"Әкияткә сәяхәт"
методическая разработка по теме

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Габдулла Тукай әкиятләре буенча төзелде

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alyp_baruchy.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм мәктәбебезнең иң зирәк һәм иң тапкыр укучылары! Без бүген сезнең белән Г.Тукай әкиятләренә багышланган  конкурста катнашырбыз. Ярышта катнашачак командалар, түргә рәхим итегез.Кадерле дуслар!  Әйдәгез хәзер командаларга сүз бирәбез.

     1нче команда –“Тәмле теллеләр”.

   “Тәмле телебезне”, дуслар

     Кызганмыйча сөйләшик.

     Тик ягымлы сүзләр белән

      Бер – беребезгә эндәшик.

     2 нче команда – “Күңелле тәнәфес”

     Чылтырый кыңгырау

       Дәрестән чыгарга.

       Кыңгырау – тәнәфес

       Яратучыларга!

       Көч кирәк укырга,

       Көч кирәк һәр эшкә.

       Чылтырый кыңгырау-

       Монысы....дәрескә.

 Алып баручы :    Уенны башлыйбызмы соң?

                                Ни өчен , нәрсәгә?

                                 Ярышта катнашмыйча

                                  Калмасын берәү дә.

                                   Барысы да елмайсын

                                        Бүләкле урын алсын.

Без бүген Г.Тукай әкиятләре буенча сәяхәткә чыгарбыз.Безне биредә төрле тукталышлар көтә.Аларның һәрберсендә могҗизалар, серләр,кызыклы сораулар.Аларның һәрберсенә дөрес җавап бирсәгез, сезне бүләкләр көтә. Әйдәгез кузгалыйк.

1 тукталыш “Өзекне таны”дип атала.

Мин хәзер  әкиятләрдән өзекләр укыйм. Ә сез нинди  әкияттән икәнен әйтергә тиеш буласыз.

1.Җәй көнен яздым бераз – языйм әле кыш, көзләрен,

   Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.

   Бу авылның мин җыен, мәйдан сабаны туйларын

  Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым

                                                      ( “Шүрәле” әкияте)

2.Яхшы, хуш.Батты кояш.Йокларга яттым кич белән,

Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

                                                        (“Су анасы” әкияте)

Шүрәле килеп чыга.Ул балалар арасына үтеп, аларны кытыкламакчы була.Ул сикерә, уйный, бии, шаяра.”Шүрәле”җырын җырлап,аның тирәли балалар әйләнә.

Шүрәле: Балалар, афәрин! Булдырдыгыз. Шуның өчен сезгә тылсымлы сүзләр, тик әлегә аларны укый алмыйсыз, чөнки сез әле тагын икенче тукталышка барырга тиеш буласыз.Әйдәгез мин сезне озата барам.

2 тукталыш “Сорауларга җавап бир”дип атала

  1. Кәҗә белән сарык өйдән нәрсә алып чыгып китәләр?

 2.“ Кәҗә белән сарык” әкиятендә өлкән бүре нәрсә артыннан китә?

3.“Кәҗә белән сарык” әкиятендә капчыкка бүре башын кем сала?

4.“Кәҗә белән сарык” әкиятендә ир белән хатын кәҗә белән сарыкны ник чыгарып җибәрәләр? “Кәҗә белән сарык” әкиятендә

5.“Кәҗә белән сарык” әкиятендә бүреләр нәрсә пешерергә уйлаганнар?

6.Су анасының тарагы нинди?

7.Су анасы тарагын кая калдырып китә?

8.“Шүрәле” әкиятендә сүз нинди авыл турында бара?

9.“Шүрәле” әкиятендә егетнең исеме ничек?

10.“Су анасы” әкияте кем исеменнән сөйләнелә?

Су анасы килеп чыга һәм алдан зерләнгән басмага утырып, чәчен тарый.Ул таракны онытып, кереп китә, тик басмадагы таракны беркем дә алмый.Ул яңадан әйләнеп чыга.

Су анасы:Биредә бик акыллы, тәрбияле балалар җыелган икән.Хәтта минем алтын таракка да сокланмаганнар.Шуның өчен сезгә миннән тылсымлы сүзләр, тик аларны әлегә укый алмассыз.Әйдәгез мин сезне киләсе тукталышка озатып куям.

3 нче тукталыш “Төшеп калган сүзләр” дип атала

Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр бирәм. Ә сез төшеп калган сүзләр урынына тиешле сүзләрне куеп язарга тиешсез.

Борын заман бер ир белән .... торган

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

Асраганнар бер кәҗә берлә бер.....,

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Нишли инде мескен кәҗә белән .....?

Булмый хуҗа кушканына каршы барып;

Икесенә бер зур гына .......тегеп,

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “.......”  диләр;

Җырлаганда көй өчен , “ тавыклары .....” , диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;

Җирне әз – мәз тырмалап, чәчкән идем, .... идем.

Ул авылнылның, һич онытмыйм, һәр ягы ....  иде;

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы дисәң зур түгелдер, бу ..... бик кечкенә;

Халкының эчкән суы бик кечкенә ......кенә.

Шул чак капчыкларын асып, кәҗә белән сарык килеп чыга.Алар командалар янына баралар.

Кәҗә: Балалар, сез әкиятләрне бик яратасыз икән

Сарык:Шуның өчен сезгә бездән ярдәм.(Капчыгыннан алып, сүзләр язылган битләр бирә)

Хәзер без сезне киләсе тукталышка озатып куярбыз.

4 нче тукталыш “Сәнгатьле уку” дип атала

Бирелгән  өзекләрне матур итеп, сәнгатьле укырга.

1.Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син;
мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

мин карышмый уйныймын,
Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!


2.Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам:

«Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

Шул чак бала белән күбәләк килеп чыгалар һәм “Бала белән күбәләк” шигырен көйгә салып җырлыйлар.

Бала: Исәнмесез!

Күбәләк:Исәнмесез, балалар!Бирегә Г.Тукайның иҗатын яратучы нәни дусларыбыз җыелган икән. Хәзер без сезне киләсе тукталышка илтербез.

6 нчы тукталыш “Җырлыйк әле” дип атала

Хәзер сез Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарырга тиеш буласыз

Бала: Укучылар, бигрәк матур җырлыйсыз икән.

Күбәләк: Менә шуның өчен сезгә бүләгебез.Алыгыз әлеге тылсымлы сүзләрне һәм югалтмагыз.

Шул чак сәхнәгә Шүрәле белән Былтыр чыгалар һәм “Шүрәле” әкиятеннән өзек күрсәтәләр.

7 нче тукталыш “Бәяләмә” дип атала

  Әлеге тукталышта образларга бәяләмә  бирербез. Бер команда “Шүрәле” әкиятендәге Шүрәлегә, ә икенче команда Былтырга.Алар сезнең алда.

Былтыр: Булдырдыгыз бит, балалар, сынатмадыгыз.Менә инде сез “Әкиятләр иле”нә килеп тә җиттегез.Хәзер инде бергәләшеп, тылсымлы сүзләрдән әкият язарга тиеш буласыз Кайсы команданыкы ничек булыр икән.Тотындык...Бер, ике,өч.

Һәр команда үзе язган әкиятләрне укый.

Алып баручы: Менә бит, балалар, сез әгәр тырышсагыз, үзегез дә әкиятләр язасыз, могҗизалар тудырасыз икән.

Шуның белән безнең бәйгебез тәмам.Җиңүчеләрне билгеләү өчен хөкемдарларга сүз бирәбез.

Акыллы һәм тапкыр кеше

Бар җирдә дә кирәк.

Күп укыгыз,күп белегез,

Булыгыз сез зирәк!

Әкиятләр  иленә сәяхәт