Татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе (04.12.2024 елда үткәрелде). Габдулла Тукай "Су анасы". 5 нче сыйныф
план-конспект урока (5 класс)

Камалова Найля Ахмятовна

1. Укучыларның Тукай турында белемнәрен, нинди шигырьләрен хәтерләүләрен, нинди әкиятләрен белүләрен кабатлау, яттан уку күнекмәләрен камилләштерү.

2. Балаларны “Су анасы” әкиятен аңлап, сәнгатьле укырга өйрәтү, текст буенча бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

3. Урлашу, алдашу кебек яман гадәтләрнең тәрбиясезлек һәм әхлаксызлык икәнен балаларга төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres._dbiyat_5_-syynyf.docx19.13 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес эшкәртмәсе.

5 нче сыйныфта әдәбият дәресе       04.12.2024 ел

Тема: Габдулла Тукай “Су анасы” (әкият-поэма).

Максат: 1. Укучыларның Тукай турында белемнәрен, нинди шигырьләрен хәтерләүләрен, нинди әкиятләрен белүләрен кабатлау, яттан уку күнекмәләрен камилләштерү.

2. Балаларны “Су анасы” әкиятен аңлап, сәнгатьле укырга өйрәтү, текст буенча бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

3. Урлашу, алдашу кебек яман гадәтләрнең тәрбиясезлек һәм әхлаксызлык икәнен балаларга төшендерү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, “Су анасы” әкияте (аудиоязма), “Туган тел” җыры язмасы, мультфильм «Су анасы». Г. Тукай турында презентация.

Дәрес тибы - Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Дидактик әсбаплар :

Укытучы өчен- Г.Тукай иҗаты буенча презентация, рәсемнәр, “Су анасы” мультфильмы, аудиоязма.

Укучылар өчен- 5 нче сыйныф. «Әдәбият» дәреслеге (авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина)

Универсаль уку гамәлләре:

шәхси: үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;

регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;

танып белү: сөйләмне аңлап төзи белү, логик фикерләү.

Уку эшчәнлеген оештыру- парларда, күмәкләп, үзлектән эшләү.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Укытучы. Исәнмесез хөрмәтле укучылар һәм кунак апалар! Укучылар буген бездә бәйрәм. Безгә кунаклар килде. Татар халкы кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алырга ярата. Бездә кунакларны якты йөз белән каршы алыйк, үзебезнең белгәннәребез белән уртаклашыйк.

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән.

Башлыйк, дуслар, дәресне

Шундый изге нияттән.

Укучыларның иҗат күргәзмәсен тәкъдим итәм.

-Нинди әкият геройларын күрәсез? Алар кайсы әкиятләрдән?  Бу әкиятләрнең авторы кем? Дәрестә нинди шагыйрь турында сөйләшәчәкбез?

(Сорауларга җавап алганнан соң экранга Г. Тукай рәсеме чыга.)

—. Без бүген сөекле шагыйребез Г.Тукай турында белгәннәребезне искә төшерербез һәм аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез. “Су анасы” әкият-поэмасы белән якыннанрак танышырбыз. ).  

— Игътибар белән тыңлыйбыз.( И.Шакиров башкаруында “Туган тел” җыры яңгырый).

— Әйтегез әле, балалар, бу җырның сүзләрен кем язган? Үзегез дә җырлап күрсәтегез әле. (Г. Тукай сүзләре, халык җыры “Туган тел”.)

1. Презентация буенча Г.Тукай турында белгәннәрне искә төшерү.

Укучы чыгышы.

2. Әсәрләрен искә төшерү. Сәнгатьле уку минуты.

а). “Кызыклы шәкерт”;

б). “Бала белән Күбәләк”;

— Бик яхшы, балалар, шигырьләрне матур сөйләдегез. Кунак апалар бәяләсен.

II. Яңа материал.

—Дәфтәрләрне ачабыз, Бүгенге теманы язабыз.

Әкият-поэма – сюжетлы шигъри формада язылган әкият ул.

Язмада “Су анасы” әкияте яңгырый.

Укучылар дәреслектәге материал буенча карап баралар.

Укытучы:

— Ник Су анасы малай артыннан  чаба?

— Әйдәгез, бу сорауга җавапны нәкъ шушы әкияттән эзлик.

-Кем соң ул Су анасы?

(Су анасы – татар халык иҗатындагы уйлап чыгарылган образларның берсе. Ул суда яши. Аның чәчләре озын һәм килбәтсез. Чәчләрен алтын тарагы белән тарый)

а). Сүзлек эше.

— Кабатлыйбыз, истә калдырабыз.

Һавада (на небе), бервакыт (однажды), ахыры (конец), ахры (вводное слово- вероятно), шаять, шәт (наверно), берлән – белән (союз “и”), сачен – чәчен (волосы), кыйсса – хәл (событие), угълын – улын (сына).

Сүзлек белән эш.

Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә

кыр                  гонится

сусау               поле

карак              Водяная

куа                вор

Су анасы        жажда

өрә                  лают

Әсәрдән төрле урыннарны табып уку.

Укучылар, хәзер сайлап уку күнегүләре уздырыбыз.

1)Әкияттән  малайның су коенуын тасвирлаган урынын укыгыз.

2) Ул ничек итеп таракны урлый һәм авылга кача?

3) Улы әнисенә таракны ничек күрсәтә?

Укучылар, әни кешенең нәрсә дип орышуын игътибар белән тыңлап торган булсагыз, сез бу сорауга җавапны таба аласыз.

(Бөтен мөмкин булган җаваплар тыңлана)

Ә хәзер бергәләп гомуми нәтиҗәне ясыйбыз.

Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылырга ярамый.

Физкультминутка ясау (күрсәтәләр)

Малай йөзә, чәчрәтә, чума,

Су анасы чәчен тарый, су анасы малай артыннан чаба, кычкыра,

Малай курка, әни орыша

III. Белемнәрне ныгыту.

г). Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

— Малай ялгызы гына су коенганда нинди хәлгә очрый?

— Су анасын күрүгә, ул нинди хисләр кичерә?

— Алтын таракны алып качкач, нинди хәл була?

— Малай дөрес эшлиме?

— Малайның ике хатасы нинди? (урлашу, алдашу).

— Ул үзенең хатасын таныдымы? Сабак алдымы?

IV. Йомгаклау сүзе.

— Менә, балалар, бер начарлык эшләү, үзе артыннан икенче начарлык алып килә икән. Укучылар, караклык, кеше әйберенә тияргә ярамау турында халкыбыз да бик матур мәкальләр чыгарган. Сез бу мәкальләрне ничегрәк беләсез икән, хәзер шуны тикшереп карарбыз. (күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне язарга – бирем интерактив тактада эшләнә)

Каракның бүреге (яна)

Кырын эш кырык елдан соң да (беленә)

Каракны яшергән кеше үзе дә (карак)

Туры әйткән котылыр,

Ялган әйткән (тотылыр)

 Без капчыкта (ятмый).

V. Тукайның әсәрләрен халык бүген дә яратып укый. Аның әсәрләренә композиторларыбыз көйләр язалар, режиссерлар кинолар төшерәләр, мультфильмнар ясыйлар. Әнвәр Бакиров “Су анасы” әкият-поэмасына нигезләнеп “Алтын тарак” балетын язган. Мультфильм карау “Су анасы”

VI. Дәресне йомгаклау: билгеләр кую.

VII. Өй эше: Әсәрнең эчтәлеген белергә, үз фикереңне әйтергә әзерләнергә. 1)Су анасын ничек итеп күз алдына китерәсез, рәсемен ясарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

10 класста татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе. Г.Тукай - күпкырлы шәхес.

10 класста Г. Тукай турында үтелгәннәрне ныгыту өчен үткәрелгән стандарт булмаган дәрес эшкәртмәсе. "Әдәби мәйданчык" формасында....