8 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (8 класс)

Газина Линара Нурулловна

8 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Марсель Галиевнең "Җиңәсем килде" хикәясе буенча эшләнде. Ул монологик сөйләмгә чыгуга әзерлекне күз алдында тота. Дәрес эшкәртмәсе укучыларның яшь үзенчәләлекләрен искә алып төзелде.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka_tatarskogo_yazyka_v_8_klasse.docx14.19 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Марсель Галиевнең “Җиңәсем килде” хикәясе буенча диалогик сөйләм.

Максатлар:

  1. Белем бирү максаты - Марсель Галиевнең “Җиңәсем килде” хикәясе буенча сөйләмгә чыгу.
  2. Фикер сәләтен үстерү максаты – кара –каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.
  3. Тәрбияви максат – алдашу – начар гадәт икәненә басым ясау; өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү; сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең катлаулы тормышларын яктырту.

Дәрес тибы: диалогик – монологик сөйләм үстерү.

  1. Оештыру өлеше. Укучыларның укытучы белән исәнләшүе. Фонетик зарядка. Бүгенге көн, һава торышы турында сөйлшү.
  2. Актуальләштерү. а)Өй эше тикшерү аша лексик материалны һәм җөмләдә сүзләр тәртибен кабатлау (өй эше – өзек буенча сораулар төзеп язарга иде)

б) Тексттан алынган сүзләр язылган карточкалар өләшенә. Һәр укучы шул сүзләргә таянып өзек буенча җөмләләр төзи.

3. Белем – күнекмәләрне ныгыту.

1) Матур уку күнегүе (өзекне матур итеп, дөрес интонация белән уку)

2) Укылган өзек буенча план төзү (текстны өлешләргә бүлеп укырга һәм һәр өлештән төп фикерне дәфтәрләргә язып алырга)

3) Интерактив тактада өзек буенча иллюстрацияләр буталып бирелгән, шуларны екс эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга һәм рәсемнәргә кыскача аңлатма бирергә.

4) Илгиз белән шахматчы арасында булган диалогны рольләргә бүлеп уку һәм партадашың белән сәхнәләштерергә өйрәнү.

5) Илгиз һәм шахматчы абыйның репликаларына таянып, геройларга бәя бирү, үз фикерләреңне дәлилләү.

4. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

5. Өй эше. Дәфтәрдәге планга таянып, өзекнең кыскача эчтәлеген сөйләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5-10 сыйныфлар өчен татар теленнән контроль эш текстлары

Биредә укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тикшерү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелгән язма эш текстлары тупланган...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидиатик материаллар.

Хөрмәтле татар теле укытучылары! Сезнең өчен татар теленнән дидактик материаллар тәкъдим итәм. Материалны башлангыч сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү максатында кулланырга була....

9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән ДЙА материалы

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсия. А һәм В өлеше. Өйрәнү өчен кулланма....

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...