование и оценка экологического состояния города Тарко-Сале. Составление экологической карты.»

          Программа   «Исследование и оценка экологического состояния города Тарко-Сале. Составление экологической карты.»  посвящена изучению вопр...

Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты.

5 нче сыйныф укучыларын күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты балән таныштыру....

Халкыбызның тургае - Салих Сәйдәшев. Дәресэшкәртмәсе.6 сыйныф.

Халкыбызның тургае- Салих Сәйдәшев.Максат:Укучыларны күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы   һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру.Композиторның  туган илебезгә, ха...

Салих Сәйдәшев - күренекле татар композиторы

С.Сәйдәшев багышланган сыйныфтан тыш чара. 9-11 сыйныф укучылары өчен....