Интеллектуаль уен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" ( 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен)
проект (9, 10 класс)
«Туган телем-иркә гөлем» проекты берничә төрле эш алымнарын берләштерә. Һәм ул 2025 нче елның апрелендә шәһәркүләм "Сәлам, Тукай!" квесты белән тәмамланачак. Шушы проектның бер тармагы булган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенын тәкъдим итәм.
Максат: - яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен, коммуникатив күнекмәләрен, фикерләүне үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү;
- халкыбыз мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, Ватанпәрварлык хисләрен үстерү;
- укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 25.29 КБ |
![]() | 16.5 КБ |
![]() | 2.26 МБ |
![]() | 2.73 МБ |
Предварительный просмотр:
Интеллектуаль уен “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”
Максат: - яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен, коммуникатив күнекмәләрен, фикерләүне үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү;
- халкыбыз мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, Ватанпәрварлык хисләрен үстерү;
- укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру.
Җиһазлау: интерактив панель, презентация; уен өчен кирәкле җиһазлар : укучыларда эмблемалар, өстәлләрдә команда исемнәре язылган таблицалар, җавап язу өчен каләм, кәгазъләр. Уенда 5 команда катнаша.
Уен барышы
Алып баручы:- Хәерле көн, кадерле укучылар. Бездә бүген зур бәйрәм. Көчледән көчле кем көчле булуын сынау, ярышу бәйгесе. Иң элек уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзалары белән таныштырып китәм. Алар - 11 нче сыйныф укучылары. Шулай итеп, башлыйбыз!
1 нче тур.
1 нче слайд «Поскреби русского – найдешь татарина»
«Рус кешесен ныклап тикшерсәң, татарны табарсың”
(француз әйтеме)
Нәсел тамырларында татар каны булган танылган кешеләр.
Алып баручы: - Французларда шундый әйтем бар :” «Рус кешесен ныклап тикшерсәң, татарны табарсың”. Моның дөреслеген тикшереп карыйк әле. Бәлки сез бу күренекле кешеләрнең төрки-татар нәселеннән икәнлеген беләсездер дә инде. Ә бәлки , киресенчә, сезнең өчен ачыш булыр.
Алдыгыздагы таблицага дөрес дип уйлаган җавапларыгызны тәртип буенча язып барыгыз. Уйлау өчен бары 10 секунд вакыт бирелә.
1. Татар сүзе булган КАРА МОРЗАдан нинди танылган рус фамилиясе (шагыйрь) барлыкка килгән ? (Карамзин Николай Михайлович (1766-1826)
2. Пушкинның бер танылган әсәре геройлары аның турында менә ничек сөйлиләр: «Кичәге кол, татар, Малюта кияве...». Борис патшаны күрәлмаучылар аның XIV гасыр уртасында Руська килгән татар морзасы Чета нәселеннән булуын беркайчан да онытмаганнар. Бу рус патшасы —... (Борис Годунов (1598–1605 елларда хакимлек иткән).
3. Бу танылган рус шагыйре Түтши (төрки телдә “көтүче кураенда уйнаучы” дигәнне аңлата) татар нәселеннән булган. (Фёдор Тютчев (1803-1873)
4. Бу билгеле графларның татар нәселеннән икәнлеге фамилияләреннән тыш, көмеш ярымай булган фамилия гербы белән дә раслана. Хәзер Мәскәүнең бер аэропорты аларның фамилиясен йөртә. (Шереметевлар нәселе)
5. Бу танылган башкаручы, рэпер әтисе ягыннан-татар. Әтисе–Юнысов Илдар Вахит улы, бизнес кешесе, Татарстанда туган . Бу кем? (Тимати –Юнысов Тимур Илдар улы)
6. Дөньяның танылган бу супермоделе әтисе ягыннан татар. (Ирина Шәйхлисламова-Ирина Шейк)
7. “Руки вверх” популяр төркеме җырчысының әнисе татар кешесе. Ул үзе турында “Минем тамырларымда татар каны ага” ди. Бу җырчы кем? (Сергей Жуков)
8. Бу язучының нәселенә үз вакытында Алтын Урда вәкилләре нигез салган булган. Төрки-татар теленнән тәрҗемә иткәндә "болгак" сүзе "горур кеше"дип тәрҗемә ителә. (Михаил Афанасьевич Булгаков (1891-1940)
9. Бу бөек полководецның фамилиясе безгә төрки-болгар теленнән килгән. “Котдыс” –чиктән тыш көчле дигәнне аңлата. (Михаил Илларионович Кутузов (Котдысов) (1745-1813)
10. Төрки-монгол теленнән тәрҗемә иткәндә "турген" – “тиз” сүзен аңлата. Танылган рус язучының нәселе татар морзасыннан килеп чыккан. (Иван Сергеевич Тургенев (1818-1883)
11. «Минем әнием рус, әтием татар. Алар ике милләт гаиләсенә да ярарлык исем бик озак сайлаган", - дип искә ала комик. Исеме “тимер” дигәнне аңлата. (БәдретдиновТимур Таһир улы)
Алып баручы: - Җавапларыгызны тапшырыгыз. Ә хәзер , әйдәгез әле, бергәләп бу турның җавапла рын карап китик. (слайд)
2 нче тур
Дәвам ит
Алып баручы: - Алдыгызда халкыбызның акыллы фикерләре-мәкаль һәм әйтемнәр. 5 минут эчендә төшеп калган сүзләрне тулыландырып языгыз.
- Биш юләргә киңәш итмә, бер....... киңәш ит ( акыллыга)
- Эшләгән кеше имәндәй, ........кеше яфрактай.(эшләмәгән)
- Телең ни әйтсә, колагың шуны ...(ишетер)
- ..... Төмәнгә илтә. (тел)
- Курыксаң-....., эшләсәң курыкма .( эшләмә)
- ..... сусыз тора алмый, кеше дуссыз тора алмый.( Елга)
- Мең дус аз, ..... дошман күп.(бер)
- Сүздә мактанма, .... мактан (эштә)
- Тыйнакның кулы эшләр, ..... теле эшләр (мактанчыкның)
- Җәй эшләсәң, .... ашарсың (кыш)
Алып баручы: - Вакыт чыкты. Җавапларны командагызның җитәкчесе жюри әгъзаларына тапшырсын.
3 нче тур
Тизрәк-күбрәк
Алып баручы: - Алдагы бәйге “Тизрәк-күбрәк” дип атала. Ягъни беренче мәгълүматтан ук башкаларга караганда тизрәк һәм дөрес җавап биргән команда 15 баллга ия була. Алдагы мәгълүмат баллары кими бара- 10 балл, 5 балл. Жюри, сез әзерме? Игътибарлы булыгыз! Башладык!
(Зилант)
- Аның турында риваятьләр бар. Ул үзенең белкардәшләре белән чокырда яшәгән, аларның башлыгы була. Кешеләрне куркытып торганнар, елгага якын җибәрмәгәннәр.-15 б
- Кешеләр бу чокырны яндырганнар. Ул берүзе генә исән калган һәм еракка-еракка очып киткән. Ләкин шәһәр капкасына дошманнар якынлашкач, ул кешеләргә ярдәм иткән.-10 б
- Хөрмәт йөзеннән , казанлылар үзләренең гербларында аны сурәтләгәннәр.-5 б
(Болгар )
- Татарстан Республикасының Спас районында урнашкан бай тарихлы һәм мәдәни мираслы шәһәр. Бу шәһәр Көнчыгыш Европаның иң борынгы шәһәрләреннән берсе булып тора һәм аңа безнең эрага кадәр VII гасырда нигез салына. Бөтендөнья мирасы объектына әверелгән иң бөек тарихи-архитектура һәйкәле.-15 б
- Биредә Җәмигъ мәчете, Кече манара, Көнчыгыш мавзолей,Төньяк мавзолей, Ак мәчет, Успение чиркәве, Хан сарае, Габдрахман коесы, Кара пулат бар.. -10 б
- Идел Болгарының Башкаласы -5 б
(Идел)
- Мең ел инде ул мөһим сәүдә магистрале булып тора, ул бүгенге көнгә кадәр шул әһәмиятен саклый. -15 б
- Анда кайчандыр иң зур кырпы балыгы ( белуга) тотканнар . Авырлыгы 1, 5 тонна. -10 б
- Илебез тарихында, геосәясәтендә һәм икътисадында мөһим урын алып торган легендар рус елгасы. Ул Россия Федерациясенең Европа өлешендәге дистәләгән шәһәрләрне һәм сөрү җирләрен су ресурслары белән тәэмин итә. Су җыю мәйданы – 1,36 млн км².-5 б
(Сөембикә ханбикә)
- Явыз Иванның Казанга яу белән чыгуына нәкъ менә ул сәбәпче булган дип санала. -15 б
- Кыз Явыз Иванга шарт куйган: әгәр җиде көндә манара төзесә, ул аңа кияүгә чыгачак. Гади генә манара түгел, үзе шикелле үк зифа һәм матур булырга тиеш.-10 б
- Нәтиҗәдә бина вакытында төзелеп беткән. Шуннан соң патшабикә манараның иң биек ноктасына менгән дә түбәнгә ташланган.-5 б
4 нче тур
Алып баручы:- Булдырдыгыз! Афәрин! Алдагы бәйге сүзләрнең килеп чыгышы турында. Дөресрәге, рус теленә татар теленнән кергән сүзләр турында булыр. һәр юлдан бер дөрес җавапны сайлагыз, астына сызыгыз. Вакыт чикләүле, 5 минут. Башладык!
Татар сүзләрен тап
1. Ручка, пенал, карандаш, линейка
2. Монета, деньги, купюра, доллар
3. Алмаз, бриллиант, жемчуг, топаз
4. Атлас, карта, глобус, контур
5. Ястреб, голубь, беркут, сапсан
6. Метель, буран, торнадо, ветер
7. Тормоз, педаль, руль, фара
8. Бис! Ура! Брависимо! Молодец !
9. Енисей , Ангара, Лена, Волга
10. Москва, Владимир, Саратов ( сары тау)
Алып баручы: - Вакыт чыкты.Эшләрне тапшырыгыз. Жюри баллар билгеләгән арада, әйдәгез әле, дөрес җавапларны тыңлап китик. Карандаш-кара таш, деньги- тәңкә, алмаз- алмас , ягъни, бернәрсә дә вата алмас таш, карта-карата, беркут-бөркет, буран-буран, тормоз-тормас, ура –ура ( урап уз =обходи) , Ангара-аңгыра, гадәттә, елгалар диңгезгә я күлгә агып керә, ә бу елга, киресенчә, Байкалдан агып чыга. Күрәсең шуңа да татарлар аны “Аңгыра” елга дип атаганнар. Саратов-сары тау.
5 нче тур
Табышмаклар
Алып баручы: - Менә иң кызык, барыбызга да таныш биремгә дә килеп җиттек. Табышмаклар. Җавапларыгызны язып, 5 минут вакыт эчендә эшләп тапшырыгыз. Вакыт башланды!
1.Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
2.Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел)
3.Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)
4.Ай белән килә,
Көн белән китә,
Алтын башлы,
Көмеш чәчле,
Мең дә бер яшьле
(Йолдыз)
5.Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
(Календарь)
6 нчы тур
Алып баручы:- Афәрин! Соңгы бәйгегә дә килеп җиткәнбез. Бу танылган җырның авторлары безнең якташларыбыз- Роберт Рәкыйпов белән Роберт Андреев. Сезгә төшеп калган җырның сүзләрен язарга кирәк. 2 минут. Башладык!
Җыр
Мин яратам сине, _________,
Горур ________ өчен яратам,
Җан эреткән _____ _____ өчен,
_____ ______ өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
Алып баручы: - Уен өлеше тәмам. Жюри җиңүчеләрне билгеләгән арада, әйдәгез әле, бергәләп “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарыйк. Җырыбыз Туган илгә, Татарстаныбызга дан булып яңгырасын!
Җиңүче командалар билгеләнә.
Предварительный просмотр:
1 | |
2 | |
3 | |
4 | |
5 | |
6 | |
7 | |
8 | |
9 | |
10 | |
11 |
1 нче тур
1 | |
2 | |
3 | |
4 | |
5 | |
6 | |
7 | |
8 | |
9 | |
10 | |
11 |
2 нче тур
Дәвам ит
- Биш юләргә киңәш итмә, бер _______________ киңәш ит
- Эшләгән кеше имәндәй, ________________кеше яфрактай.
- Телең ни әйтсә, колагың шуны ____________________
- .___________Төмәнгә илтә.
- Курыксаң-_____________________, эшләсәң курыкма .
- ____________________ сусыз тора алмый, кеше дуссыз тора алмый.
- Мең дус аз, __________________дошман күп.
- Сүздә мактанма, _______________________мактан
- Тыйнакның кулы эшләр, ___________________________теле эшләр
- Җәй эшләсәң, ___________________________ ашарсың
Дәвам ит
1. Биш юләргә киңәш итмә, бер _______________ киңәш ит
2. Эшләгән кеше имәндәй, ________________кеше яфрактай.
3. Телең ни әйтсә, колагың шуны ____________________
4. .___________Төмәнгә илтә.
5. Курыксаң-_____________________, эшләсәң курыкма .
6. ____________________ сусыз тора алмый, кеше дуссыз тора алмый.
7. Мең дус аз, __________________дошман күп.
8. Сүздә мактанма, _______________________мактан
9. Тыйнакның кулы эшләр, ___________________________теле эшләр
10. Җәй эшләсәң, ___________________________ ашарсың
4 нче тур
Татар сүзләрен тап
1. Ручка, пенал, карандаш, линейка
2. Монета, деньги, купюра, доллар
3. Алмаз, бриллиант, жемчуг, топаз
4. Атлас, карта, глобус, контур
5. Ястреб, голубь, беркут, сапсан
6. Метель, буран, торнадо, ветер
7. Тормоз, педаль, руль, фара
8. Бис! Ура! Брависимо! Молодец !
9. Енисей , Ангара, Лена, Волга
10. Москва, Владимир, Саратов
Татар сүзләрен тап
1. Ручка, пенал, карандаш, линейка
2. Монета, деньги, купюра, доллар
3. Алмаз, бриллиант, жемчуг, топаз
4. Атлас, карта, глобус, контур
5. Ястреб, голубь, беркут, сапсан
6. Метель, буран, торнадо, ветер
7. Тормоз, педаль, руль, фара
8. Бис! Ура! Брависимо! Молодец !
9. Енисей , Ангара, Лена, Волга
10. Москва, Владимир, Саратов
5 нче тур
Табышмаклар
1.Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
2.Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
3.Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
4.Ай белән килә,
Көн белән китә,
Алтын башлы,
Көмеш чәчле,
Мең дә бер яшьле
5.Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
Табышмаклар
1.Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
2.Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
3.Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
4.Ай белән килә,
Көн белән китә,
Алтын башлы,
Көмеш чәчле,
Мең дә бер яшьле
5.Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
6 нчы тур
Җыр
Мин яратам сине, _________,
Горур ________ өчен яратам,
Җан эреткән _____ _____ өчен,
_____ ______ өчен яратам.
Җыр
Мин яратам сине, _________,
Горур ________ өчен яратам,
Җан эреткән _____ _____ өчен,
_____ ______ өчен яратам.
Җыр
Мин яратам сине, _________,
Горур ________ өчен яратам,
Җан эреткән _____ _____ өчен,
_____ ______ өчен яратам.
Җыр
Мин яратам сине, _________,
Горур ________ өчен яратам,
Җан эреткән _____ _____ өчен,
_____ ______ өчен яратам.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
«Рус кешесен ныклап тикшерсәң , татарны табарсың » ( француз әйтеме )
Татар с үзе булган КАРА МОРЗАдан нинди танылган рус фамилиясе ( шагыйрь ) барлыкка килгән ? Пушкинның бер танылган әсәре ге рой лары аның турында менә ничек сөйлиләр : « Кичәге кол, татар, Малюта кияве . .. » . Борис патшаны күрәлмаучылар аның XIV гасыр уртасында Руська килгән татар морзасы Чета нәселеннән булуын беркайчан да онытмаганнар. Бу рус патшасы —... … . Бу танылган рус шагыйре Түтши (төрки телдә “көтүче кураенда уйнаучы” дигәнне аңлата) татар нәселеннән булган. . Бу билгеле графларның татар нәселеннән икәнлеге фамилияләреннән тыш, көмеш ярымай булган фамилия гербы белән дә раслана. Хәзер Мәскәүнең бер аэропорты аларның фамилиясен йөртә.
5. Бу танылган башкаручы, рэпер әтисе ягыннан-татар. Әтисе – Юнысов Илдар В ахит улы , бизнес кешесе , Татарстанда туган . Б у кем ? 6. Дөньяның танылган бу супермоделе әтисе ягыннан татар . Ул -Ирина … 7 “Руки вверх” популяр төркеме җырчысының әнисе татар кешесе. Ул үзе турында “Минем тамырларымда татар каны ага” ди. Бу җырчы кем? 8. Бу язучының нәселенә үз вакытында Алтын Урда вәкилләре нигез салган булган. Төрки-татар теленнән тәрҗемә иткәндә "болгак" сүзе "горур кеше"дип тәрҗемә ителә.
9. Б у б өек полководецның фамилиясе безгә төрки -болгар теленнән килгән . “Котдыс” –чиктән тыш көчле дигәнне аңлата. 10 . Төрки -монгол теленнән тәрҗемә иткәндә " турген " – “ тиз ” сүзе н аңлата . Танылган рус язучының нәселе татар морзасыннан килеп чыккан. 11 . «Минем әнием рус, әтием татар. Алар ике милләт гаиләсенә да ярарлык исем бик озак сайлаган ", - дип искә ала комик. Исеме “тимер” дигәнне аңлата.
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.
Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....
![](/sites/default/files/pictures/2012/04/10/picture-76884.jpg)
Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...
Рус мәктәпләренең 5 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
атнага 1 сәг. исәбеннән...
Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Нәүрүз" бәйрәме эшкәртмәсе.
Внеклассное мероприятие проводился в рамках недели родного языка в школе....
![](/sites/default/files/pictures/2014/01/04/picture-365844-1388853929.jpg)
9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.
Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде....
![](/sites/default/files/pictures/2013/04/19/picture-245398-1366370192.jpg)
Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән)
Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән) Кичә үткәрү өчен сенарий...
7-9 сыйныф укучылары өчен физика фәненнән КВН
Татар мәктәпләре өчен дәрестән тыш чара...