Разработка внеклассного мероприятия." Варисларга кабул иту"
методическая разработка (5 класс) по теме

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Варисларга кабул итү кичәсе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл varislar.docx23.48 КБ

Предварительный просмотр:

Исәнмесез,хөрмәтле укытучылар,укучылар.Бүген 6-сыйныф укучылары өчен бәйрәм алар варислар булачаклар.Ләкин башта татар теле,математика,рус теле,табигать белеме буенча сынаулар узарга туры килер.Шулай ук алар”Яшь варислар”биеклегенең төп законнарын әйтергә һәм тантаналы вәгъдә бирергә тиеш булачак.Ә хәзер әйдәгез бәйрәмебезне башлыйбыз.Укучыларыбызны сынаганчы,кемнәр соң алар варислар?Шул турыда кыскача сөйләп китәм.

        Варисларны элегерәк,пионерлар дип йөрткәннәр.Алар да варислар кебек галстук такканнар,ләкин галстуклары кызыл төстә булган.Пионерлар сафына 10-17 яшьлекләр керә.Россия пионер оешмасы 1922 елда,ә Татарстанда 1923 елда оешкан.Россиянең пионерия оешмасына 2012 елда 90 ел булды. Әйткә-немчә ,варисларның символы-галстук.Ул 3  төстән тора.

Яшел төс-бу безнең җиребез төсе.Кешеләр диннәре,милләтләре нинди булуга карамастан бәхетле һәм тыныч яшәргә тиеш.

Ак төс-безгә дөрес юлны күрсәтүче,тормышта дөрес юнәлеш сайлый белергә өндәүче төс.

Кызыл төс-кешеләргә игелек кылучы,аларга үз җанының җылысын бирүче төс.

Варисларның төп кагыйдәләре 5әү.

1)Үз республикасына булыша,аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2)Варис дөреслек,хаклык өчен кыю көрәшә.

3)Варис-тугрылыклы иптәш,олыларга һәм кечеләргә булыша,авыр чакта беркемне дә ялгыз калдырмый.

4)Варис күп белергә,көчле һәм җитез булырга омтыла.

5)Варис табигатьне,туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

Варислар,”ҺӘР КӨН ИГЕЛЕКЛЕ ЭШ КЫЛ”девизы астында эшли.Варислар биеклекләр буенча югары атлыйлар.Аларның өч биеклеге бар.Һәр биеклекне үткәндә төрле белем һәм күнекмәләрне үзләштерәләр.

Менә мин сезне таныштырдым.Әгәр игътибарлы булсагыз,алдагы сорауларга җавап бирә алырсыз.

Беренче өлеш.

Беренче этапка күчәбез.Ул”Татар теле                                                                          1. Мәкальләрнең ахырын әйт.                            

А)Китап-.........(белем чишмәсе)

Б)Иле барның-....(теле бар)

В)Дөрес сүзгә-.....(җавап юк)

Г)Әдәп башы-...(матур гадәт)

Д)Калган эшкә-.....(кар ява)

Е)Эш беткәч-.....(уйнарга ярый)

2.Әкиятне таны.

А)Урман эче бик якты,

Күктә айлар калыкты.

Көлдән күмәч аламын,

Әниләргә барамын. (Гөлчәчәк)

Б)Күп юл узды,туган илдән ерак киттек

Бара-бара инде тәмам арып беттек.

Алҗыдылар инде безнең аякларда,

Тузып бетте инде безнең тояклар да. (Кәҗә белән сарык)

Икенче этабыбыз “Математика”

1.Бер карама ботагында

Тугыз алма үскән,-ди-

Ә көз көне өчтән бере,

Пешеп,җиргә төшкән,-ди-

Әгәр булсаң Ньютонга тиң,

Әйтеп бирче,балам,-ди-

Көз җиткәндә,ничә алма

Коелмыйча калган?-ди.(0.Чөнки карамада алма үсми)

2.Шоколад 9 бүлемнән тора.Һәр бүлемне аерыр өчен ничә тапкыр сындырырга кирәк?(8 тапкыр)

Өченче этап”Рус теле”

“Первоклассник” сүзеннән сүзләр төзергә.(перо,класс,кино,кекс,рак,сок,персик,вор,нос,река,репа,клип,Ника)

Дүртенче этап”Табигать белеме”

1.Дару үләннәрен беләсезме?

А)Походта вакытта тән җәрәхәтләнсә,нинди үлән ябалар?(бака яфрагы)

Б)Салкын тигән вакытта нинди үләннән төнәтмә ясап эчәләр?(үги ана яфрагы)

В)Кайсы үләннәрдән чәй ясап эчәргә ярый?(бөтнек,мелисса)

Г)Сары мәтрүшкә ни өчен кулланыла?(бөер авырулары өчен,ютәл вакытында.Аны да чамасын белеп кенә)

2.Сорауларга җавап бирегез.

А)Урман докторы? (тукран)

Б)Яз хәбәрчесе? (Кара карга)

Г)Төнге аучы кош? (ябалак)

Д)Суга керә,коры чыга? (каз)

Е)Соскы борын бакылдык? (үрдәк)

Икенче өлеш.

Хәзер сез берәр сорауны алып җавап бирергә тиеш буласыз.Алып килү тәртибендә тезеләсез.Аннан соң чиратлап сорауларга җавап бирәсез.

     Конверт эчендәге сораулар.

1.Варис булу өчен,ничә яшь булу шарт?

2.Варисларның девизын әйт?

3.Варисларның ничә законы бар?

4.Варисларның символы нәрсә?Символда ничә төс һәм ниндиләр?Аңлатып әйт.

5.Варисларның ничә биеклекләре бар?

Молодцы!Ә хәзер тантаналы өлешкә килеп җиттек.Сез варисларның вәгъдәсен бирергә тиеш.

Вәгъдә:Мин _____________________ үзем теләп Татарстан варислары берлегенә керәм,варисларның законнарын үтәргә сүз бирәм.

Галстуклар бәйләнә.

Укучылар сүз сезгә.

1.Бөтен отряд каршында,

   Чын күңелдән сүз бирдек:

   “Без өйдә дә,мәктәптә дә

   Үрнәк булырбыз!”-дидек

2.Бар эшкә дә,көрәшкә дә

   “Әзер торырбыз!”-дидек

    Чын варислар булыр өчен

    Тырышып укырбыз,-дидек.

3.Тактык без муеннарга

Матур галстук бүген

Шул галстукны тагарга

Күпме кызыгып йөрдем!

Ул йөрер гел муенымда

    Тап төшермәм мин аңа.

4.Юлларда очраса каршылык,

    Җилләргә,давылга кем түзәр?

    Кем сезгә булышыр һәр җирдә?-

Бергә:Көчлеләр,кыюлар,җитезләр.

5.Дөнья ныграк матурланыр,

Җир үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә.

Бергә:Без әзер

6.Зур эшләргә тотынырга

 Чират безгәдер

 Кирәксә ут-су кичәргә,

Батырлар булып үсәргә.

Бергә:Без әзер!

7.Ни кушсагыз да үтәрбез,

Без зурлар хәзер.

Илем өчен,халкым өчен

Батырлыклар кабатларга.

Бергә:Без әзер!

8.Без бүгеннән-Яшь варислар сафында.Өлкән варислар берлегенә килеп җиткәнче безгә әле бик күп тырышырга,күп эш башкарырга кирәк булачак.

Бергә:Тырышырбыз,укырбыз,эшләрбез!Яшь варислар башкармый торган эш булмас.

-Һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга әзер булыгыз!

Бергә:Без һәрвакыт әзер!

                           Иптәшләрең алдында ант иттең син

                           Бу антың изге булсын!

                            Бу галстук сиңа шуны

                            Гел хәтерләтеп торсын.

                                                     Үрнәк бул син һәр кешегә

                                                      Нык үзләштер белемне.

                                                      Ярат туган илеңне

                                                     -Ул бит инде варис,-диеп

                                                      Мактасыннар үзеңне.

Укучылар, сезне варислар сафына кабул ителүегез белән котлыйм.Сезгә озын гомер,тырышып укуыгызны,тәртипле булып үсүегезне теләп калам.

Бүгенге бәйрәмебез шушының белән тәмам.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Методическая разработка по физкультуре по теме: Методическая разработка внеклассного мероприятия "Веселые старты" для учащихся начальной школы по предмету: "Физическая культура"

Внеклассное мероприятие "Веселые старты" проводится с целью пропаганды здорового образа жизни, где учащиеся развивают двигательные качества, укрепляют здоровье, дружеские отношения....

Методическая разработка внеклассного мероприятия "Пасха в Германии" авторы разработки Пономаренко И.В. Охотина Н.А.

Мы учителя немецкого языка разработали внеклассное мероприятие для учащихся 6-х классов, изучающих немецкий язык углубленно. Материал по теме "Пасха" всегда интересен и разнообразен. Ребята в восторге...