1 апрель - Көлке көненә багышланган кичә
материал по теме
Мәктәптә 1 апрель көнне куярга мөмкин кичә эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
khuzha_nasretdinnyn_kolke_kapchygy.doc | 62.5 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
(Г.В.Шәйхетдинова җитәкчелегендә 9 нчs класс укучылары
оештырган “1 апрель – Көлке көне”нә багышланган кичә эшкәртмәсе)
АШЫТБАШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ
2011-2012 НЧЕ УКУ ЕЛЫ
“1 апрель-Көлке көне”нә багышланган кичә.
"Хуҗа Насертдиннең көлке капчыгы”
1 нче алып баручы Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге көлке кичәсенә рәхим итегез!
2 нче алып баручы чыга Тукта әле, Алмаз. Нинди көлке кичәсе турында сөйлисең син? Андый бәйрәм була ди мени? Кара тирә-ягыңа, берәү дә көлми бит.
1 нче алып баручы Син күктән төштең мәллә, Илфат? Ничек инде син бүген 1 апрель-Көлке көне икәнен белмисең? Бүген бит бөтен кешене алдалап йөрергә була, берәү дә үпкәләмәячәк.
2 нче алып баручы Валлаһи-билләһи белмәдем, беренче тапкыр синнән ишетәм. Кешене алдаларга ярый ди мени, бу бер дә өйбәт эш түгел бит инде.
1 нче алып баручы Алдалау дигәч тә инде, артыгын кыланырга ярамый. Кара әле, Илфат, син нишләп аяк киемеңнең уңын сулга алыштырып кидең соң?
2 нче алып баручы Кайда, дөрес бит, син ни сөйлисең, күзеңә күренә мәллә?
1 нче алып баручы Менә, менә, ышандыңмы шуңа? Алдаладым бит,алдаладым!
2 нче алып баручы Эх, Алмаз, Алмаз, син түгел, мин ул сине алдаладым! 1 апрель-Шаяру көне икәнен кем белми инде, аны хәтта бишектәге бәби дә белә. 1 апрель көнне кемне дә булса хәйләләү — һәркемнең изге бурычы. Менә тыңла әле, Көлке көне турында сиңа бер кызыклы мәгълүмат та укып китәм.
Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Кайберәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа, ди. Тәңречелек заманында Көлке алласы хөрмәтенә Наданнар бәйрәме уздырганнар. Һиндстанда исә йола буларак такмаклар бәйрәмендә күңел ачканнар. Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештырылган. Өченче версиясе календарь алышыну белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 апрельдә билгеләнгән. Яңа ел каникуллары 25 мартта башланып 1 апрельдә тәмамланган. Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар. Бәйрәмдә шаяру гадәтләрен кешеләр табигатьтән алган, диючеләр дә бар. Яз көне һава торышы төрлечә була, әле кояш чыга, аннары суытып та җибәрергә күп сорамый.
1 нче алып баручы Ярый, Илфат, син мине чыннан да ышандырдың, әйдә, хәзер инде бәйрәмебезнең төп өлешенә күчик. Күрәсеңме, күпме дуслар безнең күзгә карап, кызык көтеп утыра. Беләсеңме, мин бүген мәктәбебезгә кемне чакырдым?
2 нче алып баручы Әй, кемне булсын инде, ялганлама, берәүне дә чакырмадың.
1 нче алып баручы Чакырдым шул менә! Әнә кара, безнең белән бергә шаярырга Хуҗа Насертдин үзе килде.
(Ишәген ияртеп Хуҗа Насертдин чыга).
Хуҗа Насертдин Әссәламегаләйкем, кунаклар. (Кул биреп күрешә.) Нихәлләрегез бар, исән-сау килеп җиттегезме?
1 нче алып баручы Вәгаләйкемәссәлам, Хуҗа абзый. Тик монда без түгел, син кунак. Үзең исән-сау гына килеп җиттеңме?
Хуҗа Насертдин Кара әле, мин кунакта мыни? Ишәк дустым өстендә оеп кителгән шул, килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. (Ишәген сыйпый.) Бигрәк яратам инде шушы ишәккәемне, бигрәкләр дә акыллы мал инде, кеше акыллары бардыр үзендә. Барыгыз алып чыгып китеп ,тәмле итеп ашатыгыз әле үзен!( Ишәкне алып чыгып китәләр).
2 нче алып баручы Хуҗа абзый, бүген көлке көне бит, әйдә әле, берәр мәзәгеңне сөйләп җибәр, тамашачыларның да күңеле булыр.
Хуҗа Насертдин Әй була ул, оланнар, көлке капчыгым тулы мәзәк, кая чыгарырга булышыгыз әле. (Як-ягына карана). Бәй, көлке капчыгым ишәк белән киткән, рәхәтләнеп сыйлангандыр инде. Болай булгач, үпкәләмәгез, оланнар, бернәрсәдә сөйли алмам инде.
1 нче алып баручы Соң Хуҗа абзый, шушында кадәр килеп, берни дә сөйләми китәрсең микәнни ?
Хуҗа Насертдин Ярый инде, тырышып карармын. (Менбәргә баса да, тамашачыга карап) Сез хәзер минем нәрсә турында сөйләячәгемне беләсезме?
Тамашачы Юк, Хуҗа, белмибез.
Хуҗа Насертдин Белмәгән кешеләргә вәгазь сөйләп булмый инде, ярый алайса, киттем мин (Чыгып китә).
2 нче алып баручы Менә сиңа Хуҗа Насертдин. Алмаз, әйдә, халыкны ялыктырып торып булмас. Без берәр нәрсә уйлый торыйк, ә кызлар шаян бию белән тамашачыларның күңелен күтәрә торсын.
(Кереп китәләр. 5 нче класс кызлары шаян бию башкара. Алып баручылар чыга. Кулларында Хуҗа Насертдин капчыгы)
1 нче алып баручы Алла да киреп беткән булды бу ишәк. Көчкә тартып алдык бит капчыкны. Яле эчендә ниләр бар икән, карыйк.
2 нче алып баручы Әй, Алмаз, кеше әйберсенә сораусыз кагылырга ярамый инде, әйдә, Хуҗа Насертдинның үзен дәшик, әле генә аш бүлмәсендә сыйланып утыра иде. Ашагач, кәефе дә күтәрелеп киткәндер. Ә-ә-ә, әнә бит үзе дә килә.
(Хуҗа Насертдин керә дә, яңадан тамашачыга карап)
Хуҗа Насертдин Сез минем нәрсә сөйләячәгемне беләсезме?
Тамашачы Беләбез, Хуҗа, беләбез.
Хуҗа Насертдин Алай бөтенесен дә белгәч сөйләп тормыйм инде. (Кул селтәп чыгып китә).
Алып баручылар Хуҗа абзый, Хуҗа абзый! (Артыннан йөгереп чыгып китәләр. Капчык сәхнә уртасында кала. Як-ягына каранып бер малай керә. Капчыкны күреп)
Малай Нәрсә икән бу? Ай-яй авыр, эчендә байлык микән әллә? Менә бит, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына. Бер дә артыгы булмас, үзем белән алыйм әле. Тукта, тукта, бик авыр бит бу, бәлки аның эчендә таштыр, башта ачып карарга кирәк.
(Малай капчыкны ачуга, сәхнәдә көлкеле күренеш башлана. Хуҗа Насертдин турында берәр мәзәк сәхнәләштерелә. Күренеш тәмамлануга малай тиз генә капчыкның авызын бәйләп куя)
Малай Менә сиңа, мә! Нәрсә булды бу, төшемме бу, өнемме? Күземә җеннәр, шайтаннар күренде түгелме соң? Яхшы чакта таярга кирәк моннан, җүнле әйбер булса, берәү дә юл уртасында ташлап китмәс иде.(Чыгып китә)
(2 нче алып баручы чыга)
2 нче алып баручы Ай-яй, ишәкнең кирелегенә аптыраган идем, хуҗасы аны да уздыра икән. Көчкә күндердек бит. Хәзер, сакал бөртекләремне саныйм да киләм, ди. Әйдә, ул саный торсын, без берәр шаян җыр тыңлап китик.
(Шаян җыр башкарыла. 1 нче алып баручы белән Хуҗа Насертдин чыга. Тамашачылар янына килеп)
Хуҗа Насертдин Сез минем нәрсә сөйләячәгемне беләсезме?
Тамашачы Кайберләребез белә,кайберләребез юк.
Хуҗа Насертдин Белгәннәрегез белмәгәннәрегезгә сөйләсен , минем монда кирәгем юк икән. (Борылып чыгып китмәкче була, 1 нче алып баручы тотып кала)
1 нче алып баручы Хуҗа абзый, әйдә инде, мәзәк капчыгыңны чишик. Шаярмагач, көлмәгәч, нинди күңелсез көн булачак бит бу!
Хуҗа Насертдин Ярар инде, күндердегез, оланнар.
(Мәзәк капчыгын чишә. Сәхнәдә шаян күренеш башлана. Тәмамлануга, капчыгын тиз генә бәйләп куя.)
2 нче алып баручы Хуҗа абзый, менә бит күңелләр күтәрелеп китте, әйдә инде, капчыктагы мәзәкләреңне чыгарып бетер.
Хуҗа Насертдин Ә-ә-ә, ошадымы оланнар? Чишәрмен, тик бер шарт белән. Менә мин сезгә хәзер сораулар бирәм, җавап бирә алсагыз, мәзәкләремне бүләк итәрмен, юк икән инде, бигайбә, мәзәксез калачаксыз. Ник дисәгез, оланнар, табышмакларны чишмичә генә, мәзәкләрне чыгарырга ярамый, чөнки капчык бөтенләй бушап калачак.
1 нче алып баручы Без риза, Хуҗа абзый. Бир әйдә сорауларыңны, безгә тамашачы да булышыр.
(Хуҗа Насертдин сорауларын укый.)
-Үзе яшел, үзе пеләш, үзе сикерә. (Дискәтүктә биюче солдат.)
-Бер күзле, бер мөгезле. (Ярыктан караучы сыер.)
Хуҗа Насертдин Ярар оланнар, тырыштыгыз инде. Чишәм капчыгымны.
(Капчыгын чишә. Сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелә. )
Хуҗа Насертдин Сөбханалла, юмор аңлый торган укучылар утыра икән монда. Көлегез, көл, файдасы күп, белегез. Күңелгә ял, тәнгә сихәт бирә ул рәхәтләнеп көлү. (Тамашачылар янына килеп, берничә баланың башыннан сыйпап-сыйпап ала.) Кая әле, шуның өчен сыйлыйм әле бер үзегезне. (Капчыгыннан бер уч конфет алып сибә. Балалар тиз генә конфетларны җыеп алалар.)
Хуҗа Насертдин Менә оланнар, бераз мин дә шаярттым әле, конфетларыгызны ачып карагыз әле, кәгазь битләренә нәрсә дип язылган икән?
(Кәгазь битләренә түбәндәге сүзләр язылган: КОЯШ, ӘТӘЧ, ЭТ, ҮРДӘК, ТАВЫК, ЧЕБИЛӘР(3), ПЕСИ. )
Хуҗа Насертдин Бу язулар чыккан укучыларны бирегә чакырабыз. Без нәрсә укыйбыз , алар шунда ук үз рольләрен башкаралар. Ахырдан, иң оста уйнаучыга призым да бар.
(Роль эләккән укучылар уртага чыга.)
Хуҗа Насертдин Мә, улым, шушы кәгазьдә язылганнарны матур итеп укып кит әле. (Алып баручыга капчыктан кәгазь алып бирә.)
Театр-экспромт.
Менә акрын гына кояш күтәрелде һәм ул барлык кешеләргә карап елмайды да, үзенең җылы нурларын сибә башлады.Моңа кадәр ишек алдында тынлык иде. Иң беренче булып әтәч тынлыкны бозды. Сикереп кенә киртә башына менде дә кычкырып җибәрде: Кик-ри-күк! Аның тавышына , әлбәттә, яраткан тавыклары уянды. Тавыккай канатларын кагынып, җилпенеп алганнан соң ,оясында яңа гына чыккан чебиләрен күреп шаккатты( 3 чеби аның тирәсендә уратып алып утыралар) Ә чебиләр аңа шатланышып тавыш бирделәр: "Чеп-чеп-чеп!” Һәм тавык аларны ияртеп ишегалдына җим чүпләргә кузгалды.
Алпан- тилпән атлап үрдәк-бакылдык та күренде:” Бак-бак-бак...” Уртада җыелып торган күлдәвеккә борынын тыгып карады, аның эченнән нәрсәдер эзләде, соңыннан уртасына кереп басып, канатларын җилпи-җилпи суны чәчрәтә башлады.
Бу тавышка уянып эт тә башын оясыннан чыгарып карады. Иренеп кенә, сузылып кына оясыннан чыктыда җирдә яткан сөяген тәмләп кенә кимерә башлады.
Баскыч башында йоклап ятучы песи генә, кояш нурларына иркәләнеп , мырылдап ятканнан соң, акрын гына , дәрәҗәсен белеп кенә эт янына атлап килде дә, күзләрен мөлдерәтеп, этнең сөяк кимергәнен карап тора башлады.
Шулай итеп һәрберсе үз эше белән мәшгуль:
Кояш елмая, нурларын сибә.
Әтәч кычкыра.
Тавык кыткылдап, чебиләрен ияртеп йөри.
Үрдәк суда коена.
Эт сөяк кимерә.
Песи мырылдап ,аңа карап утыра.
Шулай итеп яңа көн туды.Хәерле көннәр булсын һәрбарчагызга да!
Кечкенә генә спектаклебез шуның белән тәмам. Рольләрне башкардылар: ...
2 нче алып баручы Ә хәзер иң яхшы уйнаучыны билгеләп китик, аңа призыбызны тапшырабыз.
(Иң оста уйнаучы билгеле булганнан соң Хуҗа Насертдин капчыгыннан приз алып бирә.)
Хуҗа Насертдин Ярый, оланнар, уйнадык, шаярдык, көлдек. Минем ишәк дустым белән китәр вакытым да җитте. Әле мине Ташкичү мәктәбенә дә чакыганнар иде, бүген аларны да үпкәләтеп булмас, көлке капчыгым бушап беткәнче анда да барып җитәргә кирәк. Ә сез көлегез, уйнагыз, шаярыгыз, тик артыгын кыланмагыз. Көлү, елмаю – сәламәтлек чыганагы! Табигать бүләк иткән сәләттән файдаланырга кирәк. Иртәгезне елмаюдан башлагыз һәм көнегез уңышлы үтәр! (Ишәген ияртеп чыгып китә.)
1 нче алып баручы Сау бул, Хуҗа абзый, безнең күңелләрне күтәргән өчен рәхмәт сиңа!
2 нче алып баручы Әйе, Хуҗа абзый дөрес әйтә, көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә. Әгәр бу көнне сездән көләләр, сезне алдыйлар икән, бигайбә! Үпкәләштән булмасын. Мондый күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә ул. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз.
1 нче алып баручы Кадерле дуслар, шуның белән безнең көлке кичәбез тәмамланды. Тик сезнең йөзләрегездә елмаю беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен! Елмаеп, көлеп яшик!
(Кичә " Елмай” җыры белән тәмамлана.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Зурлар группасында Энилэр коненэ багышланган кунел ачу кичасе.
Энилар хам балалар белан кунелле уеннар!...
Хлебодаровка урта мәктәбенең Тукай елына багышланган эшләрнең анализы.
Тукай елына багышланган эшләрнең отчеты...
Хәсән Туфанга багышланган кичә
Бу әдәби-музыкаль кичә шагыйрь Хәсән Туфанга багышлап үткәрелде....
“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)
Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...
2 апреля - Всемирный день информирования об аутизме С 30 марта по 2 апреля 2023 года проводился Всероссийский инклюзивный фестиваль #ЛюдиКакЛюди
На базе «Зеленогорской школы-интернат» 31 марта 2023 г. с 10.00 – 14.00 часов проведено мероприятие в рамках Всероссийского инклюзивного фестиваля #ЛюдиКакЛюди, посвящённого 2 ...
2 апреля - Всемирный день информирования об аутизме С 30 марта по 2 апреля 2023 года проводился Всероссийский инклюзивный фестиваль #ЛюдиКакЛюди
На базе «Зеленогорской школы-интернат» 31 марта 2023 г. с 10.00 – 14.00 часов проведено мероприятие в рамках Всероссийского инклюзивного фестиваля #ЛюдиКакЛюди, посвящённого 2 ...
2 апреля - Всемирный день информирования об аутизме С 30 марта по 2 апреля 2023 года проводился Всероссийский инклюзивный фестиваль #ЛюдиКакЛюди
На базе «Зеленогорской школы-интернат» 31 марта 2023 г. с 10.00 – 14.00 часов проведено мероприятие в рамках Всероссийского инклюзивного фестиваля #ЛюдиКакЛюди, посвящённого 2 ...